Презентация "Бакый Урманче"; 8 класс


Слайд 1
Бакый Урманче Бикмучева Гульсинур Анасовна учитель татарского языка и литературы МБОУ «Васильевская средняя общеобразовательная школа № 2 Зеленодольского муниципального района РТ»
Слайд 2
Бакый Идрис улы Урманче (1897— 1990)-нәкыш остасы, сынчы, график һәм педагог, Татарстанның һәм Россиянең халык рәссамы, республикабызның Габдулла Тукай исемен¬дәге Дәүләт премиясе лауреаты. Ул -татар сынлы сәнгатенә нигез салучы һәм үзе исән чагында ук классик дип танылган рәссам.
Слайд 3
Нәкый Исәнбәт: «Яңа татар поэзиясендә һәм татар музыкасында нигез салучылар Тукай һәм Сәйдәш булса, «Татар сурәтчелек сәнгатенең нигез салучысы кем?» дигәндә: «Бакый ага Урманче!» — дип хаклы рәвештә әйтә алабыз», — дип язган иде
Слайд 4
Ул — җитмеш елдан артык гомерен сынлы сәнгатькә багышлаган һәм үз иҗатында, татар халкының рухи дөньясын күрсәтү белән генә чикләнмичә, бәлки әле башкорт, рус, казах, үзбәк, уйгур, карел һ.б. халыклар тормышын да киң һәм тирән итеп тасвирлаган зур оста
Слайд 5
Аның иҗат киңлеге монументаль нәкыш, скульптура, гам әлидекоратив сәнгать, графика, театраль-декоратив сәнгать, рәсем, гравюра, иллюстрация сәнгатен үз эченә ала
Слайд 6
Әсәрләренең жанр төрлелеге дә үзенчәлекле: нәкыштә—к үп сур әтле тематик тукымалар һәм тарихи композициял әрд ән алып вак пейзаж, натюрморт, портретларга кадәр; скульптурада кечкен ә пластикадан алып зур күләмле монументаль һәйкәлләргә хәтле тупланган. Бу күпкырлылык әсәрләренең образлылык көчен арттыра, замандашының рухи дөньясын, кеше ш әхесен тир әнр әк ачарга ярд әм итә.
Слайд 7
Булачак рәссам 1897 елның 23 февралендә хәзерге Буа районы Күл Черкене авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне, халкыбызның горефгадәтләрен, әхлакый кагыйдәләрен әтисеннән үзләштерә
Слайд 8
Соңрак — 1907 — 1914 елларда — Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый.
Слайд 9
Нәкышче әнисе, буяучы бабасы, җыр -бәеткә оста әбисе Бакыйга кечкенәдән үк көчле тәэсир бирә, күргәннәрен киндергә төшерү теләге уята.
Слайд 10
Бала вакытындагы бу мавыгулар Б.Урманченың бөтен иҗатында чагыла: гомере буе сынлы сәнгатьнең һәр төре белән дә шөгыльләнгән. Нәкыш, уймасын, графика, архитектура...
Слайд 11
Музыкага да бик хирыс булган. Җырларга яраткан. Шигырьләр язган, борынгы кулъязма әсәрләргә оста текстологик анализ ясаган. Университет студентларына гарәп каллиграфиясен өйрәткән. Чит телләрне дә әйбәт белгәнгә, Абай һәм Сәгъди, Байрон һәм Гёте, Хәйям һәм Хикмәтләрне оригиналда укыган, шактый шигырьләрен яттан белгән.
Слайд 12
Әмма Бакый Урманчега, сынлы сәнгать белән чынлап торып шөгыльләнә башлаганчы, зур тормыш мәктәбен үтәргә туры килә. 1914 елда бәхет эзләп Урал, Донбасс якларына чыгып китә. Тамбов якларында мөгаллимлек итә. Беренче бөтендөнья сугышы елларында армиягәалынып, Казахстанда хезмәт итә. Анда Бакый рәсем ясау буенча тәүге сабагын ала.
Слайд 13
1919 елда 22 яшьлек Б.Урманче Казан сәнгать мәктәбенә укырга керә. Әлеге мәктәпнең беренче татар студенты була ул.
Слайд 14
1920 елны ВХУТЕМАСта укый башлый. Шушы вакыттан алып, сәнгать аның бөтен барлыгын били: Мәскәү музейларында ул XIX — XX гасырларның сынлы сәнгать әсәрләрен оригиналда күрү бәхетенә ирешә. Ленинградта Эрмитажда һәм Рус сынлы сәнгате музеенда еш булып, андагы экспонатлар белән таныша. 1926 елда укуын тәмамлап, Казанга кайта. Сәнгатьтеатр техникумында укыта
Слайд 15
Соловки лагеренда Тик 1929 елда, милләтчелектә нигезсез гаепләнеп, рәссам кулга алына һәм Соловки лагерена сөрелә. Лагерьда да ул, авыр шартларга һәм кешелексез режимга карамастан, иҗат белән шөгыльләнергә мөмкинлек таба.
Слайд 16
Азат ителгәннән соң, 1933 — 1941 елларда, Бакый Урманче Мәскәүдә яши һәм эшли. Аның эшләре 1934 елда беренче тапкыр яшь рәссамнарның Бөтенсоюз күргәзмәсенә куела һәм югары бәя ала. 1937 елда Мәскәүдәге Совет рәссамнары берлегенә әгъза итеп алына . 1937 — 1941 елларда Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә эшли.
Слайд 17
1941-1949 елларда Алма-Ата һәм Семипалатинск шәһәрләрендә административ сөргендә вакытта казах шагыйрьләре һәм язучылары Абай, М.Ауэзов, С.Муханов әсәрләренә иллюстрацияләр, график серияләр, Тукайның казах теленә тәрҗемә ителгән шигырьләренә, Казахстанның тарихына, көнкүрешенә һәм сәнгать әһелләренә багышланган нәкыш әсәрләре иҗат итә.
Слайд 18
1949-1958 елларда Үзбәкстанда яши, Урта Азия табигатенә бәйле нәкыш һәм график портретлар, тематик картиналар, пейзаж, эпизодлар яза. Ташкент театрсәнгать институтында эшли, анда сын сәнгате бүлеген оештыра.
Слайд 19
График портретлар
Слайд 20
Пейзаж
Слайд 21
Эпизодлар
Слайд 22
Натюрмортлар
Слайд 23
1958 елда Татарстан Хөкүмәте чакыруы буенча Б.Урманче Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши.
Слайд 24
100 дән артык скульптура әсәре, 300 гә якын нәкыш картиналары, меңнәрчә графика әсәрләре кергән реалистик образлы иҗаты киң катлау тамашачыларга билгеле. Б.Урманче әсәрләре Татарстанда һәм чит ил күргәзмәләрендә даими күрсәтелеп торыла. Аның эшләре Россия һәм БДБнең 20 музее фондында саклана.
Слайд 25
Бакый Урманче 1990 елның 6 августында 93 яшендә вафат булды. Бөек Оста Казанның Яңа бистә зиратына җирләнгән.
Слайд 26
Атаклы рәссамның исеме татар мәдәниятенең бөек эшлеклеләре белән бер рәттә тора. Талантлы улын халык онытмый. Республикада Б.Урманче исемендәге премия булдырылган. 1998 елда Казанда (Щапов урамы, 20 нче йорт) Бакый Урманче музее ачылды. 1997 елда башкалабызның Зур Кызыл урамындагы скверда мәшһүр сынчының бронза һәйкәле (сурәтен журналыбыз тышлыгының беренче битендә күрәсез) урын алды. Скульпторы- М.Гасыймов, архитекторы - Г.Бакулин.
Слайд 27
Бакый Урманче һәйкәле
Слайд 28
Бакый Урманче музее
Слайд 29
Г.Тукая исемендәге дәүләт премиясенә гаиләдә ике кеше лаек була : хатыны Ф.В.Ахметова һәм Б.Урманче
Слайд 30
Источник  http://urmanche.ru/ http://www.antat.ru/urm/life.html  http://ru.wikipedia.org/wiki/ %D0%A3%D1%80%D0%BC%D0%B0%D0% D%D1%87%D0%B5,_%D0%91%D0%B0%D 0%BA%D0%B8_%D0%98%D0%B4%D1%80 %D0%B8%D1%81%D0%BE%D0%B2%D0%B %D0%B8%D1%81%D0%BE%D0%B2%D0%  Мирас журналы 8%D1%87   Мәгариф №6 !996

Полный текст материала Презентация "Бакый Урманче"; 8 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Бикмучева Гульсинур Анасовна  Гульсинур
04.05.2012 1 9485 1654

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК