Мәхмүт Хәсәнов исемендәге музей


Балаларда әдәплелек, әхлаклылык, әти-әниләргә, туганнарга, кардәшләргә карата кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбияләү, аларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, югары мәдәниятле камил шәхес итеп тәрбияләү – мәктәп алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Бу бурычларны тормышка ашыру өчен "Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк” дигән девиз астында халкыбызның үткәнен, хәзергесен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, бөек мәгърифәтчеләр К.Насыйри, Р.Фәхретдин хезмәтләрен тирәнрәк өйрәнү максатыннан без мәктәбебездә 1999 елда тарихи музей оештырдык.

Музей эшчәнлеге 3 юнәлештә алып барыла:

1. "Без тарихта эзлебез”
2. "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл”
3. Балаларда, халык педагогикасына таянып, әхлакый һәм рухи культура тәрбияләү.

"Без тарихта эзлебез” юнәлешендә халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен, рухи мирасын, якташ язучы, шагыйрьләрнең иҗатын өйрәнү максаты куелды һәм без музеебызны якташ язучы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты М.Хәсәнов исеме белән атадык. М.Хәсәновның тормыш иптәше Мәрьям апа Хәсәнова, аларның улы, кызы, оныклары белән элемтәдә торабыз. 2002 елны М.Хәсәнов тууына 75 еллык юбилеен республика күләмендә билгеләп үткән идек. Ә инде быел декабрь аенда аның 80 еллык юбилеен билгеләп үттек.

Полный текст материала Мәхмүт Хәсәнов исемендәге музей смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Гайнутдинова Рима Абдулловна  RimaGai
11.12.2013 0 2835 553

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК