"Туган кэндэ" Резидэ Валиева;3 класс


Тема: Р.Валиеваның “Туган көндә” хикәясе

Максат: 1) әдәби әсәргә анализ ясау, әсәрнең идеясен билгеләү

буенча белемнәрне һәм әхлак күнекмәләрен камилләштерү;

2) тикшеренү, эзләнү, иҗади фикерләү күнекмәләрен

үстерү;

3) әбиләргә мәрхәмәтле, ихтирамлы булу, кешелеклелек

сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: әбиләр турында рәсемнәр, балалар язган иншалар,

Р.Валиеваның шигырь китапларыннан, аудио, видео

дискларыннан күргәзмә, магнитофон язмасында әбиләр

турында җырлар, “Әбиемә хат” җыры, компьютерда

презентация


Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.


Дәрес барышы.


1. Оештыру моменты.

1) сәламләү;

2) дәреснең максаты белән таныштыру.

2. Төп өлеш. Р.Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясен анализлау.

1) Әсәрне укып чыгу.

2) Рәсем буенча сорауларга җавап бирү.

1 слайд. - Нинди бәйрәм турында сүз бара?

- Рәсемдә кемне күрәбез?

- Ул нинди?

- Бәйрәм табынын кем әзерләде?

- Сезнең туган көнегез ничек үтә?

- Бәйрәм табынын кемнәр әзерли?

-Фәридә әнисенә булышканмы?

- Бәйрәм нинди булырга тиеш иде?

- Ни өчен бәйрәм булмый?

- Фәридәнең әбисе турында әйткән сүзләрен табып укы.

2 слайд. - Укучылар, Фәридә хәзер матур булып күренәме?

- Ни өчен?

3) “Сабантуй” газетасы белән эш

3, 4, 5, 6 слайдлар. – Балалар, өегездә “Сабантуй” газеталарыннан әбиләр турында язылган шигырьләрдән, хикәяләрдән үзегезгә ошаган иң матур өзекләрне билгеләп килергә тиеш идегез. Ягез әле, әбиләр турында язылган нинди фикерләр сезне үзенә җәлеп итте?

- .....

- Мин дә сезгә үземә бик ошаган өлешләрне укып китәм. (Слайдлардагы өзекләрне уку)

4) “Әбиемә хат” җырын тыңлау.

5) Авылдагы әбиләр турында сөйләшү.

7,8 слайдлар.

- әбиләрегез сезне нәрсәгә өйрәтте?

- ......

(укучылар әбиләре өйрәткән догаларны укып күрсәтәләр)

6) Ландыш башкаруында “Әбием васыятьләре” җырын тыңлау

7) Р.Вәлиеваның “Әбине жәлләп кенә” шигырен уку.

8) Тат.кит.нәшрияты тарафыннан чыгарылган “Алмаш” китабы белән таныштыру

9) Балаларның үзләре язган шигырьләрен, иншаларын уку.

10) ТНВ каналындагы “Күчтәнәч” тапшыруын алып баручы Дәү әни турында сөйләшү. 9 слайд

- Укучылар, мин дә сезнең әлеге иҗат җимешләрегезне “Алмаш” битләрендә урын алырга лаеклы дип саныйм. Сезнең әбиләрегезне яратуыгыз аларга игътибарыгыз, хөрмәтегез чиксез булуы мине сөендерә. Арагыздан Р.Вәлиева кебек шагыйрьләр дә чыгар дигән өмет белән яшим.

11) Нәтиҗәләр чыгарып, 10 слайдтагы мәкальләрне уку.


3. Йомгаклау өлеше.

1) Р.Вәлиеваның “ Дәү әнигә барабыз” китабыннан авторның “Сезгә әйтер сүзем бар” кереш сүзеннән өзек уку.

2) Өй эше бирү: хикәяне дәвам итәргә.

3) Билгеләр кую.





Ресурсы:Газета сабантуй(2011 год ,6,8,9номера)

Песня: “Әбиемә хат”

http://vk.com/search?c%5Bq%5D=%D1%8D%D0%B1%D0%B8%D0%B5%D0%BC%D1%8D%20%D1%85%D0%B0%D1%82&c%5Bsection%5D=audio


Кучтэнэч” тапшыруы http://tnv.ru/main/katalog/detskie/k_cht_n_ch/











Р.Вәлиева “Туган көндә” хикәясе


уку дәресе


3 сыйныф (татар төркеме)


81 нче мәктәп укытучысы

Сафиуллина Г. М.


14.01.2010

Слайд 1
Слайд 2
Слайд 3
• Пөхтә - тыйнак, чиста • Аңышмыйчарак – аңлап бетермичәрәк • Сеңде – сыенды • Миһербанлы – шәфкатьле
Слайд 4
Слайд 5
“Сабантуй” газетасында балалар иҗатыннан кайбер фикерләр.
Слайд 6
Кыйбла якларына карап Кабатлый догаларын. Безгә бәхет китергәнен Белеп торам аларның. Намазын бер дә калдырмый, Укый иртә-кичен дә. Яратам мин әбиемне Менә шуның өчен дә.
Слайд 7
Әбием куллары... Җыерчыкланып, авыр эштән бирчәеп беткәннәр алар. Кан тамырлары калкып тора. Шулай да сине иркәләгәндә дөньяда алардан йомшаграк куллар юктыр кебек.
Слайд 8
Әбиемнең тавышы... Кош сайравына охшатсам, арттырырмын, чишмә тавышы дисәм, турырак килердер. Әнә шул чишмә тавышлы әбием җырлап җибәрсәме, аш-су тирәсендә кайнашкан әнием, эшеннән туктап, бүлмәләр арасындагы ишек яңагына сөялә, диванда кырын яткан әтием газетажурналларын бер читкә
Слайд 9
Әбием, бәгърем, хәлең ничек? Мине сагынасыңмы? Озакламый җәйләр җитә Кайтам, каршыларсыңмы? Track06.cda.lnk
Слайд 10
Кош теледәй хәбәр көтәм, Мохтаҗлыгым бары хатларда Берәрегез кайтып килмәсме дип, Өмет белән багам юлларга.
Слайд 11
Слайд 12
Слайд 13
Слайд 14
• Өлкәннәргә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк! • Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне. • Олылар сүзен тыңламаган орылган да сугылган. • Олы кешегә юл бирмәсәң, үз юлың бикләнер. • Исәннәрнең кадерен бел.

Полный текст материала "Туган кэндэ" Резидэ Валиева;3 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Сафиуллина Гульфия Минехаковна  Зухра2000
12.11.2012 0 6082 1727

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК