Лексика дөньясында кунакта


Л е к с и к а
д ө н ь я с ы н д а к у н а к т а.

5 нче сыйныфта татар теле дәресе.

Максат: лексика буенча өйрәнелгән материалларны кабатлау;
лексика бүлеге буенча терминнар белән танышуны дәвам итү;
якташ шагыйрьләрнең әсәрләренә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү

Җиһазлау:Н.Дәүли сүзләренә язылган җыр аудиоязмада, слайдлар, серле
тартмада сораулар , дәрескә презентация .

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.

Дәрес формасы: уен-дәрес.

Дәрес барышы.
I.Актуальләштерү.
1. Дәрес Н. Дәүли сүзләренә язылган "Әлкием” җыры белән башлана.
Лексика дөньясына рәхим итегез, укучылар.Һәрберебезгә бәхетле көннәр теләп, дәресебезне башлыйбыз. Лексика дөньясында нинди могҗизалар көтә икән безне. Карыйк әле. Лексика һәрберегезгә һәр эшегезгә үзегез бәя куяр өчен бәяләү картасын ясаган .Эшне нидән башлыйбыз. Серле сандыкта ниләр бар икән? Кем ача?
-Сорауларга җавап бирү.

- җавапларны билгеләп бару.

Серле сандык Лексик
диктант
Тест Фразеологизм-нар буенча бирем
Кем тизрәк? Мәкаль төгәл
булсын Шигырь
буенча эш
5 10 5 5 5 5 10



Сандыктагы сораулар:
1. Лексика дип нәрсәгә әйтәбез?
2. Лексиканы өйрәнә торган фән ничек атала?
3. Аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәсен кайдан карап була?
4. Сүзнең туры мәгънәсе дип нәрсәгә әйтәләр?
5. Сүзнең күчерелмә мәгънәсен ничек аңлыйсыз?
6. Нинди сүзләр омонимнар дип атала?
7. Синонимик рәт нәрсә ул?
8. Нинди сүзләр синоним дип атала?
9. Нинди төзелмәләр фразеологик әйтелмәләр була?
10. Алынма сүз нәрсә ул?
11. Лексикография дип нәрсәне атыйлар?
12. Нинди сүзлекләр беләсез? Сүзлекләрнең әһәмиятен аңлат.
13. Татар теленә кайсы телләрдән сүзләр алынган?
14. Кулланыштан төшеп калган сүзләр ничек дип атала?

II.Яңа төшенчәләр ,лексика бүлегендәге терминнар белән танышу .
Укытучыда серле хат .
1. Лексик диктант язу.
Театр өчен сәхнә әсәре язучы кеше /драматург/
Аксыл чәчле кеше /блондин/
Кара чәчле, кара кашлы кеше /брюнет/
Әсәрне сәхнәгә куючы /режиссер/
Вакытлы матбугатның гомуми исеме /пресса/
Як-ягына агачлар утыртылган юл /аллея/
Йөзем җимеше /виноград/
Ялгыз чыгыш ясаучы артист /солист/
Кеше исемнәрен өйрәнә торган фән /антротопонимика/
Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк сүзләр /омоним/
Операда ике кешенең бергә чыгыш ясавы /дуэт/
Ил белән идарә итүче / президент/
Географик атамаларны нинди фән өйрәнә? /топонимика/
Ялгызлык исемнәрен өйрәнә торган тел бүлегенең бер тармагы /ономастика/
Уку йортын тәмамлау турындагы документ /аттестат/

Болар нинди сүзләр булды? /алынма сүзләр/

2. Язылган сүзләрнең дөрес язылышын компьютер экраны аша тикшерү, билгеләр кую.

3.Лексикология темасы буенча компьютер аша тест эшләү.

Лексикология буенча тест
1. Искергән сүзләрнең төрен билгеләгез.
Берлән
А) тарихи сүз
б) архаизм

2. Телебезгә башка телләрдән кергән сүзләр ничек атала?
А) алынма сүзләр
Ә) архаизмнар
Б) Неологизмнар

3. Синонимнарны табыгыз.
А) катлаулы, четерекле, буталчык, чуалчык
Ә) ошый, охшый, охшаш, кебек
Б) бит ( кеше бите), бит (кисәкчә), бит (дәфтәр бите).

4. . Шыбыр-шыбыр – күктә яфрак шавы,
Шыбыр-шыбыр – күлдә су шавы.
шигъри юлларында аерып бирелгән антонимнарның төрен билгеләгез:
А) Даими антоним
Б) Контекстуаль антоним
5.Синонимик рәттә уртак төшенчәне белдергән сүз ничек атала?
А)доминанта сүз
Ә) полисемия
Б) лексика
6. Фразеологик әйтелмә составында ничә сүз булырга мөмкин?
А) ике сүз;
ә) өч яисә дүрт сүз булырга мөмкин;
Б) икедән артык сүз була.

7. Аерып бирелгән сүзләрнең күпмәгънәле яисә омоним булуларын ачыклагыз.
Авырудан сызу – таблица сызу
А) күпмәгънәле сүзләр
Б) омонимик сүзләр

8.Кайсы төркемдә антонимнар бирелгән?
А) тәүге ,беренче
Ә) тар, киң
Б) кызырган, кыз арган.

9.Бирелгән сүзләр арасыннан диалекталь сүзләрне билгеләргә
А)мәктәп
Ә)синоним
Б) ызба

10.Омонимның төрен билгеләргә
Югалган таба! Кайсыгыз таба?
А)омоформа
Ә)омограф
Б) омофон
Г) саф омонимнар

4. фразеологизмнар буенча биремнәрне эшләү.

Татарча да, русча да бер үк сүзләрдән торган фразеологизмнарны табып, парлар языгыз.
Үрнәк: Күз йому – закрывать глаза, сүзне җилгә ташлау – бросать слова на ветер.

Төпсез мичкә, күз карасы кебек саклау, сүзне җилгә ташлау, күкерт кебек кабыну, чәчләр үрә тора, канат астына алу, ана сөте белән кергән, ике куян артыннан куу, башың белән җавап бирү, куеныңда таш йөртү, озын телле, тиресен тунау, яман күз, күз йому, кармак салып карау, үз кабыгыңа кереп бикләнү, теле кычыта, күздән утлар күренү, аяз көнне яшен суккандай, колак читем белән.

Беречь как зеницу ока, бездонная бочка, взять в руки, волосы встают дыбом, взорваться как порох, бросать слова на ветер, отвечать головой, гнаться за двумя зайцами, впитать с молоком матери, краем уха, как гром среди ясного неба, искры посыпались из глаз, зуд в языке, замыкаться в свою скорлупу, закинуть удочку, закрывать глаза, дурной глаз, драть шкуру, длинный язык, держать камень за пазухой.



5. Төркемнәрдә эш .
”Кем тизрәк” уенын уйнау. Дәфтәрләргә тактада бирелгән сүзләрнең синонимнарын язарга.

I төркемгә бирем : Алдау- ...(алдашу, ялганлау, күз буяу,кәкре каенга терәтү, тишек көймәгә утырту).
II төркемгә бирем : Танылган-...( атказанган , данлыклы, мәшһүр,билгеле, күренекле, шөһрәтле, шанлы , шөһрәтле).

6. Уен ”Мәкаль төгәл булсын”

Өең кысан булса да .................(күңелең иркен булсын)

Сөйдергән дә тел.......................(биздергән дә тел)

Туры әйткән котылган..............(ялганлаган тотылган)

Ялгыз ял күрмәс.......................( күмәк ару белмәс)

Яхшы тел-яз кебек.....................(яман тел- көз кебек)

Картлар сүзен капчыкка сал.............(яшьләр сүзен яньчеккә сал)

Үлгәннәрнең каберен бел..................(исәннәрнең кадерен бел)

Олыласаң олыны.............................(олыларлар үзеңне)

Әйбернең яңасы яхшы.....................(дусның искесе яхшы)

Читтә солтан булганчы....................(илдә олтан бул).

7. Мәкалләрнең мәгънәсенә таянып тәрбияви максатка ирешү.
Туган җирдә яшәү турында әңгәмә үткәрү.

III. Йомгаклау.
1.Якташыбыз шагыйрә Бикә Рәхимованың "Туган ягын яклап” шигыренә өлешчә лексик анализ ясау( синонимнар, антонимнар, диалекталь сүзләрне табу.
ТУГАН ЯГЫМ ЯКЛАП.
Болай гына түгел, карурманлы,
Инеш кенә түгел, елгалы...
Әлки ягы кемгә ничек, белмим,
Минем өчен улдыр иң данлы.

Һәр агачы күз алдымда һаман,
Әле бүгенгедәй хәтердә...
"И наныкам, читтә йөрисең”,- дип,
Әйтсә , бары авылым әйтер дә.

Үпкәләмим аңа аның хакы
Әнкәй хакы кебек иң олы.
Гафу сорап, башым түбән иям:
-Гафу итсәң иде бу юлы!..

Матурлыклар хисапсыздыр, анда,
"Кызыл яр”ы үзе ни тора!
-Кая киттең?
-Тау башына,- диләр,
Теләсә кем әйтер – син сора.

Тик шулай да җирләр тигез бездә,
Юк тау – ташлар күккә ашардай.
Тетрәнмичә тыныч яшәгән җир,
Тыныч бездә таңда, ахшамда.
Тыныч җирем кебек халкым тыныч,
Яши, эшли, җирне сугара.

(Бикә Рәхимова)

2.Өй эшен тикшерү.
3. Өйгә эш бирү а)”Туган авылым” дигән темага сочинение язарга;
б)131-132 бит матур язу өстендә эшләргә.
4.Нәтиҗә чыгару,билгеләр кую.

Полный текст материала Лексика дөньясында кунакта смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Долгова Лариса Николаевна  DLN1973
05.05.2013 0 5990 844

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Интересные инструкции по ПК

Лучшие материалы сайта для вас
Оставьте отзыв к материалу:
Всего: 0