Разработка урока татарского языка на тему "Әдәбият - сәнгать дөньясында"; для 6 класса русскоязычной группы


Тема: Әдәбият- сәнгать дөньясында.
Рус телендә сөйләшүче 6нчы сыйныф укучылары өчен
Диалогик- монологик сөйләм телләрен үстерү дәресе.

Дәрес тибы: диалогик- монологик сөйләмгә чыгу
Максат. 1. Алдагы дәресләрдә өйрәнгән лексиканы кабатлау.
2. "Әдәбият- сәнгать дөньясында” темасы буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.
3. Кирәкле мәгълүматларны сайлап алырга, үз фикереңне дәлилли белергә өйрәтү.
4. Укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, эстетик зәвык тәрбияләү.
Җиһазлау. Дәреслек 118нче бит( Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова), тест, татар артистлары, композиторлары, язучылары, җырчылары портретлары, презентацион программа, компьютер.
Дәрес барышы.
1. Оештыру.
Уңай психологик халәт тудыру.
-Исәнмесез, балалар! Утырыгыз.
- Лена, синең хәлләрең ничек? Марина, ә синең?
-Марина, спроси, как дела у Артура? Һ.б.
-Бүген ничәнче гыйнвар? Урамда көн нинди?
2. Актуальләштерү.
1. – Без сезнең белән "Әдәбият- сәнгать дөньясында”бүлеген үттек.(1 слайд) Бүген шушы бүлек буенча алган белемнәребезне ныгытабыз. Башлыйбыз.
- Мин сезгә тестлар таратам.
Тест сораулары:
1. С.Сәйдәшев:
А) танылган язучы
ә) атаклы композитор
б) зур галим
2. А.Алиш:
А) балалар язучысы
ә) җырчы
б) журналист
3. Дөрес тәрҗемәне тап:
А) шагыйрь чыгыш ясый а) первое произведение
Б) беренче әсәр б)ставится спектакль
В) мәктәп сәхнәсе в)поэт выступает
Г)спектакль куела г) сцена школы
4. М. Җәлил кайчан туган?
А) 1886 елның 26 апрелендә
ә) 1906 елның 15 февралендә
б) 1908 елның 15 сентяберендә
5. Җөмләләрне дәвам ит:
А) М. Җәлил ... а) герой-шагыйрь
Б) С. Сәйдәшев ... б) театр артисты
В) Р.Шәрәфиев ... в) танылган композитор
6. С. Сәйдәшев кайда туган?
А) Актанышта
ә) Казанда
б) Мәскәүдә
7. Дөрес тәрҗемәне тап:
А) атаклы язучы а) молодой поэт
Б) танылган галим б) известный ученый
В) яшь шагыйрь в) знаменитый писатель
8. 15 февральдә ___________ туган көне.
А) Г. Тукайның
ә) С.Сәйдәшевнең
б) М. Җәлилнең
9. Татар дәүләт академия театры:
А) С.Сәйдәшев исемендәге
ә) М. Җәлил исемендәге
б) Г. Камал исемендәге
- Ә хәзер тестларны тикшерик ( слайдларда тест җаваплары)

Полный текст материала Разработка урока татарского языка на тему "Әдәбият - сәнгать дөньясында"; для 6 класса русскоязычной группы смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Шайгарданова Лилия Канифовна  Канифовна
17.01.2014 1 8984 632

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК