Дәрес эшкәртмәсе: "Зәңгәр күлдә ай коена" әкияте; 4нче сы


Максатлар:
• Укучыларның фикерләвен һәм сөйләм телен баету;
• Уку күнекмәләрен формалаштыру өстендә эшләү;
• Эчтәлек буенча анализ ясап нәтиҗә чыгарырга, геройларга характеристика бирергә өйрәнү;
• Хикәя аша укучыларда кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү;
• "Кеше кылган эш-гамәлләре белән матур була” дигән фикернең дөреслегенә инандыру.

Метод :иҗади
Алымнар:әңгәмә, дәреслек белән эш, таблица белән эш, план төзү.
Дәрес тибы:анализлау
Җиһазлау:мультимедиа, китаплар, дәреслек.
Дәрес барышы:
Актуальләштерү:
1.    Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру:
Укучылар: Хәерле иртә, Алсу таңнарга!
                     Хәерле иртә, зифа талларга!
                     Хәерле иртә, зәңгәр суларга!
                     Хәерле иртә, назлы җилләргә!
                     Хәерле иртә, Туган җиремә!       
Укытучы: Хәерле иртә, укучылар, утырыгыз. Тәрәзә артында кыш. Ләкин күп тә үтмәс, кояш үзенең якты нурлары белән җир йөзен җылыта башлар һәм табигать кышкы йокысыннан уяныр. Сезнең парталарыгызда кояш һәм болыт рәсемнәре бар. Кайсысы сезгә ошый? (кояш)
Әлбәттә, чөнки ул нурлы, елмая.Сезнең дә кояшныкы кебек кәефегез күтәренке дип уйлыйм, һәм  шундый күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрербез.Бүгенге дәресебездә без  үткән дәрестә укый башлаган әкиятне анализларбыз, персонажларына характеристика бирербез һәм әкияттә әөтелгән фикернең мәгънәсенә төшенергә тырышырбыз.
2.    Өй эшен тикшерү:
ü    Ф.Яруллин турында әңгәмә.
Үткән дәрестә мин сезгә әкиятнең авторы Фәнис Яруллин турында бераз гына сөйләп киткән идем. Әдәгез әле искә төшереп китик, аның турында кем нәрсә хәтерли?
(көтелгән җаваплар:Ф.Яруллин язучы, шагыйрь. Ул инвалид- армиядә булганда егыла һәм аның аяклары йөрми башлый)
Әйе, укучылар, бик дөрес. Ф.Яруллин сезнең кебекләргә бик куп әкиятләр иҗат иткән, минем кулымда аның бер җыентыгы.Вакытыгыз булганда алып укыгыз.
ü    Әкиятнең эчтәлеге буенча сораулар.
Сезгә өй эшенә "Зәңгәр күлдә Ай коена” әкиятен укып бетергә кушылган иде, хәзер укыганлыгыгызны тикшереп карыйк. (слайд белән эш).Бирем: бирелгән җөмләләрне әкият эчтәлеге тәртибендә урнаштырыгыз:
1.    Күккә менеп җиткәч, кулындагы төнбоек чәчәкләрен әле бар якка, әле икнче якка ыргытып уйнарга тотына икән.
2.    Бу юлы Айның тавышын бер бик ямьсез, чатан аяклы, карлыккан тавышлы Гөберле бака ишетеп килгән.
3.    Ай әле тегеләй ыргылган, әле болай ыргылган, әмма бу ефәк җәтмәдән ычкына алмаган.
4.    Җил, койрыгы авыртуга түзә алмыйча, үрле-кырлы сикергән.
5.    Кыз, йөзә белмәвен дә онытып, суга ташланган.
6.    Синең тешләр бик үткен, бу ефәкне "эһ” дигәнче ерткалап атачаксың.
7.    Ялганласам, минем йөзем каралачак, ә кара йөзле Айның кемгә кирәге бар?
(дөрес җавап:1,4, 3, 6, 2, 7, 5)Эш битләрдә эшләнелә, җыйгач, дөрес җаваплар билгеләнә.
Яңа тема белән танышу, белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
ü    Тактадагы мәкальләр белән эшләү.
(мәкальләр слайдта язылган)
Изгелек иткән юлда калмас.
Кешенең эчке матурлыгы мөһим.
Бу мәкальләр нинди кешеләр турында? (көтелгән җаваплар: ярдәмчел, яхшы, матур)
Дөрес, укучылар, әлеге мәкальләр безнең әкиятбезгә туры киләме?
Укучылар, әйтегез әле ни өчен  автор әкиятне  "Зәңгәр күлдә ай коена” дип атаган? ? (көтелгән җавап: чөнки әкияттәге вакыйгалар зәңгәр күлдә бара һәм Ай белән бәйле)
Бу вакыйгаларда нинди персонажлар катнаша? (көтелгән җавап: ай, айсылу, чуртан, гөберле бака)
Дөрес.Сез әйткән геройларның һәрберсенең аңа гына хас сыйфатлары бар, мәслән ай турында автор нинди сүзләр әйтә.
Әйе, ул матур, якты.Бу (слайд белән эш) таблицада мин персонажларны һәм аларның сыйфатларын язып чыктым. Сез аларны туры китереп, тексттагы җөмләләр белән дәлилләргә тиеш буласыз.

Полный текст материала Дәрес эшкәртмәсе: "Зәңгәр күлдә ай коена" әкияте; 4нче сы смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Ногманова Алсу Ильсуровна  TATARKIZI
20.05.2013 0 7507 919

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Интересные инструкции по ПК

Лучшие материалы сайта для вас
Оставьте отзыв к материалу:
Всего: 0