Кем булырга белмим...(8 нче сыйныфы өчен)


Тема: Кем булырга белмим...(8 нче сыйныфы өчен)

Максат: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү ,сүз байлыгын арттыру , сөйләм теле аша укучыларның рухи дөньяларын баету, һөнәр сайлаганда җаваплылык хисен тәрбияләү, кешеләргә файда китерү , игелекле булуларын тәрбияләү.

Җиһазлау:

1.А.Гыйләҗетдинова"Татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар"(9б.).

2.З.Н.Хәбибуллина "Татар теленнән мөстәкыйль эшләр" (56б.)

3.С.Р.Сафина"Сочиненияләр".

4.Плакатта мәкальләр:

Эш эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн күрмәс.

Белемле үлмәс, белемсез көн күрмәс.

Авыру бер үләр, иренчәк көн дә үләр.

Кем сабыр, шул эшнең җаен табыр.

Кем эшләми, шул ашамый.

5.Дәреслек ("Кем булырга белмим..." 93б.).


Дәрес барышы.

I.Башлам өлеше.

II.Актуалльәштерү этабы.

1.Өй эшен тикшерү.

2.Сүзлек эше

Хыял -мечта

сынау-испытание

йөзләгән һөнәр арасыннан- из100 специальностей

дәрәҗә-авторитетный

ярдәм итү –булышу

шәфкатьле-мелосердный

җаваплы-ответственный

игътибарлы-внимательный

киләчәк-будущее

гомумән-вообще

белемле, укымышлы-образованный

белемсез-неграмотный

максатка ирешү-достигать цели

шәхси-личная

эшкә урнашырга -устраеваться на работу

шактый кыен-дастаточно сложно

III.Яңа тема.

1.Бирелгән сүзләрне төркемләп урнаштырыгыз.

сатучы,сатуы,шофёр,игътисадчы,трамвай өйртүче, агроном, тракторист, укытучы, биюче, тәрбияче, зоотехник, фәнни хезмәткәр, рәссам, архитектор, троллейбус йөртүче, игенче , елгачы, скульптор, сыер савучы, менеджер, брокер, эшкуар, эшмәкәр, банкир.

1).Сәүдә һәм игътисадка бәяле һөнәрләр:

2).Транспортка...-

3).Авыл хуҗалыгына...-

4).Мәгърифәткә...-

5).Сәнгатька...-

2. Җөмләләрне русчага тәрҗемә итегез.

Һөнәрне дөрес сайлау бик әһәмиятле һәм җаваплы.

Һөнәр сайлаганда ,һәр кеше үз мөмкинлекләрен яхшы белергә тиеш.

Һөнәр сайлаганда ,һәр кеше үз мөмкинлекләрен истә тотарга тиеш.

Һөнәр сайлаганда ,үзеңнең характерыңны һәм белемнәреңне исәпкә алырга кирәк.

Ата-аналар тормышны яхшырак беләләр,аларның киңәшләренә колак салырга кирәк.

Хәзерге заманда һөнәрле булу бик мөһим.

Минем булачак һөнәрем югары түләүче һәм җәмгыятькә кирәкле булырга тиеш.

3.Текст уку ("Мөстәкыйль эшләр" 57б., 4нче күнегү)

4.Грамматик күнекмәләр .

Минем, мәктәпне (ничек?) (уңышлы,яхшы) тәмамлагач,...керәсем килә.

Миңа...һөнәре бик охшый.

...булу бик (дәрәҗәле, кирәкле, җаваплы) эш.

(Кеше хокукларын яклау, гадел хөкем карары чыгару, хокүмәт һәм шәхси милекләрне саклау) - барысы да юристлар эше.

5.Диалог төзү.

-Синең , мәктәпне тәмамлагач, кая керәсең килә?

...

-Сиңа нинди һөнәр охшый?

...

- ...булу нинди эш?

...

-...булу өчен кеше тормышта да , эшендә дә нинди булырга тиеш?

-Син шундый сыйфатларга ия булырга тырыштыңмы?

...

-Мәктәптә ничек укыйсың? Ни өчен?

...

-Кайларда катнашасың?

...

-Нинди китаплар укыйсың?

...

Төрәк сүзләр: юрист, тәрҗемәче, табиб, укытучы, эшмәкәр, банкир, тарихчы, эшкуар,брокер, бик авыр, ләкин кызыклы, дәрәҗәле, җаваплы, гадел, укымышлы, акыллы, игътибарлы.

5.Диалогны монолог итеп cөйләгез.

6. Рәсемнәргә карап, һөнәрләр турында җөмләләр төзегез .

(дәреслек 195б.)

7.Йомгаклау.

8.Билгеләр кую.

9.Өй эше.

"Кем булырга?"дигән хикәя язарга.


Полный текст материала Кем булырга белмим...(8 нче сыйныфы өчен) смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Бикмучева Гульсинур Анасовна  Гульсинур
31.05.2011 0 2918 518

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК