Внеклассное мероприятие. Интеллектуальная игра "Счастливый случай"
















Күп укыган,күп белер.

( интеллектуаль уен)













Эшне башкаручы:

Әлмәт шәһәренең 5нче номерлы урта гомуми белем бирү

һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбенең

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хайруллина Рәмзия Миргазиян кызы

  • Исәнмесез! Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар.

Бүгенге “Бәхетле очрак” исемле интеллектуаль уеныбызны башлап җибәрәбез. Уеныбызның темасы: “ Күп укыган,күп белер”, ягъни үзебезнең интеллектуаль мөмкинлекләребезне сынап караячакбыз.

Хөрмәтле кунаклар, тамашачылар, командалар! Жюри әгъзалары белән танышып узыйк

(Жюри әгъзалары белән таныштыру).

Уеныбызда катнашучылар 6 нчы “а” сыйныфы укучылары – “Зирәкләр” командасы һәм – “Тапкырлар” командасы.

  • Командалар үзегез белән таныштырыгыз әле. (командалар үз девизларын әйтәләр).

Тапкырлар.

Девиз: Тапкыр җиңәр оттырмас,

Сездән куып тоттырмас.


Зирәкләр.

Девиз: Зирәк һәр җирдә кирәк,

Тик чын зирәк бик сирәк!


Уеныбызның I геймы “Тел чарлау “ дип атала һәм сүз “Тапкырлар” командасына бирелә.

1.Татарстанның башкаласы.(Казан)

2.Татарстан дәүләт гербында сурәтләнгән җәнлек.(Ак барс)

3.Татарстанның иң зур елгасы.( Идел)

4. Алабугада яшәгән һәм шул як табигатен сурәтләгән рәссам( И.Шишкиш)

5.Ул кыш көне ява(Кар)

6. Бал яратучы җәнлек(Аю)

7. КамАЗ машиналары чыгарыла торган шәһәр(Чаллы)

8. Страус кошмы?(Кош)

9. Дөньяга танылган хатын-кыз математик(Софья Ковалевская)

10.”Шүрәле” әкиятенең авторы(Тукай)

11. Анда җиләк-җимеш,яшелчәләр үсә.(Бакча)

12. Җәен- соры, кышын-ак,

Аңа шулай яхшырак(Куян)

13. Кышкы баш киеме.(Бүрек)

14.Татарстан волейбол командасының исеме(Рубин)

15. Хоккей командасында ничә уенчы(18)

16. Гыйнвар аенда ничә көн(31)


Зирәкләр командасына сораулар.

1.Без яшәгән республика(Татарстан)

2. татарстан флагының төсләре(Яшел,ак,кызыл)

3.Республикабызның төп байлыгы(Нефть)

4. Татарстан гимнының авторы(Р.Яхин)

5. Озын колаклы җәнлек(Куян)

6. Яңа уку елы кайчан башлана?

7. Татарстанда урнашкан шәһәр, анда сәгатьләр ясыйлар(Чистай )

8. Татарстан Республикасының беренче президенты (Шәймиев)

9. Кремльнең төп манарасы ничек атала? (Спас)

10.Казанда җәяүлеләр урамының исеме? (Бауман)

11.Язны каршылау бәйрәме (Нәүрүз)

12.Татар халкының ханбикәсе (Сөембикә)

13.Иң зур материк(Евразия)

14.Чәйнең туган иле(Кытай)

15. Опера һәм балет театры кем исемен йөртә ? ( М.Җәлил )

16.Дөньяда иң тирән күл(Байкал)


Музыкаль пауза. “ Рәхмәт сезгә” җыры.


Уеныбызның II геймы “Кисмәктәге хикмәтләр”.

  • Бүгенге эшне( иртәгәгә калдырма)

  • Агачны яфрак бизәсә, (кешене хезмәт бизи)

  • Егет кешегә (җитмеш төрле һөнәр дә аз )

  • Эшләп үлмәссең, (чирләп үләрсең)

  • Хезмәтнең тире ачы булса да , (җимеше татлы)

  • Белем тәҗрибәдән (туа)

  • Белем-нур, (белмәү-хур)

  • Гыйлемсез бер яши, (гыйлемле мең яши)

  • Белмәү гаеп түгел, (белергә теләмәү гаеп)


Уеныбызның III геймы – “Мин- сиңа, син- миңа” геймын башлыйбыз.

Командалар бер-берсенә сораулар әзерләп килгәннәр. Һәм шул сорауларга җавапны беренче булып “Зирәкләр” командасы бирә.


Менә без бергәләшеп IV геймга да якынлаштык. Геймның исеме “Капитаннар, алга!”. Димәк, бу геймда бары тик капитаннар гына катнаша.

1.Татар егетенең милли баш киеме (түбәтәй)

  1. Чаллы шәһәре яныннан ага торган елга (Чулман)

  2. Кем эшлщми,шул...

  3. Татар кызының милли баш киеме (Калфак)

  4. Татарстанның иң зур елгасы (Идел)

  5. Кыш көне дә.җәй көне дә яшел агач (чыршы,нарат)

  6. Татарстанның бу шәһәрендә йөк автомобильләре чыга (Яр Чаллы)

  7. Татарстанда балык исемен йөртүче шәһәр (Алабуга)

  8. КамАз машиналарның эмблемасы (Ат)

  9. Фронтовик татар шагыйре-Советлар Союзы Герое( муса Җәлил)

  10. Колумб нинди материкны ачкан?(Америка)

  11. Шахматта төп фигура(Король)

  12. Язның беренче ае(Март)

  13. Әнинең әнисе(Әби)

  14. Кибеттә эшли(Сатучы)

  15. Шүрәле” әкиятенең авторы( Г.Тукай)

  16. Безнең мәктәптә сәгать сигездә башлана( Дәрес)

  17. Койрыклы йолдыз(Комета)

  18. Корабльдә ашарга пешерүче(Кок)

  19. Атнаның иң авыр көне( Дүшәмбе)


Җанатарлар белән уен.

Уеныбызның соңгы V геймы.

Алга, алга, алга!” дип атала. Димәк, сораулар бирелгәндә кайсы команда тиз (ягъни беренче булып) һәм дөрес җавап бирә, шуларга очко исәпләнә. Әзерләндек.

  • Илһам Шакиров (җырчы)

  • Фәнис Яруллин(язучы)

Шәүкәт Галиев (шагыйрь)

  • Бөгелмә ( шәһәр)

  • Актаныш (район)

  • Алабуга ( шәһәр)

  • Нократ (Вятка) (елга)

  • Салих Сәйдәшев (композитор)

  • Шәүкәт Биктимеров (артист)

  • Унтугыз(сан)

  • Бәрәңге (яшелчә)

  • Карлыган (җимеш)

  • Ык (елга)

  • Чәк-чәк (татар халык ашы)

  • Рөстәм Яхин (композитор)

  • Алсу (җырчы)

  • Песнәк(кош)

  • Яңа ел (бәйрәм)

Жюри әгъзалары тулаем уен нәтиҗәләрен, ягъни 5 гейм барышында кайсы команда күпме очко җыйганын саный. Һәм нинди команда алга чыкканын игълан итә.

Бүләкләү.









Кулланылган әдәбият.

Мәктәптә бәйрәмнәр,кичәләр.Казан 2010.

Рус балалары белән класстан тыш чаралар үткәрү. Яр Чаллы 2009


Слайд 1
Бәхетле очрак
Слайд 2
«Тапкырлар»
Слайд 3
«Зирәкләр»
Слайд 4
Күп укыган,күп белер.
Слайд 5
Iгейм «Тел чарлау»
Слайд 6
Акыл яшьтә түгелбашта
Слайд 7
IIгейм “Кисмәктә ге хикмәтләр
Слайд 8
Барын да беләм дигән берни дә белмәс.
Слайд 9
IIIгейм “Мин-сиңа, син- миңа”
Слайд 10
Галим белсә дә сорый,надан белми дә,сорамый да.
Слайд 11
IVгейм “Капитанна р, алга!”
Слайд 12
Тырышу бушка китмәс.
Слайд 13
Vгейм “ Җанатарлар, алга!”
Слайд 14
Бер галим ун наданны җиңә.
Слайд 15
VIгейм “Алга, алга, алга!”
Слайд 16
Белем байлыктан кыйммәт.
Слайд 17
Ура!

Полный текст материала Внеклассное мероприятие. Интеллектуальная игра "Счастливый случай" смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Хайруллина Рамзия Миргазияновна  17082012
29.11.2012 0 5996 888

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК