Ачыдан-ачы - ятимлек ачы; 10 класс
1) Хабибуллина Эндже Нуртдиновна
2) Учитель татарского языка и литературы
3) МАОУ «Базарно-Матакская СОШ» Алькеевского района
Тема. Ачыдан ачы - ятимлек ачы. (Ф.Яруллинынң "Яралы язмышлар" китабы буенча)
Максат. 1. бәян-көндәлекнең сюжетын ачыклау, фикер алышу;
2. акыл сәләтен, бәйләнешле сөйләмне үстеру;
3. әхлак сыйфатлар, гомумкешелек кыйммәтләр тәрбияләү.
Җиһазлау. Ф.Яруллин портреты.
"Яралы язмышлар" китабы.
Слайдларда рәсемнәр.
Дәрес тибы. Әдәби әсәрне анализлау.
Дәрес формасы. Дәрес әңгәмә.
Методлар.Әдәби әсәрне иҗади уку.
Эзләнү - тикшеренү.
Алымнар. Укытучы сүзе.
Әңгәмә. Анализ. Чагыштыру.
Дәрес барышы.
I.Оештыру.
II. Актуальләштерү.
Дәресне Мидхәт Миншинның "Нигә мин ятим?" шигыре белән башлап җибәрәм.
(Әнвәр Шәрәфиев көе)
Берничек тә аңлый алмыйм,
Мәңгелек утта янам.
Йөрәгемнең яралары
Көчәя бара һаман.
Кайда син, әни?!
Кайда син, әти?!
Кадерлем, диеп,
Кемнәргә әйтим?
Бүгенге дәресебез гадәти түгел, укучылар. Ул ятимлекне, ятим балалар - яралы җаннар тормышын чагылдырып язылган Ф.Яруллинның "Яралы язмышлар" китабы буенча әңгәмә дәрес.
Слайдта: Ачыдан ачы - ятимлек ачы.
Татлыдан татлы - ата-ана татлы әйтеме.
Фәнис Яруллин исеме безгә балалар бакчасыннан таныш. Шулай да, кем соң ул Фәнис Яруллин?
Фәнис Яруллин турында белешмә бирелә. ("Яралы язмышлар" китабы. Автор турында 7-8 нче битләр )
Слайдтан Фәнис Яруллин портреты.
"Яралы язмышлар" китабы турында.
Слайдта китап тышлыгы.
Минем кулымда Татарстанның халык язучысы Ф.Яруллинның "Яралы язмышлыр" китабы. Китап өч телле
халыкларга тәкъдим ителгән: татар, рус, инглизләргә. "Бу әсәремне сабыйлар йортынды эшләү елларында бик күп үксезләрнең ачы яшен сөртүче һәм аларның кайгыртучан әбисенә әйләнгән Миңлегөл апа Рафиковага багышлыйм" - ди автор.
Бу әсәрнең геройлары да гадәти язмышлы кешеләр түгел. Монда яралы җаннарнын тормыш төбеннән аваз салуы, яшәү белән улемнең тартышуы, мәрхәмәт белән олылык хисләренең көрәше ятимнәр җаны аша сурәтләнә. Ачыдан-ачы - ятимлек ачы, татлыдан татлы - ата-ана назы татлы. Шушы гыйбарә геройлар күңеленә үтеп керергә ачкыч булып тора.
Жанры буенча бу әсәр бәян-көндәлек. Ягъни көндәлек рәвешендә язылганнарны бәян итү, сөйләү.
Бәян - көндэлек II кисәктән тора.
Беренче кисәктэ гомер буе төзелештә эшләп, олыгайган көндэ ятимнәр йортына эшкә урнашкан Миңлегөл ханым һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләр, хезмәткәрләр турында сүз бара.
Икенче кисәк авторның эпиграфы белән башлана:
Кайларда йөртми кешене,
Язмыш дигәнең кызык:
Чыкмас иден авыр юлга,
Тарта җыясы ризык.
" Әсәремнең бу өлешендә моннан берничә еллар элек Америкага уллыкка-кызлыкка алып кителгән кайбер балалар язмышына күз салмакчы булам,"-ди автор. ...Кыйсса Миңлегөл апаның көндәлекләренә нигезләнеп языла.(125 нче бит)
Бәян-көндәлеккә анализ-күзәтү.
-Әсәрнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузылган бер исем бик еш яңгырый.
Миңлегөл Рафикова... Кем ул М.Рафикова? Ни өчен ул ятимнәрне үз итә? (укучылар җавабы)
Слайдта Миңлегөл Рафикова фоторәсеме.
(228 нче бит," Яралы язмышлар" китабы.)
-Ятим,ятимлелек...Язмышлар җимерелә торган йорт - балалар йорты. Исемнәре үк күңелгә шом сала. Ни өчен без бу исемнәрне ишеткәндэ тетрәнеп куябыз? Мөлдерәп торган яшьле күзләрне күргәндәй булабыз?
Слайдта фоторәсемнәр .(96 нчы бит, 8 фотосурәт)
"...Эшләгән эшеңнән үзең дә, башкалар да рәхәтлек кичерергә тиеш" дигән әйтем бар.
Бу әйтем һәрвакытта да чынлыкка туры киләме? Балалар йорты хезмәткәрләре үз хезмәтләренә һәм балаларга нинди мөнәсәбәттә? (укучыларның җаваплары тыңлана).
Режим ул - теге яки бу максат өчен үтәлүе кирәк булган кагыйдәләр , чаралар системасы.Тәрбияләнүчеләрнең режимнары нинди? (укучылар җавабы).
Миңлегөл апа балаларны : "Сары томшыклы кошлар кебек : авызларына ризык салганны , тамаклары туйгач , әнкәләре канат астына алганны көтеп яталар " , - ди.Балалар бу йортка ничек килеп эләккәннәр ? Аларны ата-ана назыннан кем мәхрум иткән?Бу балаларның нинди гаепләре бар?
- Балалар бу йортка төрле сәбәпләр аркасында эләгәләр.Укучылар аларның бу йортка ничек эләгү сәбәпләрен сөйлиләр.
Бәян-көндәлектә балалар йортында тәрбияләнүчеләрне уллыка-кызлыкка алу ничек сурәтләнелә? (укучылар җавабы тыңлана)
- Балалар йортында тәрбияләнүче Оля үзен Америкага җибәрәселәрен белгәч, директордан әбием белән саубуллашып чыгыйк, әле диеп үтенә.(Миңлегөл апаны ул "әбием" диеп әйтә торган була).Миңлегөл апа Оляны чәйләр эчерә, вокзал янына озата бара. Шунда ул Ваня белән Мишаны да күреп ала (алар да балалар йортында тәрбияләнүчеләр ). Аларны да Америкага алып китешләре икән. "Шунда Ваня: "әбием" диеп аякларыма килеп сарылды. Йөзе елмайган кебек, ә үзенең күзләреннән яшь ага. Аңа карап минем дә күңелем тулды. "Чит җирләрдә бәхетле булыгыз балалар. Шәфкатьле, олы җанлы кешеләргә эләгегез!" димәкче булам, әмма әйтергә теләгән сүзләрем бугазыма кайнар төер булып утыра да, тынымны кыса", - ди Миңлегөл ханым ул чакларны искә алып .Балаларны 1994 нче елның 12 нче ноябрендә чит илләргә алып китәләр.
Слайдта поезд вагоны тәрәзәсеннән карап торучы балалар рәсеме (408 нче бит).
-Үз куллары белән һавага очырган нәни кошчыкларыннан хәбәр көтүче Миңлегөл апа... Америка белән хәбәрләшү ничек башлана? (Укучылар җавабы)
Слайдтларда "элекеге" ятимнәребез Америкадагы гаиләләре белән . 408 нче бит , 8 сурәт.
Чит җирләргә чыгып гыйбрәт ал , диеп юкка гына җырламыйлар.Миңлегөл апа Америкадан дөньяны тотып торучы иң зур көчнең Мәхәббәт һәм Мәрхәмәт икәнлегенә ышанып кайта. " Мин инде хәзер элеккеге Миңлегөл түгел, күзләрем ачылды ", ди.Миңлегөл апаның фикерен нәрсә үзгәртә? (укучылар җавабы тыңлана.)
-Ни өчен Миңлегөл апага Америкада безнең җәмгыятебез өчен кызарырга туры килә? (укучылар җавабы).
-Бәхет төшенчәсен һәркем үзенә аңлый.Кемнәрдер өчен бзхет ул акча,байлык ; авыру кеше өчен бәхет ул - сәламәтләнү,исәнлек; ә кем өчендер гади генә нәрсәләр... Миңлегөл апа өчен ул бәхет ул бәхет сабыйларның йөзләрендә сөенеч балкыта алу.
Безнең туган илләрен, телләрен югалкан "элеккеге" ятимнәребез бәхетлеме соң? (укучылар җавабы тыңланыла.)
-Җитеш,яхшы тормышта яшәсәләр дә, ни өчен соң алар туган җирләрен (Татарстанны) еш искә төшерәләр? (укучылар җавабы)
Әсәрдә тетрәндрегеч мизгелләр шактый. Бәян-көндәлек тыныч күңел белән укып булмый: күзләргә яшь тула, тамак төбе ачыта, күңелдә авыр хис кала. Сез әсәрне укыганда ниләр кичердегез? (укучылар җавабы)
- Бәян-көндәлекнең әһәмияте нидә? (укучылар җавабы)
- Бүгенге көндә ятим, ташландык балалар мәсьәләсе зур проблема булып тора. Хәтта Бөек Ватан сугышыннан соң да илдә бу хәтле ятим балалар булмаган диеп исәпләнелә. Ә хәзер тыныч шартларда, мул тормышта яшибез дибез. (укучылар җавабы)
Слайдта ил, республика, район күләмендә ятим балалар саны күрсәтелгән таблица тәкъдим ителергә мөмкин. Яки “Татар информ” газета статистик мәгьлүматлары бирелә.
Районыбызның Яңа Салман авылында ачылган балалар йорты турында белешмә бирелә.
Слайдларда Яңа Салман балалар йорты рәсеме һәм бу йортта бик еш “кунакта” булучы мәктәбебез укучылары һәм укытучылары рәсемнәре.
- Ф.Яруллин бу әсәре белән ни әйтергә тели? Автор идеясе. (укучылар җавабы)
- Бәян-көндәлектә Әсгать Галимҗанов исеме телгә алына. Кем ул Ә.Галимҗанов? (укучылар җавабы)
(Ә.Галимҗанов турында мәгълүматлар “Мәгърифәт” газетасының 6 гыйнвар, 2007, “Ирек мәйданы” газетасының 19 гыйнвар, 2007 ел саннарыннан алып сөйләнелә).
Слайдларда Ә.Галимҗановның 4 фоторәсеме. (“Мәгърифәт”, 6 гыйнвар, 2007 ел газетасыннан алына).
Слайдта. Меценат-буржуаз-җәмгыятьтә: фән һәм сәнгать белән кызыксынып, аның файдасына материаль һәм мораль ярдәм күрсәтүче бай кеше. (Меценатлык-меценат эшчәнлеге).
- Якташыбыз меценат, хәбәрче Г.М.Волостнов турында информация бирелә.
Слайдта. “Мәрхәмәтлелек фәрештәсе” архитектура – парк комплексының рәсеме.
- Ф.Ярулиның “Яралы язмышлар” бәян-көндәлеге ошадымы? Нинди тәрбия алдыгыз? (укучылар җавабы)
Укучыларга, кунакларга теләкләр.
Мохтаҗларга, авыруларга, ятимнәргә рухи һәм матди ярдәм оештырып меңнәрчә кешене коточкыч авырулардан аралап калган, рәхимсез дөньяның шәфкать символына әверелгән Тереза Ана иң өметсез чакларда да кешедә өмет чаткысы кабыза алырлык искиткеч гаҗәеп гыйбарәләр әйтеп калдырган. Без дә аларны хәтеребездә тотсак иде. Менә алар:
Тормыш – мөмкинлек, аннан файдаланыгыз.
Тормыш – хозурлык, аның рәхәтен күрегез.
Тормыш – хыял, аны чынга ашырыгыз.
Тормыш – бурыч, аны үтәгез.
Тормыш – уен, аны уйнагыз.
Тормыш – байлык, аның кадерен белегез.
Тормыш – сәламәтлек, аны саклагыз.
Тормыш – мәхәббәт, аннан ләззәт алыгыз.
Тормыш – сер, аңа төшенегез.
Тормыш – кайгы, аңа бирешмәгез.
Тормыш – көрәш, аңа чыдагыз.
Тормыш – маҗара, аңа тәвәккәлләгез.
Тормыш – фаҗига, аны кичерегез.
Тормыш – бәхет, аны тудырыгыз.
Тормыш – артык матур, аны харап итмәгез.
Тормыш – ул тормыш, аның өчен көрәшегез.
Слайдта Тереза Ана рәсеме һәм гаҗәеп гыйбарәләр язмасы.
IV. Йомгаклау.
Бүгенге дәресебездә без, читтән торып кына булса да, Чын кешеләр белән очраштык.
Алар үрнәгендә үзебезгә дә шундый (Чын кеше) булырга язсын!
Әдәбият:
Ф.Яруллинның "Яралы язмышлар" китабы. Казан "Рухият" 2000.
Балаларны яклау үзәге информациясе.
"Ирек мәйданы" газетасы 19.01.2007.
"Мәгърифәт" газетасы 6.01.2007.
"Сез яраткан җырлар" китабы. 6 чыгарылыш.
"Аңлатмалы сүзлек" 2 нче том.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Хабибуллина Эндже Нуртдиновна
→ ЭнджеЖемчуг 26.05.2012 0 5163 430 |
Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.