“Җиде буын җылысы” (электив курс программасы). 9 класс




Бикмучева Гульсинур Анасовна

Тухватуллина Гелуся Даулетгалиевна

Учителя татарского языка и литературы

Васильевская СОШ № 2 Зеленодольского района

Республики Татарстан
























Җиде буын җылысы”

(электив курс программасы)

Аңлатма язуы.

IХ сыйныфларда электив курслар үткәрү өчен 15 сәгатьлек программа төзелде.

Татар халкының барлык этник төркемнәрендә дә борын-борыннан килгән күркәм бер гадәт яши. Ата-бабаларның нәсел тарихларын белү һәм саклау бик актуал. Шәҗәрәне төзү күп көч һәм хезмәт куюны таләп итә, ләкин бала ата-аналары ярдәмендә эшне башкарып чыкса, бу аның гаиләсе һәм киләчәк буыннары өчен тарихи кыйммәтле хезмәт булып калачак.

Генеалогия фәне турында мәгълүмат, шәҗәрә белән бәйле материаллар, терминнар сүзлеге, төсле рәсемнәр, схемалар һәм күпсанлы чыганаклардан алынган документ күчермәләре гаилә тарихын өйрәнүне, өлкәннәргә ихтирам хисе тәрбияләүне максат итеп куйган курсны тирәнтен үзләштерергә булыша.

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, дигән борынгылар. Һәрнәрсәнең, һәркемнең тарихы, үз язмышы бар. Соңгы елларда шәҗәрәләр төзүгә игътибар артты. Мәктәпләрдә шушы темага багышланган күргәзмәләр ясала, конференцияләр, ачык дәресләр, семинарлар үткәрелә. Әледән-әле төрле басмаларда, радиоларда ата-бабаларны барлау, нәсел агачын тулыландыруга этәргеч бирә торган бәйгеләр булып тора. “Я и моя родословная” дәреслеген кулга алып, танылган шәхесләрнең шәҗәрә агачлары белән танышырга була. Кызыксыну уятыр өчен Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхретдинов, Рәмиевлар, Нугайбәковлар, Президентыбыз Минтимер Шәймиевларны санап үтү дә җитә.

Һәркемнең үз иле, туган төбәге газиз. Һәркем үзен туган җирендә генә бәхетле сизә.

Туган ил һәркайсыбыз өчен үз әти-әниседәй кадерле. Шуңа күрә дә без аны Ватан-ана дибез. Ә Ватанга мәхәббәт безнең һәркайсыбыз дөньяга килгән авыл яки шәһәрнең бер йортыннан башланып китә. Без анда тәүге тапкыр аваз салып, беренче сулышыбызны алганбыз. Шул нигездә ата-бабаларыбызның көче кергән. Туган туфрагында кеше аягына баса, шунда аның теле ачыла. Нәкъ менә туган җирендә кеше Ватанының иксез-чиксез гүзәллеген торган саен ныграк аңлый, бихисап байлыкларын да күз алдына ачыграк китерә.

Татар халкы юкка гына ,, Туган җирдәй җир булмас, туган илдәй ил булмас”, ,, Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык”, — дими. Үзенең туган телен, тарихын, туган җирен белеп үскән бала гына киң карашлы, тирән белемле, милли үзаңлы шәхес булып формалаша. Бу фикер Равил Фәйзуллин шигырендә бик ачык чагыла.

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бала нинди генә нәселдән булуга карамастан, һәр гаиләнең үз тарихы бар. Шәҗәрәне төзегәндә бала үзенең нәсел кануннары белән таныша бара һәм бу традицияләрне саклап калу нәселне дәвам иттерүчеләрнең бурычы икәнлеген балаларга һәм ата-аналарга аңларга ярдәм ителә.


Программаның максаты.


  1. Ата- бабаларның нәсел тарихларын белү һәм саклауның әһәмиятен аңлату.Нәсел шәҗәрәләренең ерак тарихыбызны өйрәнү өчен мөхим чыганак булуын төшендерү.

  2. Укучыларны фәнни эзләнү-тикшеренүләр белән шөгыльләнергә өйрәтү, танып –белү сәләтләрен, активлыкларын, мөстәкыйльлекләрен үстерү.

  3. Укучыларда милли үзаң формалаштыру. Үз нәселеңне,туганнарыңны ихтирам итү, алар белән урынлы горурлану хисләре тәрбияләү.

балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү;

Укучыны шәхес итеп формалаштыруда әхлак тәрбиясенең әһәмияте бик мөһим. Үзен ихтирам иткән шәхес туган җирен дә ихтирам итә, үзен туган ил белән бердәм итеп хис итә. Аның өчен зур Ватан кечкенәдән, үзенең торган җиреннән, районыннан, авылыннан, урамыннан башлана. Тарихны сөйләп кенә бала күңеленә сеңдереп булмый. Бала эшчәнлектә үзе катнашканда гына, үз күзләре белән күреп, үз куллары белән тотып караганда гына, үзе өчен ачышлар ясый һәм белгәннәрен бүтәннәргә җиткерә ала.. Шуңа күрә баланы туган җирен яратырга өйрәтү әхлак тәрбиясенең иң мөһим өлеше булып тора.

Программаның бурычлары:

укучыларның танып-белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү; балаларда үз халкына, тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту, үз милләте тарихына, яшәешенә битараф булмаска өйрәтү;

Эш барышында аңлату, лекция, әңгәмә,чыганаклар белән эшләү,интернет ресурсларыннан файдаланып күренекле шәхесләрнең нәсел шәҗәрәрләе белән таныштыру, “Шәҗәрә - гаилә көзгесе ” дигән газета чыгару.Практикум дәресләрендә укытучы тәкъдим иткән терәк схемаларга таянып, нәсел шәҗәрәләрен төзеделәр.Тупланган материалларны бер системага салдылар, эшкәртеп, анализладылар.

Нәтиҗәдә, укучылар фәнни –эзләнү тикшеренүләр белән шөныльләнүләргә өйрәнделәр,мөстәкыйльлекләре һәм шулай ук туган якларының тарихы белән кызыксынулары артты. Күңелләрендә кадерле туганлык хисләре, гаиләләре белән горурлану тойгылары уянды.

Курсларны төгәлләгәч,оймгаклау дәресендә алалар үзләренең проектларын чакырылган ата-аналары каршысында якладылар. Иң яхшы проект эшләре белән укучылар Каюм Насыйри укуларында һәм Халык иҗаты фестивалендә югары

урыннар алдылар.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә. Шәҗәрәләр безгә халкыбызның үткән юлын, чал тарихын сөйли. Киләчәктә дә әле бу эшне дәвам иттерербез. Нәсел агачыңны белү – барвбвзның да изге бурычы...




Тема

Максат

Кулланылган методлар, алынмалар

Сәгать cаны


1.

Ономастика фәне һәм аның тармаклары турында гомуми мәгълүмат.

Тел белеменең ялгызлык исемнәрен өйрәнә торган махсус тармагы – ономастика турында аңлату, этнолингвистиканың состав өлешен тәшкил итүен һәм аны үстерүдә зур роль уйнавын төшендерү.

Сөйләү-лекция

1


2.

Исемең матур, кемнәр кушкан?

Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр; ир- ат , хатын – кызлар исемнәре;

татар халкының исем кушуга бәйле горыф –гадәтләре һәм йолалары белән таныштыру.


Әңгәмә-лекция

1


3.

Шәҗәрә нәрсә ул һәм аны ни өчен өйрәнергә кирәк?

Шәҗәрәләрне өйрәнү тарихы.

Кара Гуҗа шәҗәрәсе”белән танышу, фикер алышу,нәтиҗәләр алышу.

Шәҗәрәләрне өйрәнү тарихыбелән танышу.

Лекция,аңлату,күрсәтү

1


4.

Күренекле шәхесләрнең нәсел шәҗәрәләре.

Күренекле шәхесләрнең үзләренә мөрәҗәгать итеп яки бүтән чыганаклар аша нәсел шәҗәрәләрен эзләү, аларның нәсел җепләре турында кызыклы мәглүматлар туплау һүм чыгыш ясау.

-Р.Фәхертдин

-Рәмиевләр

-Нугайбәковлар

-Мөхәммәт пәйгымбәр

-Г.Тукай (әтисе ягыннан, әнисе ягыннан,Сәҗидә апасы ягыннан)

-А.Алишевлар

-Касыйм-хан

-Каюм Насыйри

-М.Шәймиев

-Үтәкләр

-Бигеш авылы

-Мостафа Максудов

Проектлар яклау

2


5

Үз нәселеңнең шәҗәрәсен җыю,туплау,эзләнүләр

Шәҗәрә һәм аны төрле формада ясау..


Тупланган мәгълүматларны эшкәртү,өйрәнү,нәсел шәҗәрәсен төзү.

әҗгәмә

2


6

Тупланган мәгълүматларны эшкәртү,өйрәнү,нәсел шәҗәрәсен төзү.

Укытучы тәкъдим иткән терәк схемаларга,урнәк-өлгегә таянып, гаилә шәҗәрәсен төзү


Практикум-дәрес

2


7

Презентация. “Укытучылар нәселе”.

Сугыш һәм хезмәт ветераны белән очрашу .

Аның нәсел шәҗәрәсен төзү.


2


8

Тупланган материалларны системага салу, эшкәртү һәм лингвистик яссылыкта анализлау-тикшерү

Материалларны анализлау,эшкәртү һәм компьютерда җыйнау.


1


9

Фәнни-эзләнү эшләрен яклау

Тупланган материалларга таянып, презентацияләр төзү һәм буын тамырларында булган укытучылар турында мәгълүмат бирү.

зачет

2


10

Йомгаклау.Дәрес –фикерләү.

Туган ил,Ватан үзең яшәгән гаилә,коллективтан башлана дигән төшенчәне укучыларның үзаңына сендерү, патриотизм-ватан-пәрвәрлек хисләре тәрбияләү.

әңгәмә

1




Полный текст материала “Җиде буын җылысы” (электив курс программасы). 9 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Бикмучева Гульсинур Анасовна  Гульсинур
04.05.2012 0 4019 566

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Интересные инструкции по ПК

Лучшие материалы сайта для вас
Оставьте отзыв к материалу:
Всего: 0