Сибгат Хаким "Бакчачылар"; 6 класс


1Наматова Гузалия Ансаровна

2) Учитель татарского языка и литературы

3) МБОУ «Васильевская СОШ № 2

Зеленодольского муниципального рафона РТ









































Тема: Сибгат Хәкимнең “Бакчачылар” әсәре.

Максат: Поэманы аңлатмалы итеп уку. Эчтәлекне үзләштерү.

Сәлим бабай образы аша бакчачы хезмәтенә,

гомумән, хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау: Дәреслек 5-6 нчы сыйныф өчен. Бакчада үстерелә

торган яшелчәләр, чәчәкләр һәм җимеш бирә торган

агач, куак рәсемнәре.


Дәрес барышы:


  • Өй эшен тикшерү. “Җарларымда телим” шигырен яттан сәнгатьле итеп сөйлиләр. Бу шигырьдә автор әйтергә теләгән фикерне искш төшерү.

Шигырьдә туган як һавасы шагыйрь өчен табиб дәвасыннан да шифалы, язар өчен бай фикерләр, хисләр дә туган кырларыннан килә, илһам чыганагы да якташлары һәм авылы басуларында шаулаган арышлар икән бит.

  • Ә хәзер укучылар “Бакчачылар” әсәрен өйрәнүгә керешкәнче менә бу сорауларга җавап бирегез әле.

  1. Укучылар әйтегез әле, бакчачылар сүзен сез ничек аңлыйсыз?

  2. Сезнең бакчада нинди яшелчәләр һәм җимешләр үсә?

  3. Бакчада эшләүче теләсә кемне бакчачы дип әйтеп буламы?

Укучылар үзләренең җавапларын әйтәләр.

Хәзер укучылар “Бакчачылар” әсәре белән таныша башлаганчы, без сезнең белән 5 нче сыйныфта үткән М.Гафуринең “Гөлләр бакчасында” дигән шигырен искә төшереп үтик әле. Хәзер мин сезгә аны үзем укып чыгам, ә сез игътибар белән тыңлагыз.

  • Чәчәкләргә кемнәр дус?

  • Ә кемнәр дошман икән?


Укучылар шушы сорауларга җавап биргәч, “Бакчачылар” әсәренә караган авыррак сүзләрнең мәгънәләрен аңлату. Бу сүзләр тактага язылып куелган.

  • Ә хәзер укучылар без сезнең белән текстны укып чыгабыз, эчтәлеге белән танышабыз һәм сорауларга җавап бирәбез.

Һәрбер укучы 6шар куплет укый һәм укыган өлешен сөйли бара. Укып бетергәч, эчтәлге буенча әңгәмә.

  • Бу әсәрдә сүз нәрсә турында бара?

  • Кем ул бакчачы?

  • Сәлим абзыйның тормышында нинди вакыйгалар була?

  • Сәлим абзыйны сез нинди кеше итеп күз алдына китерәсез?


Укучылар, Сәлим абзый алмагачлар утырта. Ул игелекле кеше. Ата буларак бик инсафлы кыз тәрбияли, ә бакчачы буларак алмагач үсентеләре үстерә. Аның бөтен кайгысы һәм шатлыгы шулар белән бәйле. Ләкин ил өстенә афәт килә, һәм сугышка кызы китә, каты салкыннарда алмагачлары өшиләр.

Кешеләр дә бакча үстерү кайгысы калмый, аларда дошманны җиңү теләге генә бар. Әмма Сәлим абзый гына алмагачларны онытмый. Ул авылдан-авылга, мәктәптән-мәктәпкә йөреп, кешеләрне алма бакчасы утыртырга үгетли. Көннәрдән беркөнне аңа ике кайгы килә. Кадерләп үстергән яшь алма бакчасын яңгыр сындырып, аударып китә; кызының һәлак булуы турында фронттан хәбәр ала. Сәлим абзый бу олы хәсрәтен үзенең хезмәте белән бераз җиңеләйтә.

Кешеләрнең күңеле илдә булган хәлләр белән бәйле. 1943 елдан соң безнең гаскәрләр немец-фашистларны үз якларына таба куа башлыйлар һәм шул вакытта тирә-як авыллардан Сәлим абзыйдан алмагач үсентеләре алып китә башлыйлар. Тыныч елларда алар гөрләп үсәләр. Яшәү үлемнән көчлдерәк. Яшәүнең дәвамлыгы беркайчанда тукталмый.


Йомгаклау: Укучылар без сезнең белән нинди әсәр белән таныштык?

  • Ул әсәр нәрсә турында.


С.Хәкимнең “Бакчачылар” әсәрендә сурәтләнгән Сәлим абзый образы үзенең хезмәте белән кешеләрнең тормышын баета, матурлый. Алма бакчалары үстереп, кешеләрне бәхетле итә. Шушы хезмәт белән ул үзен дә бәхетле саный.


Менә укучылар без сезнең белән бүген алма бакчасы үстерүчесе белән таныштык. Ә сезгә өйгә эш итеп башка һөнәрләр турында уйлап килергә.


Өй эше: Һөнәр һәм хезмәт турында мәкальләр язып килергә.




Полный текст материала Сибгат Хаким "Бакчачылар"; 6 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Наматова Гузалия Ансаровна  Гузалия4626
04.12.2012 0 13596 1002

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК