Урок "Урман - тиңсез хәзинә" 7 класс русская группа


Гатауллина Гульнур Харисовна.

Учитель татарского языка и литературы.

МАОУ “БМСОШ”

Тема: Табигать – тиңсез хәзинә.

Максат: 1.Укучыларның планетабыз табигатенең торышы турында белемнәрен системалаштыру һәм киңәйтү; табигать байлыкларын саклау буенча җаваплылык хисләре; туган авыл табигатенә мәхәббәт тәрбияләү. Укучыларны кешенең табигатькә йогынтысы тәэсирендә килеп чыгарга мөмкин нәтиҗәләр һәм аларны булдырмый калу юллары белән таныштыру;

2.Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлелекне, диалогик, монологик сөйләмне үстерү.

3. Табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булу ихтыяҗы арттыру, табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү, барлык тереклек ияләренә хөрмәт, мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү.

Дәрес тибы: ЛГК.

Җиһазлау: Презентация, табигать турында китаплар күргәзмәсе, урман, чишмә рәсемнәре; “Табигать язмышы – безнең язмыш”, “Уйла, кеше”плакаты!

Дәрес барышы.

1. Оештыру өлеше.

Исәнмесез балалар!

Матур үтсен көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле,

Отыйк матур гадәтне.

Дөрес, матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

а)Дежур укучы белән әңгәмә.

2.Актуальләштерү.

  • Бүген сыйныфта кем кизү?

  • Укучылар, бүген көн нинди?

  • Бүген көн кояшлы, җылы, җилсез.

  • Яз көне тагын нинди көннәр була?

  • Язын яңгырлы, болытлы, җилле көннәр дә була.

  • Бүген ничәсе?

  • Апрель ае елның кайсы фасылына керә?

  • Яз айларын санагыз әле.

  • Яз көне табигтьтә нинди үзгәрешләр була?

б)Укучыларның игътибарын дәрескә туплау (бер укучының урманга баргач, төшергән видеоязмасын карау).


2. Фонетик зарядка.

(Интерактив тактада [а], [ә], [ө] авзлары кергән сүзләр язылган: урман, матур, үләннәр, кергән һ.б.)

- Укучылар башта [а] авазы кергән сүзләрне генә укып чыгыгыз. (Укучылар сүзләрне табып әйтәләр, укытучы аларны беренче баганага яза бара. Аннан соң аларны ( [ә], [ө] авзлары кергән сүзләрне ә шулай ук) берничә укучы аерым-аерым дөрес итеп әйтә. Соңыннан бергәләп кабатлыйлар).

- Бик яхшы. Әйдәгез, бу сүзләрнең русчага тәрҗемәсен искә төшерик. (укучылар тәрҗемә итәләр).

- Укучылар, бу сүзләр белән җөмләләр уйлап әйтегез. (Мин урманда булдым. Абыем урманда матур куян күргән һ.б...)


3.Дәреснең эпиграфы белән таныштыру.

а)“Табигатьтә барлык нәрсә дә үлчәнергә тиеш, барлык нәрсәне дә хисапларга мөмкин”.

Бөек математик галимебез Н.И. Лобачевский.


б)Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы. “Җирдәге бөтен матурлык – Кояштан, ә яхшылык – кешедән... Без – табигать хуҗалары һәм ул безнең өчен бөек тормыш хәзинәсе”, - дип яза М. Пришвин. Яшел дусларны саклагыз, шул чакта гына сез дә алардан файда алырсыз.


4.Яңа тема белән таныштыру.

а) Укучылар алдына максат кую.

-Балалар, без бүген дәрестә урман, табигать турында сөйләшербез.

Алга таба яңа текст белән танышырбыз, аны тәрҗемә итәрбез, сорауларга җавап бирербез, хикәя төзеп карабыз. Уйнап та алырбыз, шуңа күрә игътибарлы һәм актив булыгыз.

Җирдәге һәр тереклек иясе – һәр бөҗәк, һәр кош, һәр җәнлек табигать баласы. Агачлар, куаклар, кырдагы чәчәкләр, күлдәге камышлар – барысы да табигатьнең илаһи могҗизасы. Адәми зат та табигать баласы. Ул туганнан алып соңгы сулышына кадәр шулар белән аерылгысыз бәйләнештә.

Табигать” сүзенең берничә мәгънәсе бар. (Укучылар экранда китерелгән билгеләмәләр белән танышалар.)

1. Кешене чолгап алган, аның эчтәлегеннән тыш барлыкка килгән табигый материал дөнья. Җир планетасы.

2. Билгеле бер урынның җир – сулары, үсемлек һәм хайваннар дөньясы яки һавасы – климаты.

3. Өстен көч, тәңре мәгънәсендә.

4. Характер.

Укучылар, “табигать” диюгә, без үзебезнең туган – үскән җирне, әйләнә - тирәбездәге урман, күл, чишмә, болыннарны күз алдына китерәбез.

Үсемлекләрдән башка тереклек була алмый. Юкка гына урманнарны планетаның “яшел үпкәләре” дип атамыйлар. Әгәр алар яшәүдән туктаса, кешелек дөньясының киләчәге юк. Бүген без сезнең белән “Урман” дигән текст белән танышырбыз. Ә иң беренче яңа сүзләр белән танышыйк.


5) Яңа сүзләр белән танышу (сүзтезмәләр төзү, җөмләләр төзү).

Дым-влага

Сумала-смола

б) Сүзләрне укытучы укый.

в) Укучылар бер-берсенә укыйлар.

г) Сүзләрне сүзлек дәфтәрләренә язу.

6.Текст белән танышу.

а) Текстны уку, тыңлау.

- Нәрсә турында сүз бара?

б) Чылбырлап уку һәм тәрҗемә итү.

6) Кире информация.

1.Урман – ул нәрсә?

2.Ул үзенең матурлыгы белән нәрсә бирә?

3.Урманда һава нинди?

4.Ни өчен урманны планетабызның үпкәсе дип атыйлар?

5.Урманнан тормыш өчен нәрсәләр алына?

6.Кошлар, җәнлекләр өчен урман нинди урын?

7.Җәнлекләр, кошлар табигатькә нәрсә бирә?

8.Урманга булышырга кирәкме?

9.Урманнарны ни өчен чиста тотарга кирәк?


8.”ТНВ” каналы “хәбәрчесе” белән әңгәмә. (Бу рольне алдан әзерләнгән укучы башкара).

Хәбәрче. Хәерле көн, дуслар! Сезнең сыйныф табигатькә ярдәм итү буенча зур эшләр башкара, дип ишеттек. Шул турыда башкалар белән дә уртаклашсагыз иде.

- Безнең мәктәптә “Чисталык өмәсе” дигән акция бар. Без яз, көз айларында “Чисталык өмәсе” ндә бик теләп катнашабыз. Атна саен мәктәп янын чистартабыз. Мәктәбебезнең яны чиста булуы үзебезгә дә рәхәт. Мәктәптә нинди уңган укучылар укуын күрсәтә.

Хәбәрче. Рәхмәт. Тагын ниләр эшлисез?

- Язын кошлар өчен оялар ясыйбыз. Кышын кошларга җимлекләр эләбез. Анда ярмалар, ит кисәкләре салабыз. Яз көне “Игъланнар почмагы”на “Умырзая, ландыш чәчәкләрен өзмәгез! Алар “Кызыл китап” та” дигән белдерү элдек.

Хәбәрче. Булдырасыз икән бит. Ә сез агачлар утыртасызмы?

- Без мәктәп янына, мәктәп бакчасына аллы – гөлле чәчәкләр утыртабыз. Бу чәчәкләргә кемнәр генә сокланмый. Алар көзгә кадәр бик күп кешеләрнең күңелләренә ямь биреп тора. Ә урман бездән бик ерак түгел.

Хәбәрче. Сез урманны ничек саклыйсыз?

- Без “Урманчылар” отряды оештырырга уйлыйбыз.

Хәбәрче. Рәхмәт, дуслар. Чыннан да, сезнең эшләрегез күпләргә үрнәк булырлык икән. Алдагы эшләрегездә уңышлар телим.


9. Укучылар без сезнең белән үзебезне “Урманчылар” отряды дип хис итик. Һәм бергәләп урман буенча сәяхәт итик. (звуки леса музыка).

Урманнарны Җир планетасының “үпкәсе” дип атыйлар. 1 га урманның сәгатенә 200 кеше сулап чыгарган кадәр углекислый газны йотуын исәпләп чыгарылган. Укучылар без урманга килеп кергәч, нәрсәләр күрәбез? Беренче булып, урман дигәч, әлбәттә, агачлар күз алдына килә. Ә агачлар нинди өлешләрдә торалар соң?

1.Тамыр-корень; 2.кәүсә- ствол; 3.ботаклар-ветки; 4.бөре-почки; 5.яфраклар-листья; 6. чәчкләр-цветы; 7.җимешләр-плоды.

Укучылар, ә сез безнең якта үсүче агачларны беләсезме соң? Экранда безнең якларда үсә торган агачларның исеме күрсәтелә укучылар тәрҗемәсе белән агачның исемен әйтеп бирергә тиеш. Каен (берёза), карама (вяз), чыршы (ель), Тал, өянке (ива), өрәңге, чаган (клён), юкә (липа), зирек (ольха), усак (осина), ак чыршы (пихта), нарат (сосна), тирәк, тупыл (тополь), корыч агач (ясень), эрбет (кедр). Ә хәзер өй эшен тикшерер вакыт та җитте.

10. Укучылар сезгә өй эше итеп нинди дә булса агач турында мәгълүмат туплап килергә иде. Агачлар турында мәгълүмат бирү. Иптәшләрегез укыганда, агачның нинди сыйфатларга ия булуын истә калдыра барыгыз. Ахырдан бирем эшлиячәкбез.

Каен. Ак сылукай каенны кем генә яратмый икән! Каен турында күпме җыр, шигырь, табышмак язылган. Әкиятләрдә дә каенны онытмыйлар. Каеннан яхшы фанер, чаңгылар, мебель, сувенирлар ясыйлар. Каен тузы - әзер табигый кәгазь: ал да яз.

Чыршы. Чыршы һәрберебезгә дә кечкенәдән таныш.Чөнки чыршыдан башка бер генә Яңа ел да үтми бит. Чыршы урманында караңгырак. Ә менә эссе җәйге көнне чыршы урманында шундый рәхәт!

Имән. Имән батырны барыгыз да беләдер инде. Аның көче, матурлыгы һәркемне җәлеп итә. Тамырлары бик тирәнгә китә, шуңа күрә имәнгә бернинди давыл да куркыныч түгел. Элек корабларны да имәннән ясый торган булганнар. Бүген имән агачы йорт җиһазлары, паркет, вагоннар ясауда кулланыла. Имән кайрысы күн эшләгәндә файдаланыла.

Усак агачы Татарстанда киң таралган. Аның үсентесе янгын булып үткән җирдә иң беренчеләрдән булып шытып чыга, шуңа да аны «урман пионеры» дип йөртәләр. Ул үсәргә һәм тамыр җибәрергә шартлар булган һәр җирдә беренче булып баш калкыта. Орлыгы янгыннан соң калган урынга, я булмаса, көпшәкләндерелгән туфракка яисә ерым-ерынтының ишелеп баручы текә кашлагына очып төшүгә, күп тә үтми шытып чыга һәм, еллар узгач, аксыл кәүсәле, лепер-лепер «сөйләшергә яратучы» агач булып җитлегә. Бу агач гөмбәгә һәм төрле корткычларга бирешми. Ул — өрлек, түшәм, идән, кое бурасы өчен менә дигән агач материалы.

Тал агачы. Бервакыт күн остасы, табиб һәм умартачы урманга юл тоткан. Табибны дарулар ясауда кулланып була торган  агач кайрылары кызыксындырган. Ә күнче күн эшкәртү өчен ки­рәкле дуплау матдәләрен алырга яраклы агач кайрысын очратмаммы дип уйлаган. Умартачы исә урманга баллы үсемлек әле чәчәк атмадымы икән, дип карарга килгән. Һәркайсы үз кирәге белән кызыксынган кебек. Әмма алар, эзләнә торгач, ахырда бер үк агач әрәмәлегендә  кабат очрашкан. Чөнки әлеге агачтан дару да ясыйлар, дуплау матдәсе дә алалар, һәм ул бик шәп баллы үсемлек тә санала. Татарстанда бу агачның 15 төре үсә. Бу тал агачы икән.

Чыршы агачы биек, төз кәүсәле булып үсә, шуңа да аның тамырлары вертикаль рәвештә бик тирәнгә китәргә тиеш кебек. Бу — нәкъ шулай, тик агач 10 — 15 яшькә җиткәнче генә. Аннары вертикаль тамыр корый, бары ян тамырлары гына кала. Бу агач акрын үсә: ун ел эчендә аның буе ни­бары 1,5 м га җитәргә мөмкин. Мәңге яшел агач, әмма чәнечкеле ылыслары агачында 5 — 7 ел гына тора, аннары коела. Республикабызның Алабуга һәм Биектау районнарында бу агач исемнәрен йөрткән авыллар бар.

Имән агачының кәүсәсе бик юан, ботаклары, таза мускуллы куллар сыман, борылмалы һәм юан; яфраклары нык уемтыклы. Агачы — төзү эшләрендә, җиһаз ясауда, ә яшь агач кайрылары — эч киткәндә, яфрагы помидор яки кыяр тозлаганда кулланыла. Чикләвеге — терлек азыгы. Бу агач гайрәтлелек, ныклык, көч-куәт билгесе булып санала. Роберт Гукның үсемлекләрнең күзәнәкчел төзелешен ачыклауга багышланган ачышы да әлеге агач кайрысы белән бәйле. Үзагачы аеруча нык, бүрәнәсе суда череми, ә бәлки, кара төскә кереп, тагын да катылана гына, ягъни чыныга. Борынгы греклар аны Җир йөзендә иң беренче пәйда булган агач дип санаган.

Юкә. Яфраклы урманнарда каралҗым кәүсәле, искитмәле бер агач очрый. Июнь ахыры — июль башларында аның хуш исле чәчәге исе бал корт­ларын ерактан ук үзенә җәлеп итә. Чәчәк атканда ул матурлыгы белән алмагачтан калышмый. Бер төп агачы 1 га карабодай басуы биргән кадәр бал бирә. Шәһәрләрне яшелләндерүдә дә аңа тиңләшердәй агач юк. Яфраклы ботаклары кыш көне терлек азыгы буларак файдаланыла. Чәчәкләреннән әзерләнгән төнәтмә — салкын тиюне тир чыгарып дәвалый торган бик борынгы дәвалау чарасы. Чәчәкләре азык һәм кондитер сәнәгатендә кулланыла. Орлыгында 12 процент тирәсе миндаль мае сыман май бар. Йомшак үзагачыннан кашык, уенчык, аяк киеме тегү өчен калып һ.б.ш. эшләнмәләр ясала. Бу хикмәтле агач - юкә икән.

Урманнарга багышлап, рәссаммнар бик күп картиналар иҗат иткәннәр, композиторлар җырлар язганнар. Менә бу картинада без И.И.Шишкинның “Нарат урманыңда” дигән рәсемен күрәбез.

11. Физ.минут.

( Магнитофоннан кошлар тавышы яңгырый .)

Балалар, күзләрне йомдык. Үзебезне матур агачлар үскән урманда йөрибез дип хис итик. Агачларга кунган төрле кошлар үзләренең дәртле җырлары белән безне озатып йөриләр.

( Укытучы музыка астында шигырь укый.)

  • Бәхетем ташып , күңел тулганда,

  • Йөземне шатлык яше юганда.

  • Мин киләм һаман җырлы урманга

  • Кәккүк моңнарын тыңларга .

Ял итеп алдык , укучылар , дәресебезне дәвам итик.


12. Урманга барган һәр кеше үзенең табигатьтә кунакта гына икәнен онытмаска һәм табигатькә зыян китермәскә тиеш.

- Табигатьтә ничек кунак булып була? (Җиләк, кура җиләге, балан, шомырт, миләшне җыеп ашап була).

- Урманда сез нәрсәләр күрәсез? (Укучыларның җаваплары тыңланыла).

- Урман җәнлекләр һәм кошлар өчен нәрсә ул? (Урман алар өчен өй).

- Сезнең өегезгә, шаулашып, моңарчы күргәнегез дә, ишеткәнегез дә булмаган ниндидер кешеләр килеп керсә, таяк белән өегезнең стеналарына сугып кычкыра башласа, сез нишләр идегез? (Полициягә шалтыратыр идек, куып чыгарыр идек, ишекне бикләп куяр идек).

-Урмандагы җан ияләренең телефоннары да, полицияләре дә, ишекләре дә юк. Алар безне куып та чыгара алмыйлар.

- Урманда тагын нинди зыян эшләп була? (Кырмыска ояларын туздыру, гөмбәне йолкып алу, тавышлану, учак ягу).

- Шулай булгач, урманда шауларга ярыймы? (Укучылар киңәшеп, нәтиҗә чыгаралар).

Нәтиҗә:

1.Урманда шауларга ярамый. Андагы кошлар һәм җәнлекләрнең яшәеше өчен тынычлык кирәк.

2.Кош һәм җәнлекләрне куркытырга ярамый.


13. Гөмбә җыю уены.

Урманда нәрсәләр эшләргә ярамый?

.” Ярый – ярамый” уены ярдәмендә тест сорауларына җавап бирү.

Ояларны туздырырга....

-Җиләк – гөмбәләрне таптарга...

- Агачларны сындырырга...

-Урманда чүп калдырырга..

-Кошлар сайравын тыңларга...

- Урманда шаулап музыка акыртып йөрергә..

- Урманда сукмактан йөрергә..

- Теләсә кайда үләннәрне, чәчәкләрне таптап йөрергә...

-Ут – учак яндырырга... .

-Саф һава суларга...

-Кырмыска оясын җимерергә...

-Сыерчык оялары эләргә...

-Җиләк җыярга...

-Урманны чистартырга...

14.Ә хәзер укучылар без урман һәм андагы тавышлар белән танышып китәрбез. (Презентация). Менә балалар урманыбыз да нинди генә тереклек ияләре юк икән. Әйтегез әле безнең урманнарда яшәүче нинди җәнлекләрне беләсез?


15.(Кошлар тавышы) Укучылар безнең якларда яшәүче кошларны да барлар вакыт җитте. Сез нинди күчмә кошларны һәм безнең якта кышлаучы кошларны беләсез? (дәфтәргә язу)


16. Гөлсинә Сабированың “Көзге урман” җырын тыңлау.


17.Әңгәмә - сорау. Кеше табигатькә нинди файда китерә?

- Кеше табигатькә нинди файда китерә?

- Бүген табигать нинди хәлдә? (Аны “дәваларга” кирәк.)

- Ә табигатьне ничек дәваларга, аңа ничек ярдәм итәргә була?

Кешеләрне һәм табигатьне сакларга кирәк. Кадерезләсәң, табигать тә, нәкъ кеше кебек, авырый, юкка чыга. (Слайд -урманга зыян салу).


18. “Агачны таны” уены.

19.Укучылар, кеше урмансыз яши аламы?

Нәтиҗә:

1.Урман матур. Кеше урманга карап соклана, ләззәтләнә.

2.Урман юмарт. Кешеләргә җиләкләр, гөмбә һәм хуш исле һавасын бүләк итә.

3.Урман файдалы. Төзелеш өчен кешегә агач материалын бирә, һаваны чистарта.

4.Димәк. кеше урмансыз яши алмый.


20. Агачларга тиешле сыйфатларны сайлап ал.

Каен юан

Имән төз

Чыршы бөдрә

Нарат мәһабәт

Усак нәфис

Өрәңге сылу

Миләш яшел

Юкә көчле

21.Җәнлекләргә тиешле сыйфатларны сайлап ал.

Йокычан тиен

Хәйләкәр куян

Йонлач керпе

Ач аю

Чәнечкеле төлке

Соры бурсык

Куркак поши

Җитез бүре

Көчле кабан дуңгызы

22.Мәкальләр әйтү.

-Укучылар, табигать, аны саклау турында үзебез өйрәнгән мәкальләрне искә төшерик әле.

- Урман белән су – табигать күрке.

- Урмансызлык – уңайсызлык.

- Агар суның кадере юк.

- Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың?


23.Өй эше. “Урманнарны саклыйк!” дигән темага хикәя яз.


24. Билге кую.


25. Йомгаклау.

Дәреснең эпиграфын тагын бер кат искә төшерү.

Урман – безнең өчен иң зур байлык. Без исә урманнарны сакларга, тагын да баетырга тиешбез. Урманнарның да, һәр өйдәге кебек, үз тәртибе, кагыйдәсе бар, һәм безгә аларны төгәл үтәргә кирәк. Урманда үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтик әле: агачларны сындырмаска, кош ояларын туздырмаска, чүпләмәскә.

Укучылар, сез бу кагыйдәләрне онытмагыз, аларны үтәргә тырышыгыз. Урман тагын да баесын өчен, агачлар, куаклар утыртыгыз. Кош –кортларны, җәнлекләрне ашатыгыз. Урман турында гел кайгыртып торсагыз, ул да сезне шатланып каршы алыр, сезгә матур чәчәкләр, кошлар сайравын, тәмле җиләкләрен бүләк итәр.



Ә хәзер Р. Вәлиеваның урман турындагы шигырен тыңлагыз.

Куанып хозурда йөргәндә,

Карурман куенына кергәндә,

Беркемнең каргышын алма син,

Күбәләк тә елап калмасын...

Сак бул син, сабыем, сак бул син,

Саклый күр табигать баласын.

Онытма, туган җир бер генә,

Кадерләрен аның бел генә...

Дәвала аның һәр ярасын.

Син бит соң табигать баласы!


Матурлыкны тудыра, аны күрә һәм саклый белгән кеше мәрхәмәтле дә була. Андый кеше тормышны, кешеләрне, табигатьне ярата белә.

Әйдәгез, чәчәкләр үстерик, үзебезне, тирә - юньдәге кешеләрне сөендерик, дөньялар тыныч, тормышыбыз чәчәктәй матур булсын!...





















Полный текст материала Урок "Урман - тиңсез хәзинә" 7 класс русская группа смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Гатауллина Гульнур Харисовна  Gulnur
14.06.2013 0 7358 614

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК