Аулак өй (5-11сыйныфлар өчен)


Максат:1 Укучыларны халык авыз иҗаты,милли традицияләр белән киңрәк таныштыру.
2 Алдагы дәресләрдә алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

3.Укучыларга кул эшләре белән шөгыльләнү,иҗадиэшләү өчен уңай шартлар тудыру.

Җиһазлау:Сәхнә авыл өе кебек бизәлә.Уртада сәке,аңа палас ябылган.Бүрәнә шикелле итеп ясалган һәм уртасына тишелгән декорация ясала.Тәрәзәгә чиккән пәрдәләр эленгән,стенада сөлгеләр эленеп тора;магнитафонда татар халык көйләре,бию көйләре,укучылар милли киемнәрдән киенгәннәр.

Фрагмент:

Алып баручы:Кадерле кунаклар,укытучылар,укучылар,дуслар!Кичәбезне башлап җибәрәбез.(Аулак өй турында таныштырып китү,кайчан үткәрелгән,ни рәвешле узган һ.б.).
(Сәхнәдә әни,әти,кечкенә кыз,әби һәм олы кыз күренә.Әни җеп эрли,әти кеше чүкеч белән аяк киеме төзәтә,әби тәсфих тарта,олы кыз чигә,кечкенә кыз идәндә уйнап утыра).   
Әти:Әнисе,булды бу.Мә,алып куй.Бүгенгә җитеп торсын,арып та торам,калган аяк киемнәрен иртәгә төзәтермен.
Әни:Ярый,атасы.Иртәгә дә көн бетмәгән.Кая алып куйыйм.
Әти: Анасы,әллә мин әйтәм,югары оч Сәлимҗан җизниләргә кунакка барып кайтабызмы әллә?Күптән үзләрен күргән юк.
Әни: Әйе шул! Мин дә шул турыда әйтмәкче булып тора идем әле.Мәхүпҗамал апаны да сагынып беттем инде.
Әти:Ярый, алайса җыеныгыз! Менеп төшәрбез.(Әни почмакка кереп,башына шәл ябынып,кулына төенчек тотып чыга.Кечкенә кызны киендерәләр.Әби комган тотып чыгып китә һәм кереп намаз укый).
Әби:Балалар,әйдәгез юлга чыгар алдыннан бер дога кылып алыйк(дога укыйлар).
Әби:Ярый,килен,ярый.
Әни:Кызым,кил әле монда.Хәзер без җизниләргә китәбез,өйне әйбәт карагыз
Кыз:Ярый,әни,ярый.Әйбәт кенә торырбыз,борчылма (чыгып китә).
Кыз: Әбием,алтыным,аулак өй ясап алыйк әле?
Әби:Юк! Юк! Ни дигән сүз ул! Әти-әниең ишетсә, ни дилярләр?

Полный текст материала Аулак өй (5-11сыйныфлар өчен) смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Абдуллина Фания Зуфаровна  AlfinurKa
22.03.2013 0 4368 569

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК