Татар халкының бизәнү әйберләре. 5-9 класс.



Тухватуллина Гелуся Даулетгалиевна

Бикмучева Гульсинур Анасовна

Учителя татарского языка и литературы

МБОУ «Васильевская СОШ №2 Зеленодольского

муниципального района Республики Татарстан»


























Татар халкының бизәнү әйберләре.

Татар хатын- кызларының нинди генә бизәнү әйберләре юк. Чулпылар, яка чылбырлары, алкалар, хаситә, беләзекләр, йөзекләр...
Каких только нет украшений у татарских женщин! И чулпы, воротниковые цепочки, нокосники, хаситэ, брослеты, колечки...
Калфакны барыбызның да күргәне бар. Заманына карап, рәвеше дә үзгәрә барган аның. 18 гасырда ак җептән бәйләнгән 80 см озынлыктагы чуклы калфаклар булган. 19 гасырда аларны 16-20 см озынлыктагы бәрхет калфаклар алыштырган. Алтын- көмеш җепләр белән чигелгән чәчәкләр аеруча бер төс биргән аларга.
20 гасырга кергәч, калфаклар тәмам кечерәя. Баш киеме булудан бигрәк, бизәнү әйберенә әйләнеп кала. Ирләр кәләпүшне хәзер дә кияләр, ә менә калфак кигән кызларны сәхнәдә генә күреп була.

Каждому из нас знаком калфак. Со временем менялся его облик. В 18 веке калфаки были связаны из белых ниток и достигали 80 см. в 19 веке их сменили бархатные калфаки, которые были 16-20 см. Золотая вышивка на них придавала им особую красоту, изящество.
В начале 20 века окончательно уменьшается в размерах. Как головной убор не используется, и они становятся предметом украшения.
Любимая татарским народом композитор Сара Садыкова до конца своей жизни сохранила преданность изящному калфаку. Тюбетейку мужчины и сейчас носят, а вот девушку в калфаке можно увидеть только со сцены.

Чәч толымнарына тагын бер бизәк- тезмә- кушып үргәннәр. Татар хатын- кызларының чәчүргечләре аның милли киемнәренә үзара ярашып торган.
Калфакларның формасы үзгәрә, үлчәмнәре кечерәя барган саен, киянтәле чулпылар да, тезмәләр дә кулланылмый башлый. Ә менә чулпыларны хх гасыр уртасына кадәр яратып такканнар.
Еще одно украшение для кос - тезмя. Их вплетали в косы.
Украшения для кос обязательно должны были сочетаться между собой с калфаком. Особенно с калфаком, у которого длинный конец откидывался назад.
С течением времени, по мере изменения форм, длины калфака, и чулпы в виде коромысла, и накостники перестают использоваться.
А чулпы в 2-3 ряда любили носить женщины до середины хх века.

Тагын киемгә бәй ле бер бизәнү әйбере- яка чылбыры.
Бу бизәнү әйбере аеруча нәфис, чын мәгънәсендә сәнгать әсәре. Ул ике өлештән- изү каптырмасы белән күкрәккә төшеп торган асылташлардан тора. Асылташлар урта өлешләрендә фигуралы ваграк, очларында эре ялтыравык җиз тәңкәләр тезелгән чылбырдан төзелә.
Бизәк көмештән яки алтын йөгертелгән материаллардан эшләнгән. Асылмаларсыз каптырма рәвешендә дә ясалганнары бар. Аны инде бай хатыннар гына кигән. Өч чылбырлы яка үсмер һәм җиткән кызларныкы, биштән алып тугызга кадәр чылбырлысы, гадәттә, кияүгә чыккан хатыннарныкы саналган. Биш асылмалысы- классик яка. Үреп ясалган тәңкәләргә уелган асылташлар аларны тагын да матуррак, күркәмрәк итә.

Еще одно украшение, связанное с одеждой- это воротниковая цепочка. Она состоит из 2-х частей: из броши, которая крепится к стойке воротника и свисающих на грудь цепочек, украшенных драгоценными камнями.
Украшение, в основном, делалась из серебра или материала, опыленное золотом. Считалось, что воротниковые цепочки, состоящих 3-х цепей носили девочки, из 5-ти цепочек зрелые девушки, а женщины носили украшения, состоящих из 5-9 цепей. Классическое украшение состоит из 5-ти цепей. Драгоценные камни, врезанные в сплетение монеты делают еще краше и изящнее.

Чулпыны татар хатын- кызлары. Балачактан башлап, гомер буена тагып йөргәннәр. Атлаган саен чулпының тәңкәләре чыңлап, тавыш биргәннәр. Рус этногрофы:” Татар хатын- кызларын күрүдән элек ишетәсең,”- дип язып калдырганнар.
Казан татарларында бик борынгыдан ук кулланылган- киянтәле чулпы. Ике башлы бөркет, арыслан сүрәтле әлеге тәңкәләр үзләре үк явыз көчләрдән саклый, дип исәпләнелгән. Чәч толымы бизәгечләре күз тиюдән саклый дип уйлаганнар. Аның чыңы явыз көчләрне куркыта дип ошанганнар. Кызыл сердолик бик яратып кулланганнар.Сердолик сәламәтлек, иминлек, шатлык һәм байлык китерүче таш дип исәпләнелгән.

Русский этнограф написал в своих записях: «Татарскую женщину сначала слышишь, только потом видишь». Действительно, у татарок было много украшений, при этом в каждом шаге они звенели. Особенно чулпы, которые вплетали в длинные косы. Сами чулпы состояли из монет. Они были разных видов: монетки, сделанные, как крылья или звездочки, или похожие на вазы, нанизывались на чулпы в 2-3, 6, даже 9 рядов. А тяжелые чулпы в 2-3 ряда скреплялись, как коромысла, и одновременно вплетались, соединяя 2 косы. Издревня среди казанских татарок использовали чулпы в виде коромысла. А на монетах были изображения орла, тигра и считалось, что они оберегают женщин от злых духов. А украшения для кос носились от сглаза, а звон отгонял злых духов.

Хәситә - озынлыгы 30-40 см, киңлеге 5-12 см булган тукыма бәйләвеч ул. Аны сул җилкә аша уң кул астыннан үткәргәннәр (уң култык астына килгәннәр). Хәситә тукымасына коръән яисә бөти савыты тегелгән. Борынгылар кешенең җаны тәненнән уң култык асты аша чыгып китә дип инанганнар. Димәк, хәситә хуҗасының җан сакчысы булган. Хәситәгә төрле тәңкәләр, асылташлар, кыйммәтле ташлар, йомры сәдәфләр тагылган.
Шундый ук бәйләвечләр болгардан чувашларга, мариларга, удмуртларга, мордваларга күчкән.Әмма 19 гасыр ахырында хәситәләр кулланылыштан чыга башлый. Затлы хәситәләрне Казанда бай хатыннары гына кигән.

Хаситэ – женское нагрудное украшение, сшитое из материи. Её украшали монетами, жемчугом, кораллами и мишурой, надевали через левое плечо, под правую руку. Длина составляла 30-40 см, ширина 5-12 см. В хаситу вшивали амулет или выдержки из корана. Раньше люди считали, что когда человек умирает, его душа выходит с правой подмышки. Поэтому хасита была защитницей человеческой души, значит жизни.

В Казани хаситы с драгоценными камнями, с драгоценными украшениями носили только богатые женщины. Похожие украшения перешли от булгар к чувашам, марийцам, удмуртам, мордвам. Но в конце 19 века хаситы перестали носить.

Беләзек – кулга кия торган бизәнү әйбере. Еш кына ювелирлар беләзекне көмештән, сирәк очракларда алтыннан ясаганнар. Яшь кызлар тар беләзекләр, өлкәнрәк ханымнар киңрәк беләзекне хуп күргәннәр. Беләзекләрне төрле ысуллар белән бизәгәннәр: металлны чокып кына да, асылташлар тезеп тә. Фирузә, топаз, аквамарин, сердолик, хризолит, энҗе, якут кебек ташлар файдаланылган. Безнең көннәрдә дә беләзекләр хатын-кызларның иң яраткан бизәнү әйберләре булып кала.

Браслет – украшение, одеваемое на запястье руки. Чаще всего браслеты изготавливали из серебра, реже из золота. Молодые девушки носили узкие браслеты, а женщины постарше предпочитали браслеты пошире. Их украшали разными способами: путём чеканки, инкрустацией драгоценными камнями. Использовались такие драгоценные камни, как бирюза, топаз, аквамарин, сердолик, хризолит, жемчуг, сапфир, рубин. И в наши дни браслеты остаются любимыми украшениями женщин

Кулга кия торган бизәнү әйберләренең икенчесе- йөзекләр. Аларны алтыннан да, көмештән дә ясаганнар. Беләзекләр кебек, аларны да төрле ысуллар белән бизәгәннәр. Бу йөзекләр-ташлары җемелдәп торган бик нәфис йөзекләр булган.

Татар халкы беләзекләр, йөзекләр турында бик күп җыр чыгарган.

Кулымдагы йөзегемнең” дип башланган такмак җырларын җырлап, татар кызлары элек аулак өйләр үткәргәннәр:

Кулымдагы балдагымның

Исеме Газизулла.

Һәр кешенең сөйгән яры

Үзенә газиз була.

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Асия.

Гөлләр маяк, сандугачлар

Юлдаш булсыннар сиңа.”

Халкыбызның күңел бизәкләре буыннан- буынга күчә.

Бу киемнәрнең, бизәнү әйберләренең hәркайсы затлы, асыл. Вакытлар узган саен кешеләрнең киемнәре дә, бизәнү рәвешләре дә үзгәрә. Бүген без сөйләгән киемнәрнең, бизәнү әйберләренең кайберләренең музейларда гына күрергә мөмкин дисәк, ялгышмабыз.

Каждое их этих одежд и украшений драгоценно и изящно. Со временем мода на одежду и украшения меняется. Многие из описанных выше одежд и украшений можно увидеть только в музее.








Кулланылган әдәбият:




Журнал “Сюембика” 2006г. № 1-12


Полный текст материала Татар халкының бизәнү әйберләре. 5-9 класс. смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Тухватуллина Гелуся Даулетгалиевна  Гелуся
04.05.2012 0 6501 667

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК