Конспект урока татарского языка по теме "Исемнәрне төркемләү"."









Бурханова Рамиля Ринатовна


Учитель татарского языка и литературы


МБОУ СОШ № 13 г. Альметьевск

























Дәрес темасы:

Исемнәрне төркемләү.



Максат:


1. Исемнәрнең, нинди мәгънә белдерүләренә карап, төрле төркемнәргә бүленүен аңлату;

2. Сүз байлыгын арттыру;

3. Төрле һөнәр ияләренең хезмәтенә ихтирам хисе тәрбияләү.


Җиһазлау: Дәреслек А.Х.Нуриева «Татар теле», рәсемнәряшелчәләр”, “хайваннар” таблица, диңгез рәсеме, утраулар рәсеме.




Дәрес барышы:





I Оештыру моменты.

-Бүген ничәнче число?

-Атнаның кайсы көне?

-Бүген дәрестә кем юк?



II Өй эшен тикшерү.

- Без үткән дәрестә «Сүз төркемнәре» диңгезенең «Исем» утравына барган идек. Бүген безгә «Исем» утравыннан кунак килде. Ул сезнең белемнәрегезне тикшерә.

Исем: Мин исем. Сезгә кунакка килдем. Сез минем турында нәрсә беләсез?

- Исем нинди сорауларга җавап бирә?

- Исем кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.

- Исем нәрсә белдерә?

- Исем предметны белдерә.

Исем безгә хат алып килгән. Хатта уен бирелгән. Уен «Кем игътибарлырак?»

Кем? соравына җавап биргән сүзләрне ишетсәгез кул чабыгыз.




III Яңа тема өйрәнү.

  1. Матур язу күнегүләре.

Тактада: Яяя Яяя

Ялкауның ялы биш көн.

- Дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшерәбез.


  1. Актуальләштерү.

-Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавапларын дәфтәрегезгә языгыз.



Йөз кат кием, барысы да төймәсез. (кәбестә)

Ормый, сукмый, үзе кешене елата. (суган)

Җир астында алтын казык. (кишер)


-Нинди сүзләр яздыгыз, укып күрсәтегез. (кәбестә, суган, кишер)

-Бу сүзләрне бер сүз белән ничек әйтеп була? (яшелчәләр)


Җәен урманга патша, кышын кардан да аста. (аю)

Урманнан чыгар, кыр буйлап чабар. (куян)

Кош түгел, оча, ябалактан курка, чикләвекне ярата. (тиен)

Кәлтә-көлтә койрыгым, селки селки барамын

Кетеклеккә керкп мин тавык-чеби аламын. (төлке)


- Нинди сүзләр яздыгыз, укып күрсәтегез.

- Бу сүзләрне Бер сүз белән ничек әйтеп була? (хайваннар)


- Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирә?

- Кешеләрне белдергән нинди сүзләрне беләсез?


IV Дәреслек белән эш.

  1. 111 бит кагыйдә белән танышу. Укучылар кагыйдәне чылбырлап укыйлар.

  2. Күнегүләр эшләү.

198 күнегү. Сорауларга җавап бирергә һәм һөнәрләрне белдергән сүзләрне дәфтәрләрдә язарга.

- Сез тагын нинди һөнәрләр беләсез? (таблица белән эшләү)


206 күнегү. «Ел» текстын уку, сорауларга җавап бирү.

Дәфтәрдә вакытны белдерә торган исемнәрне язу. (ел, ай, атна, тәүлек, сәгать, минут, секунд)





Физкультминут.


3. Орфографик сүзлекчәләрдә атнадагы көн исемнәрен язу.

Тактада: Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе.





4. Тактада: Балык … яши.

Аю … яши.

Песи … яши.

(өйдә, суда, урманда)

Исемнәрне үз урыннарына куеп, җөмләләрне дөрес итеп укырга һәм күчереп язарга.



V Өй эше.

205 күнегү. Кош, хайван, яшелчә исемнәрен язарга.


VI Йомгаклау.

- Исемнәрне нинди төркемнәргә бүлеп була? Санап күрсәтегез.






















Список использованных источников информации:

Гайнуллина Ф.Ф Методическое пособие для учителей.,

Журналы “Мәгариф” 2008 (4) (6), 2009 (9)


Полный текст материала Конспект урока татарского языка по теме "Исемнәрне төркемләү"." смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Бурханова Рамиля Ринатовна  Рамилюш
03.05.2012 0 4243 615

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК