Разработка "Математический конкурс. Умножение. Деление" (на татарском языке)


Тема:Закрепление.Математический конкурс.
Максат:1.Тапкырлау,бүлү,һәм калдыклы бүлү буенча алган белем күнекмәләрен ныгыту.
2.татар халык мәкальләре аша укучыларда төгәллек,зирәклек һәм фикерли белү сәләтләрен үстерүне дәвам итү.
Метод,алымнар:кабатлау,уен.
Тибы:дәрес-конкурс.
Җиһазлау:таблица,мәкальләр,сигнал карточкалар.

Дәрес барышы
1.Оештыру өлеше.
-Исәнләшү : Укытучы:Исәнмесез,укучылар
Килдегезме дәрескә,
Уен,көлке эшләрегез
Калдымы тәнәфестә?

Укучылар:Кыңгырауны ишеттек тә
Ашыктык без дәрескә.
Җиңнәребезне сызганып
Тотынабыз зур эшкә.
-Укучылар,Казан турындагы стендта түбәндәге шигырь юллары бар.(игътибар бүлмәдәге стендка юнәлтелә)
Татарстан минем республикам
Башкаласы Казан каласы
Татарстан туган җирем булгач,
Мин буламын татар баласы.
Без сезнең белән барыбыз да татар балалары,татар милләтеннән.
Һәр милләтнең үзенең гореф-гадәтләре,йолалары,бәйрәмнәре һәм үзләренә генә хас сыйфатлары бар.Татар халкы элек-электән үк сабыр-түзем,хезмәт яратучы,кунакчыл,чиста-пөхтә һәм әлбәттә,белемгә омтылучы булган.Аларның бу сыйфатларын без татар табышмакларында,әкиятләрендә,мәкальләрендә күрәбез.
"Кыскалыкта-осталык”,-ди татар халык мәкале.
-2-
Математика фәне төгәллекне,кыскалыкны,осталыкны сорый торган фән.Шуңа күрә без бүгенге дәрестә татар халык мәкальләрен кулланып,мисал.мәсьәләләр эшләрбез.
Дәресебезне математик-конкурс дип атарбыз(дәфтәрләрне җыябыз,ачабыз,бүгенге числоны язабыз:бүген 26 нчы февраль,шимбә көн)
Өй эше:кабатларга иде.Бүгенге дәресебез конкурс формасында булыр.Үзегезнең белемнәрегезне күрсәтегез,кунаклар алдында сынатмыйк.
1.Күмәк эш үрчемле булыр.
(бергә эшләсәк.тиз эшләрбез)
(Буш урында нинди сан булуын әйтәбез)
-2 3 6 8 ? 2гә бүленәме?Нинли саннар болар?(җөп)
(һәр сан икегә арта бара,буш урындагы сан 10)
-90 80 70 60 ?(10га бүленәме?)
(һәр сан 10га кими бара,буш урындагы сан 50)
-5 10 15 20 ?(бу саннар 2гә бүленәме?)
(һәр сан 2гә кими бара,соңгы сан 12)
Нәтиҗә:күмәк эшебез үрчемле булды,тиз эшләдек.
2.Җиде кат үлчә,бер кат кис.
(бик уйлап кына эшләргә.)
7*1=7-сабый чак
7*2=14-яшүсмер чак,ягъни үсмер чак
7*3=21=яшь чак
7*4=28-яшьлек
7*5=35-үсеп җитү,өлгерү һ.б.
Кеше гомеренең 7ле саны циклы,7 өлеше икән бу,7 яшьтә укырга керә...Шуңа күрә 7 саны иң изге,куәтле,серле сан икән.Шуңа күрә ул татар халык авыз иҗатында урын алга(җиде башлы елан,җиде көн,җиде төн һ.б.
- сигнал карточкалары белән тапкырлау таблицасын кабатлыйбыз.
- Нәтиҗә:шигырь- (3нче класс дәреслегендәге"тапкырлау таблицасы”-дигән шигырь)
- -таблицадан тыш тапкырлау
(тактага эләргә)
Нәтиҗә:уйлап җавап бирдегез.
2.Сөйли белсәң,тыңлый да бел.
Тыңлап математик диктант язабыз.
-60 һәм 12 саннарының суммасын 9га бүл (60+12):9=72:9=8
-99 һәм 45 саннарының аермасын 6га бүл (99-45):6=54:6=9
-75 саныннан 27 һәм 3 саннарының өлешен ал 75-(27:3)-75-9=66
-19га 7 һәм 3 саннарының тапкырчыгышын куш 19+(7*3)=19+21=40
-бүленүче 81,бүлүче 9,өлешне табарга.
-беренче тапкырлаучы 12,икенче тапкырлаучы 6,тапкырчыгышны табарга.
Нәтиҗә:тыдлый белү дә зур осталык икән,укучылар.Тыңлый белергә дә түземлек,тырышлык кирәк.
3.Тырышкан табар:ташка кадак кагар-ди татар халык мәкале.
(теләсәң өйрәнергә була)
-мисалларны чагыштыру<=> (тактада,таблицада)
-кыйммәтләре бертөрле булган аңлатмаларны парлап әйт:
1)4*7 9*3 2)5:*9 64:8
8*5 7*4 56:7 36:6
3*9 5*8 72:8 81:9

-4-
Нәтиҗә:тырышып эшләгәннән соң,ял итәбез(физкультминутка)
4.Берлектә көч,татулыкта бәрәкәт.
(бөтенебез бербөтен,дус,тату булсак,барлык авырлыкларны да җиңеп була)
"Чылбыр”уены-зирәклекне тикшерәбез,бергә эшлибез.
Нәтиҗә:бергә булганда,бөтен эшне эшләп була.
Тиз генә тигезләмәләр чишеп алабыз.
8*х=24 32:Х=8 76*Х=38 Х*7=84 Х:3=24
Х=24:8 Х=32:8 Х=76:38 Х=84:7 Х=24*3
Х=3 Х=4 Х=2 Х=12 Х=72
8*3=24 32:4=8 76:2=38 12*7=84 72:3=24
24=24Т 8=8Т 38=38 84=84 24=24
6.Белмәү гаеп түгел,белергә теләмәү гаеп.
(күп нәрсәне белер өчен тырышып укырга кирәк)
45:15=3 24:12=2
99:33=3 45:15=3> бүлүгә гамәлләр.
80:16=5 88:44=2


17:3=5(калд.2) 85:15=5(калд.10)
11:4=2(калд.3) 10<15(тикшерү)
32:5=6(калд.2) 15*5+10=75+10=85
27:5=2(калд.2) 76:20=3(калд.16)
16<20
20*3+16=76

Нәтиҗә:башка дәресләрдә тагын ныгытырбыз әле.
-5-
7.Киңәшле эш таркалмый.
(Киңәшләшеп,бер фикергә килеп эшләсәң,эшең уңышлы була)
Киңәшләшеп,мәсьәлә чишәбез.
2)Балалар бакчасына яшелчәләр китергәннәр.Яшелчәләрне 6 көн 10ар кг һәм 5 көн 7шәр тотканнар.Балалар бакчасына ничә кг яшелчә китергәннәр?
Тотканнар-6 көн 10ар кг
5 көн 7шәр кг
Китергәннәр-?кг-яшелчә.
6*10=60(кг) 6 көндә тотылган яшелчә
5*7=35(кг) 5 көндә тотылган яшелчә
60+35=95 (кг)барлык китерелгән яшелчә.
Җ:95(кг)яшелчә китергәннәр.
1)Укучылар тәҗрибә участогында кыяр үстергәннәр.Җыелган уңышны 5әр кәрзингә 6шар кг һәм 4 арҗәгә 8әр кг итеп тутырганнар.Укучылар ничә кг кыяр үстергәннәр.

Тутырганнар-5 кәрзин 6шар кг
4 әрҗәгә 8әр кг.
Үстергәннәр-? Кг яшелчә.
5*6=30(кг) 5 кәрзиндәге кыяр аврлыгы.
4*8=32(кг)4 әрҗәдәге кыяр.
30+32=62(кг)барлык үстерелгән кыяр.
Җ:62(кг)кыяр үстергәннәр.
8.Беләге юан-берне егар,
Белеме булган-меңне егар.
(белемле кеше төрле каршылыкларны җиңә)
Нәтиҗә:Соңгы мәкальгә килеп җиттек.Сез үзегезнең белемнәрегезне күрсәттегез.Дәрестә актив катнаштыгыз,ләкин белемнәрегез төрлечә әле.”5”ле,”4;ле,”3”ле билгеләре куярга булыр иде.
Истәлек-открытка бирелә.
Өй эше:контроль эшкә әзерлек. Белемле булырга омтылыгыз.
Акылың-юлбашчың,китап-юлдашың,белемең-киңәшчең булсын,кадерле укучым.

.

Полный текст материала Разработка "Математический конкурс. Умножение. Деление" (на татарском языке) смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Валиева Гульсина Султангалиевна  Gulsina_Safina
11.01.2014 0 2618 414

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Интересные инструкции по ПК

Лучшие материалы сайта для вас
Оставьте отзыв к материалу:
Всего: 0