Разработка мероприятия "Книга-источник знания"; 5-9 кл.


1 НЧЕ АЛЫП БАРУЧЫ: ИСӘНМЕСЕЗ КАДЕРЛЕ КУНАКЛАР, ХӨРМӘТЛЕ УКЫТУЧЫЛАР, УКУЧЫЛАР! ХӘЕРЛЕ КӨН! БҮГЕН БЕЗ СЕЗНЕ КИТАП ИЛЕНӘ КУНАККА ЧАКЫРАБЫЗ. ӘЙДӘГЕЗ ӘЛЕ БАРЫБЫЗ ДА КИТАПЛАР БЕЛӘН ИСӘНЛӘШИК: ”САУМЫ, КИТАП! ”
БҮГЕН КИЧӘБЕЗНЕ КИТАПКА БАГЫШЛАРБЫЗ:АНЫҢ БАРЛЫККА КИЛҮ ТАРИХЫ, ҮСЕШ ЮЛЛАРЫ, ӘҺӘМИЯТЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШЕРБЕЗ, ШИГЫРЬЛӘР СӨЙЛӘРБЕЗ,ҖЫРЛАР ҖЫРЛАРБЫЗ.
2 НЧЕ АЛЫП БАРУЧЫ: КИТАПЛАР ТӨРЛЕ БУЛА.КАЙБЕРЛӘРЕ КАЛЫН, КАЙБЕРЛӘРЕ ЮКА ТЫШЛЫ. ШАГЫЙРЬЛӘР, ЯЗУЧЫЛАР КИТАПКА ДАН ҖЫРЛЫЙ.ОЛЫЛАР КИТАПТАН ҖАНЫНА АЗЫК ТАБА. УКУЧЫ БАЛА КИТАБЫН СЕРДӘШ ИТӘ. ЯШЬ КЕШЕ МЕҢ ДӘ БЕР СОРАВЫНА КИТАПТАН ҖАВАП ЭЗЛИ. ӘЙЕ, КИТАП – ҺӘРКЕМНЕҢ ЮЛДАШЫ. УЛ ХАЛЫКЛАР БЕЛӘН ХАЛЫКЛАРНЫ ТАНЫШТЫРА. ЧОРЛАР АРАСЫНДА КҮПЕР САЛА. МЕНӘ ШУҢА КИТАПНЫ ЗУРЛЫЙЛАР. МЕНӘ НӘРСӘ ДИП ЯЗА Г.ТУКАЙ "КИТАП” ДИГӘН ШИГЫРЕНДӘ:
ҺИЧ ТӘ КҮҢЕЛЕМ АЧЫЛМАСЛЫК ЭЧЕМ ПОШСА,
ҮЗ-ҮЗЕМНЕ КҮРӘЛМЫЙЧА, РУХЫМ ТӨШСӘ,
ҖӘФА ЧИКСӘМ, ЙӨДӘП БЕТСӘМ, БУ БАШЫМНЫ
КУЯЛМЫЙЧА ҖАНГА ҖЫЛЫ ҺИЧБЕР ТӨШКӘ;
ХӘСРӘТ СОҢРА ХӘСРӘТ КИЛЕП АЛМАШ-ТИЛМӘШ,
КҮҢЕЛСЕЗ УЙ БЕЛӘН ТӘМАМ ӘЙЛӘНСӘ БАШ,
КҮЗЛӘРЕМДӘ КИБЕП ТӘ ҖИТМӘГӘН БУЛСА,
ХӘЗЕР ГЕНӘ СЫГЫЛЫП-СЫГЫЛЫП ЕЛАГАН ЯШЬ, -
ШУЛ ВАКЫТТА МИН КУЛЫМА КИТАП АЛАМ,
АНЫҢ ИЗГЕ СӘХИФӘЛӘРЕН АКТАРАМ;
РӘХӘТЛӘНЕП КИТӘ ШУНДА ҖАНЫМ, ТӘНЕМ,
ШУННАН ГЫНА ДӘРТЛӘРЕМӘ ДӘРМАН ТАБАМ
УКЫП БАРГАН ҺӘРБЕР ЮЛЫМ, ҺӘРБЕР СҮЗЕМ,
БУЛА МИНЕМ ЮЛ КҮРСӘТҮЧЕ ЙОЛДЫЗЫМ;
СӨЙЛИ БАШЛЫЙМ БУ ДӨНЬЯНЫҢ ВАКЛЫКЛАРЫН,
АЧЫЛАДЫР, НУРЛАНАДЫР КҮҢЕЛЕМ, КҮЗЕМ.
1НЧЕ АЛЫП БАРУЧЫ: КИТАП ЯЗМЫШЫ – ХАЛЫК ЯЗМЫШЫ. КИТАП – КЕШЕЛЕК ҖӘМГЫЯТЕ УЙЛАП ЧЫГАРГАН ИҢ БӨЕК МОГҖИЗАЛАРНЫҢ БЕРСЕ. АННАН БАШКА ХӘЗЕРГЕ ТОРМЫШНЫ КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРҮЕ МӨМКИН ТҮГЕЛ.
ТАТАР КИТАБЫНЫҢ ТАРИХЫ ЕРАК ГАСЫРЛАРГА БАРЫП ТОТАША. БЕЗНЕҢ БАБАЛАРЫБЫЗ 5-6НЧЫ ГАСЫРЛАРДА УК ЯЗА БЕЛГӘННӘР

Полный текст материала Разработка мероприятия "Книга-источник знания"; 5-9 кл. смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Абдуллина Фания Зуфаровна  AlfinurKa
23.10.2013 0 3734 1042

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК