Урок татарского языка по теме "Ш.Галиевнең "Ялгыш адым" шигырендәге лексик-грамматик материалны өйрәнү" для 8 класса
Фатхуллина Раиса Абдулсаматовна
МБОУ Зелено-Рощинская ООШ Бугульминского района Республики Татарстан
учитель татарского языка и литературы
Фәтхуллина Рәйсә Абдулсаматовна,
Бөгелмә муниципаль районы МББУ Зеленая Роща төп гомуми белем бирү мәктәбе,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Коммуникатив технология нигезендә, В.Д.Шадриков методикасы таләпләре буенча төзелгән дәрес планы
( Татар теле, 8нче сыйныф, 40-43 нче дәресләр)
Тема: Ш.Галиевнең “Ялгыш адым” шигырендәге лексик-грамматик материалны өйрәнү
Дәрес тибы: ЛКФ
Дәрес максатлары:
Укытучы
өчен:
1) Ш.Галиевнең “Ялгыш адым”
текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру;
исем һәм хәл фигыльләрне кабатлау, сүз
ясагыч (-лык/-лек) кушымчаларны кулланып
яңа сүзләр ясау, җөмләнең баш кисәкләрен
таба белүгә ирешү;
2) чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү;
3) буш вакытны файдалы уздыруга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау
Укучылар өчен:
тәрбиялелек турында, буш вакытны файдалы уздыру турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү;
нинди транспортта кая баруыңны әйтә белү, үзеңә кирәкле тукталышны сорап ала белү күнекмәләрен камилләштерү
Җиһазлау: Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева “Татар теле”, (63-64 нче битләр); методик ярдәмлек ( 28-29 нчы бит), дәрес өчен әзерләнгән презентация материаллары; Р.З.Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”
Дәрес барышы:
Оештыру.
1.Уңай халәт тудыру;
2.Дежур укучы белән сөйләшү
Өй эшен тикшерү.
1.Беренче уку бурычын хәл итү. Слайдлар аша нинди транспортта (автобуста) кая бару турында әйтә белү, үзеңә кирәкле тукталышны сорый белү күнекмәләрен камилләштерү.
- Представьте, ребята, Коля приехал на автобусе в школу. Как он об этом скажет? Саша, как пришел в школу Коля?
Көтелгән җавап: Мин автобус белән мәктәпкә килдем. Коля автобус белән мәктәпкә килгән.
Саша, спроси Колю, куда он поехал на автобусе?
Көтелгән җавап: Коля, син кая барасың?
Как ты узнаешь, на какой остановке Коля выйдет?
Көтелгән җавап:
- Коля, сиңа нинди тукталыш кирәк?
- Зеленая Роща тукталышы кирәк.
- Как он спросит нужную остановку?
Көтелгән җавап: Зеленая Роща тукталышы кайчан була?
Җавапларның дөреслеге слайдта күрсәтелә һәм билгеләнә бара.
2. Диалог төзү – парлап эшләү оештырыла.
1) Парларда кемнең ничек мәктәпкә килүе ачыклана.
Җаваплар бәяләнә.
2) - Өй эшен тикшерик (Транспортта йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, җөмләләр язырга). Транспортта йөрү кагыйдәләрен белү безгә ни өчен кирәк?
Көтелгән җавап: Транспортта шаярырга ярамый.
Транспортта кычкырып сөйләшергә ярамый.
Транспортка кергәндә дә, чыкканда да сак булырга кирәк.
Транспортта йөрү кагыйдәләрен белү – әдәплелек.
Транспортта йөрү кагыйдәләрен белү сәламәт булу өчен кирәк.
3.Ишетеп аңлау күнегүләре белән эш.
-Прослушайте диалог и расскажите содержание. (Ярдәмлек, 28 нче бит, 6 нчы күнегү)
Көтелгән җавап: Дусты Диманы интернет-кафега чакыра. Ә ул бара алмый, чөнки әнигә булышырга кирәк.
-Дима нинди малай?
Көтелгән җавап: Дима - акыллы, тәрбияле, әдәпле малай, чөнки ул әнигә (әнисенә) булыша.
4. Дәреснең темасын, максатын әйтү.
- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, без бүген нинди тема өстендә эшлибез?
Көтелгән җавап: Без бүген транспортта бару турында сөйләшәбез.
-Дөрес, укучылар. Без бүген транспортта бару турында сөйләшербез, яңа сүзләр өйрәнербез. Безнең дәреснең темасы - Ш.Галиевнең “Ялгыш адым” шигырендәге лексик-грамматик материалны өйрәнү.
Яңа сүзләр белән таныштыру
1.Тактада язылган сүзләрнең мәгънәсен ачыклау. Төркемнәрдә эшләү, сүзлектән файдалану ( метапредмет нәтиҗәләрен үстерү)
Асылынып - [аосылынып]
Шаярып - [шаойарып]
Ябышып -[йаобышып]
Ялгыш - [йаолғыш]
Ялгышкан -[йаолғышⱪан]
Егетлек –[йэгэтлэк]
Чаялык – [ча о йалыⱪ]
Өлгерлек – [өлгөрлэк]
Култык таягы -[ⱪултыⱪ тао йағы]
2. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш.
А) Сүзләрне уку, диктор артыннан кабатлау.
Б) Сүзләрне уку, аларның нинди сүз төркеменә каравын ачыклау:
Көтелгән җавап: асылынып, шаярып, ябышып – хәл фигыль; ялгыш – рәвеш; ялгышкан – хикәя фигыль; чаялык, егетлек, өлгерлек, култык таягы – исем
-Хәл фигыль ничек ясалган?
Көтелгән җавап: -ып кушымчасы ярдәмендә ясалган I төр хәл фигыль. (таблица буенча эш)
В) Сүзтезмә төзү.
Көтелгән җавап: асылынып бара, шаярып йөри, ябышып бара, зур ялгыш, бик күп ялгышкан,зур егетлек, чаялык,өлгерлек, малайның култык таягы.
Г) Җөмлә төзү.
Көтелгән җавап:Малай трамвайга асылынып (ябышып)бара.Ул шаярып йөри. Минем ялгышым күп. Апа ялгышкан.Малай култык таягы алган. Әнигә булышу – өлгерлек, егетлек.
Д) Яңа сүзләр белән ситуатив күнегү эшләү. Төркемнәрдә эшләү.
Скажите, что:
- мальчик едет, повиснув ( зацепившись) за трамвай;
- он ходит в костылях;
- тетя ошиблась;
- это большая ошибка;
- помогать маме – это ловкость, мужество
Көтелгән җавап:
Малай трамвайга асылынып( ябышып) бара.
Ул култык таягы белән йөри.
Апа ялгышкан.
Бу зур ялгыш( хата).
Әнигә булышу – өлгерлек, егетлек.
Е)Яңа сүзләрнең язылышы өстендә эш.
-Укучылар, бу сүзләрнең язылышына карыйк әле. Нинди хата җибәрергә мөмкин?
Ж) Хәтер диктанты язу.
Бер-береңне тикшерү ( Слайдта бирелә, дәреслек, 63 нче бит, 1 нче күнегү):
хатасыз эшкә “5”,1-2 хаталы эшкә “4”, 3-4 хатага “3” куела.
Яңа сүзләрне сөйләмдә куллануны ныгыту.
Күнегүләр эшләү.
А) Дәреслек, 63 нче бит, 7 нче күнегү. Күп нокталар урынына фигыльләр куеп уку, җөмләнең баш кисәкләрен табу.
Көтелгән җавап:
Без трамвайга асылынып, шаярып йөрмибез.
Без бу эшне егетлек, өлгерлек дип уйламыйбыз.
Бер аяк белән басып, бер кул белән тотынып бара идек.
Без вакытны бушка уздырмыйбыз.
Әнигә эштә ярдәм итәбез. (Слайдта тикшерү, үзбәя бирү: хатасыз эшкә “5”, 1-2 хаталы эшкә “4”, 3-4 хатага “3” куела)
Ә) Дәреслек, 63 нче бит, 4 нче күнегү.Җөмләләрне уку, исем фигыльне табу
Көтелгән җавап: Бару, үткәрү, ярдәм итү
Ишетеп аңлау күнегүләре белән эш.
Ярдәмлек, 28 нче бит, 1,3,4 нче күнегүләр
А) Прослушайте и укажите слова, в которых есть звуки [ы]
Көтелгән җавап:асылынып, шаярып, ябышып,чаялык, ялгышкан, култык таягы.
Ә) Прослушайте слова и продолжите по образцу: көчле-көчлелек.
Көтелгән җавап:тәрбияле-тәрбиялелек, тәрбиясез-тәрбиясезлек,чая-чаялык, тәртипле-тәртиплелек,әдәпле-әдәплелек, әдәпсез-әдәпсезлек.
Б) Прослушайте и закончите предложения.
Көтелгән җавап: Без трамвайга асылынып бармыйбыз. Бер аяк белән басып, бер кул белән ябышып барырга ярамый.Аякка ялгыш баскач, гафу үтенергә кирәк.
Слайдтагы рәсем буенча эш.Төркемнәрдә эшләү (4 һәм 3 әр кешелек ике төркем).
- Бирелгән рәсем буенча, яңа сүзләр кулланып, хикәя төзегез.
Көтелгән җавап: Бу – Рәсим . Ул трамвайда бара. Ул трамвайда шаярмый. Ул тәртипле, әдәпле малай.
Ә бу Марат.Марат трамвайга асылынып бара. Ул дөрес эшләми, чөнки трамвайга асылынып бару куркыныч (зур ялгыш). Бу малай тәртипсез. Ул шаярып уйный.Ул буш вакытын дөрес уздырмый.
Төркем эшен бәяләү.
“Иң яхшы сөйләүче” конкурсы
Ситуатив күнегү белән эш
Дәреслек, 64 нче бит, 8нче күнегү
Посоветуйте другу:
- не цепляться за трамвай;
- не баловаться в транспорте;
- громко не разговаривать в транспорте;
- осторожно входить и выходить из транспорта;
- быть внимательным на дороге.
Диалог төзү.
Представьте, вы едете в автобусе до остановки Бугульма Какой разговор состоится между вами и вашим другом?
Ваш товарищ в автобусе шумит, балуется. Какой разговор состоится между вами?
Көтелгән җавап:
А )
Исәнме, Коля!
Сәлам, Саша!
Коля, син кая барасың?
Мин Бөгелмә тукталышына кадәр барам. Ә син?
Мин Подстанциягә кадәр барам.
Ә)
- Коля, син нигә шаярасың? Автобуста тәртипсез булырга (тәртипсезләнергә) ярамый.
Парларда сөйләшү
Диалогны язу
Өй эше.
А) дәреслек,63 нче бит, 3 нче күнегү( авыр үзләштерүчеләр өчен). Яңа сүзләр ясагыз, җөмлә төзегез.
Ә) дәреслек, 64 нче бит, 8 нче күнегү. Ситуатив күнегүне языгыз;
Б) транспротта бару турында ( дәрестә төзелгән диалог үрнәгендә) диалог төзегез;
В) телегегез буенча иҗади эш башкарыгыз: башлангыч сыйныф укучыларына транспортта йөрү кагыйдәләрен аңлатыгыз.
Йомгаклау. Рефлексия.
1.Сез дәрестә нәрсәләр белдегез?
Көтелгән җавап: яңа сүзләр өйрәндек, алар белән җөмләләр төзедек.
Үз эшегезне ничек бәялисез? Бәяләү.
2. Сез транспортта ничек йөрисез?
Көтелгән җавап: Без транспортта шаярмыйбыз, уйнамыйбыз. (асылынып, ябышып бармыйбыз)
-Транспортта йөрү кагыйдәләрен беләсезме? Транспортта йөрү кагыйдәләрен белү безгә ни өчен кирәк?
Көтелгән җавап: Транспортта шаярырга ярамый.
Транспортта кычкырып сөйләшергә ярамый.
Транспортка кергәндә дә, чыкканда да сак булырга кирәк.
Без - игътибарлы, акыллы һәм тәртипле кешеләр, шуңа күрә сәламәтлегебезне саклыйбыз.
Кулланылган әдәбият
Хәйдәрова Р.З.,Малафеева Р.Л., Сәлимҗанова К.Г. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле, уку дәресләре оештыру. 8 сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. – Чаллы. – 2008. -28-29б.
Хайдарова Р.З.,Малафеева Р.Л. Татарский язык в таблицах: Таблицы по татарскому языку для работы с русскоязычными учащимися.- Наб.Челны. – 2005. -36с.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Фатхуллина Раиса Абдулсаматовна
→ Fathullina 08.12.2012 0 5867 865 |
Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.