Разработка урока по татарскому языку на тему "День рождения — веселый праздник"; 5-7 класс


Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Габидуллина Кадрия Шәйхразый кызы



Тема: Туган көн- күңелле бәйрәм

Максат: 1. Яңа белем-күнекмәләр булдыру; укучыларның монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү, уку һәм тәрҗемә итү күнекмәләрен камилләштерү;

2. Логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерү;

3. Сыйныфта дустанә мөнәсәбәт булдыру; якын кешеләргә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү;


УУЭ

Регулятив:

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

Танып белү:

-укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

-төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау;

Коммуникатив:

- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңлый һәм аңа туры килерлек җавап бирә белү;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү;

- парлап һәм төркемдә эшли белү;

Шәхси:

Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.



Җиһазлау: мультимедиа экран, компьютер, ситуатив биремле карточкалар, презентация



Кирәкле материаллар: ак А4 бите, карандаш, җилем, кайчы;



Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру (йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә)

Дәреснең тибы: Яңа белем-күнекмәләр булдыру

Предметара бәйләнеш: сынлы сәнгать

Дәреснең барышы:

I. Оештыру өлеше. Уңай психологик хәләт тудыру.

  •   Исәнмесез,  балалар!

  • Исәнмесез, хәерле көн!

Матур  үтсен  көнебез!

                     Көләч  булсын  йөзебез!

                    Булыйк  һәрчак  әдәпле,

                    Отыйк  матур  гадәтне.

                    Дөрес,  матур  утырыйк,

                    Тырышып  җавап  бирик.

II. Белемнәрне актуальләштерү. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.1-4 слайд

  • Спроси у партнера по плечу, какое сегодня число?

  • Какой день недели?

  • Спроси у друга, какая сегодня погода?

  • Скажи, кого нет на уроке?

  • Посоветуй другу: быть внимательным на уроке

  • Пожелай другу хорошего настроения и хороших оценок

Кроссворд чишү.

1. Татар халык ашы.(бәлеш)

2. Туган көндә нәрсә телиләр?(бәхет)

3. Туган көн бәйрәмендә үзеңне ничек тотарга кирәк?(тыйнак)

4. Туган көнгә кемнәр килә?(дуслар)

5. Татар халык ашы.(чәк-чәк)

6. Туган көн десерты.(туңдырма)

Дәрескә максат һәм бурычлар кую.

- Горизонталь сызык буенча нинди сүз килеп чыкты? БӘЙРӘМ.

- Нинди бәйрәм турында сөйләшербез икән? ТУГАН КӨН БӘЙРӘМЕ

- Димәк, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Нәтиҗә: - Туган көн бәйрәме турында сөйләшәчәкбез.(Тактага дәреснең темасын элеп кую)

Туган көн- күңелле бәйрәм”

III. Яңа белем-күнекмәләр булдыру.

- Укучылар, бүген без “Туган көндә” дип аталган хикәя укырбыз, Фәридә исемле кыз белән танышырбыз. Ул кыз сезгә ошармы? Сез аңа нинди киңәшләр бирерсез икән?

1. Яңа сүзләр белән танышу, аларны актив лексикага кертү. 4 слайд:

Искиткеч- удивительный

Бераз- немного, некоторое время

Борчулы- расстроенный

Уздырмыйбыз- не будем проводить

2. Сингл-Раунд-Робин структурасы (1нче өстәл, 1нче номерлы укучы укый һәм тәрҗемә итә һ.б.)

Укытучы: - Укучылар, сезгә хикәя ошадымы? 5 слайд

- Хикәя нәрсә турында?

- Фәридә әнисе белән нинди бәйрәм үткәрергә әзерләнә?

- Фәридәнең әнисе нәрсә пешергән?

- Фәридәнең әбисе кемнең әнисе?

- Ни өчен Фәридәнең әнисе борчыла?

- Фәридә сезгә ошадымы? (Әңгәмә үткәрелә)

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

- Ә хәзер һәр өстәлгә бирем (Рафт структурасы)

1 өстәл – рәсем ясарга.Тема “Фәридәнең туган көне”

2 өстәл – Әйтик, Фәридә – тәрбияле кыз. Хикәя ничек үзгәрер? Төркемнәрдә эшлибез, язабыз.

3 өстәл – Фәридәгә яхшы киңәшләр бирәбез! Һәрберегез 1 киңәш яза. Һәр өстәлдән №1 укучы сыйныф алдында яклый!



укучы : - Бүген безнең Ләйсәннең дә туган көне бит. Әйдәгез, котлыйбыз. (укучылар котлыйлар, матур теләкләр телиләр)

Укытучы: - Ә хәзер , әйдәгез, Ләйсәнне котлап, ”Ак калач” уенын уйнап алабыз (“Ак калач” уены) 6 слайд

Ләйсән: - Рәхмәт сезгә бик зур. Мин сезне үземнең туган көнемә чакырам.

Укытучы: - Укучылар, Ләйсән сезне үзенең туган көненә чакырды, аңа нинди бүләк әзерләрсез икән? (ситуатив биремле карточкалар белән эш)

МЭНЭДЖ МЭТ (Manage Mat) структурасы. Йөзгә-йөз партнерлар диалогларны сәхнәләштерәләр.

Укытучы: - Ә хәзер экранга карагыз әле. Анда бүләккә кагылышлы берничә кагыйдә язылган. Алар белән танышып китик әле. 7 слайд

Сингл-Раунд-Робин структурасы (1нче өстәл, 1нче номерлы укучы укый һәм тәрҗемә итә һ.б.)

Укытучы: - Әйе, укучылар, чәчәк бәйләмен бөтен кешеләргә дә бүләк итәргә мөмкин, ләкин нинди чәчәк бүләк итәргә икәнлеген белергә кирәк. Чәчәкләрнең дә бит үз телләре бар икән... (8 слайд: чәчәкләр белән танышу)

- Укучылар, ә сез рәсем ясарга яратасызмы? Әйдәгез, хәзер чәчәк рәсеме ясыйбыз. (Укучылар ясаган чәчәк рәсемнәрен кисеп алып, алдан ясаган вазага җилем ярдәмендә беркетәләр һәм шулай ук алдан әзерләгән рамкага куеп, Ләйсәнгә бүләк итәләр)

Укытучы:- Ә туган көндә үзегезне ничек тотарга кирәклеген беләсезме соң?(үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү)

V. Рефлексия. (дәрескә йомгак ясау).

- Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- Нинди хикәя белән таныштык?

- Фәридәгә нинди киңәшләр бирдегез?

- Дәрестә тагын нәрсә үзләштердегез?

- Туган көнгә баргач, үзеңне ничек тотарга кирәк? һ.б.


Үзбәя

- Укучылар, сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне “5” легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя? Өстәлегездә җөмләләр язылган смайликлар бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.

Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам: 5

Әйбәт эшлим, материалны аңладым: 4

Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим: 3


VI. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү

1. составить рассказ на тему “Минем туган көнем”

2. составить диалог на тему “Туган көндә”.

3. нарисовать рисунок на тему “Туган көнем»





































.

Слайд 1
ТУГАН КӨН БӘЙРӘМЕ
Слайд 2
Дәреснең төп максатлары  Укучыларның монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү.  Уку һәм тәрҗемә итү күнекмәләрен камилләштерү  фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыкларын үстерү - Сыйныфта дустанә мөнәсәбәт булдыру
Слайд 3
Слайд 4
Слайд 5
ТЕКСТ БУЕНЧА СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРҮ 1. 2. 3. 4. 5. 6. Хикәя нәрсә турында? Фәридә әнисе белән нинди бәйрәмгә әзерләнә? Фәридәнең әнисе нәрсә пешергән? Фәридәнең әбисе кемнең әнисе? Ни өчен Фәридәнең әнисе борчыла? Фәридә сезгә ошадымы?
Слайд 6
«АК КАЛАЧ» УЕНЫН УЙНАУ
Слайд 7
ЭНӘ ДӘ БҮЛӘК, ДӨЯ ДӘ БҮЛӘК      Үзеңә ошаган бүләкне генә кешегә бүләк ит Үз кулларын белән ясаган бүләк – иң кадерле бүләк Бүләкнең чын күңелдән бирелүе әһәмиятле Чәчәк бәйләмен барлык кешеләргә дә бүләк итәргә мөмкин Бүләк – бүләк бирүче кешенең характерын чагылдыра
Слайд 8
ЧӘЧӘКЛӘРНЕҢ СЕРЛЕ ТЕЛЛӘРЕ Кызыл чәчәкләр: шатлык, мөхәббәт, хөрмәт итү Сары чәчәкләр: ялган, тугры булмау, аерылышу Ак гвоздикалар: кайгы-хәсрәт Хризантема: матурлык, соклану, кояш символы
Слайд 9
ӨЙ ЭШЕ 1.Составить текст на тему «Минем туган көнем” 2. Составить диалог на тему “Туган көндә” 3. Нарисовать рисунок на тему “Туган көнем”
Слайд 10
ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН ЗУР РӘХМӘТ!

Полный текст материала Разработка урока по татарскому языку на тему "День рождения — веселый праздник"; 5-7 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Габидуллина Кадрия Шайхразиевна  Публикатор
06.10.2015 0 6264 377

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Интересные инструкции по ПК

Лучшие материалы сайта для вас
Оставьте отзыв к материалу:
Всего: 0