Урок внеклассного чтения по теме "Г. Тукайның Шүрәле поэмасы" для 4 класса













Гатауллина Гульгена Равиловна

Учитель начальных классов

МБОУ “Осиновская гимназия

имени С. К. Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан
















Дәрестән тыш уку

4 сыйныф.

(татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен Ә. З. Рәхимов технологиясе буенча һәм А. Г. Яхин концепциясенә нигезләнеп үткәрелде)

Тема: Г. Тукайның “Шүрәле” поэмасы.

Максат: 1. Укучыларны Г. Тукайның “Шүрәле” поэмасы белән таныштыру;

2. Әсәргә анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү;

3. Укучыларда туган телләренә, туган җирләренә мәхәббәт, үз

халкының үткәне белән кызыксыну хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Интерактив тактада баручы презентация (4 слайд), “Шүрәле”

әкиятенә карата ясалган презентация, Г. Тукай

портреты,“Шүрәле”китабы, укучылар әсәргә карата ясаган

рәсемнәр, “Шүрәле” балетыннан аудиоязма, “Әдәбият белеме

сүзлеге”.

Искәрмә: дәрес төркемләп эшләү формасында үткәрелә.


Дәрес барышы.

I. Ориентлашу – мотивацион этап (15 мин.).

1. Оештыру (исәнләшү, төркем җитәкчеләре белән танышу).

2. Өй эшләрен тикшерү.

а) “Шүрәле” әсәрен укырга;

б) Әсәргә рәсем ясарга

(Һәр төркемнән иң яхшы дип саналган рәсемнәр күрсәтелә, кыскача анализлана).

в) Төркемнәргә Шүрәле, Былтыр, табигать, Г. Тукай турында сөйләргә әзерләнергә.

(Һәр төркемнән бер укучы үзләренә бирелгән тема буенча чыгыш ясый).

2. Белемнәрне тигезләү.

- Сезгә аеруча кайсы урыннар ошады? (Шул урыннарны табып укып күрсәтегез).

(Җаваплар)

3. Уку мәсьәләсе кую.

- Укучылар, “Шүрәле” әсәре нәрсә турында? (төркемнәрдә киңәшегез).

(Җаваплар тактага язып барыла).

- Димәк, бүген нәрсә турында сөйләшербез?

(Г. Тукайның “Шүрәле” әсәре турында).

(Тема тактага һәм дәфтәрләргә языла).

II. Операциональ – башкару этабы (27 мин.)

Укучылар, сез әсәр белән таныштыгыз. Жанры буенча ул нинди төргә керә? (Җаваплар)

  1. Поэма” сүзенә аңлатма бирү,( “Әдәбият белеме сүзлегеннән” уку).

2. Сүзлек эше

Слайд 1: гонҗә, сабрит, сауләт, кариэм, инсан, җиһан, фөрьяд, асла һ.б.сүзләр аңлатыла

3. Әсәрдәге катнашучыларны атагыз: Шүрәле, Былтыр, автор һ. б.

Слайд 2: Шүрәле һәм Былтыр рәсеме.

  • Аларга бәяләмә бирик (җаваплар).

4. Слайд 3

(укучылар интерактив тактада Былтыр һәм Шүрәлегә хас уңай, тискәре сыйфатларны “җыялар”)

Былтыр

Шүрәле

уңай сыйфаты

тискәре сыйфаты

уңай сыйфаты

тискәре сыйфаты

матур

төнлә йөри

берүзе урманны якларга чыккан

үтермәкче була

көчле

кызганмый

батыр


эшчән

хайваннарны уята

ярдәмчел


тапкыр


ышанучан һ. б


хәйләкәр




уңган




җитез





(Эш дәфтәрләрдә дә башкарыла)

Слайд 4. Музыка яңгырый:

Физкультминут.

Шүрәле күзен ачты,

Төпкә дә менеп басты.

Уңга - сулга карады,

Унга кадәр санады.

1, 2, 3 – утырды,

1, 2, 3 – ул торды.

Я ботакка тотынып,

Алды таган атынып.

Алан тулы төп тә төп,

Сикергәли дөп тә дөп.

Аннан кинәт тартыла.

Гимнастика тәмам була.

(Ш. Галиев шигыренә ияреп язылды)

5. Әсәрне өлешләргә бүлү.

(Укучылар тәкъдим итәргә мөмкин җаваплар: Авыл һәм урман, авыл һәм Шүрәле, авыл һәм әкият, табигать һәм Шүрәле һ. б.)

- Авыл сүзе еш кабатланды. Авыл табигате турындагы урыннарны табып укыйк әле(сайлап уку).

- Ни өчен Шүрәле әсәренә авыл темасы кергән? Төркемнәрдә киңәшегез.

(Җаваплар)

- Әсәр нәрсә турында?

- Әсәр шагыйрьнең туган җирен, балачагын сагынуы, яратуы турында.

Әлбәттә, Г. Тукай үзенең туган ягын, балачак истәлекләрен исенә төшерә, әлеге әсәр аша халыкның үткәненә карый. Хәзер 5нче сыйныф укучысы Ләйсән безгә бу искиткеч матур әсәрдән бер өзек сөйләр. Рәхим ит, Ләйсән.

(Укучы “Шүрәле” әкиятеннән өзек сөйли, ул әкияткә карата язылган презентация белән үрелеп бара).

- Рәхмәт, Ләйсән. Укучылар, Г. Тукайның “Шүрәле” әсәре бөтен дөньяга танылган әсәр. Хәзер “Шүрәле” балетыннан (аны композитор Ф. Яруллин иҗат иткән) фрагмент тыңларбыз.

(“Шүрәле” балетыннан өзек тыңлау).

- Музыка тыңлаганда нинди хисләр кичердегез?). (Җаваплар)

III. Рефлексив – бәяләү этабы. (3 мин.)

1. -Укучылар, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- Сорауга җавап таба алдыкмы?

- Моңа ничек ирештек?

2. Билгеләр кую.

3. Өйгә эш: 1) “Шүрәлегә мин нинди сорау бирер идем?” дигән темага

кечкенә сочинение язарга;
































Список использованных источников

1.Әдәбият дәреслеге, 4 сыйныф. Автор А. Г. Яхин. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2008 ел.

2.Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын үстерелешле укыту программасы.1-4 сыйныфлар өчен.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Казан.” Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.

3. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия: Ике томда. 2 том. / Төз. Л. И. Минһаҗева, И. Х. Мияссарова . – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (таРИХ), 2003

4. Тукай, Г.М. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр/ Габдулла Тукай; төз. һәм кереш сүз авт. Ф. Бәшир;икенче басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2010

























Полный текст материала Урок внеклассного чтения по теме "Г. Тукайның Шүрәле поэмасы" для 4 класса смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Гатауллина Гульгена Равиловна  Гульгена2539
23.08.2012 0 6079 685

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК