Доклад для родительского собрания "Конфликты и их предупреждение" на татарском языке



Башкарды:

Низамиева Гөлназ Радик Кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Эш урыны:

Казан шәһәре, Совет районы

156 нче гомуми белем бирү мәктәбе








Ата – аналар җыелышында доклад.





Конфликтлар һәм аларны кисәтү.









Билгеле булганча, хәзер шәхеснең белемлелеге белән тәрбиялелеге арасында бәйләнеш өзелде диярлек. Без яшьләргә белем бирү белән мавыктык, ә аларда әхлаклылык тәрбияләүне йомшартыбрак җибәрдек. Мәгълүм ки, кешене яман эшләрдән белемлелек түгел, бәлки әхлак дәрәҗәсе, аның әдәплелеге, намуслылыгы саклый. Ә бүген мәктәптән тыш чараларда әхлакый гадәтләр тәрбияләүгә бөтенләе белән диярлек игътибар кимеде. Әйе, бу уңайдан шуны да өстәргә кирәктер: соңгы елларда җәмгыятебездә кешеләрнең матди хәле, яшәү шартларының җитди үзгәрүе дә балалар, яшьләр арасында тотрыксызлык, киеренкелекнең тууына, һичшиксез, сәбәп булды.

Балаларның, үсмерләрнең һәм яшьләрнең үз-үзләрен тотышларындагы тупаслыклар, кешеләр белән аралашуындагы кимчелекләр һәммәбезне борчый. Бу нилектән шулай? Тәрбиянең кайсы урынында нинди ялгышлар җибәрдек? Моны ничек төзәтергә? Без әлеге һәм башка шундый борчулы сорауларга җаваплар эзлибез, тәрбия бирү юлларын яхшыртырга тырышабыз.

Ни генә әйтсәң дә, бала холкына иң элек гаиләдә нигез салына. Бала күп вакытын өйдә — әти-әниләре янында үткәрә, аларның үзара мөнәсәбәтләрен күреп үсә. гадәтләрен, сөйләгән сүзләренә хәтле күңеленә сеңдереп бара. Алар кебек булырга, аларның гамәлләрен кабатларга ярата. Малайлар әтиләре булып кыланса, кызлар күбрәк әни кеше булып уйныйлар. Гаилә тормышы, көзгедәге кебек, аларның уеннарында чагыла.Шунда кеше шәхесенә нигез ташлары салына. Аның ниндирәк шәхес булып җитлегүе, күбесенчә, гаилә әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләргә, үз-үзләрен тотышына бәйле. Ни кызганыч, барлык гаиләләрдә дә тәрбия бертөрле түгел. Кайбер балалар көн саен диярлек тупаслыкка дучар була, урынсыз рәнҗетүләр кичерә. Бу хәлләрне тирә-юньдәге кешеләр белсә, бала аеруча хурлана.

Барлык гаиләләрне өч төргә бүлеп булыр иде: искиткеч яхшы гаилә — андый гаиләдә яңа көн иртәсе бәхет, шатлыклы өметләр алып килә; уртача гаилә — иртә болай борчылырлык түгел, барысы да үз чираты белән бара, һәркем үзенә тигән эшне үти; тавышлы, гаугалы гаилә — иртәдән үк бер-береңә ачу килү, яшерен үпкә сизелеп тора.

Мөнәсәбәтләрнең бу өч төрле үрнәген янәшә куеп, көндәлек мөнәсәбәтләр күренешенең уңай һәм кире якларын карыйк.

Иң яхшы үрнәк. Балагызның акрын гына кагылуыннан уянып китәсез. «Әни, торасыңмы? Мин чәйнекне куйдым. Ашарга әзер,— ди ул.— Мин бит бүген иртәрәк торам дигән идем: контроль эшкә әзерләндем...» Өстәл янында әтисе көндез алда торган эшләр турында сөйли... Дәү әнисенә: «Бүген аяк асты тайгак — кибеткә син барма. Нәрсәләр алырга икәнен генә язып бир...» Әнисенә: «Син бар инде, соңга каласың, өстәлне үзем җыештырырмын...»— ди ул.

Уртача үрнәк. Беренче булып дәү әни тора. Иртәнге аш әзер. Әнисе тора, үтүкне кабыза, иренең һәм улының чалбарларын үтүкли. Әтисен уята. Әти юына, үзе генә ашый, эндәшми генә чыгып китә. Ана улын уята: «Торырга вакыт». Улы: «Тагын әз генә». Ана дәү әни белән сөйләшеп ала, бераз сүзгә киләләр. Дәү әни: «Аңа торырга вакыт...» Оныгы тора, юына. Эндәшми генә утырып ашый, китә.

Тискәре үрнәк, гаугалы вариант (бер-берсенә усаллык, ачу, аңлашылмаучанлык). Йокыдан уяту ярты сәгатькә сузыла. Дәү әнисе оныгын уята алмый. «Нәрсә инде бу! — дип, ярсып кычкыра әнисе.— Кайчанга кадәр шулай дәвам итәр бу!»—«Эчем авырта минем!»—ди малай. «Ялганлама!»—дип кычкыра әнисе. Малай: «Син үзең ялган­лыйсың»,— дип, сөйләнә-сөйләнә тора башлый. «Күпме утырырга мөмкин инде анда!»— дип икесе бергә кычкыралар дәү әнисе белән әнисе. «Эчем авырта»,— дигән тавыш килә. Янау, үгетләүләр китә.

-Мин ашамыйм!»—ди малай. Тавыш чыга. «Мин беренче дәрескә бармыйм!»—тагын тавыш. «Бу күлмәкне кимим!»—янә тавыш. «Класс җитәкчесе авырый — бүген мин джинс киеп барам!»—шулай ук тавыш. Дүрт тапкыр тавыш куба. «И ходаем, бу нинди бәла инде бу...»—дип, дәү әнисе җылый башлый. Ә «бәла» тагын бер тавыш чыгарырга чамалый. Ул, шарфын әнисенең йөзенә бәреп, тәрәзәләр зыңгылдарлык итеп ишекне яба да дөбер-шатыр ишектән чыгып китә.

Балаларның зур күпчелеге үсеш кыенлыкларын уңышлы җиңеп чыгалар... Ләкин көтелмәгән хәлләр дә була. Бала мәктәпкәчә яшьтә һәм башлангыч классларда укыганда мәшәкатьсез булса да, нәкъ менә үсмер яшькә җиткәч, бөтенләй көтелмәгән үзгәрешләр килеп чыга. Балага тәрбия бирү- тормышыбызның иң мөһим өлкәсе. “Безнең балалар менә дигән кешеләр, яхшы аталар һәм аналар булып үсәргә тиеш: Балаларыбыз - алар безнең картлыгыбыз. Тәрбиясез балалар - ул безнең булачак кайгыларыбыз, күз яшьләребез, безнең башка кешеләр, бөтен ил алдында кылган гаебебез” дигән сүзләре бар атаклы педагог А.С. Макаренконың.

Психологлар балаларның тәртип бозуларының 4 җитди сәбәбен аерып күрсәтәләр.

1.Әти-әнинең артык кайгыртуына каршы чыгу

Күпчелек ата-аналар балалары белән күрсәтмәләр, кисәтүләр бирү тонында сөйләшәләр. Ярдәм итү урынына, бер-бер артлы таләп куялар: “Дәрес хәзерләргә утыр!”, “Кайчан рәтләп укый башлыйсың инде?” Балалар моңа кирелек, каршы әйтү белән, үзсүзлелек белән җавап бирәләр. Мондый тәртипнең нигезендә баланың үз шәхесен якларга, сакларга теләве тора. Шул вакытта аның карары дөрес булмаса да, аның каравы, үзенеке! Иң әһәмиятлесе дә шунда!

Бала яхшылыкка, мөстәкыйльлеккә кечкенәдән үк өйрәнергә тиеш. Ләкин моңа ата- аналар һәм укытучыларның үгет-нәсихәтләрен истә калдыру юлы белән генә өйрәнеп булмый. Беренче чиратта балага бу сыйфатларны көндәлек тормыш сеңдерергә тиеш.

Балалар үсеп җиткәнче, вакытларының күп өлешен ата- аналар янында уздырган бер чорда аларга урамда ничек тәртипле булырга, табигатьне ничек сакларга, өлкәннәргә, көчсезләргә ничек ярдәм итәргә кирәген өйрәтергә зур мөмкинлекләр була.Күп кенә ата- аналарның төп хаталары да шунда ки, алар үзләренең шәхси тәҗрибәләре һәм гомум кешелек тәҗрибәсе нәтиҗәләрен балага күчереп куярга телиләр. Ә бала кече яшеннән үк һәр нәрсәне үз тәҗрибәсе аша аңларга омтыла. Шуңа күрә ул әзер хакыйкатьне бик үк теләп кабул итми, алар белән рухланмый. Менә шуннан инде, безнең күп кенә тыю һәм акыл өйрәтүләребез яшүсмер тарафыннан кабул ителгән очракта да, аңарда боларның һәммәсен сынап карау теләге кала бирә. Ләкин иң әһәмиятлесе: шәхес әзер кагыйдәләрне ятлау юлы белән түгел, ә актив хәрәкәтләр ярдәмендә формалаша. Бу үсешнең табигый процессы. Шуңа күрә һәр бала диярлек ата-анасы тыйганны бик еш боза: гадәттә-яшерен рәвештә, ә кайчак ачыктан-ачык та боза. Бала яхшы күңеллелеккә, мөстәкыйльлеккә кечкенә чактан ук өйрәнергә тиеш. Беренче чиратта балага бу сыйфатларны гаиләдәге көндәлек тормыш сеңдерергә тиеш. Әгәр дә балада яхшы күңеллелек һәм гаделлек сыйфатлары үстерелмәсә, мөстәкыйльлеккә омтылу бик җиңел генә гамьсез бунтарьлыкка һәм мәгънәсез агрессивлыкка әверелергә мөмкин. Кеше яхшылык эшләү кирәклеген бөтен гомере буе тоеп яши. Гаделлек исә яшүсмер өчен иң кулай сыйфат, чөнки ул дөреслеккә омтыла, каршылыкларны яратмый. Ләкин бу гаделлек яшүсмер өчен аңлаешлы булырга тиеш.

2. Игътибар өчен көрәш.

Кайбер гаиләләрдә балалар белән уртак тел таба алмаудан зарланалар. Югыйсә балалар белән булган конфликтларның күбесе ата-аналарның балаларга карата үз мөнәсәбәтләрен үзгәртеп өлгерә алмаулары аркасында килеп чыга. Бала үскән саен, аның дәгъвалафы арта, ул мөстәкыйльлеккә омтыла. Ата-аналар еш кына бала үсешендәге бу табигый омтылышны баланың ата-ана йогынтысыннан чыгарга тырышуы дип карыйлар. Менә шулай бәхәсләр башлана.

Балаларның башта ук яхшысы, начары була дип инанган ата-аналар бар. Бала тик томалдан яхшы яки начар була алмый. Монда ата-ана йогынтысы хәлиткеч роль уйный. Билгеле, балалар бакчасы, ишегалды, мәктәп, радио, әдәбият, телевидение, дуслар, күршеләр - гомумән, баланы чолгап алган бөтен бер киң дөнья аңа тәэсир итә. Ләкин, бу дөнья ничек кенә киң булмасын, баланың аннан алган бөтен тәэсирләре, дөньяга мөнәсәбәте, аны сиземләве, тулысынчы гаиләгә бәйләнгән. Яхшылык, киң күңеллелек, игътибарлылык, миһербанлык, аралашучанлык, эгоистлык, кешелеклелек, аралашмаучанлык, астыртынлык, намуслык, юмартлык, саранлык, битарафлык кебек һәм башка бик мөһим характер сыйфатларын алсак, аларның “мин” һәм “мин түгел” нең чигендә, шәхеснең аны әйләндереп алган дөнья белән аралашу сызыгында ятуын күрү кыен түгел. Әгәр сезнең мөнәсәбәтләр тискәре якка кереп китсә, иң башта балагызның «авыруына» дөрес диагноз куегыз. Аңа нәкъ менә каты авыруга караган кебек карагыз. Авыруларны орышмыйлар да, кыйнамыйлар да бит. Аларны дәвалыйлар. Озаклап дәвалыйлар. Терелгәнчегә кадәр.

Мәсәлән, бала кеше алдында аны үбүегездән уңайсызлана. Бу аның иркәләнәсе килмәгәннән түгел, билгеле. Ул инде бу яшьтә үзенә башкачарак мөнәсәбәт кирәклеген аңлый башлый: ягымлы караш, йомшак кына аркасыннан сөеп алу да җитә. Барысы да зурларча булуын тели ул.

Элегрәк сез балагызга кычкыргалый да идегез, ул моңа үпкәләми иде. Менә аңа 14 яшь тулды, һәм сезнең һәрбер тупас сүзегез аның күңелен яралый.

Яшүсмергә мөрәҗәгать итү тонын вакытында үзгәртә белегез. Аңа таләп кую юлларын ел саен яңадан карап чыгыгыз. '

Әмма методларыгызны үзгәртергә сезне бала мәҗбүр итмәсен, киресенчә, сез үзегез, таләпләрегезне үзгәртә һәм катлауландыра барып, баланы үз-үзен тотышын үзгәртергә мәҗбүр итегез. Сезнең методларыгызның бала үсешеннән артта калуга караганда алдарак баруы яхшы. Аның физик һәм рухи үсешенең төрле баскычларында сез бер үк юлны тотарга тиешсез: «Менә хәзер син үсә, акыллылана төштең. Моны син үзең эшләрсең инде...» Баланың торган саен зуррак мөстәкыйльлеккә омтылуына ирешегез.

Аралашу каршылыкларсыз гына булмаган кебек, тәрбия дә конфликтларсыз гына булмый. Конфликт — карашлар, зәвыклар, күзаллаулар бәрелеше. Конфликт — кеше үсешендә кечкенә бер төен, аны чишми торып, алга барып булмый. Конфликт — һәрвакыт нәрсәне дә булса яңадан карап чыгу ул. Ул һәрвакыт нәрсәне дә булса яңарту зарурлыгы белән бәйле була.

Барлык конфликтларны һәм аларны хәл итү ысулларын берләштерүче нидер бар кебек.

Теләсә нинди конфликтта әз дигәндә берничә юнәлеш күрергә була.

Әйтик, сезнең балагыз, укуына зыян китереп, телевизордагы тапшырулар белән мавыга ди. Сез режим бозылуны, укуга кимчелек килүне булдырмый калырга тырышасыз, бу — уңай күренеш. Ләкин баладан рөхсәтсез тапшыруны сүндереп куюның хәтәр ягы да бар: сез аның бу тапшыру белән кызыксынуын тагын да арттыра төшәсез. Баланын да хәле катлаулы: тапшырулар аны мавыктыргыч маҗаралар дөньясына алып керә, бусы бик әйбәт. Әмма аны кечкенә генә бер уй-бурыч туктаусыз борчып тора: «Дәрес хәзерлисе бар, иртәрәк торасы да бар...» Ә телевизордан аерылып булмый. Шунлыктан ул, ирексездән, аның теләген сүндерергә кул сузучы теләсә кем белән каршылыкка керергә әзер. Күргәнегезчә, конфликт катлау-катлау. Әгәр сез уйламый- нитми генә бала янына килеп, «Җитәр!» дип аның телевизорын тартып аласыз икән, моның белән әллә ни эш чыгара алмассыз. Абруйга нигезләнгән бу адымыгыз яңа конфликтларга китерер. Килеп туган каршылыкны башкача хәл итеп карагыз. Баланың янына килегез дә: «Бик кызыклы тапшыру ахры бу»,— диегез. Бик сирәк очракта гына бала җавап бирми калырга мөмкин. Бала берәр нәрсәдән ләззәт тапса, кагыйдә буларак, шатлыгын кем белән булса да уртаклашырга тырыша. Ул, мөгаен, болай җавап бирер: «Бик тә кызыклы». Гаҗәпләнгән булып, аның кызыксынуын куәтләп җибәрегез. Шулай итеп, сез аның караган әйбере белән кызыксынуын уртаклашырсыз һәм аның тойгыларын, хисләрен икенчерәк якка, уйлану, тапшыруга бәя бирү ягына таба борырсыз. Шуннан соң яңа сорау бирерсез: «Иң кызыклы җирендә тукталгансың ахры?» яисә: «Баштан ахырга кадәр шулай кызыклымы?» Хәзер ул үзе сезнең белән сөйләшә башлар. Бу сөйләшүдән соң бала үзе сез тәкъдим иткән карарга килер. Бу. очракта сез конфликтны булдырмый калырсыз.

Конфликт килеп чыкканда, өстенлек өлкәннәр ягында булырга тиеш. Ул бәрелешнең беренче буынын да, аннан соң булачакларын да белеп; аңлап торырга тиеш. Конфликтны хәл итү озакка сузылмасын, бала тормышының «тизләтелгән» темпына тәңгәл булсын. Әгәр сез үзара мөнәсәбәтләрегезне игътибар белән анализлап чыксагыз, аларның бик күп вак каршылыклардан торганын күрерсез.

һәр очрак саен мөнәсәбәтләрне, ачыкларга керешмәгез, бу беренче чиратта үзегезне арытачак. Вак-төяк бәрелешүләрнең «төп конфликт» өлгереп җитүгә китерүен көтегез. Менә шул вакытта инде я аңлашырга, яки берничә мисал ярдәмендә баланың үзен тотышы дөрес түгеллеген күрсәтергә кирәк. Сез бәйләнеш өзелүнең соңгы нәтиҗәсен, ягъни конфликтны уңай хәл итү мөмкинлеге бирерлек чиккә җитүне алдан ук күреп торырга тиешсез.

3. Үч алырга теләү

Еш кына балалар ата-аналарына үпкә саклыйлар.Кайчакларда була соң бу? Мәсәлән: ата-ана аерылыша, я ата-ана бертуктаусыз бәйләнешәләр, я гаиләдәге кечкеңә балага игътибар артыграк булу аркасында, я саксызрак әйтелгән шелтә аркасында, я нахак җәза аркасында һ.б. Бала эченнән борчылу кичерә, ә тыштан-протест күрсәтә. Мондый тәртипнең асылында: “Миңа начар эшләдегез әле, сезгә дә шулай булсын” дигән мәгънә ята.

Тәрбиядә вак нәрсәләр юк. Өлкән кешегә вак-төяк булып күренгән нәрсә — бала өчен әһәмиятле һәм җитди. Балага ботинкасын шнурлау да катлаулы эш. Аның кайсыдыр бер этабында: ул, тәрбиячеләр ничек кенә тырышмасыннар, дөрес чалыштырып шнурлый алмый. Мондый очракта: «Ничек шуны да белмисең инде?»—дип сорау педагогикага бик нык каршы килә. Бала белән көндәлек мөнәсәбәтләр кайчак гел шундый вак-төякләрдән тора. Бала гомумән үз-үзенә хезмәт күрсәтергә гадәтләнмәгән булса, аны бу көндәлек эшләргә акрынлап өйрәтергә кирәк. Башта ул бүлмәдәге бөтен әйберләрне түгел, ә тәрәзә төбенең тузанын гына сөртеп алсын, ә аннары өстәл, шкаф һ. б. әйберләрне дә сөртсен. Мондый эзлеклелек нигә кирәк соң? Мәҗбүр итәргә дә мөмкин бит!

Ләкин, беренчедән, «тавыш-гаугалы вариантлар» барын искә алсак, мәҗбүр итү бик җиңел түгел. Икенчедән, боерык бирүгә нигезләнгән алымның уңышлы булуы шикле. Болар барысы да баланың шәхесен котылгысыз рәвештә боза, гарипләндерә.

Бала бүлмә җыештыра икән, ул аны бүлмә чиста булсын өчен генә түгел, ә әбисе, әнисе һ. б. ның эшен җиңеләйтү өчен дә эшләвен аңласын. Кешеләрне ярата белү — иң гүзәл сыйфат, һәм моңа өйрәтү — тәрбиянең төп бурычларыннан берсе!

Балалар еш кына онытучан булалар. Әгәр улыгыз идәнне себереп куймаган булса, мине яратмый икән яисә әбисен хөрмәт итми икән - дигән ашыгыч нәтиҗә чыгармагыз. Бигрәк тә моны аның үзенә әйтмәгез. Гомумән, аның сезгә мәхәббәте турында сөйләшмәгез. Мәхәббәт булса, ул болай да күренә. Бер үк нәрсәне берничә тапкыр искәртүгә карап, баланың сезгә булган мөнәсәбәте үзгәрмәячәк. Ул кат-кат әйтүләргә күнегеп китә һәм аңа исе китми башлый. Баланың исенә төшерү төрле формада булырга мөмкин һәм тиеш. Кайчак искәртүнең формасын алыштырырга кирәк була. Мәсәлән, кыз бала үз әйберләрен теләсә кая ташларга гадәтләнгән, ә әнисе аның артыннан җыештырып йөри. Ниһаять, аңа кызы артыннан җыештырып йөрү, бертуктаусыз исенә төшерү туйдыра башлый, һәм ул үз әйберләрен (шулай ук кызыныкын да) бүлмә буйлап таратып ташлый. Кызы түзми: «Нишлисең син?»— дип сорап куя. «Сиңа охшарга тырышам»,— дип җавап-бирә ана.

Бала үз-үзен начар тота икән, бернинди аклау, аның гаебен киметү өчен бернинди сәбәп эзләү булмаска тиеш. Бала характерының тискәре яклары, кагыйдә буларак,— гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрнең дөрес булмавы нәтиҗәсе. Баланың тыңлаусызлыгы, каршы сөйләве, ата-анасын хөрмәт итмәвенең сәбәбе һәрвакыт тирәйдәрәк ята торган була, бу-— рухи уртаклык булмау. Бала сезне тыңласын дисәгез, аңың сездән куркуына гына түгел, ә ихтирам итүенә ирешегез. Ихтирам хисе җәзадан курку хисенә караганда бик күпкә көчлерәк.

Бала һәрвакыт сезнең белән аралашуга мохтаҗ, шуны онытмагыз. Вакыты белән бала аралашу ихтыяҗын гына түгел, ата-аналарының ягымлы мөнәсәбәтен, алар белән җиңел генә аралашу мөмкинлеген югалту ихтималы барлыгын да аңласын. Балагызга хезмәт шатлыгын, беренче уңышлар шатлыгын кичерергә мөмкинлек биреп, сез инде аның белән якынаю калында берничә адым алга атладыгыз. Ләкин баланың үз-үзен тотуында ныклы урын алган әхлаксызлык яралгысын бернинди аралашу шатлыгы да юкка чыгара алмый.

Аралашу ихтыяҗы балаларда иркәләнү ихтыяҗы белән аерылгысыз бәйләнгән. Әгәр бала сезнең тарафтан салкынлык сизсә, нервлана, каршы әйтә, «үзенә урын таба алмый». Бу—җылы караш таләп итүнең үзенә бер төрле башлангычы. Ягымлылык баланың холкын йомшарта, ике арадагы салкынлыкны, киеренкелекне бетерә. Бала кул белән кагылып куюны, ягымлы караш, яхшы сүз көтә. Бала, бернигә карамый, үзенә ихтирам, җылы мөнәсәбәт таләп итә. Иркәләүгә юмарт булыгыз. Сезнең арада төрле сәбәпләр аркасында, барлыкка килгән бозны җылы караш, иркәләп сөюегез белән генә эретә аласыз. Сүзгә, озаклап акыл сату, бүләкләргә караганда кулыгызның үтемлерәк, тылсымлырак көчкә ия булуын онытмагыз. Кеше кулының шифалы көчен беркемнең дә тикшереп караганы юк әле. Бала үзе дә аңламыйча әнисенең йомшак кына кагылып китүен, әтисенең ирләрчә нык, якын итеп кул кысуын, иптәшләренең аркага шапылдатып алуын һ.б. бер-берсеннән аера.

Гаиләдәге олы балада кешелекле сыйфатлар уятуда аның энесе яки сеңлесе туу зур мөмкинлекләр ача. Ләкин шул ук вакытта бу әлегә кадәр бала тирәсендә булган эмоциональ атмосфераны җимерә, андый куркынычны истә тотарга кирәк. Әле күптән түгел геә күз өстендә каш булган баланың: “Кит әле... бәйләнмә... синең белән маташырга вакытым юк”,- кебек сүзләрне ишеткәч, нинди хәлдә калуын күз алдыгызга китерегез.

Гади мәсьәлә түгел бу, әлбәттә. Яңа туган бала анага бик күп мәшәкать өсти. Ләкин кем дә булса олы турында да кайгыртырга тиеш бит. Әлбәттә, әти кешегә кала инде. Югыйсә, олы балада аны әти-әнисенең мәхәббәтеннән мәхрүм иткән бәбигә карата көнчелек, хәтта дошманлык хисләре туарга мөмкин (мондый очраклар бик күп). Баланы алдан ук мөстәкыйльлеккә өйрәтергә, күбрәк әтисе катнаша торган шөгыльләр һәм уеннар оештырырга кирәк. Моның өстенә, бәби карау буенча мәшәкатьләрнең бер өлешен шунда ук олы балага йөкләгез. Ул барысы тарафыннан да онытылган, читтән күзәтеп торучы гына түгел, уртак гаилә эшләрендә тигез хокуклы ярдәмче булсын. Тик аңа хәленнән килми торган күңелсез эш тапшырмагыз. Бәби карашу аның өчен кызыклы да булсын, теләкләренә дә туры килсен.

Баланы шундый эшләр белән мавыктырсаң, эмоциональ үзгәрешләрнең тискәре нәтиҗәсе булмый калыр. Олы бала шул рәвешчә кечесенең дусты, яклаучысына әйләнер, аңарда ярдәмгә мохтаҗ, көчсез кешегә карата шәфкатьлелек, җаваплылык хисләре ярала башлар.

Балага үз яныгызда, дус-ишләре арасында юмарт булырга рөхсәт итегез. Аңа нәрсәсен дә булса корбан итәргә мөмкинлек бирегез. Беркатлы ачык авыз үстерәбез дип курыкмагыз.

4.Үз көченә ышанычын югалту.

Уңышсызлыкларның ачы тәҗрибәсе һәм үзенә карата һаман тәнкыйть сүзләреннән баланың үз-үзенә ышанычы бетә.Ул шундый нәтиҗә чыгарып куя: “Нәрсәгә тырышып ятарга, барыбер булдыра алмыйм бит инде мин аны.” һәм үзенең тотышы белән ”Миңа барыбер”, ’’Начар булмаса тагын, булсын!”ны күрсәтә. Әгәр балагыз начар укый һәм дәрес калдыра башлаган икән, димәк, ул үз көченә ышанычын югалткан. Димәк, ул укуда шулкадәр артта калган ки, инде үзе генә куып җитә алмый. Ул, укытучы дәресне сорар дип, куркып йөри. Аңа иптәшләре, укытучысы, үзе алдында оят. Куркуы көннән-көн арта бара, һәм бала, моннан котылу өчен, үз-үзен яклау ягын ала. һәм шунда инде укытучы, класс активы, ата-аналар белән аның арасында каршылыклар туа. Аңа куелган таләпләр хәлдән килмәслек, үти алмаслык кебек тоела. Бала мораль яктан башкалардан аерылып торуына газаплана. Ул таянычсыз кала. Белем алу процессы — кеше тормышындагы иң кыен эш. Шунлыктан бу кыен эштә баланың үзен генә ялгыз калдырырга ярамый.

Әгәр балагызның яхшырак укый башлавын телисез икән, аңа ярдәм итә алырлык барлык кешедән — укытучылардан, алдынгы укучылардан, иптәшләреннән, туганнарыгыздан файдаланырга кирәк. Баланы бер генә нәрсәдән — кирәкмәгәнгә акыл өйрәтүдән, файдасыз битәрләүдән саклагыз. Баланың көндәлек мәшәкатьләре белән дә таныш булыгыз. Күпчелек ата-аналар бер үк хатаны ясыйлар. Ярдәм итү урынына, бер­бер артлы таләп куялар: «Дәрес әзерләргә утыр!», «Кайчан рәтләп укый башлыйсың инде?» Ә җавап—шул гадәттәге акланулар: «Өлгерермен әле», «Хәзер утырам» яисә «Бүген өйгә эш бирмәделәр».

Баласының яхшы укуын теләгән ата-ана укыту программасын да белергә тиеш, һич югында башлангыч мәктәп программасын. Әгәр бала башлангыч мәктәптә яхшы укыса, аңарда, һичшиксез, системалы эшләү күнекмәләре дә, акыл көчен сарыф итүгә гадәтләнү дә, укучылар арасында үз дәрәҗәсен төшермәскә тырышу теләге дә барлыкка килә.

Балагызга ярдәм итәргә теләсәгез, аңа нинди эшләр йөкләнүен, мәктәп тарафыннан нинди таләпләр куелуын белергә тиешсез. . Әгәр бала авырып китсә, сез, эшләрегезне бер якка ташлап, аны дәвалыйсыз. Укуда артта калу грипп, скарлатина, свинкага караганда да куркынычрак авыру. Артта калу кешене мораль яктан кимчелекле итә, күңелен гарипләндерә.

Кечкенәдән башлагыз. Беренче максатыгыз итеп балада аз гына булса да үз көченә ышаныч уятуны куегыз. Кушылган эшкә бераз гына булса да кызыксыну уятырлык дәресне табарга тырышыгыз. Әгәр бала математикадан йомшаграк булса, элек үзе дә чишә алган мәсьәләләрне бергәләп чишеп карагыз. Сезнең беренче педагогик тырышлыгыгыз баланың тапшырылган эшне үтәп чыга алуына, ә аннан соң һәр көнне дәресләрен әзерләп баруына ирешүгә юнәлдерелсен.

Әгәр балагыз тарих, табигать белеме, географиядән артта калган булса, аны мондыйрак юл белән кызыксындырырга тырышыгыз: иң элек программаны карагыз, өйгә нәрсәләр бирелүен белегез. Китапханәгә барып, балагыз өйрәнә торган тема буенча китаплар алыгыз. Берничә бүлеген булса да укып чыгыгыз. Үзегез укып белгән нәрсәләр турында балагызга сөйләгез, кызыклырак урыннарын укып күрсәтегез. Иң мавыктыргыч урынында тукталыгыз һәм укып бетерергә үзенә бирегез. Берничә көн шулай шөгыльләнгәннән соң, балагыз һичшиксез дәрестә үзен күрсәтер, аны укытучы да, укучылар да сизеп алыр. Эш аның яхшырак билге алуында да түгел. Ул тагын да зуррагына — үз-үзенә ышаныч хисенә ия булыр. Аңарда курку. тойгысы кимер яисә бөтенләй бетәр. Иң мөһиме, бала белән бергәләп эшләвегез, бергәләп максатка ирешүегез эшлекле, кешелекле, иҗади мөнәсәбәтләрнең дөрес тонын табарга ярдәм итәр, чөнки аннан башка тәрбияләү мөмкин түгел. Беренче тырышлыгыгыз уңышсыз булып чыкса, нәтиҗә чыгарырга ашыкмагыз. Тагын сынап карагыз, бәлки башка уку материалын алырга кирәк булыр. Бераз сабыр итегез, икенче алымыгызны җентекләбрәк уйлагыз. Кирәк булса, ун мәртәбә эшләп карагыз.

Олылардан-ишеткән бер гыйбрәтле хикәяне сөйләп китәсем килә.

Җир йөзендә - бер скульптор яшәгән ,ди. Бервакыт аннан: “Ничек сез бернинди формасы булмаган гранит кантарын канатларын кагып очарга торган бөркет статуясына әверелдердегез?”- дип сорыйлар. Ә ул: “Бу бик гади, бөркет булмаган урыннарын кисеп кенә төшердем”,-дигән. Шушы фразаны уйлап карасак, без дә бит балаларыбызны нәкъ шушындый бөркетлегә әверелдерә алабыз. Моның өчен балаларыбызның килеп җитмәгән урыннарын үз вакытында күреп алып төзәтергә, мәктәп һәм гаиләнең бердәм таләпләр куеп, белем-тәрбия бирүенә ирешергә кирәк.


Полный текст материала Доклад для родительского собрания "Конфликты и их предупреждение" на татарском языке смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Низамиева Гульназ Радиковна  Публикатор
22.03.2016 0 3613 275

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК