Спортивный час "Спорт тайм"; 2 класс


Тема:Спорт-тайм.



Максат:Укучыларның сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрен ныгыту,җитезлек үстерүгә ярдәм итү,игътибарлыкны үстерү.


Катнашалар:1-4нче класс укучылары,тәрбияче.

Җиһазлар:2 кыршау,альбом,карандаш,галош,2 кәрзин,2 себерке,4 шар.

Ике команда арасында ярыш.


Тәрбияче:Исәнме,Кәрим.Нинди җилләр белән безгә килдең?Нигә син болай киендең?Нигә борчулы йөзләрең?

Кәрим:Кайгылыдыр шул йөзем.Авыртадыр башым.Йөткерәм дә төчкерәм.

Тәрбияче:Нәрсә булды?

Кәрим:Грипп... Грипп белән чирләдем!

Тәрбияче:Грипп...Авырып китүең кызганыч.Ә менә безнең балалар авырмыйлар.

Кәрим:Авырмыйлар? Ә сәбәбе нинди соң?

Тәрбияче:Әйе,әйе ,авырмыйлар.Сәбәбен беләсең килсә,әйдә,балаларның үзләрен тыңлап карыйк.


Тәрбияче:Хәерле көн укучылар,кадерле кунаклар!Без сезнең белән бүген көч сынашырга җыйналдык.Белгәнебезчә ярышлар төрле була,ә бу ярышыбызны спортка бәйләп үткәрик.Спорт-ул сәламәтлек,спорт- ул җитезлек,спорт-ул тапкырлык.Бугенге спорт сәгатебез «Спорт- тайм» дип атала. «Тайм»-ул вакыт дигәнне аңлата,димәк «Спорт вакыты».Буген ике команда ярыша.Командаларга бүленү өчен өстәлдән берәр түгәрәк алыйк.Анда тиен һәм куян рәсеме төшкән.Шулай итеп куян рәсемлеләр бер якка,тиеннәр икенче якка басалар.Безнең ике команда килеп чыкты.Сез «Тиен»командасы буласыз,ә сез «Куян» командасы.


Беренче ярыш.Сезнең күбегезнең «Кот в сапогах» мультфильмын караганыгыз бардыр.Ярышның исеме «Кот в галошах» дип атала.Сез парлашып бер сыңар галошны киеп барып әйләнеп кайтырга тиеш буласыз.



Икенче ярыш. «Рәссам» дип атала.Без барыбызда рәсем ясарга яратабыз.Бүгенге рәсемне сез бөтен команда белән ясарга тиеш.Бер команда тиен,икенчесе куян рәсемен ясый.


Өченче ярыш. «Кем күбрәк» дип атала.Бу ярыш фикерләү сәләтенә.Һәр командадан чиратлашып «А» хәрефеннән башланган сүз әйтә.Кайсы командада туктап кала,шул команда җиңелгән була.



Дүртенче ярыш. «Сигезаяк».Командадан 4шәр кеше 1кыршауга тотынып әйләнеп килә,аннары тагын дүртәү.Кайсы команда тизрәк килә шул җиңүче.



Бишенче ярыш. «Кышка әзерлек» дип атала.Тиеннәр алар чикләвек яраталар,куяннар кишер.Һәр командадан берәр укучы барып бер кишер яки чикләвек алада кәрзингә алып килеп сала.Кайсы команда тизрәк җыеп бетерә.



Алтынчы ярыш. Малайлар алар хоккей уйнарга ярата кызларга да буген хоккей уйнарга туры килә.Без аны себерке һәм шар белән уйнарбыз.Себерке белән шарны тәгәрәтеп,әйләндереп алып киләсе.


Без өлгер, без кыю,

Без җитез,без тапкыр

Шүна күрә барыбыз да

Сәламәт һәм шат.

Сәламәт буласың килсә!

Спортны ярат!!!

Тәрбияче:Күрдеңме,Кәрим.Безнең балалар нинди өлгерләр,җитезләр,кыюлар!Шуңа күрә алар авырмыйлар да.Син дә күп хәрәкәтләнсәң,спортны яратсаң-авырмассың,сәламәт булырсың.

Хәрәкәттә-бәрәкәт!

Тәнгә керә көч һәм дәрт,

Тәнгә-сихәт,җанга-рәхәт,

Хәрәкәткә мең рәхмәт!



Тәрбияче:Укучылар, жюри очколарны санаган һәм бугенге ярышыбызда безнең «Тиен»

командасы җиңүче булып чыкты.(Укучыларга медальләр бирелә.)Шуның белән спорт сәгатебез тәмам.


Балтач районы

Сасна урта мәктәбе









Спорт-тайм











II квалификацион категорияле

Озайтылган көн төркеме тәрбиячесе

Хафизова Лилия Герасимовна


Полный текст материала Спортивный час "Спорт тайм"; 2 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Хафизова Лилия Герасимовна  Адилечка
05.05.2012 0 2663 459

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Интересные инструкции по ПК

Лучшие материалы сайта для вас
Оставьте отзыв к материалу:
Всего: 0