Ташбака белән Куян. 4 класс.


Материал предназначен для учеников 4-ого класса. Басня воспитывает у нас характер целеустремленности, учит ответственности в любом деле. Познакомившись с данным материалом ученик более серьезнее и даже по-взрослому начинает смотреть на мир.

Максат:

1.Г.Тукайның "Ташбака белән Куян” мәсәле белән таныштыру;мәсәл жанры турында төшенчә бирү, яңа сүзләрне кулланышка кертү.

2.Тукай турында белемнәрне тулылындыру,сәнгатьле уку күнекмәләрен һәм логик фикерләү сәләтен үстерү.

3.Тукай иҗатына кызыксыну уяту; тырышлык, җаваплылык кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Җиһазлау:дәреслек, ноутбук, презентация, тест сораулыгы, кроссворд,китаплар.

Дрес планы.
Дәрес барышы:
I.Оештыру.
 1.Исәнләшү.
 2.Дежур сүзе.
 3.Уңай психологик халәт тудыру.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
  1.Фонетик күнегү: шагыйрь, шигырь, язучы,гаилә, һәйкәл.
  2.Тактада кроссворд чишү.

1.Һәрвакыт авыз эчендә, йотып булмый.(Тел)
2.Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм. (Су анасы)
3.Һәр җир карланган
   Сулар бозланган,
   Уйный җил буран,-
   Бу кайчак туган? (Кыш)
4.Әткәй,әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи. –Нинди шигырьдән өзек? (Гаилә)
5.Бөек, күренекле шәхесләргә куела торган статуя.   Һәйкәл
         
-Нинди сүз килеп чыкты? Әйе, Тукай сүзе. Г.Тукай кем ул? Сезгә өй эшенә Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты турындагы материалларны кабатлап килергә иде.(Балалар белгәннәрен сөйлиләр). Сезнең белемнәрне тикшерү максатыннан тест эшләп алыйк.
2.Тест эшләү.
3.-Г.Тукай шагыйрь, дидек.Аның бик күп шигырьләрен, әкиятләрен беләбез.Әйтеп китик әле.(слайд)
-Узып баручы 2011 ел нинди ел ул? Нәрсә белән истәлекле? Дөрес, ул Тукай елы. Шушы уңайдан бик чаралар үткәрелде, әле дә дәвам итә.Безнең мәктәптә дә, шәһәр күләмендә дә күп эшләр эшләнде.Искә төшереп китик әле (укучылар җавабы).
 -Без дә сезнең белән күп эшләрдә ккатнаштык. Балалар үзәге оештырган "Тукай безнеж күңелләрдә” конкурсында 2 нче урынны алдык(слайд). 24 нче балалар бакчасында чыгыш ясадык(слайд).Шигырь сөйләүчеләр конкурсында Гөлназ уңышлы чыгыш ясады (слайдлар ачыла).
III.Яңа теманы аңлату.
    1.-Әйе,укучылар,Г.Тукай үзенең кыска гомерендә бик күп иҗат иткән,безгә бай мирас калдырган.Шигырьләр,әкиятләр язган, дидек.Тагын әле ул,укучылар,мәсәл жанрында да эшләгән(мәсәл турында слайд ачыла).Рус әдәбиятында мәсәл жанрында күп эшләгән кемне беләсез? Иван Крылов(слайд ачыла).Аның нинди мәсәлләрен беләсез? ("Лисица и Ворона”, "Лебедь, Щука и Рак», «Стрекоза и Муравей»).
   2.Бүген без дә сезнең белән Г.Тукайның "Ташбака белән Куян” мәсәлен укырбыз, аның мәсәле аша нәрсә әйтергә теләвен аңларга тырышырбыз. Текстта очраган яңа сүзләрне карап үтик:
мәсәл [мәсәл-]басня
ташбака [таошбака]-черепаха
ярыш [йаорыш]-соревнование
теләгән [тэләгән]-хотел
тауга таба [таоwга таоба]-к горе
үкенде [үкэндэ]-раскаялся
хурланды[ хурланды]-стыдился
  Укытучы укый, аңлатма бирә, укучылар укыйлар.җөмләләр төзеп карыйлар, сүзлекләргә язалар.

Физкултьминутка
Йомры йомшак куяннар, йокыдан уянганнар.
Нинди рәхәт аларга: сикерәләр аланда.
Тик бүрене күрмиләр,
Читтәнрәк йөрмиләр,
Уйлап тормый бернәрсә,
Аланга килеп җитә,
Куянны куып китә.

3. – Хәзер мәсәлнең үзенә күчик(слайд)
а) уку төрләре
Укытучы үрнәге.
Укучылар эчтән укый.
Чылбырлап уку.
Тәрҗемә итү.
б) сорау бирү: сүз нәрсә турында бара? Төп геройларны атагыз, Куян нинди? Ташбака нинди? Куянга нинди киңәш бирер идегез? Куянны нинди укучы белән чагыштырып була? Безгә нәрсәдән үрнәк алырга кирәк? Г.Тукай бу мәсәле белән нәрсә әйтергә теләгән?
-Әйе,Куян кебек мактанмаска.Һәр эштә тырышып әзерләнергә кирәк.Көндәшем минем кебек көчсез, мин көчлерәк, барыбер җиңәм дип, артык масаерга ярамый. Бу мәсәлне укыгач, нинди мәкальләр искә төшә? Тише едешь, дальше будешь. Чапкан узар, яткан калыр. Вода камень точит.
  IV. Ныгыту.
       1.Мультфильм карау.
       2. 6 нчы күнегүне эшләү.
  V. Йомгаклау.
      Нинди әсәр белән таныштык? Аны кем язган? Ул безне нәрсәгә өйрәтә? Бүтән мәсәлләре дә бар. Мисаллар китерү.
   VI.Укучыларның җавабын бәяләү, билгеләр кую.
   VII. Өй эше: 8 нче күнегү, яңа сүзләрне өйрәнү.

Полный текст материала Ташбака белән Куян. 4 класс. смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Гилмуллина Лайсан Салахетдиновна  esqure
22.03.2013 0 8631 786

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК