Конкурс "Татар кызы"


Сабирова Зульфия Салимзяновна

Учитель татарского языка и литературы

Лицей №1, г. Зеленодольск, Республика Татарстан

Татар кызы” бәйгесе


(Башлангыч сыйныф укучылары өчен)


Зал бәйрәмчә бизәлгән. Курайда “ Тәфтиләү” көе яңгырый.

Алып баручы (А.б.) Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар! Бүген бездә зур бәйрәм! Беренче тапкыр “Татар кызы” бәйгесе үткәрелә. Мәктәбебезнең иң чибәр, иң уңган кызлары ярышта катнаша.

Бүген бездә үткәрелә

Татар кызы” бәйгесе.

Тамаша күрергә килгән

Олысы һәм кечесе.

Татар кызы! Бу исемгә күпме сер яшеренгән. Нинди икән ул татар кызы?

Татар кызы...Бу исемдә

Күпме тылсым, күпме сер!

Нечкә билле бу сылуга

Сокланып син бакчы бер!

Иман нуры балкый аның

Ай кебек йөзләрендә

Зыялылык, инсафлылык

Гап-гади сүзләрендә.

Тамашачылар да күңелсезләнеп утырмасыннар, аларга да бирем бирелә. Бәйге барышында конкурсантлар арасыннан “Иң тыйнак” татар кызын сайлагыз.

Тал чыбыгы кебек нечкә билле,

Яз кояшы кебек сөйкемле.

Дөньяларда иң-иң гүзәл зат та,

Татар кызы гына шикелле.

"Эх, сез матур кызлар”көенә егетләр шаян такмаклар башкара.


А.б. Кызлар, әйдә, сынатмагыз,

Башлыйбызмы ярышны?

Игътибарлы булыгыз,

Кызлар сезгә танышмы?


1 бирем. Танышу. Кызлар үзләре белән таныштыра.

(Танышу җыр, бию, үзе турында шигырь сөйләү формасында булырга мөмкин)


2 бирем. Өй эше. Кулларыннан гөл тама...


А.б. Бәйгедә катнашучыларга өй эше бирелгән иде. Яз темасын чагылдырган бу эшне ничегрәк үтәп чыктылар икән? Кызлар, эшегез белән таныштыра барасыз һәм жюрига тапшырасыз. Аларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылачак.


3 бирем. Белем илендә...


А.б. Ярыш төрләрен дәвам итәбез. Кызларны белем ягыннан сыныйк әле . Яз, икмәк, хезмәт турында мәкаль, әйтемнәр әйтәсез. Бер-берегезне кабатларга ярамый. Кем күпме әйтә ала?

(Кызлар мәкаль, әйтемнәр әйтә)


Бу сынауны җиңдегез, сезне икенче бирем көтә. “ Кошкайлар” сүзеннән сүзләр төзисез. Кызлар, язарга әзерләндек, башлыйбыз. Вакытыгыз - 1 минут.


4 бирем. Һөнәреңне күрсәт...


Кем бик оста җырларга?

Кем бик оста сөйләргә?

Кем дисезме? Кем инде?

Безнең кызлар, әлбәттә.

А.б. Кызларның җыр-биюгә осталыкларын күрсәтергә вакыт җитте. Алар әзерләнә тора. Ә сезгә бәйрәм сәламен 3 нче сыйныф укучысы ... ... юллый. Әнә кызларыбыз әзер.

(Кызлар концерт номерлары башкара)


5 бирем. Урман күчтәнәчләре...


А. б. Кызлар осталыкларын күрсәткән арада урманнан кунаклар да килеп җитте. Әйдәгез, рәхим итегез! Алар юкка гына килмәгәндер. Түрдән үтегез, дуслар!

Куян. Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, укытучылар! Бәйрәмегез котлы булсын, өстәлләрегез мул булсын! Мин инде сезгә кишерләр алып килдем. Сез угычтан кишер дә уып күрсәтегез. Кем тизрәк уа?

(Кызлар кишер уа)


Керпе. Исәнмесез,дуслар! Миндә һәрвакыт нәрсәләр була инде? Әйе, энәләр. Бүген җебем дә бар. Кызлар төймә тагып күрсәтсеннәр әле.

А.б. Кызлар төймә таккан арада музыкаль номер башкарыла. Рәхим ит, ... .

Төлке. Исәнмесез, кунаклар, кызлар- йолдызлар, укучылар, укытучылар. Мине инде беләсез, мин бик хәйләкәр. Биремем дә шаян, җиңел. Шуңа да борчаклар алып килдем. Менә шул борчакларны тезеп “тамчы” дигән сүзне языгыз әле. Кем беренче булыр икән? Борчаклар тәгәри башлады...

(Кызлар борчаклардан сүз төзи)


А.б. Кунакларга биремнәр алып килгән өчен бик зур рәхмәт. Әйдәгез, аларга рәхмәт әйтеп, кул чабыйк һәм урманга озатыйк. Рәхмәт, дуслар.


6 бирем. Әбием сандыгы...


А.б. Бүген бездә кунакта Дәү әни. Ул сезгә серле сандыгын ачар. Бу сандыкта ниләр бар икән? Әйдәле, Дәү әни, безгә сөйләп кит әле.

Дәү әни: Дәү әтиегезнең гармуны сандык өстендә тора. Ул яшь чакларны искә төшереп, гармунда уйнап та ала.

Минем сандыгым бик бай, балакайларым. Анда чигүле сөлгеләр дә, кулъяулыклар, алъяпкычлар, хәситә, бала итәкле күлмәкләр, читекләр һәм түбәтәй, бизәнү әйберләре саклана. Сөлгеләрне аулак өйләрдә чигә идек, аларны Сабантуй батырына, бәйрәмдә иң соңгы килгән атка да бүләк иттек.

Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш, чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп тора. Түбәтәй чигә, тегә белгән кеше алтын куллы оста санала иде. Кара бәрхеткә сәйлән, ука белән чигелгән түбәтәйләрне бәйрәмнәрдә генә кияләр. Ә көн дә кияр өчен сырып тегелгән, менә шундый кара бәрхет түбәтәйләр була. Ә кызлар инде чиккән калфак кия иделәр. Менә миндә дә сез чигүле калфак күрәсез.

Кызларым, балаларым, минем сезгә соравым бар? Авылларда кызлар чишмә суына нәрсә белән йөргәннәр? Сез бу сүзне беләсезме? Ә үзен күргәнегез бармы?

.

(Кызларның җаваплары тыңланыла)


Дәү әни: Әйе, дөрес әйтәсез. Яшь кәләш көянтә-чиләк белән су алып кайтырга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә татарлар яши торган бар төбәкләрдә дә диярлек су юлы күрсәтү дигән бик матур йола үткәрелә. Яшь киленне су юлы күрсәтергә иренең кыз туганнары алып бара. Арада гармунчы да була. Алар чишмә яки кое буенда, җырлашып, киленнең күңелен ачалар.

(Бию ” Су юлында”)

7 бирем. Милли ашлар... (Слайдлар аша рәсемнәр күрсәтелә)


А.б. Кызлар, сезнең алда рәсемнәр. Сез бары тик татар халкының милли ашларын, ризыкларын гына яза барасыз. Таныйсызмы? Әниләрегез әзерлиме? Башладык!


А.б. Без әзерлибез табын,

Китереп бөтен ягын:

Уртага куйдык чәчәк,

Чәчәк янына — чәкчәк.

Бавырсак һәм кош теле.

Ризыклар төрле-төрле:

Сумса, бәлеш, өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

Һәркемгә чыгар өлеш:

Бар кыстыбый һәм бәлеш!

Җитешегез, кунаклар,

Кыстатмагыз, кунаклар!

Өйгә кайтып китәргә

Ашыкмагыз, кунаклар!

А.б. Әйе, кунаклар, дуслар! Кайтып китәргә ашыкмагыз, чөнки бәйрәмебебезнең иң дулкынландыргыч минутлары да килеп җитте. Берсеннән-берсе уңган, җитез, чибәр кызларыбызның кайсысы җиңде икән?

Бәйге тәмам. Инде хәзер...

Сынаулар артта калды.

Кызлар, сезгә афәрин!

Беркем дә сынатмады.


(Җюри йомгак ясый)



Кичә “ Матур булсын” җыры белән тәмамлана.

Файдаланылган әдәбият исемлеге


  1. Измайлова Н. Әбием сандыгы. Казан, 1999.

  2. Мәгариф”журналы. №3, 2010.

  3. Миннуллин Р. Балачак бәйрәмнәре. Казан, 1995.



Сабирова Зөлфия Сәлимҗан кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Яшел Үзән шәһәре,

1нче лицей




Полный текст материала Конкурс "Татар кызы" смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Сабирова Зульфия Салимзяновна  Зульфия_Сабирова
27.12.2012 0 15213 1436

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК