Сценарий праздника Весны для детей ясельной группы










Киямова Айгуль Илгизовна воспитатель

Мухаметгараева Розалия Эрнистовна воспитатель









Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение города Набережные Челны «Детский сад комбинированного вида №14 «Зернышко»















Яз бәйрәменә карата беренче кечкенәләр төркемендә бәйрәм сценариясе

Тәрбиячеләр:

Мухаметгараева.Р.Э

Киямова.А.И







Яр чаллы шәһәре

01.03.2012

Персонажлар:

Яз

Төлке (курчак)

Аю (курчак)

Куян

Тәрбияче:

Кояшлы көннәр тудылар

Ямьләндереп дөньяны

Уятты урман кырларны

Кошларның матур җыры

Яз килә,яз килә,бөтен дөнья ямьләнә.

Яз:

Саумысез,нәни дусларым

Сезне сагнып килдем мин

Сезгә аяз көннәр дә,

Яңгыр да китердем мин

Чыкты кызлар,малайлар

Урамга уйнарга

Кычкырып көлгән авазлар

Яңгырый урамда

Әйдәгез әле,дусларым,аякларны күтәреп урамнан атлыйк әле.

Зур һәм кечкенә адымнар” биюе

Тәрбияче:

Исәнме яз,матур яз,

Безне сагнып килгәнсең,

Агачларга,куакларга,

Яшел чуклар элгәнсең.

Әйдәгез әле балалар парлашып басыйк әле.

Матур язны каршыларга ,болынга барыйк әле.

Йөреп кайтыйк” биюе.

Тәрбияче:Балалар,карагыз әле,куак артыннан кемнең колаклары күренә икән? Озынколак, чык монда безнең янга.

Куян:Исәнмесез малайлар, кызлар.күңелле җыр ишеттем дә,сезнең бакчага килдем. Мин бик матур бию беләм, әйдәгез әле, бергәләп биик эле.

Пальчики-ручки”биюе.

Яз:Рәхмәт,сиңа куянкай,матур биюең өчен.

Куян:Рәхмәт сезгә,миңа китәргә вакыт.Сау булыгыз.

Яз:Безнең куян китте.Әйдәгез,язгы урман аланында утырып ял итик,шигырьләр тыңлыйк.

(балар утыра)

Шигырьләр

Аю:Мин зур йөнтәс аю.Җырларга бик яратам.Биергә дә,балаларныда яратам.Әх, мин басам бер басам, бар урманны яңгыратам.

-Кем тавышланып йөри урамда?

Миңа йокларга бирми.

Тәрбияче:И,Аюкай,уян инде йокыдан

Яз җитте инде күптән

Аю:Ничек инде яз җитте?Нишләп Төлке мине уятмады?

Төлке:Мин-хәйләкәр төлке.

Койрыгым минем озын

Әтәчне дә алып китәм

Ачып йөрсә авызын.

-Аю абзый, үзең уяндың мени?

Аю:Син,Төлкеуятырга сүз бирдең,уятмадың!

Төлке:Аю абзый,ачуланма.Үзем йоклап калганмын.Погремушка шалтырамаса,әле һаман йоклар идем.Ишетәсеңме,тагын шалтырый,(шалтравык уенчык тавышы ишетелә

Танец с погремушками.

Яз:Аю б-н төлке урманга киттеләр.Чөнки яңгыр ява башлады.Әйдәгез әле,яңгырга җыр җырлап күрсәтик,безне чылатмасын.

Яз җитә”җыры

танец“Ты похлопай вместе с нами”

Яз:Карагыз әле,балалар,без биегән,җырлаган вакытта аланда матур чәчәк үсеп чыккан (зал уртасына чәчәк утыртылган кәрзин куела, кәрзиндә кәнфитләр)

Бигрәк матур чәчәк

Бигрәк тәмле исләре.

Чәчәк тылсымлы икән

Күчтәнәч бар икән.

Менә балалар сезгә тәмле күчтәнәчләр калдырам, ә миңа китәргә вакыт, сау булыгыз!



Бәйрәм ата-аналар һэм балалар белән берлектә чәй табыны янында дәвам итә!







































Кулланылган әдәбият:

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да. С.Әхмәтов. – Чаллы. 1991.

Уйный-уйный үсәбез. К.В.Закирова – Казан. 2005

Күңел ачыйк бергәләп. К.В.Закирова. – Казан. 2003


Полный текст материала Сценарий праздника Весны для детей ясельной группы смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Киямова А.И., Мухаметгараева Р.Э.  Айгуль12
13.07.2012 0 4317 413

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК