Презентация по творчеству Клары Булатовой; 5-9 классы


Слайд 1
Клара Булатова иҗаты Ахмадуллина Айгуль Гумаровна учитель татарского языка и литературы МБОУ – «СОШ №6», г. Альметьевск
Слайд 2
Слайд 3
Клара Гариф кызы Булатова 1936 елның 18 мартында Татарстан АССРның Сарман районы Татар Карамалысы авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Аның әтисе дә, әнисе дә укытучылар була, шуңа күрә Кларага бала чактан ук әти-әниләре белән бергә бер төбәктән икенче төбәккә күчен йөрергә һәм төрле авыл мәктәпләрендә укырга туры килә. 1944 елда ул Сарман районының Югары Чыршылы авылында беренче класска керә, өченче класстан Ләке авылы җидееллык мәктәбендә укый, ә урта белемне Сарман урта мәктәбендә 1954 елда алып чыга. Шул ук елның кезеннән К. Булатова хезмәт юлын башлый — Түбән Ләшәү мәктәбендә башлангыч классларда балалар укыта, аннан соң төзелештә эшли, Әлмәттәге кенкүреш комбинатында кассир, «Төзүчеләр» клубында оештыручы була. 1962— 1965 елларда ул яңадан мәктәптә — Әлмәт районының Колшәрип авылында тел-әдәбият, тарих укыта. Шунда, 1964 елда, КПСС сафларына алына.
Слайд 4
К. Булатованың шигъри иҗаты да нәкъ шул чорда тернәкләнеп китә. Әле мәктәп елларында ук аерым шигырьләре матбугатта күренгән яшь шагыйрә актив рәвештә Әлмәттәге әдәби түгәрәккә йөри, һәм 1956 елдан башлап «Татарстан яшьләре», «Совет Татарстаны» («Социалистик Татарстан») газеталарында, «Пионер» («Ялкын»), «Азат хатын», «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналларында аның күп кенә шигырьләре дөнья күрә. Бераздан аерым шигъри цикллары «Њсү юлы», «Идел» альманахы, «Яшь үрентеләр» кебек күмәк җыентыкларда басыла.
Слайд 5
1965—1969 елларда К. Булатова В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Уку белән бергә иҗат эшен дә дәвам иттерә: 1965 елда аның шигъри бәйләме «Дуслык» исемле күмәк җыентыкта басылып чыга. Шагыйрәнең исеме тәнкыйтьтә җылы сүз белән телгә алына башлый. 1967 елда «Язлар алда» исемле мөстәкыйль китабы — лирик шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.
Слайд 6
Университетны тәмамлаганнан соң К. Булатова Әлмәт районының Яна Кәшер урта мәктәбенә тел әдәбият укытучысы булып китә. Тәҗрибәле укытучы буларак, 1978 елда аңа РСФСР Мәгариф министрлыгы тарафыннан «Укытучы-методист» дигән мактаулы исем бирелә. Җитмешенче елларда шагыйрә тагын берничә шигырь җыентыгы чыгарды. Аның бер бәйләм шигырьләре русчага тәрҗемә ителеп, Мәскәүдә «Детская литература» нәшриятында чыккан «Песня, мечта и любовь» («Җыр, хыял һәм мәхәббәт») исемле күмәк җыентыкка да кертелгән. Шагыйрәнең егерме елдан артык иҗат эшчәнлеген чагылдырган шигырьләре 1981 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Гел кояшка карап» исемле күләмле китабында урын алган. К. Булатова— 1970 елдан СССР Язучылар союзы члены.
Слайд 7
Шагыйрә үзе килен булып төшкән йорт янында ире Нәфис, улы Марс, кайнанасы Маһинур апа белән. Әлмәт районы Яңа Нәдер авылы. Август,1991 ел.
Слайд 8
Иртәгә дә кояш чыгар әле Иртәгә дә кояш чыгар әле Нурлар сибеп Нәдер өстенә. Болытларны җилләр куар әле, Күкләр кайтыр зәңгәр төсенә. Иртәгә дә кошлар очар әле, Очар әле таулар өстендә. Иртәгә дә яшәү дәвам итәр Бәлки әле безнең өчен дә. Дәвам итәр яшәү, озак яшәү, Бергә яшәү шатлык хисендә. Икеләтә бәхет кичеп яшәү Шул бер сыңар гомер эчендә. Иртәгә дә кояш чыгар әле, Кояш чыгар безнең өчен дә.
Слайд 9
Слайд 10
Клара Булатова сүзләренә язылган җ ы р л а р Асылмалы күпер Бәлки син үзедер Кызара инде миләшләр Кырга чыктым, юлга чыктым Кыңгырау чәчәкләре Онытма (икенче вариант) Су буенда кыяк үлән Тамчы җыры Туган як сагышлары Төштә күрдем Шушы яктан, шушы туфрактан без Шушындый тыныч төннәрдә Язлар кайтты Язлары еракта гомеремнең Язмышымда язлар булып кал
Слайд 11
Клара Булатова шигырьләренә көй язган композиторлар Ифрат Хисамов Хәлил Сәлимов Марс Макаров Илдар Вәлиев Марат Хөснуллин
Слайд 12
Шушы яктан, шушы туфрактан без Рәис Нәгыймов көе Клара Булатова сүзләре Шушы яктан, шушы туфрактан без, Китә калсак үзгә бер якка, Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап, Өянкеләр елап озата. Шушы яктан, шушы туфрактан без, Читтә йөрсәк — шуңа күрәдер, Чишмә чыңлап, өянкеләр елап, Таллар җырлап төшкә керәдер. Шушы яктан, шушы туфрактан без, Шушы җиргә дәшеп кайтырга, Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап, Өянкеләр зурлап чакыра.
Слайд 13
Якын дустың барын онытма Ифрат Хисамов көе Клара Булатова сүзләре Тау итәген томан сарган чакта Җыр яңарса кичке тынлыкта, Таулар аша юллар узган чакта Сагынучың барын онытма, Сагынучың барын онытма. Иңнәреңә ялгыз күтәрмәстәй Авырлыклар төшсә тормышта, Янәшәңә басып, иңен куяр Якын дустың барын онытма, Якын дустың барын онытма. Май кояшы, җылы нурын коеп, Чәчләреңнән сөйгән минутта, Ерактан да сине якын тоеп, Яратучың барын онытма, Яратучың барын онытма.
Слайд 14
Туган як сагышлары Зиннур Сафиуллин көе Клара Булатова сүзләре Күп югалттым туган яктан Читтә йөргән көннөрдө. Ишетмәдем арышларның Шаулаганын җилләрдә. Карабодай кырларының Акны салып, көрәнен, Анысын салып, каралҗымын Кигәннәрен күрмәдем. Ишетмәдем бу җөйдәге Соңгы кәккүк җырларын. Яшел питрау көннәрендә Мәтрүшкәләр җыймадым. Туган яктан ерак чакта Күп югалттым, күп таптым. Күпме җырын җыеп кайттым Таулы якның — Карпатның.
Слайд 15
Төштә күрдем Рәис Нәгыймов көе Клара Булатова сүзләре Көннәр буе сине уйлап йөрдем, Көннәр буе уйлар эчендә. Көндез истә, төнлә төштә күрдем, Төштем микән әллә исеңә? Шау чәчәкле урман арты, имеш, Яр буенда куе таллыклар. Агым суда керләр чайкыйм, имеш, Агым суда ап-ак яулыклар. Ә син, имеш, минем хыялларда Еллар көткән ярым икәнсең. Ерак юлны, мине сагынганга, Якын итеп килеп җиткәнсең. Көннәр буе сине уйлап йөрдем, Әллә шуңа кердең төшемә? Әллә шуңа кердең, әллә үзең, Алдың микән мине исеңә?..
Слайд 16
Язмышымда язлар булып кал Марат Хөснуллин көе Клара Булатова сүзләре Көтмәгәндә кабындың син җанда, Көтелмәгән яну бу утлар. Кышларыма буран булып килдең, Язларымда ләйсән булып кал. Бураннарда кабатланмас моңым, Моңга тулган ап-ак болытлар. Кышларыма ак моң булып килдең, Язларымда хыял булып кал. Күңелемә якты хисләр сиптең, Бу җаныма сүнмәс өмет сал. Тормышыма син кыш булып кердең, Язмышымда язлар булып кал
Слайд 17
Кызара инде миләшләр Роберт Андреев көе Клара Булатова сүзләре Кызара инде миләшләр, Ни көтә тиле күңел?.. Әйтерсең, әле гел яшьләр, Әйтерсең, илле түгел. Әйтерсең, әле күзем дә Күрә гел көннең алын. Әйтерсең, әле синең дө Артымнан йөргән чагың. Әйтерсең, әле телең дө Гел матур сүзләр сибә. Үзгәрдең юкса, үзгәрдең, Үзгәрдең… Көзләр килә. Сүзгә дә саран димәсләр, Сайламый гөлен генә. Кызара инде миләшләр, Көз дими күңел генә.
Слайд 18
Слайд 19
Слайд 20
Слайд 21
Шагыйрәнең 75 яшьлек юбилее кичәсеннән күренешләр
Слайд 22
Шагыйрәнең 75 яшьлек юбилее кичәсеннән күренешләр
Слайд 23
Шагыйрәнең 75 яшьлек юбилее кичәсеннән күренешләр
Слайд 24
Презентацияне Клара Гарифовнаның 1994-1998 елларда укучысы булган, хәзерге вакытта Әлмәт шәһәренең 6 нчы урта мәктәбенең 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Айгөл Гомәр кызы төзеде
Слайд 25
Интернет – чыганаклар: http://adiplar.narod.ru/hadima2.htm http://www.azatliq.org/content/article/17889 38.html?page=1&x=1 http://jazucilar.narod.ru/ http://luch-tv.ru/

Полный текст материала Презентация по творчеству Клары Булатовой; 5-9 классы смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Ахмадуллина Айгуль Гумаровна  edinctvennaya
26.06.2012 2 8509 886

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК