Дуслыкның көче


МБДОУ – Детский сад “Березка” с.Баз.Матаки

Алькеевского МР Республики Татарстан














Дуслыкның көче



















Насыбуллина Гузель Адхатовна

Воспитатель по обучению татарского и родного языка

2013 год

Тема: Дуслыкның көче.

Насыбуллина Гүзәл Әдхат кызы

Әлки районы Базарлы Матак

Каенкай” балалар бакчасы

Бурычлар:

  1. Гаиләдә һәм балалар бакчасында бер-береңә игътибарлык, ярдәмләшү һәм дуслык хисләре тәрбияләү.

  2. Сөйләшү барышында, мәкальләр кулланып, баланың логик фикерләү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү.

  3. Балаларның дус, тату яшәргә өйрәтү, дусларына һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген төшендерү.

Җиһазлау: ике уенчык әтәч, ширма

Эшчәнлек барышы:

Оештыру өлеше:

Уңай психологик халәт тудыру.

Магнитофон тасмасыннан татар халкының борынгы көе “Шахта” көе яңгырый.

  • Балалар, күзегезне йомыгыз да әкрен генә моң дәрьясенә күмелегез. Татар халкының моңлы, күңел кылларын тибрәндерүче озын, матур көе безне хис дөньясына алып кереп китә. Халкыбыз яхшы күңелле, ягымлы кешеләре белән горурлана. Элек-электән үк борынгы бабаларыбыз балаларын яхшы гамәлләр генә кылырга, өлкәннәрне хөрмәт итергә, ягымлы сөйләшергә өйрәткән. Алар бер-береңә күнел җылысын кызганмыйча, ярдәмләшеп, дус-тату гомер иткәннәр.

  • Балалар, бер-берегезнең кулларыгызны тотып, күңел җылысы, елмаю бүләк итегез.

Эшчәнлеккә кереш:

Тәрбияче: без бүген сезнең белән дуслык, авырлык килгәндә бер-береңә ярдәм итү турында сөйләшербез. Искә төшерик әле: дуслык турында без нинди кагыйдәләр өйрәндек?

Балалар:

  • Бер- берең белән һәрвакыт дус, тату яшә.

  • Дустыңа авыр чакта ярдәмгә кил.

  • Иптәшләрен белән тату уйна.

  • Уенчыкларың белән бүлеш.



Эшчәнлекнең төп өлеше:

Т.:Мөхәммәт галәйһиссәлам әйткән: “Кеше үз дустының динендә булыр, шуның өчен ул үзенә дус булачак кешенең холкын белсен!” димәк, кеше үз холкына туры килә торган кеше белән дус була. Балалар, нинди кешеләр бер-берсенә туры килми, яки дус була алмый?

Б.: Акыллы кеше ахмак белән, галим кеше надан белән, яхшы кеше начар белән.

Т.: Ә дуслар ни өчен кирәк?

Б.: Кешегә дуслар шатлыклы һәм кайгы вакытында таянырга кирәк.

Т.: Сез нинди иптәш белән дус булыр идегез?

Б.:Яхшы кешеләр арасыннан сайларга кирәк.

Сүзләрнең капма-каршысын әйтегез” дигән дидактик уен уйнату.

Сөенү – кайгырту

Бәхәсләшү - татулану

Дус – дошман

Әйбәт – начар

Ялган – дөреслек

Юмарт – саран

Акыллы – ахмак

Галим – надан



Т.: Булдырдыгыз, дусларым. Дусларсыз яшәү бик күңелсез, алар тормышта һәрвакыт кирәк. Сез дуслыкның көче турында нинди әкиятләр беләсез?

Б.:А.Алишның “ Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, “Чукмар белән Тукмар”, татар халык әкияте “Куркак юлдаш” һ.б..

Т.: Бүген без, нәни чагыбызда сөйләргә өйрәнгән “Чукмар белән Тукмар” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтик.

Әкиятне сәхнәләштерү.

Әкияттәнсең әңгәмә уздыру:

  • Ни өчен әби бер әтәчне Чукмар, икенчесен Тукмар дип атаган?

  • Әтәчләр әбигә бер-берсе турында нәрсәләр сөйли торган булганар?

  • Әкияттәге Чукмар белән Тукмар ни өчен сугышалар? (Бер-берсен дошман күргәннәр, сугышып торганнар, эшәккелек эшләгәннәр.)

  • Алар үзләренең начар эшләрен кайчан аңлаганнар соң? (Бер-берсеннән аерылгач).

  • Сез туганнарыгыз белән дус, тату яшисезме?

Мөхәммәт галәйһиссәлам әйткән: “Әгәр ачуланышкан ике кешене дуслаштырсаң, бу эшең сиңа садака булыр”. Димәк, кеше башкаларга яхшылык эшләгән эшләре өчен әҗер-савап ала.

Физкуль тминут. “Без, без идек...” татар халык уенын уйнату.

Мәкаль өстендә эш:

Т.: Авыр чакта дуслар ташламый, дошман оныта. “Кош канаты, кеше дуслык белән көчле” дигән мәкальне кабатлап истә калдырыйк балалар. Әйдәгез бергәләп әйтик, ә хәзер бер-берегезгә әйтегез, шопырт кына үз-үзегезгә әйтү). Балалар, ә сез ничек бу мәкальне аңлыйсыз?

Б.: Канатсыз кош – кош түгел. Ә кеше ялгызы булса да, дуслары белән көчле була. Дусларсыз яшәү бик күңелсез, алар тормышта һәрвакыт кирәк.

Йомгаклау.

  • Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек?

  • Нинди әкият сәхнәләштердек?

  • Балалар, бу әкияттә безнең кем уңай герой?

  • Дөрес, әби. Чөнки ул игелекле, ул әтәчләргә бер-берсе белән дуслашырга булышкан.

  • Ә кайсы геройлар бу әкияттә тискәре?

  • Әйе, дөрес. Менә шул әтәчкәйләр кебек булмас өчен безгә һәрвакыт бер-беребезне яратырга, дустыңа булышырга кирәк.

Шулай итеп, без ничек яшәргә тиеш? (Дус, тату).Әйдәгез, бергәләп “дус яшик”, “тату яшик”, “матур яшик”дигән сүзләрне кабатлыйбыз.

  • Бүгенге эшчәнлек ахырына да килеп җитте. Без бүген күп нәрсәләр өйрәндек, сез барыгыз да актив катнаштыгыз. Өйгә кайткач әти-әниләрегезгә дә бүгенге өйрәнгән мәкальне сөйләгез . Әти-әниләреңнең нинди дуслары барлыгын белеп килегез, дуслык турында сөйләшегез.

  • Һәм бүгенге шөгыльне шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә. Бу шигырьне Роберт Мингалим язган “Дусларың гына булсын” дип атала.

Егылсаң торып була, Сөйләшеп, көлеп була,

Торсаң егереп була, Күп нәрсә белеп була,

Йөгерсәң җитеп була – Шаярып, көлеп була -

Дусларың гына булсын! Дусларың гына булсын!


Полный текст материала Дуслыкның көче смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Насыбуллина Гузель Адхатовна  Гузель2013
16.01.2013 0 2793 573

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК