Конспект урока и презентация на тему "Не нужна нам война!"; начальные классы



МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ



















Не нужна нам война!



































Гилмуллина Лайсан Салахетдиновна

Учитель татарского языка и литературы

Республика Татарстан, г. Елабуга, МБОУ СОШ №6






Кирәкми безгә сугыш!

(Әдәби-музыкаль кичә)





Кичәнең максаты.


Укучыларда сугышта булганнарга, шул чорлардагы бөтен авырлыкны үз җилкәсендә күтәргән хатын-кызларга, балаларга карата хөрмәт, соклану, патриотик хисләр, үз Ватаның өчен җаваплылык тәрбияләү.



Җиһазлау.

1.Компьтерда презентация.

2.Киемнәр.

3.Рәсемнәр.

4.Солдат хатлары.

5.Музыка белән сәхнәләштерү.


Кирәкми безгә сугыш!


Акрын гына музыка уйный. (Яшьләр тезелешеп басалар). Сәхнәгә әби белән оныгы чыгалар. Әбинең кулында өчпочмаклы солдат хатлары. Ул аларны әйләндереп-әйләндереп карый, сыйпый, үзе нидер уйлый, моңлана.


Оныгы. Әбием, син бүген нигәдер бик уйчан, моңсу. Кулларыңда тагын бабамнан килгән солдат хатлары. Син аны һаман сагынасыңмы?


Әби. Әйе, балам. Җиңү бәйрәме якынлашты исә, узган сугыш еллары үзәкләрне өзеп искә төшә, йөрәк яралары тагын кузгала. Дошман китергән кара кайгы, канлы күз яшьләре бүгенгедәй күз алдында. Ул көннәрне башка күрергә язмасын инде, ходаем.


Оныгы. Әбием, зинһар, сөйлә әле шул еллар турында.


Әби. Ярар, балам, тыңла алайса.

(Бер читкә китеп утыралар, әби сөйли башлый).


Әби. 1941 елның матур матур җәе иде. Авылда Сабантуй бәйрәмнәре гөрләп узды. Бөтен җирдән уен-көлке, җыр-бию тавышлары яңгырап торды. Табигать сихри матурлыкка чумган. Иртәнге талгын җилдә бары агачлардагы яшел яфраклар лепелдәгән, сандугачлар сайраган тавыш кына ишетелә. Авылның яшьләре сихри таңны каршылыйлар. Минем дә, бабаңның да яшь чагы, без дә биюгә кушылып киттек (Сәхнәдә бию күренеше. Әби бераз тынып, сәхнәдә әйләнүче егет-кызларга карап тора).

Менә шул вакыт...(Биюнең кызган чагында куркынган кыяфәттә бер кыз йөгереп керә).


Кыз. Сугыш! Туктагыз! Сугыш башланган. Дошман безгә сугыш башлаган.

(Барда катып, тынып калалар).


Магнитафон язмасында Левитан тавышы: “Внимание, внимание! Говорит Москва! Работают все радиостанции Советского Союза. Фашисткая Германия, нарушив пакт о ненападении, вторглась на территорию Советского Союза”.


(“Изге сугыш” җыры яңгырый. Сәхнә уртасына бала тоткан, сугышка китүче яшь егет чыга. Янәшәсендә хатыны).


Егет.

Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә балам. Син әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм:

Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм...


Кыз.


Исән барып, исән кайт!

Фашистларны кисеп кайт.

Миннән сиңа шул теләк.

Ил мактарлык үрнәк бул.

Мин тагын телим сиңа:

Үткенлек кылычыңа!

Теләр идем тагын да,

Бик сагынган чагында-

Язып җибәр сәлам-хат!

Сау бул, җаным!

Җиңеп кайт!


(Солдатлар озату күренеше. Кызлар егетләрне сугышка озаталар. “Солдатлар” җыры башкарыла).


Сугыш килде безгә сорамыйча,

Шакымыйча керде ишектән.

Ант итәрбез Ватан синең алда

Без җиңәргә тиеш ничек тә!

Ерткыч фашист килде ил өстенә,

Көл итәргә, совет кешесен

Тез чүккәнче басып җан бирербез,

Азатлык һәм хаклы эш өчен.


(Поезд тавышын куярга мөмкин).


1нче кыз. Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы менә шулай башланып киткән.

Кырык бернең июнь иртәсендә,

Дошман кергән илем чигенә.

Гөлчәчәкле кырлар тапталганнар,

Кара болыт менгән күгенә.

2нче кыз.

Килер ул көн: тагын күрешербез,

Сугыш бетәр, иркен суларбыз,

Бәлки хисне бергә бүлешербез,

Тормыш җебен бергә сузарбыз.


3нче кыз.

Килер ул көн: тагын табышырбыз,

Сугыш кырын горур кичәрбез;

Исән булсак, бәлки кавышырбыз,

Гомер буйлап бергә китәрбез.


4нче кыз. Сугыш...Меңләгән шәһәрләр җимерелгән. Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.


Явыз дошман килгән ил өстенә,

Ил байлыгын талап җыярга.

Алып килгән канлы палачларын

Халкыбызның канын коярга.


Сугыш...Күпме ачы күз яшен, кайгы-хәсрәтне үз эченә алган бу шомлы сүз! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме сабыйларны ятим иткән, аналарны тол калдырган...


(Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигыре сөйләнелә).


1нче кыз. И, кызлар, тизрәк кенә бетсен инде бу сугыш. Җиңү өчен берни дә кызганыч түгел. Исән-имин әйләнеп кайтсыннар. Илгә тынычлык килсен иде...


2нче кыз. Кайтырлар, Алла боерса, кайтырлар. Җиңү белән кайтырлар...


(“Хат ташучы” җыры башкарыла).

(Хат ташучы хатлар тарата. Кызлар сөенә-сөенә хатлар укыйлар).


3нче укучы.

Тезгә куеп сезгә хатлар язам

Сугыш тынган алсу таңнарда.

Балаларым, сезне үбеп калам,

Сәлам сезгә-сөйгән ярларга.

4нче укучы.


Ярсып-ярсып атам һәр пулямны,

Ватан өчен, Туган ил өчен,

Балам өчен, атам-анам өчен,

Назлап сөйгән нечкә бил өчен.

Борчылмагыз, мине белгән дуслар,

Шат җырчыгыз сезне онытмас,

Бер кайтыр ул, якты кояш сыман,

Дошманнарны җирдән корыткач.


(Снаряд шартлаган тавышлар, “урра” дип кычкырган авазлар ишетелә. Левитанның сугыш бетүе турында хәбәре яңгырый. Поезд тавышы килә, бөтенесе: “Кайталар!” дип кычкыра. Сәхнәгә “Җиңү җыры” музыкасы астында җиңү яулаган солдатлар керәләр. Кайсы яраланган, кайсы таяктан. Кызлар аларны каршы алалар).


1нче кыз. Исән-сау кайттыгызмы? Аллага шөкер, илебезгә шатлык алып килдегез. Рәхмәт сезгә!


1нче егет.

Саумы, туган ягым, сагынып кайттым

Билдә каеш, иңдә погоннар

Тугайларның ямен, суларыңның тәмен

Күңелкәем өзелеп сагынган.


Cөйләүче.-Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез Дибәҗә апа Каюмованың сугыш кырыннан исән-имин туган якларга әйләнеп кайткан әтисе турындагы истәлеген укып үтәсебез килә. (Истәлек укыла).


-Әтиемне июнь аенда ук сугышка алганнар. Элеккеге район үзәге Красный Бор клубында хәрби комиссариатка җыелганнарга Риза Ишморатның “Гөлзада” пьессасы буенча спектакль күрсәткәннәр. Әтиемә Гөлзада исеме бик ошый, әниемә язган беренче хатында ук туачак баласына, кыз булса, Гөлзада исеме кушуын үтенә. Әмма сугышның соңгы көннәренә кадәр фронтта булган әтиемнең, бу исемне куштырганга үкенгән чаклары да була: “Нигә Гөлзада исеме куштырдым соң? Ул кыз-бәхетсез, сөйгәне белән кавыша алмаган. Кайтмый калсам, минем кызым да бәхетсез булыр.

И ходаем, гомер бир миңа!” дип тели. Әтием сугыштан сән кайтты.

Сентябрь азаклары иде. Абый-апаларым тыкрыгыбызда җигүле ат күренү белән каршыларга йөгерделәр. Ә мин өйдә калган идем. Арбадан соры шинелле кеше төшкәч тә тәрәзә төбеннән кузгалмадым.Чөнки ул берәүне мин белми идем. Соңыннан “Әтине танымадың”, дип, туганнарым озак еллар миннән көләргә яраттылар. Гомереңдә бер күрмәгән кешене ничек таныйсың ди инде? Мин бит әти сугышка киткәч туганмын. Әтием кайткан көн-сабый чагымның хәтердә сеңеп калган иң тәүге көне дип атасам, ялгыш булмастыр.


2нче кыз.

Җиңү яулаганнар бу батырлар,

Безгә тыныч тормыш биргәннәр.

Гел кояшлы, аяз булсын күкләр,

Якты булсын көннәр дигәннәр.

3нче кыз.

Тик күпләре җиңү юлларында,

Башын салган чит-ят җирләрдә.

Гәүдәләре анда, исемнәре

Онытылмый безнең телләрдә.

4нче кыз.

Хәбәр генә кайтты бу якларга

Ядкарь булып газиз анага…

Һәм ир даны кайтты югалмыйча,

Мәңгелек ут булып янарга.


Т.Кәримованың “Хәтер” шигыре сөйләнелә.


Әби. Кавышулар насыйп булмады безгә, бабаң сугыш кырында башын салды. Үзеннән соң якты истәлеге генә торып калды.


Оныгы. Әбием, мин барысын да аңладым. Синең кулыңдагы солдат хатлары бабамның хатирәсе генә түгел, ә ил тарихы, халкымның сагышлы үткәне дә икәнлеген аңладым. Миңа һәм минем кебек миллионнарга сугыш кирәкми!


(Сәхнәгә ак киемнән “Тынычлык” керә. Кулында күгәрчен рәсеме).


Ватаныбыз күге аяз булсын

Капламасы аны болытлар

Ил уллары уяу торсын

Ятим үсмәсен оныклар.


Бер укучы “Кабатланма сугыш!” шигырен сөйли.


(Хор белән әйтелә)

Һәрвакыт булсын кояш!

Һәрвакыт булсын әти-әни!

Һәрвакыт булсын тынычлык!


Тынычлык”.


Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны, тынычлык өчен сугыш кырларында ятып калучылыарны 1 минутлык тынлык белән искә алыйк.

(Басып, 1 минутлык тынлык үткәрелә).


Кичә шуның белән тәмамлана.




























Использованные ресурсы:

  • Журнал “Магариф” №5. 1996 год

  • Журнал “Магариф” №2. 1995 год

  • Журнал “Магариф” №4. 1995 год

  • Газета “Ачык дэрес” май 2012 год

  • http://www.insha.ru/text/115








Слайд 1
Слайд 2
Слайд 3
Слайд 4
Слайд 5
Слайд 6
Слайд 7
Слайд 8
Слайд 9
Слайд 10
Слайд 11
Слайд 12
Слайд 13
Слайд 14
Слайд 15
Слайд 16
Слайд 17
Слайд 18
Слайд 19
Слайд 20
Слайд 21
Слайд 22
Слайд 23
Слайд 24
Слайд 25
Слайд 26

Полный текст материала Конспект урока и презентация на тему "Не нужна нам война!"; начальные классы смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Гилмуллина Лайсан Салахетдиновна  laisan1973
22.04.2014 1 6294 576

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК