Әкрен генә "Туган тел" җыры яңгырый. Сәхнәгә алып баручы чыга
МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ
Родной язык
Гилмуллина Лайсан Салахетдиновна
Учитель татарского языка и литературы
Республика Татарстан, г. Елабуга, МБОУ СОШ №6
Тема:Туган телем-газиз телем.
Әкрен генә “Туган тел” җыры яңгырый.Сәхнәгә алып баручы чыга.
Максат:1999 нчы елның 21 февралендә Бангладеш тәкъдиме белән ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителүне билгеләп үтү.
Укучыларда дөнья халыклары телләренә,әдәбиятына,сәнгатенә карата кызыксыну уяту,аларда милли үзаң,халкыбызның бай,рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру.
Әкрен генә “Туган тел” җыры яңгырый.Сәхнәгә алып баручы чыга
Алып баручы:Хәерле көн хөрмәтле кунаклар.Бүгенге кичәбез “Туган телем-газиз телем”дип атала.1999 нчы елның 21 нче февраль көне Бангладеш тәкъдиме белән ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.Тел, тел дибез, нәрсә соң ул тел? “Авыз күрке-тел, тел күрке –сүз,”-ди халык. Тел кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота.Ул тормыш чыганыгы,белем чишмәсе.Тел кешеләргә бер-берсе белән аралашырга,бер-берсен аңларга,бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.Бөек рус педагогы К.Ушинский телнең шәхесне тәрбияләүдәге роле турында: “Халыкның теле-аның бөтен рухи тормышның иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге. Телдә бөтен халык һәм Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә,телдә халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла”,-дигән.
Без-татарлар!Безнең туган телебез-татар теле.
“ Без-татарлар!Безнең туган телебез-татар теле,мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул”,-дигән телебезне үстерүгә гаять дәрәҗәдә зур өлеш керткән К.Насыйри бабабыз.
Туган тел!Һәркем өчен дә газиз сүз бу.Чөнки иң кадерле “әти”, ”әни”, ”әби”, “бабай”сүзләрен туган телдә әйтәбез.Туган телебезнең,торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.Тугач та бу телне балам, кызым, улым дигән сүзләрне дөньяга сине тудыручы, яратучы,багучы газиз әнкәңнән ишетәсез.
Укучы: “Балам”диеп туган телдә ,
Эндәшә миңа әнкәм.
“Әнием!”дип әнкәмә,
Мин туган телдә әйтәм.
Туган телдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә,
“Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Алып баручы: Туган үскән илнең яктылыгын, Ватанның газизлеген тоярга да безгә әнә шул туган тел ярдәм итә. Милли шагыйрьләребезнең җанга якын шигырьләрен укып рухланабыз. Менә бүген дә без аларның туган телгә –татар теленә булган җылы хисләре белән тулы шигырьләрен ишетәбез. Кави Нәҗминең шигырен тыңлап үтик.Ул үзенең шигыре аша безгә нәрсә әйтергә теләгән икән?
Укучы:
Туган җирем Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Ак алъяпкыч бәйләсәләр,
Өзелеп тора кызлар биле,
Кызлар кебек шат чырайлы
Ачык йөзле татар теле.
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине,
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй мөкатдәс Тукай теле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле
Дөньядакүп нәрсә күрдең,
Әй мөкатдәс Тукай теле.
Алып баручы:Ә хәзер башка шагыйрьләребезнең телебезгә багышланган шигырьләрен тыңлап китик.
Р.Әхмәтҗанов”Әнкәм теле” шигыре.
Бергәләп җырлыйк “Туган тел” җырын,
Кечкенә чакта җырлаган кебек,
Һавада –кояш,җирдә-туган тел
Булмаса әгәр-зураймас идек.
Сөенеп җырлыйк,туган тел җырын,
Онытканнарның бәгырен телеп.
Мин ятим түгел икән әле дип
Сабыйлар иртән уянсын көлеп
Җырлаган әнкәм:дөньяда балам
Китмәсен диеп,үзеңнән элек...
И туган телем, сиңа да шундый
Изге теләкләр тели мәңгелек.
Х.Туфан “И минем җандай кадерлем”.
И минем җандай кадерлем,
И җылы,тере телем!
Кайгылар теле түгел син
Шатлыгым теле бүген.
Тик синең ярдәм белән мин,
Тик синең сүзләр белән
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм.
Туган тел.
Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе,
Җитсен иде һәрбер күңелгә.
Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,
Үзләренең асыл телендә.
Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын
Кем аркылы, ничек белдем мин?
Бишектә үк мине өйрәтүчем
Туган телем-бәгърем, син ул, син!
Алып баручы:Туган тел!Нинди гүзәл,матур,йомшак бөек сүз!Һәр милләтнең үз теле була:мариларның –мари, чувашларның- чуваш, башкортларның- башкорт теле. Ә безнең туган телебез- татар теле! Җырдай моңлы, кызлар кебек шат чырайлы. Ачык йөзле татар теле.Ул- бик борынгы һәм бай телләрнең берсе,шуңа күрә без аның белән горурланып яшәргә тиешбез.
Бу телдә рух байлыгың,
Һәм йөрәк кайнарлыгың.
Җырлаган бу телдә безгә
Сөекле Тукай моңын.
Тел кешене дус итә
Бер-беренә беркетә.
Бел, балам, син рус телен
Һәм онытма үз телең!
дип язып калдырган шагыйрьШ.Маннур. Әйе, элек безнең башка милләтләр белән аралашу теле булып-рус теле генә санала иде. Ә хәзер безнең дәүләт теле булып- татар һәм рус телләре санала. Татарстанда яшәүче барлык милләт балалары татар телен өйрәнәләр.
1990 нчы елның 30 нчы августында Татарстан Республикасының дәүләт суверенлыгы турындагы Декларация кабул ителде.Суверенитет турындагы Декларациядә:Татарстанда татар һәм рус телләре – дәүләт теле,- дип игълан ителде. Димәк, киләчәктә ике тел дә бертигез дәрәҗәдә кулланылырга тиеш дигәнне аңлата.
- Ә хәзер әйдәгез әле, без сезнең белән бер уен уйнап алыйк. Ул уен”Син туган Республикаңны беләсеңме?”-дип атала.
Сорауларга җаваплар бирү.
1.Син кайсы Республикада яшисең?
2.Татарстан Республикасының башкаласы нинди шәһәр?
3.Татарстанда нинди милләт вәкилләре яши?
4.Республиканың Президенты кем?
5.Татарстан гербына нәрсә ясалган?
6.Флагы нинди төстә?
7.Казанга ничә ел булды? Ничәнче елда?
Татар иле- Татарстан
Син яңадан калыктың!
Син рухы,көче,намусы
Татар дигән халыкның.
Татар халкы-аек акыллы, батыр халык ул. Безнең телебез- матур, күркәм тел ул.
Безнең телебез турында бик күп кенә мәкальләр бар.Хәзер тыңлап китик.
1.Яхшы тел- яз кебек, яман тел көз кебек.
2.Телең озын булса,гомерең гомерең кыска булыр.
3.Туры телен тыя алмаган
Туганына сыя алмаган.
4. Кылыч ярасы бетәр, тел ярасы бетмәс.
5.Телнең зиннәте – туры сүз.
6.Туган илем- туган анам.
7.Теле барның- юлы бар.
Безнең телебез- матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кукулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та , кан кою да кирәкми. Телен бетердең исә , үз халкыңның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф-гадәтләре дә бетә.Шулай итеп милләт тә үлемгә дучар була. Тел саклансын өчен ул тулы хокуклы аралашу чарасы булырга, тормышның күп өлкәләрендә кулланылырга тиеш.
Безнең бурыч- халкыбызда милли аң ,милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш –милләт өчен көрәш ул. Әгәр телебезне дәүләт яклый, аны дәүләт теле итеп кабул итә икән, димәк без бар, без яшибез.
Үз телеңне сөймәгәндә,
Ярты ул алган белем.
Канатсыз коштай буласың,
Белмәсәң ана телен.
Әни кебек газиз күреп
“Туган тел” дип җан атып
Яшик әле дөньясында
Татар телен яратып.
Әйе, укучылар, без үз телебезне яратырга, хөрмәт итәргә, татар теле дәресләренә яхшы итеп хәзерләнеп килергә тиеш булабыз.
“Туган тел” җыры яңгырый.
Использованные ресурсы:
Книга: “Мәктәптә бәйрәмнәр, кичәләр” Казань, 1999 год.
Журнал “Магариф”, 2001 год. Октябрь.
Ф.С.Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел”-Казан:Мәгариф,1998.
Н.Г.Гәрәева, Н.В.Максимов, Ә.Ә.Зыятдинова “Тел-белемнең ачкычы”-Казан:Мәгариф,2005.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Гилмуллина Лайсан Салахетдиновна
→ laisan1973 22.04.2014 0 4782 386 |
Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.