Урок "Биография и творчество Г.Тукая" для 3 класса


МУНИЦИПАЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ
СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА №20 Г.НИЖНЕКАМСКА РТ



Методическое объединение учителей татарского языка и литературы

Татарский язык





Урок

по теме “Творчество и биография Г.Тукая”для 3 класса.











Выполнила:

Усманова С.М.

учитель татарского

языка и литературы


Проверила:

Константинова Д.М.

руководитель ШМО

учителей татарского

языка












Г.НИЖНЕКАМСК 2014

Габдулла Тукайга багышланган “Кемнең миллионер

буласы килә” уены.


Сыйныф: 3 (рус төркеме).

Максат: укучыларның Г.Тукай турында алган белемнәрен гомумиләштерү һәм ныгыту;

логик һәм аналитик фикерләү сәләтләрен үстерү;

татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты,

китаплар күргәзмәсе,

сүзләр язылган карточкалар,

укучылар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе.

Уен барышы.

1. Кереш өлеш.

1) Уенның исемен, максатын әйтү.

2) Уен тәртибе белән таныштыру.

Сайлап алу турында тиз һәм дөрес җавап биргән укучы уенның беренче турында уйный. Телеуенда шикелле сорау һәм 4 җавап бирелә. Җавапларның берсе генә дөрес. Һәр турда 7 сорау. Уйнаучы барлык сорауларга да дөрес җавапны әйтсә, җиңә. 3 төрле булышу бар: залның булышуы, иптәшенең булышуы, 50:50 - 2 дөрес түгел җавап алына.

2. Төп өлеш.

1нче сайлап алу туры.

Авыл исемнәрен аларда Г.Тукай яшәү тәртибендә куегыз.

  1. Кырлай.

  2. Өчиле.

  3. Сасна.

  4. Кушлавыч.

1нче тур.

1) Г.Тукай ничәнче елда туган?

1. 1886. 2. 1986.

3. 1887. 4. 1885.

2) Нинди шигыре бар?

1. Эш беткәч йокларга ярый. 3. Эш беткәч укырга ярый.

2. Эш беткәч уйнарга ярый. 4. Эш беткәч җырларга ярый.

3) Г.Тукайга ничә ай булганда әтисез кала?

1. 5 2. 6 3.9 4. 7

4) Нинди шигырьне Г.Тукай язмаган?

1. Гали белән кәҗә. 3. Туган авыл.

2. Шаян песи. 4. Күке.

5) Бу юллар нинди шигырьдән?

Ә песи яшьрен генә яткан, кәтүкне күзмидер,

Тукта, селкенмәсме?”-ди ул; бер дә җаны түзмидер.”

6) Ничә яшьтә гомере өзелә?

1. 37 2. 27 3. 57 4. 47

7) “Кызыклы шәкерт” шигырендә этнең кушаматы ничек?

1. Сарбай. 2. Акбай.

3. Тузик. 4. Шарик.

Музыкаль тәнәфес. “Бала белән күбәләк” җыры.


2нче сайлап алу туры.

Шагыйрьләрне туу тәртибендә урнаштырыгыз.

1. Г.Тукай. 2. М.Җәлил.

3. Р.Вәлиев. 4. К.Насыйри.

2нче тур.

1) Г.Тукай нинди ел фасылында туган?

1. яз 2. көз

3. кыш 4. җәй

2) Нинди шигыре бар?

1. Пар эт. 2. Пар ат.

3. Пар песи. 4. Пар сыер.

3) Бу юллар нинди шигырьдән?

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә-эш

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.”

4) “Шүрәле” әкиятендә нинди авыл сүрәтләнә?

1. Кушлавыч. 2. Кырлай.

3. Сасна. 4. Өчиле.

5) “Шүрәле” балетына кем музыка язган?

1. Фәрит Яруллин. 2. Фәнис Яруллин.

3. С.Сәйдәшев. 4. А.Ключарев.

6) Г.Тукайның әтисе кем исемле?

1. Гариф. 2. Мәхмүт.

3. Мөхәммәтвәли. 4. Мөхәммәтгариф.

7) Асрамага әнисе кемгә бирә?

1. Шәрифә. 2. Әминә.

3. Мәмдүдә. 4. Мәймүнә.

Музыкаль тәнәфес.”Кызыклы шәкерт” шигыре.

3нче сайлап алу туры.

Кешеләрне аларда Г.Тукай яшәгән тәртиптә урнаштырыгыз.

1. Шәрифә карчык. 3. Зиннәтулла бабай.

2. Мөхәммәтвәли абый. 4. Сәгъди абзый.

3нче тур.

1) Г.Тукай ничәнче апрельдә туа?

1. 16 2. 26

3. 27 4. 28

2) Нинди шигыре бар?

1. Гали белән кәҗә. 3. Кәҗә белән Гали.

2. Гали һәм кәҗә. 4. Кәҗә һәм Гали.

3) Г.Тукай нинди авылда туган?

1. Кырлай. 2. Кушлавыч.

3. Сасна. 4. Өчиле.

4) Бу юллар нинди шигырьдән?

Җитеп килә инде аның 70 яше

Җем-җем итә җитеп сакал, көмеш чәче.

5) Казанга нәрсәгә утырып китә?

1. Атка. 2. Поездга.

3. Автобуска. 4. Машинага.

6) Ничәнче елда гомере өзелә?

1. 1913 2. 1813

3. 1903 4. 1900

7) Әнисе кем исемле?

1. Мәликә. 2. Мәдинә.

3. Мәймүнә. 4. Мәмдүдә.

Музыкаль тәнәфес.”Туган тел” җыры.




Полный текст материала Урок "Биография и творчество Г.Тукая" для 3 класса смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Усманова Сирена Муктасировна  анерис
01.01.2014 0 5508 580

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК