Безнең туган илебез



Каюмова Р.И.

Яшел Үзән шәһәренең

1 нче Лицей укытучысы.

Тема: Безнең туган илебез.

( 2 нче сыйныфта татар телендә сөйләшүче укучылар төркемендә

Р.Х. Ягъфәрова "Уку китабы" дәреслеге буенча үткәрелгән бинар дәрес).

Максат: 1. Туган илебез турында өйрәнүне дәвам итү: шәһәрләре, елгалары,

байлыклары белән танышу.

2. Балаларда туган телебезне ярату, белү теләге тәрбияләү; татар

халык шагыйрьләре иҗаты аша телебезнең байлыгын, матургын

күрсәтү.

  1. Туган телебезне зурлау һәм үз фикерләребезне инглиз телендә

дә сөйләшергә кызыксыну уяту.

  1. Туган җирне саклау.


Җиһазлау: Татарстан картасы, флагы, гербы һәм һәр партада кечкенә

Татарстан карталары; татар һәм инглиз телендә язылган

мәкальләр; шар рәсемнәре; кояш рәсеме; сүзләр язылган

карточкалар; магнитофон.

Дәрес барышы:

Тактада мәкальләр:

Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел.

The biggest present that gives mother is the language.


Телләр белгән – илләр белгән.

If you know languages, you know countries

І .Оештыру:

- Исәнмесез балалар! Хәерле көн! Дәресне башлыйбыз.

- Бүген сыйныфта кем дежур?

- Кем юк бүген сыйныфта?

- Бүген ничәнче число?

- Бүген 21 нче февраль.

Ук: Бүген бәйрәм. Бу 21 нче февральдә үткәрелә торган туган тел бәйрәме. Һәр халык үзенең туган тел көнен билгеләп үтә ,аны өйрәнә,белә,һәм берничә чит тел дә белергә тырыша әле.Бүген без сезнең белән үзебезнең туган телебездә шигырьләр,җырлар искә төшерербез һәм үз фикерләребезне инглиз телендә дә әйтергә тырышырбыз.

Балалар, бүлмәбез шарлар белән дә бизәлгән иде,ләкин аларны җил очырткан.Без дәрестә тырышып эшләсәк,дөрес җаваплар бирсәк,шарларны урыннарына куярбыз.Шарларны җыярга булышасызмы? (Әйе,...).

Укыт:Юкка гына “Телләр белгән –илләр белгән” димәгәннәр бит.

-Ә ни өчен шулай әйткәннәр?Сез ничек аңлыйсыз?

-Күп телләр белгән кеше чит җирләргә бара ала,күп кеше белән аралаша, сөйләшә ала.

Ә һәр кешенең туган теле дә бар бит әле.

ІІ.Г.Тукайның “Туган тел” җырын җырлыйбыз.

Ананың балага биргән иң зур бүләге - тел” –диләр борынгылар.Бу дөрестән дә шулай,чөнки туган телдә сөйләшергә баланы иң якын кешесе- анасы өйрәтә.Шуңа күрә аны “ана теле” дип атыйлар.Безнең телебез бик матур.Шуңа аны яратмый мөмкин түгел.Һәркем үз телендә сөйләшә, үз телен ярата ала бары тик иң матур җирдә генә.

ІІІ. Белемнәрне актуальләштерү.

Р.Вәлиеваның”Иң матур жир” шигырен искә төшерик әле.

Малай сорый (Руслан): Кояш әйтә(Камиль):

-Кояш,кояш , -Әйе, беләм,

Мин әйтәм,

Син биектә. Тыңлап кара:

Бар дөньяны күрәсең. Иң матур җир -

Әйтче, Туган җир ул,

Иң матур җир кайда? Онытма моны, бала.

Син бит инде беләсең.

" The most beautiful land."

The boy: The sun, the sun, The sun: Yes,-says the sun,-I know it,

You are at the top. I shall tell you

You see the entire world. And you listen:

Say, please, The most beautiful land is

Where the most is beatify land? Of course, native land,

You know it. The child, don't forget about it.


а) Ә нәрсә соң ул, балалар, туган ил?

( Сүзләр язылган карточкалар өстәлдә. Балалар аларны тактага төзәләр һәм ике телдә дә дөрес әйтәләр)

әти - әни әби-бабай абый – апа

mother - grandmother - энем –сеңелем

father grandfather brother – sister

туган, яшәгән мәктәбең

йортың – ишегалдың my school

my home Туган ил

Native land

авылың – шәһәрең дусларың

my village – my town my friends

укытучыларың һаваң – җирең

my teachers my air – my land

Әйе, бик якын әйберләр икән алар, шуңа кадерле дә булалардыр.

б) Туган ил, җир,туган тел турында бик күп шигырьләр, мәкальләр беләбез:


Ильяс:

Иң татлы тел – туган тел

Анам сөйләп торган тел.

Камилә:

Балыкка – су, кошка – һава

Кешегә туган ил кирәк.


Акмаль:

Яхшы бел” шигыре. Ш. Маннур.


Адель:

Туган телем” Э. Мөэминова.

Дөньяда иң – иң матур ил –

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң – иң матур тел –

Ул минем туган телем.

Альбина:

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.


в) Өй эшен тикшерү:

З. Туфайлованың “ Туган ил” шигырен яттан өйрәнергә иде.

Сөйлиләр: Айрат, Алмаз.


IV. Яңа материалны үзләштерү.

Бүген без дәрестә тагын да туган ил, туган җиребез турыда күбрәк танышырбыз. Темабыз “ Безнең туган җиребез”. Туган җиребезне картадан да табырбыз. Зур шәһәрләр, елгаларны да күрсәтергә тырышырбыз. Игътибар белән тыңлыйбыз.( Дәреслек, 86 нчы бит)

а) текстны укытучы укый.

б) укучылар текстны эчтән укыйлар

в) Нәрсә турында укыдык?(.....)


Фронталь эш.

  • Ә без, балалар, нинди шәһәрдә яшибез?

  • Яшел Үзән шәһәрендә яшибез.

  • Ә ни өчен ул Яшел Үзән дип атала ? Сез ничек уйлыйсыз?

  • Чөнки яшеллек күп.Урманнар күп. Урамнарда да агачлар , чыршылар үсеп утыра.Яшеллеккә күмелгән безнең шәһәр.

  • Ә тагын нинди шәһәрләр беләбез?(балалар шәһәр исемнәрен картадан табалар).

  • Казан- башкала.

  • Чистай ,Яр Чаллы,Бөгелмә,Әлмәт,Алабуга.

Тактага шәһәр исемнәре язылган плакат эленә. ( Аларны картада табалар).

Татарстанны 4 елга иле дә дип атыйлар: Идел, Кама, Нократ, Агыйдел. (картадан табалар). Кечерәк елгалар: Зәй, Зөя, Ык, Мишә һ.б.

г) Сүзлек эше: арпа – ячмень (тактада язылган)

бодай – пшеница

борчак – горох

карабодай – гречиха

  • сүзләрне хор белән уку

  • сүзлек дәфтәрләргә язу

д) укучылар текстны укыйлар. (чылбыр буенча)

V. Ныгыту

Сорауларга җавап бирәбез.

  1. Безнең туган илебез ничек дип атала?

  2. Татарстанда нинди елгалар ага?

  3. Кырларында нәрсәләр үсә?

  4. Җир астында нинди байлыклар бар?

  5. Татарстандагы нинди шәһәрләрне беләсез?

VI. Физкультминут. “ Кар, кар, кар ява”.

Кар, кар, кар ява.

Бураннарны туздыра.

Кулларга төшеп эри

Үзе бик тиз туңдыра.

Йомшак карны алабыз

Аннан туплар ясыйбыз.

Кар атышып уйныйбыз

Бик күңелле яшибез!

VII. Балалар, урамда кар да яуган, буран да булган һәм сүзләрне бутап бетергән. Әйдәгез әле бу сүзләрдән җөмләләр төзик, ә аннары шул җөмләләрне билгеле бер тәртиптә( хикәя итеп) урнаштырыйк.

Республикасы илебез- Безнең Татарстан туган


Кама Татарстанда елгалары ага Идел


бай ил Татарстан-


татарлар рус чуаш Республикабызда яши удмуртлар


Бер укучы хикәяне укып күрсәтә. (шар рәсемнәре бирелә)


VIII. Төрле милләт кешеләре чит телләр дә өйрәнә. Безгә дә Англиядән кунак килгән. Алар ничек сөйләшерләр икән? Әйдәгез тыңлыйк әле.



Диалог (Dialogue)

Альбина: Исәнме! Минем исемем Альбина. Ә синең исемең ничек?

Mike: Hello! My name is Mike.

Альбина: Мин икенче сыйныфта укыйм. Майк, син ничәнче сыйныфта укыйсың?

Mike: I am in second form.

Альбина: Ә син кайда яшисең?

Мike: I am from England, London. Al`bina, where are you from?

Альбина: Мин Татарстан республикасы Яшел Үзән шәһәрендә

яшим. Синең туган телең инглиз телеме, Майк?

Mike: Yes, my native language is English. What is your native

language? Do you like it?

Альбина: Минем туган телем татар теле һәм мин аны бик яратам.

Mike: I like my native language too. Oh, must go. Good bye.

See you soon/

Альбина: Сау бул.

IX. Балалар, чыннан да безнең Татарстан республикасы зур да, бай да. Табигате матурмы?

  • Әйе, матур.

Шушы матурлыкны, табигатьне, урманнарны, җир – суларны сакларга, пычратмаска кирәк һәм яратырга кирәк.

Мин яратам, сине Татарстан” җырын җырлыйбыз .

X. Өй эше: 86 нчы бит, укырга, сөйләргә.

XI. Йомгаклау

  • Балалар, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

  • Ә шарларны күпме җыйдык? ( Балалар шарларын өскә күтәрәләр). Билгеләр кую. Сезнең сыйныфта бик тырыш балалар укый икән. Бүген дәрестә дә бик яхшы эшләдегез.

Рәхмәт, балалар, дәрес бетте. Сау булыгыз!

































Слайд 1
Каюмова Резидә Исмәгыйль кызы Яшел Үзән шәһәре 1нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Слайд 2
Тема: Безнең туган илебез (2 нче сыйныфта татар телендә сөйләшүче укучылар төркемендә Р. Х. Ягъфәрова “Уку китабы” дәреслеге буенча үткәрелгән бинар дәрес
Слайд 3
Максат 1. Туган илебез турында өйрәнүне дәвам итү: шәһәрләре, елгалары,байлыклары белән танышу. 2. Балаларда туган телебезне ярату, белү теләге тәрбияләү; татар халык шагыйрьләре иҗаты аша телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү. 3.Туган телебезне зурлау һәм үз фикерләребезне инглиз телендә дә сөйләшергә кызыксыну уяту. 4.Туган җирне саклау.
Слайд 4
Дәреснең тибы Яңа белемнәр өйрәнү дәресе Методик алымнар: Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, сүзлек эше, биремнәр эшләү.
Слайд 5
Техник чара, җиһазлау Татарстан картасы, флагы, гербы һәм һәр партада кечкенә Татарстан карталары; татар һәм инглиз телендә язылган мәкальләр; шар рәсемнәре; кояш рәсеме; сүзләр язылган карточкалар; магнитофон.
Слайд 6
Тактада мәкальләр  Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел.  Телләр белгән – илләр белгән.
Слайд 7
Нәрсә ул туган ил? Әби-бабай Абый-апа, энем-сеңелем Әти-әни Туган ил Туган, яшәгән йортың Мәктәбең Авылыңшәһәрең Дусларың укытучыларың
Слайд 8
Яңа материалны үзләштерү
Слайд 9
Фронталь эш          Ә без, балалар, нинди шәһәрдә яшибез? Яшел Үзән шәһәрендә яшибез. Ә ни өчен ул Яшел Үзән дип атала ? Сез ничек уйлыйсыз? Чөнки яшеллек күп.Урманнар күп. Урамнарда да агачлар , чыршылар үсеп утыра.Яшеллеккә күмелгән безнең ш әһәр. Ә тагын нинди шәһәрләр беләбез?(балалар шәһәр исемнәрен картадан табалар). Казан- башкала. Чистай ,Яр Чаллы,Бөгелмә,Әлмәт,Алабуга. Тактага шәһәр исемнәре язылган плакат эленә. ( Аларны картада табалар). Татарстанны 4 елга иле дә дип атыйлар: Идел, Кама, Нократ, Агыйдел. (картадан табалар). Кечерәк елгалар: З әй, З өя, Ык, Миш ә һ.б.
Слайд 10
Сүзлек эше     арпа – ячмень бодай – пшеница карабодай – гречиха борчак – горох
Слайд 11
Ныгыту Сорауларга җавап бирәбез:  Безнең туган илебез ничек дип атала?  Татарстанда нинди елгалар ага?  Кырларында нәрсәләр үсә?  Җир астында нинди байлыклар бар?  Татарстандагы нинди шәһәрләрне беләсез?
Слайд 12
Физкультминут Кар, кар, кар ява Бураннарны туздыра. Кулларга төшеп эри Үзе бик тиз туңдыра. Йомшак карны алабыз Аннан туплар ясыйбыз. Кар атышып уйныйбыз Бик күңелле яшибез!
Слайд 13
Сүзләрдән хикәя төзү Республи касы илебез Безнең Татарстан туган Кама Татарстан елгалары ага да Идел бай ил Татарстан татарлар - рус чуаш Республи кабызда яши удмуртла р
Слайд 14
Диалог  Альбина: Исәнме! Минем исемем Альбина. Ә синең исеме ң ничек?  Mike: Hello! My name is Mike.  Альбина: Мин икенче сыйныфта укыйм. Майк, син нич әнче сыйныфта укыйсың?  Mike: I am in second form.  Альбина: Ә син кайда яшисең?  Мike: I am from England, London. Al`bina, where are you from?  Альбина: Мин Татарстан республикасы Яшел Үзән шәһәрендә  яшим. Синең туган телең инглиз телеме, Майк?  Mike: Yes, my native language is English. What is your native  language? Do you like it?  Альбина: Минем туган телем татар теле һәм мин аны бик яратам.  Mike: I like my native language too. Oh, must go. Good bye.  See you soon/  Альбина: Сау бул.
Слайд 15
Йомгаклау  Балалар, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?  Ә шарларны күпме җыйдык? ( Балалар шарларын өскә күтәрәләр). Билгеләр кую.
Слайд 16
Интернет ресурсы: http://swet.ucoz.ru/index/0-10 http://allforchildren.ru/pictures/show img/school4/school0413jpg.htm http://allforchildren.ru/pictures/show img/school4/school0403jpg.htm http://www.galya.ru/catd_new_page. php?i http://zolstep.ucoz.ru/index/metodic heskaj a_kopilka/0-7

Полный текст материала Безнең туган илебез смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Каюмова Резида Исмагиловна  зеленодол
05.12.2012 0 3588 545

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК