Ачык дәрес планы


«Иң яхшы татар теле дәресе»

конкурсы








Тема. Без – табигать дуслары.












Эшне башкаручы:

Әлмәт шәһәренең 5нче номерлы урта гомуми белем бирү

һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбенең

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хайруллина Рәмзия Миргазиян кызы







Тема. Без – табигать дуслары.

(“Табигать һәм кеше” циклы буенча йомгаклау дәресе.)

Дәрес тибы. : Өйрәнелгән грамматик һәм лексик күнекмәләргә нигезләнеп сөйли белүләр этабына чыгу .

Эпиграф. Табигать ул- гүзәллек, могҗиза, тылсым!

( Р.Миңнуллин)

Дәреснең максатлары

Белем бирү максаты.

1. « Табигать һәм кеше» темасы буенча лексик һәм грамматик яктан дөрес төзелгән сөйләм телен үстерү;

Татарстанның табигате турында белем һәм мәгълүматларны камилләштерү .

Үстереш максаты.

1. Кирәкле информацияне сайлап алырга ; үз фикереңне дәлилли белергә өйрәтү.

2. Ишетеп аңлау күнегүләре аша игътибарлылыкны үстерү.

3.Активлык һәм мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен камилләштерү.

Тәрбия максаты.

Укучыларда табигатькә карата сакчыл караш , экологик культура

тәрбияләү,үзеңнен табигатьтәге гамәлеңә, мөнәсәбәтенә һәрвакыт

бәя бирергә өйрәнү.

Дәресне җиһазлау.

Компьютер,мультимедиа,магнитофон язмасы(аудиоматериаллар, кош тавышлары,табигать тавышлары, ); презентация, Табигатьне саклагыз! “җыры (З.Минһаҗева сүз. В.Әхмәтшин көе) ; Татарстан Республикасы Конституциясе.- Казан: ЗАО “Новое знание”, 2005; 7 сыйныф дәреслеге., Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева;табигать турында китаплар, Кызыл китап, табигать турында рәсемнәр, Рус теленең аңлатмалы сүзлеге.


Дәрес планы

  1. Оештыру.Хәерле көн ,укучылар. Хәлләрегез,кәефләрегез ничек?

Аудиоязмада кошлар тавышы яңгырый,укытучы шигырь укый.

Гөл,чәчәкләр өзмәдек без,

Куаклар сындырмадык.

Яшел табигать аланында

Уйнадык та җырладык.

Кояшка карап елмайдык,

Җилләргә сәлам әйттек,

Һәркем өйгә алып кайтты

Бер кочак сәламәтлек. (Р. Фәйзуллин )

- Шигырь нәрсә турында ?( табигать,ял итү турында.)

-Ул сездә нинди хисләр уятты?(шатлык хисләре уятты.)

-Сез нәрсәгә сокландыгыз, шатландыгыз?(Кошларның тавышына)

- Әйдәгез, укучылар , тәрәзәгә күз салыйк та, күк йөзен күзәтик.

Әйе, балалар бүген күктә кояш елмая. Ягез, без дә бер- беребезгә карап елмаеп, күңелләребезне күтәреп алыйк. Сез дәрескә әзерме?(Әзер)

Бүгенге дәресебезнең темасы: Без –табигать дуслары дип атала.

Эпиграфы итеп шагыйребез Роберт Миңнуллин сүзләрен алырбыз-

Табигать ул-

гүзәллек, могҗиза,тылсым!

(1слайд)

Табигатьнең матурлыгына, гүзәллегенә сокланмаган кеше юктыр.Ул үзендә никадәрле могҗиза саклый, күпме табигать күренешләре безнең өчен тылсым чыганагы булып кала.Әйе,ул тылсымлы көчкә ия. Дәрестә без сезнең белән әйләнә-тирә табигать , аның гүзәллеге турында һәм аның кешеләргә китергән файдасы, аны саклау һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту турында сөйләшербез.

Дәреснең максатлары: (2– слайд)

II. Фонетик зарядка- “тел чарлау”

- Укучылар, ә хәзер татар теленең үзенчәлекле [ җ] авазының дөрес әйтелешен кабатлыйбыз,экрандагы рәсемнәргә карап,кәефләрегез тагын да күтәрелеп китсен.

(Хор белән һәм шәхси кабатлау)

3-4 слайдлар

1.Җырлый-җырлый Наҗия

Урманда җиләк җыя.

Сызганган ул җиңнәрен

Җыя кура җиләген.


2. Җидегәндә җиде кыз

Җиргә якын ул йолдыз.

Җиргә якын Җидегәндә-

Җиде йолдыз,җиде кыз.

III.Өй эшен тикшерү.

Укытучы: Өй эшләрен тикшереп үтик. 3 укучыга Татарстанда сирәк очраучы үсемлекләр, хайваннар, кошлар турында чыгыш әзерләргә( кечкенә презентацияләр белән), ә калганнарга кечкенә “Кызыл китапчыклар” ясап килергә иде (чыгышлар тыңланыла, китапчыкларга бәя бирелә).

Көтелгән кыскача җаваплар: презентацияләрне кулланып сөйләү.

Хайваннар. Табигатьтә хайваннар күптөрле. Кызганыч, алар хәзер бик аз.Кызыл китапка кертелгәннәре күп. Аерым тыюлыклар бар. Бу тыюлыклар аеруча кондызлары белән танылган һ.б.

Кошлар. Урманнарыбызда кошлар да күп. Алар табигатьне бизиләр, безне матур тавышлары белән шатландыралар.Шуңа күрә аларны сакларга һәм аларга ярдәм итәргә кирәк һ.б.

Үсемлекләр. Татарстан табигате үсемлекләргә дә бай. Калын урманнар да, тигез далалар да бар анда. Урманнарда төрле агачлар үсә. Алар арасында наратлар, имәннәр, каеннар, юкәләр.Дару үләннәре бик файдалы һ.б.

IV.Актуальләштерү.

Укытучы:Укучылар, сезнеңчә, нәрсә ул табигать? (Укучыларның җавабы тыңлана).

-Дөрес, рәхмәт укучылар.

И табигать! Синең саф сулы чишмәләрең,адашырлык урманнарың, биек- биек тауларың, рәхәтләнеп сулый торган чиста һаваң бар.Күктә кояш елмая,болытлар йөзә, үсемлекләр үсә, кошлар сайрый, хайваннар йөри. Болар- барысы да табигать.

Алдагы дәресләрдә без табигать төшенчәсен ачыкладык, аны саклау һәр кешенең изге бурычы булуы турында сөйләштек, аны өйрәнүче фән булуын сез инде беләсез.Ә фәнни телдә бу ике төшенчәнең мәгънәләре ничек яңгырый соң?

Хәзер шундый бирем: төркемнәрдә эш.

1нче төркем- экология сүзенең мәгънәсен ru.wikipedia.org. cfqnsyyfy сайтыннан таба һәм татарчага тәрҗемә итә.

(Эколо́гия (от др.-греч. οἶκος — обиталище, жилище, дом, имущество и λόγος — понятие, учение, наука) — наука об отношениях живых организмов и их сообществ между собой и с окружающей средой. Термин впервые предложил немецкий биолог Эрнст Геккель в 1866 году в книге «Общая морфология организмов» («Generelle Morphologie der Organismen»).)

5- слайд

Көтелгән җавап.

  • Экология – (грек сүзе) «Ойкос» – йорт, ә «логос» - фән дигәнне аңлата, яшәгән урының, йортың турындагы фән.

  • «Экология» терминын беренче тапкыр 1886 елда немец галиме Эрнст Геккель үзенең«Организмнарның гомуми морфологиясе» дигән хезмәтендә кулланган.

2нче төркем. С.И Ожеговның аңлатмалы сүзлегеннән «табигать» сүзенең билгеләмәсен таба һәм татарчага тәрҗемә итә .

598 нче бит.

6-слайд

Көтелгән җавап.

  • Кешене чолгап алган, аның эшчәнлегеннән тыш барлыкка килгән табигый материаль дөнья. Жир планетасы. Бездән башка барлыкка килгән табигать.

  • Билгеле бер урынның жир-сулары, үсемлек hәм хайваннарның дөньясы. Безенең як табигате. Авылыбыз, елгабыз, чишмәләребез, урманнар.

  • Өстен көч. Тәңре (Ходай) мәгънәсендә. Яшен, күк күкрәү, җил – давыллар һ.б.

  • Табигать – характер. Табигате белән тыныч кеше. Тумыштан килгән сыйфатлар ( темперамент, төс – буе, физик көч)


Укытучы: Димәк, бу ике төшенчә тыгыз бәйләнгән һәм алар безнең яшәешебез белән бәйле. Табигать төшенчәсенең беренче ике пункты безнең өчен иң мөһимнәре.Табигать- ул безнең йортыбыз. Кеше табигатьтән башка яши алмый,табигать кешенең яшәү чыганагы. Табигать безне җылыта, ашата, киендерә, сәламәтлегебезне саклый, шуның өчен без бүгенге дәрестә уртак йортыбызны саклар өчен Нишләргә кирәк ? дигән сорау куябыз,дәрес ахырында без бу сорауга җавап табарга тиеш булабыз.

7-слайд

Аудиоязмада табигать тавышлары.

Укытучы:

Җирдә безнең өчен диеп

Үсә матур чәчәкләр.

Явыз куллар өзмәсәләр,

Шулай гел үсәчәкләр.

Урмандагы агачларны

Калдырмыйча киссәләр,

Урмансыз калган кешеләр

Киләчәктә нишләрләр?

Табигать бетсә әгәр дә,

Кешелек тә бит бетә,

Шуңа күрә уйлан ныклап,

Алда сине ни көтә?

V.Лексик-грамматик материалны сөйләмгә чыгару .

1.Укытучы:Тактага игътибар итегез. Шигырьне укып чыгыгыз һәм сорауга җавап әзерләгез.”Кешеләр,сезгә дәшәбез!”-дип әйтергә тели безгә автор.

- Шигырь нинди проблеманы күтәрә?

8-слайд

Табигатьне саклагыз!

            И күңелле җәй көнендә-

            Табигать кочагында!

            Менә шуны истә тоту

             Кирәктер шул чагында:

             Агачларны сындырмагыз,

             Кош оясын ватмагыз.

            Суларны да пычратмагыз,

            Пыяла, чүп атмагыз.

            Эссе чакта, коры чакта

            Урманда ут якмагыз.

            Табигать- уртак йортыбыз,

            Аны берүк саклагыз! (Ирина Рәҗәпова )

( шигырьнең кабул ителүен тикшерү буенча эш оештырыла)


Укытучы: Сезнеңчә,шигырьдә һәр кешегә табигатьне саклау кагыйдәсе булырдай төзелмәләр бармы? Җавапларны дәлилләгез .

- Агачларны сындырмагыз

-  Кош оясын ватмагыз.

-  Суларны да пычратмагыз.

- Пыяла, чүп атмагыз.

- Урманда ут якмагыз.

- Табигатьне саклагыз!

2. Укытучы: Балалар, ә без табигатькә ничек ярдәм итә алабыз соң?Тагын нинди кагыйдәләр өсти аласыз.

( көтелгән җаваплар тыңлана)

9-слайд

  • Табигатьне пычратуны туктатыйк.

  • Ялдан соң чүп калдырмыйк.(буш шешәләр, консерв банкалары, кәгазьләр)

  • Елгаларны һәм чишмәләрне пычратмыйк.

  • Кошларны һәм җәнлекләрне саклыйк.

  • Кышын кошларга җимлекләр ясыйк.

  • Язын урманда көчле итеп музыка акыртмыйк.

  • Язын һәм көзен агачлар утыртыйк.

  • Табигать – безнең өебез, аны чисталыкта тотыйк һ.б.

Укытучы: Хәзер,укучылар, шигырьнең эчтәлеген үз сүзләрегез белән сөйләгез.

Физкультминут.Күзләр өчен зарядка

3. Коммуникатив бирем. 10-слайд

Ситуацияләр буенча диалоглар төзү. У1- У2

1. 1апрель-халыкара кошлар көне. Кошлар турында өйдә әзерләгән материалларны кулланып, сөйләшү оештырырга.

2. Татарстан Республикасы Конституциясенең 62- маддәсендә “Табигатькә сакчыл караш- Татарстан Республикасының һәр гражданы бурычы”-, диелгән. Шул маддә турында фикер алышыгыз.

(Диалоглар тыңлана, бәя бирелә.)

4. - Уен.” Сынамышлар”.Сыйныф ике төркемгә бүленә.1нче төркемдә 5 сынамышның башы һәм 5 сынамышның ахыры, икенче төркемдә дә шулай ук,туры китереп укыйлар. Уен тәмамлангач,экранга чыгарыла.

11-слайд

  • Каз килсә,...( яз җитә).

  • Иртә күк күкрәсә,..(ел яңгырлы булыр).

  • Мартта яуган кар...( бакча җимешенә бик ярар).

  • Каен суы күп акса,..( җәй яңгырлы булыр).

  • Төтен җиргә төшсә,..(кышын кар явар).

  • Апрель ае җылы булса,...(май салкын,ңилле булыр).

  • Карга килсә,..(кар китәр).

  • Яңгыр буласы булса,..(кырмыскалар ояларына таба йөгерешер).

  • Кура җиләге күп булса,...(киләсе елга арыш уңар).

  • Суган кабыгы калын булса,...( кыш салкын була).

Укытучы: Димәк, табигатьтәге, үсемлекләр,җәнлекләр тормышындагы әлеге күренешләрне кешеләр элек-электән күзәткәннәр һәм дөрес нәтиҗә ясаганнар.Бу исә аларга авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда,ерак сәяхәтләргә чыкканда ярдәм иткән.Сез дә аларны истә калдырып сынап карагыз әле.


5. Укытучы:Укучылар! Хәзер аудиоязмада әкият тыңлыйбыз. Әкияткә үзегез исем куячаксыз. ( диңгез шавы язмасы куела)

Зәңгәр диңгез янында карт белән карчык яшәгән, ди. Беркөнне карт диңгезгә зур ятьмә ташлаган һәм аннан тутыккан банкалар,ватык шешәләр,пластик пакетлар,иске аяк киемнәре һәм башка чүпләр тартып чыгарган. Карт ятьмәне тагын диңгезгә ташлаган. Бу юлы аңа алтын балык эләккән. Балык кеше тавышы белән: “ Зинһар өчен, бабакай, мине диңгезгә җибәрә күрмә! Чиста сулы аквариумга җибәрсәң, мин бөтен теләкләреңне үтәр идем,”-дигән. Ни өчен алтын балык кире диңгезгә,иреккә китәргә теләми?


Укытучы: Әкиятнең эчтәлеген укучылардан русча сөйләтү. Исемнәр уйлау.

(Мәсәлән,” 21нче гасыр балыгы”,” Нефтьле балык” һ.б)

Укучылар! Сезгә өй эше -бүгенге дәрес материалларына таянып әкияттәге сорауга җавап язып килергә. Киләсе дәрестә иң яхшы җавапка конкурс булачак! Җаваплар әкият формасында да,рәсем-плакатлар һәм башка формада да булырга мөмкин!

6.Укытучы: эшебезне дәвам итәбез.

Сез бу фикерләр белән килешәсезме? Ни өчен ?

  • Тарихи –мәдәни мирасыбызны саклау ул- иң беренче чиратта табигатебезне саклау. Чөнки безнең тарихи мирасыбыз Табигать- ана кочагында. Табигатебезне чиста һәм тәртиптә тотарга кирәк”.

( М.Шәймиев)


  • Елга, күлләрдәге су чиста булырга тиеш. Димәк, завод торбаларыннан аккан пычрак , суны пычратырга тиеш түгел,кешеләр дә сулыкларыбызның чисталыгын сакларга тиеш .13-слайд

  • Табигатьтәге барлык тереклек ияләре дә чиста һава суларга тиеш. Димәк, завод торбаларыннан чыга торган һаваны яхшы фильтрлар ярдәмендә чистартырга кирәк. 14-слайд

  • Җир йөзендәге кошлар, хайваннар,балыклар юкка чыгарга тиеш түгел, һәрвакыт яшәргә тиеш. Димәк, аларны үтерергә ярамый. 15-слайд


  • Балалар хуш исле чәчәкләр иснәп үсәргә тиеш. Димәк, бакчаларда матур-матур чәчәкләр үстерергә кирәк. 16-слайд

  • Табигатьне пычратучыларга каршы көрәшү-һәркемнең изге бурычы.Димәк, табигатьне саклауга өлкәннәр генә түгел, балалар да зур өлеш кертә алалар. 17-слайд

(Укучыларның җаваплары тыңлана,нәтиҗә ясала.)


7. Укытучы: Сорауларга дәлилле җаваплар бирегез.

- Табигать төшенчәсен сез ничек аңлыйсыз?

- Татарстан Республикасында нинди казылма байлыклар чыгарыла?

- Республикабызны ни өчен “дүрт елга иле” дип атыйлар?

- Синең фикереңчә, табигать ул яшәү чыганагы гынамы?

- Урман шавы,кошлар сайравы, чишмә чыңлавы күңелгә нәрсә бирә?

- Син табигатьне ни өчен яратасың?

- Синең фикереңчә,21нче гасырда кешелек нинди куркыныч алдында тора?

- Кешеләр нинди максат белән яшәргә тиешләр?

-Ни өчен табигатьне сакларга кирәк? 18-слайд

VI. Ныгыту.Тест 19- 20-слайдлар

1.Дәвамын табыгыз.

Табигать-

1) синең әйләнә-тирәң;

2) уртак максатың;

3) изге бурычың.

2.Сүзтезмәнең тәрҗемәсен күрсәтегез.

Вредные вещества-

1) казылма байлыклар;

2) зарарлы матдәләр;

3) дару үләннәре.

3.Әйтемнең башын билгеләгез.

...... – тәнгә дәва.

1) Ямьле көн...

2) Саф һава...

3) Бай табигать...

4.Дөрес җавапны табыгыз.

Татарстандагы иң озын елга.

1) Идел;

2) Чулман;

3) Ык.

5.Табышмакның җавабын табыгыз.

Ак ашъяулык таптык,

Җир өстенә яптык.

1) кар;

2) салкын;

3) буран.

6. Дөрес җавапны табыгыз.

Язның беренче чәчәге-...

1) гөлчәчәк;

2) умырзая;

3)тузганак.

7. Артык сүзтезмәне табыгыз.

1) ләйсән яңгыр;

2) сусыл җиләк;

3) табигатьне пычрату.

Укучылар бер-берсенең җавапларын тикшерәләр,билге куялар.

Экрандагы дөрес җаваплар белән чагыштырып, йомгак билге куела. 21-слайд

VII.Йомгаклау.

Укытучы:Укучылар!Дәрес башында без сезнең белән табигатне ничек сакларга дигән сорау куйган идек,хәзер инде сезнең фикерләрне тыңлап карыйк.(Укучылар җаваплары тыңлана, нәтиҗә ясала) 22-слайд

Табигатебез гүзәл һәм чиста булсын өчен,

Нишләргә кирәк? Нишләмәскә кирәк?

урманнарны сакларга, агачларны сындырмаска

кошларга оя ясарга теләсә кая чүп ташламаска

чәчәкләр үстерергә кош ояларын туздырмаска,

табигатьне сакларга чәчәкләрне өзмәскә,

чишмәләре карарга … елга буйларын пычратмаска,

кошларны үтермәскә...

Укытучы: Димәк, табигатебез-безнең уртак йортыбыз гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска кирәк.Һәм инде кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш. Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше була ала. Сез дә балалар, шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле булыгыз,табигатьне яратыгыз!

VIII.Билгеләр кую.

Дәресебезне “ Табигатьне саклагыз! “җыры (З.Минһаҗева сүз. В.Әхмәтшин көе ) белән тәмамлыйбыз.

Укучылар җырлыйлар,экранда әкрен генә табигать күренешләре чиратлаша.

23-27-слайдлар



































Аннотация.

Бүгенге көндә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен өйрәнүдә кирәкле ярдәм күрсәтеп, аларның телне өйрәнүгә теләкләрен уятып, яңа алымнар кулланып эшне оештыру – иң зур максатыбыз. Бигрәк тә үткән материалны ныгытканда, укучыларны сөйләм теленә өйрәткәндә төрле алымнар куллану балаларның белемен арттыра, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерә. Гадәти укыту технологияләре иҗади эшмәкәрлеккә тулысынча ачылырга бирми, ә хәзер илгә киләчәген алдан күргән, планлаштыра алган, тормышка ашыру юлларын ачык төсмерләгән шәхес кирәк. Бөтендөнья белем бирү процессының мөһим һәм тотырыклы тармагы – белем бирүдә заманча информацион технологияләр куллану.Тәкьдим ителгән дәрес планы шушы максатларны күздә тотып төзелде.

Дәрес планы “Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева 1—11 нче сыйныфлар нигезендә төзелде. 7 нче сыйныфның рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре 2009 елда Казан “Мәгариф”нәшриятында бастырылган Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева авторлыгындагы дәреслек буенча алып барыла. Дәреслектә “Табигать һәм кеше ” темасына 18 сәгать бирелгән.

Дәреслектәге барлык материалны да балалар тиешле дәрәҗәдә үзләштереп бетерә алмый. Дәресләрне укучыларның шәхси мөмкинлекләрен искә алып оештырганда, материалны иҗади якын килеп планлаштырганда гына тема буенча көтелгән нәтиҗәләргә ирешеп була. Алдагы дәрес планы шушы максатларны күздә тотып төзелде. Дәрес - йомгаклау дәресе .

Дәреснең темасы. Без-табигать дуслары.

(“Табигать һәм кеше” циклы буенча йомгаклау дәресе.)

Дәрес тибы. : Өйрәнелгән грамматик һәм лексик күнекмәләргә нигезләнеп сөйли белүләр этабына чыгу .

Дәреснең төзелеше

I.Оештыру өлеше, уңай халәт тудыру.

II.Фонетик зарядка

III. Өй эшләрен тикшерү:

  • Табигать турында монологик сөйләмгә чыгу.

IV. Белемнәрне актуальләштерү.

  • Төркемнәрдә эш.

  • Дәрес проблемасын кую.

V.Лексик-грамматик материалны сөйләмгә чыгару .

  • Шигырь эчтәлеге буенча проблеманы чишү

  • Монологик сөйләмгә чыгу.

  • Физкультминут. Күзләр өчен зарядка.

  • Коммуникатив бирем (диалогик сөйләм)

  • Уен

  • Аудирование материалы буенча эш.

  • Өй эше бирү.

  • Үз фикерләреңне дәлилләү.

VI. Белемнәрне ныгыту.

  • Тест

VII.Йомгаклау.

  • Проблеманы чишү юлларын табу.

VIII.Билгеләр кую

  • Җыр җырлау.

Тәкъдим ителгән дәрес барышында Microsoft Power Point программасында

ясалган презентация формасында слайдлар кулланылды. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә куллану өчен презентацион программалар бик уңайлы.Бу укучыларның фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итә, күрсәтмәлелекне дәрестә рациональ куллануга китерә, тема буенча кызыксынуны арттыра,шулай ук истә калдыруны да камилләштерә.Өй эшен тикшерү этабында укучылар тарафыннан әзерләнгән презентацияләр телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, эстетик тәрбия бирү, информацион культура тәрбияләү, эзләнү-тикшеренү теләге уяту максатларын куя.

Чит телгә өйрәтү дәресләрендә сөйләм эшчәнлегенең 3 төре дә кулланылу мөһим. Бу дәрестә уку,ишетеп аңлау,язуга өйрәтү максатлары куела. Дәрес барышында эзләнү-тикшеренү методы, монологик, диалогик сөйләмгә чыгу,сораулар ярдәмендә сөйләм күнекмәләрен ныгыту,дөрес информацияне сайлап алу,үз фикереңне дәлилли белүләрне ныгыту,нәтиҗә ясап,проблемалы сорауларга җаваплар әзерләү алымнары кулланылды.Татар теленә халык авыз иҗаты әсәрләре аша өйрәтү алымы бик уңышлы,шуңа санамышлар,сынамышлар,табышмаклар кулланылды. Дөрес әйтелешкә өйрәтү урта сыйныфларда тәкъдим ителгән алым аша кызыклырак. Дәрестә уен элементлары куллану эшне җанландыруга, кызыксынуны арттыруөчен кирәк.

Дәрес материалы предметара бәйләнешне күздә тота.Проблема хәзерге көндә актуаль, укучылар өчен кызыклы. Дәрес планы укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде.Презентаөия материалы дәрес этаплары буенча кулланыла.

План төзегәндә түбәндәге информацион чыганаклардан алынган мәгълүматлар файдаланылды:

1.ru.wikipedia.org. cfqnsyyfy сайты ;

2.magarif-uku.ru сайты;

3.www.yandex.ru сайты;

4. Microsoft Power Point программасы

5. С.И.Ожегов.Толковый словарь русского языка. Москва-2001.

6. “Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева 1—11 нче сыйныфлар.

7. Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева .Татар теле. Рус телендщ урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 7нче сыйныфы өчен дәреслек.Казан-2009.


Дәрес планында тәкъдим ителгән бай лексик материалдан дәрес үткәргәндә һәм сыйныфтан тыш тәрбия чаралары үткәргәндә дә актив кулланырга була.


Полный текст материала Ачык дәрес планы смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Хайруллина Рамзия Миргазияновна  17082012
29.11.2012 0 10616 1344

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК