Урок-КВН, 8 класс (на татарском языке)


Гатауллина Гульнур Харисовна, учитель татарского языка и литературы.

Гарипова Линиза Амировна, учитель татарского языка и литературы.

МАОУ «Базарно-Матакская средняя общеобразовательная школа» Алькеевского района Республики Татарстан.

Тема:  Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе”.   ( Грамматик  КВН).

Максат:  укучыларның дәреслектәге үтелгән темалар буенча белемнәрен ныгыту;

тапкырлылык  һәм игътибарлылык  тәрбияләү;

татар телен өйрәнүгә карата кызыксыну уяту;

Җиһазлау:  грамматик  КВН  биремнәре,  эмблемалар,

презентация; Татарстан Дәүләт гимны, сигнал карточкалары.

 Бәйге барышы.

1 нче алып баручы

  2) Бүген була КВН

        Гаҗәп күңелле уен!

     “Зирәкләр” һәм “Тапкырлар” көч сынаша,

      Менә булыр тамаша.

2 нче алып баручы.

Кемнәр уйнарга ярата,

Кемнәр тапкыр һәм зирәк?

Кайсыгыз булыр җиңүче

Беләсе килә тизрәк!

Үзара ярышырга

Бик – бик осталар кирәк.

Күрәм, сез ярышка әзер,

Бәйгене башлыйк тизрәк!


а) Командаларга  бүлү,  капитаннар  сайлау, жюри белән таныштыру.

Зирәкләр”  һәм  “Тапкырлар”  командасы.(2-3 нче слайдлар)

б)  Командаларның  бер-берсен  сәламләве. (Командаларның капитаннарына сүз бирелә)

Тапкырлар”  командасы капитаны.

Хәзер, дуслар, көч сынашыйк,

Батырлар мәйданга чыксын.

Һәр укучы тел байлыгын,

Акылын һәм тапкырлыгын,

Игътибарын, зирәклеген,

Эшкә җигәргә тырышсын.

Зирәкләр”  командасы капитаны.

Идел кичми ир булмастыр,

Көрәш күрми ир булмас.

Дуслар мәйданга чакыргач,

Көч сынашмыйча булмас.

1 нче алып баручы.

Бәйгенең шартлары белән таныштырабыз. Ул үтелгән темаларны кабатлау формасында булыр. Дәреслекнең авторы – Р.З. Хәйдәрова. Дәреслектә алты тема бирелгән. ( 4 нче слайд) Мин һәм минем яшьтәшләрем. Күп укыган күп белер. Ялган нинди төстә? Бәхет кайда була? Үткәннәрне онытма син. Татар халкының күренекле әдипләре.

2 нче алып баручы.

Күп укыган күп белер” темасы буенча җөмләләрне төгәлләргә кирәк. Карап карыйк, кайсы команда дөрес һәм төгәл җөмләләр төзер икән! (5 нче слайд).

-Укучылар үзләре язган җөмләләрне укыйлар.

1 нче алып баручы.

Укучылар, дәресләрдә “Мин һәм минем яшьтәшләрем” темасы кысаларындагы Н. Гыйматдинованың “Болын патшасы” һәм Ф.Яруллинның“Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрләрен бик яратып өйрәнгән идегез. Аларны сез ни дәрәҗәдә истә калдырдыгыз икән? Әйдәгез, тест сорауларына җавап биреп карыйк. (Укучылар сигнал карточкалары ярдәмендә җаваплар бирәләр). (6 -7 нче слайдлар).

Катнашучыларны бераз ял иттереп , 8 нче “А” сыйныфы җанатарлары арасыннан сыйныфташыгыз Л.Вәлиуллина җыр башкара.



2 нче алып баручы.

Ялган нинди була?” бүлегендә берничә төрле ялган белән таныштык. Дәресләрдә бирелгән җаваплардан күренгәнчә, сезгә бигрәк тә “Җиңәсем килде” әсәрендәге герой ошамады. Чыннан да, кешенең физик кимчелегеннән файдаланып, аның шахмат фигурасын яшерүе бер дә матур күренеш түгел. Ә бүгенге бәйгедә сезгә берничә ситуатив күнегү бирелә. ( 8 нче слайд). Сезнең бурыч – шуларны мөмкин кадәр йомшартып, (бераз ялган да өстәргә мөмкин) әниләрегезгә аңлатып бирү.

( Мондый җаваплар булырга мөмкин: 1. “Электрон журналдан смс җибәргәндә , сыйныф җитәкчесе Рамилнең “2” лесен ялгыш миңа куйган. 2. Мәктәптә татар теле атналыгы бара бит, укытучы әзерләгән чара озакка сузылды, шуңа соңардым һ.б.ш.)

1нче алып баручы.

Бәхет кайда була?” бүлеге буенча белемнәрне тикшерүне имтихан формасында үткәрербез.(9нчы слайд). Сезгә Н.Дәүли һәм Дәрдмәнднең тормышы һәм иҗаты турында сөйләргә туры килер. Командаларның капитаннарын билетлар алырга чакырабыз.

(Һәр командадан берәр укучы бу әдипләрнең тормышы һәм иҗаты турында сөйли).

8 нче “Б” сыйныфы җанатарлары да җыр әзерләгән. Сыйныфташыгыз Р. Зәйнетдинова сезгә үзенең җырын бүләк итә.

2 нче алып баручы.

Үткәннәрне онытма син” бүлегендә борынгы бабаларыбызның тормыш –көнкүреше белән таныштык. Шулай ук Казан Кремленең атаклы архитектура корылмасы - Сөембикә манарасы хакында да шактый мәгълүматлар алдык. Бәйгенең бу бүлегендә сез бу манара турында белемнәрегезне күрсәтерсез (10 нчы слайд).

1нче алып баручы.

Бәйгенең киләсе өлешендә исә Татарстан Дәүләт символлары турындагы белемнәрне кабатлап китәрбез. (11 нче слайд).

2 нче алып баручы.

Афәрин, укучылар. Бу турда да тирән белемле икәнлегегезне күрсәттегез. Ә хәзер бергәләп Татарстан гимнын тыңлыйбыз (12 нче слайд). ( Гимн тыңлана, катнашучылар, килгән кунаклар урыннарына урнашкач, бәйге дәвам итә).



1нче алып баручы.

Татар халкының күренекле әдипләре бик күп. Бүген сез күренекле шагыйрь Г. Тукай иҗаты буенча белемнәрегезне күрсәтерсез. Бәйгенең бу өлешендә слайдта бирелгән шигырь юлларының кайсы рәсемгә туры килүен күрсәтергә кирәк булачак. ( 13 нче слайд).

2 нче алып баручы.

Теләсә нинди әдәбиятның чишмә башы – халык авыз иҗаты. Аларның бер төре – шаян табышмаклар. Бәйгенең бу өлешендә тапкырлыгыгызны, зирәклегегезне тагын бер кат күрсәтерсез.(14 нче слайд).

1нче алып баручы.

Бәйгебез ахырына якынлашты. Сез барыгыз да үзегезнең тирән белемле булуыгызны күрсәттегез. Ә хәзер сүзне жюри әгъзаларына бирәбез.

( Жюри нәтиҗәләр ясый).











Кулланылган әдәбият:

1.Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек, Казан: “Мәгариф” , 2008 нче ел.

2.”Алтын хәзинә”. Дөнья халыклары мәкальләре һәм әйтемнәре, Казан: 1973 нче ел

Слайд 1
Гатауллина Гульнур Харисовна, учитель татарского языка и литературы. Гарипова Линиза Амировна, учитель татарского языка и литературы. МАОУ «Базарно-Матакская средняя общеобразовательная школа» Алькеевского района Республики Татарстан.
Слайд 2
Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе.
Слайд 3
Тапкырлар командасы. 8 А сыйныфы укучылары 1.Акопян Карина 2.Глухов Стас 3. Даутова Алина 4. Ибраһимов Илнур 5. Стрелкова Мария 6. Шарапов Руслан 7. Шувалова Света
Слайд 4
Зирәкләр командасы. 8 Б сыйныфы укучылары 1. Борисова Кира 2. Гатауллин Рөстәм 3. Дудин Денис 4. Карноухов Данил 5. Мөнадыев Илнар 6. Пимурзин Вадим 7. Фаварисов Эмир
Слайд 5
Китапның рәсеме һәм эчтәлеге.  Күп укыган күп белер.  Мин һәм минем яшьтәшләрем.  Ялган нинди төстә?  Бәхет кайда була?  Үткәннәрне онытма син.  Татар халкының күренекле әдипләре.
Слайд 6
Күп укыган күп белер. Җөмләләрне тәмамлагыз. Яхшы белем алырга теләсәгез,... Имтиханга ныклап әзерләнергә теләсәгез,... Бүген мәктәптән кайтам да,... Белемле кеше белән аралашу....
Слайд 7
Мин һәм минем яшьтәшләрем. Болын патшасы әсәре буенча.  1.Төп геройлар а.Илнур б.Рәсим в.Айсылу г.Таңсылу  3.Алар кая киттеләр? а.урманга б.авылга в.кырга г.елга буена  2.Төп геройның кайсы җире авырта? а.бармагы б.башы в.эче г.аягы  4.Ул нәрсә ярдәмендә дәвалана? а.үләннәр б.елга комы в.дарулар г.төнәтмә
Слайд 8
Җилкәннәр җилдә сынала. 1.Фәнияр турнигын кая ясый? а.бакчада б.ишегалдында в.өй артында г.өйдә 3.Фәниярның прототибы кем? а.Муса Җәлил б.Нәби Дәүли в.Фәнис Яруллин г.Нәбирә Гыйматдинова 2.Фәниярның тубын кайсы шәһәрдән алдылар? а.Казаннан б.Октябрьскийдан в.Әлмәттән г.Лениногорскийдан 4.Авторның тормышын үзгәрткән вакыйга. а.турниктан егылу б.таеп егылу в.баскычтан егылу г.түбәдән егылып төшү
Слайд 9
Ялган нинди төстә? Ситуатив күнегүләр. 1. “2” ле билгесе алдың, әниеңә сәбәбен аңлат. 2. Батып кайттың... 3. Өйдәге кыйммәтле әйберне ваттың. 4. Өйгә соңарып кайттың.
Слайд 10
Бәхет кайда була? Н. Дәүли һәм Дәрдмәнднең биографияләрен сөйләргә.
Слайд 11
Үткәннәрне онытма син  Җөмләләрне дәвам ит 1.Сөембикә манарасы Казан Кремленең ... 2.Манараның гомуми биеклеге.... 3.Манараның очында... 4.Манараның исеме... 5.Сөембикә искиткеч ...
Слайд 12
Татарстан турында беләсеңме? 1.Кайсы шәһәр Татарстан Республикасының башкаласы? а) Яр Чаллы; б) Алабуга; в) Казан; г) Бөгелмә. 2. Татарстан символларына кермәгән сүз кайсысы ? а) герб; б) гимн; в) Президент; г) флаг. 3. Татарстан флагы ничәнче елда кабул ителгән? а) 1991; б) 1992; в) 1993; г) 2011. 4. Татарстан флагында нинди төс юк? а) яшел; яшел; б) ак; в) зәңгәр; г) кызыл. 5. Татарстан гербы ничәнче елда кабул ителгән? ителгән? а) 1991; б) 1992; в) 1993; г) 2013. 6. Татарстан гимнының авторы кем? а) Салавт Фәтхетдинов; б) Рөстәм Яхин; в) Салих Сәйдәшев; г) Илһам Шакиров.
Слайд 13
Татарстанның гимнын тыңлау
Слайд 14
Татар халкының күренекле әдипләре. Бу шигырь юллары Г. Тукайның нинди әсәрләреннән? 1.Тукай кайсы шигырендә җырлый торган тавыклары булган авыл турында яза? 2.Кыйммәтле металлдан эшләнгән чәч тарау әйбере кайсы әкият героеныкы? 3.”Бик матур бер җәйге көн : өстәл янында бер сабый”... -кайсы шигырьдән? 4.Кайсы шигырьдә малай кәҗәне печән белән сыйлый? 5.Кайсы әкиятендә бүре башы 12 ? 6.”Тырышып сабак укыгач, галим булып җитәр бу”-бу юллар кайсы шигырьдән ? 7.Тукайның кайсы шигырендә малай Акбайны арт тәпиләрендә торырга өйрәтә? 8.Кызның күбәләк белән әңгәмәсе.
Слайд 15
Татар халык авыз иҗаты. а) Әбидә бер, бабайда ике. б) Кое төбендә нәрсә бар? в) Җирнең уртасында ни бар? г) Тәрәзә төбендә нәрсә бар? Шуны тап. д) Дәрес башында без нәрсә ишетәбез? е) Яз белән көз нәрсәгә тәмамлана? ж) Тыкрык башында нәрсә бар? з) Үрдәк судан чыккач нишли?
Слайд 16
 http://spbgu.ru/forums /index.php?showtopic=48747&st=-1 картина опять двойка  http://minfin.tatarstan.ru/index.htm/news/ tape/?page=88 символика РТ  http://fotki.yandex.ru/users/rushaniya2/ view/326943/ вид башни Сююмбики  http://christina.ucoz.ru/blog/nabi_dauli_te be/2011-11-05-274 портрет Н.Даули .  http://halik-ishati.ucoz.ru/index/dipl_r /0-20 портрет Дардманд

Полный текст материала Урок-КВН, 8 класс (на татарском языке) смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Гарипова Л.А., Гатауллина Г.Х  LINIZ
08.05.2012 0 7308 666

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК