Әдәби уку дәресе. Тема: Персонаж сүзе. Автор сүзе. Афзал Нигъмәтуллинның “Чыдасын тик ул гына” әсәре. 2 класс










Габдулхаева Зульфия Габдулхаковна

Учитель начальных классов

МБОУ “Осиновская гимназия

имени С. К. Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан”




















Әдәби уку.

2 сыйныф.

(А. Г. Яхин концепциясенә нигезләнеп төзелде)


Тема: Персонаж сүзе. Автор сүзе. “Чыдасын тик ул гына” Афзал Нигъмәтуллин.


Максат: А.Нигъмәтуллиның “Чыдасын тик ул гына” шигыре аша автор уйлап язган прсонаж белән авторның бер түгеллеген ачыклау.

2) Автор биргән персонажлар аша укучыларны яхшылардан үрнәк, ә начарлардан гыйбрәт алырга өйрәтү.

3) Укучыларның уйлау-фикерләү сәләтен үстерү, иҗади эш итүче шәхес тәрбияләү.


Ярдәмлек: Әдәбият дәреслеге, автор А.Г.Яхин, сүзлек, презентация, интерактив такта, укучыларның иҗади эшләре.


Дәрес барышы.


  1. 1.Оештыру.

Укучылар төркемнәрдә утыралар, һәр төркемдә берсе төркем җитәкчесе

  1. Актуализация.

Өй эше: Автор һәм персонаж сүзләре ярдәмендә иҗади эш башкарырга. (1 слайд)

  1. Белемнәрне тигезләү. Автор ни өчен үз әсәренә башка персонажларны да кертә?

  • Ул үзе уйлап чыгарган персонажлардан үрнәк алырга яки аларга җәза бирергә чакыра.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

  • Күп кенә авторлар укучыларны да тәрбия эшенә җәлеп итә. Шундый авторларның берсе Афзал Нигъмәтуллин. (2 слайд). Бу автор сезгә таныш түгелме? Фикерләшегез.

  • Аның “Песи һәм чыпчык” шигырен беләбез.

  • Персонажлар турында нәрсә әйтерсез? Песинең чыпчыкны “начарсыз” дип әйтүе белән автор килешәме?

  • Юк. (Җаваплар)

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

Чыдасын тик ул гына” әсәре өстендә эш:

  1. Шигырьнең беренче строфасын сәнгатьле уку .

  1. слайд)

Кояш байый/ кич җитә/

Безнең гаилә ял итә//

Әти чумган гәзиткә/

Әни юа тәлинкә/

Кырын ятып/ Айрат та/

Гитарасын/сайрата//

Кыллары/ чыңлап тора/

Гитара/ зыңлап тора//

Чыдасын тик/ кыл гына//

Чыдасын тик/ кул гына//


  • Шигырьдә нинди персонажлар катнаша? (төркемнәрдә җаваплар)

  • Гаилә ничек ял итә? (фикерләшәләр)

  • Әтиләре газета укый, Айрат гитара сайрата, үзе диванда ята.

  • Ә әнисе нишли?

  • Диванда ятучы кызы әнисенең тәлинкә юуын да ял дип исәпли.

  1. Шигырнең икенче строфасы өстендә эш. (карандаш белән ярдәмче сүзләрнең астына сызып баралар)

  • Төркемнәрдә фикерләшегез, кыз әнисе турында нәрсәләр сөйли? (укып әйтергә мөмкин)

  • Кызы әнисен кызганамы? (фикерләшәләр)

  • Юк. Әнисен кызганган кыз, әнисенең ял вакытында да эшләгәнен күреп, сикереп тора да булыша. Ләкин кыз, әнигә булышмыйлар дип зарлана. Башкаларны тәнкыйтьли. Ә үзе, нәкъ Айрат белән әтисе кебек, ярдәм итү турында уйлап та карамый.

  1. Сүзлек эше. (4 слайд)

Кояш байый

Гәзиткә чумган

Кырын ятып

Гитарасын «сайрата»

Чыңлап тора

Сыер сава

Көтү куа

Шаккатам

Мул

  • Беренче баганадагы сүзләргә икенче баганадан тиешле тәрҗемә ителгән сүзләрне табып күрсәтегез.

  1. Физик ял итү.

  2. Текст өстендә эш. Сәнгатьле һәм аңлап уку.

  3. Модельләштерү.

Автор бу шигыре белән нәрсә әйтергә теләгән? (фикерләшәләр)

  • Хезмәтне сөяргә чакырган.

  • Гаиләдәге һәр кеше көченнән килгәнчә эш башкарырга тиеш.

  • Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык һ.б.

(5 слайд)

  1. Рефлексия.

Үзләштергән материал буенча йомгаклау.

  • Нинди уку мәсьәләсен куйган идек? (фикерләшәләр)

  • Автор ни өчен персонаж сүзләрен куллана?

  • Нинди нәтиҗә ясадык?

  • Кешеләрне тәрбияләү өчен.

(дәресне бәялиләр)

  1. Өй эше.

  1. Шигырьне гаиләдә сәнгатьле итеп укып күрсәтергә.

  2. Иҗади эш. “Безнең гаилә ял итә”.














Список использованных источников

1. Әдәбият дәреслеге, 2 сыйныф. Автор А. Г. Яхин. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2008 ел.

2.Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын үстерелешле укыту программасы.1-4 сыйныфлар өчен.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Казан.” Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.







Полный текст материала Әдәби уку дәресе. Тема: Персонаж сүзе. Автор сүзе. Афзал Нигъмәтуллинның “Чыдасын тик ул гына” әсәре. 2 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Габдулхаева Зульфия Габдулхаковна  шинар
04.09.2012 0 3805 451

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК