Пособие для изучения русского языка татароязычными лицами и для изучения татарского языка русскоязычными лицами


 


 


 

Переводчик Ягьфарова А.М.

Ягъфарова Аниса Мансафовна – журналист, публицист, прозаик, поэт, переводчик.

Член Союза журналистов РФ и республики Башкортостан, действительный член Международной академии русской словесности.


 

 

 


 

 


 

 


 

Әкият маҗаралары

Әкият Федянен урманны Явыз сихерчедән коткаруы турында

 

 

Ямьле җәй көннәрендә Егоров Федя исемле малай авылга әби-бабасы янына кунакка кайта. Авылга терәлеп ук торган урманнан гөмбә, җиләк җыярга барырга теләге зур булса да, Федяны әбисе белән бабасы урманга якын да җибәрми. Менә инде ике йөз ел беркемнең дә урманга аяк басканы юк икән. Чөнки анда Убырлы карчык яши ди. Билгеле, Федя, урманда бернинди дә Убырлы карчыкның яшәгәненә ышанмаган. Шулай да ул, әби-бабасының сүзен тыңлап, урманга бармый, елга буена балык кармакларга китә.

Федяга иптәшкә Васька исемле мәче дә иярә. Балык яхшы гына чиртә. Федя кармагына эләктергән балыкларны су салынган пыяла банка салып куйган була. Менә шулчагында ялгышыпмы, мәче банканы аударып җибәрә дә, өч шыртлаканы ашап та бетерә. Бу хәлне күргәч Федя, нык кәефсезләнеп, балык тотуны иртәгәгә калдыра.

Өйләренә кайтса, әбисе дә, бабасы да өйдә юк. Кармакларын урынына куйгач озын җиңле күлмәк киеп, кәрзин ала да, күрше малайларын урманга барырга чакыра. Янәсе, Убырлы карчык турында әкиятне әби белән бабасы үзләре генә уйлап чыгарган. Имеш, Федяның урманда адашуы бар, шуңа җибәрәселәре килми дип уйлый ул. Федя адашудан һич кенә дә курыкмый, бары тик дус малайлары белән бергәләп урманга барасы килә. Алар авылда торгач, шуңа урманны да яхшы беләләрдер. Малайлар аның чакыруын кире кагып, урманга барудан баш тарта һәм аны да урманга бармаска өнди: - Син нәрсә, белмисеңмени? Безнең урманга барырга ярамый . Анда беркемнең дә, хәтта мылтыклы аучыларның да барганы юк. Безнең урманда Убырлы карчык яши бит! - ди алар бертавыштан.

Федя аларның бер сүзенә дә ышанмый, урманга ялгызы гына китте. Ул адашмас өчен урманның читендә генә йөрергә булды. Урман нигъмәтләргә бай иде: гөмбә, җиләк бигрәк күп үскән. Федяның мавыгуы шулкадәр көчле булды, аларны җыя торгач, адашканын сизми дә калды.

Озак кына адашып йөри торгач, бер акланга килеп чыкты. Ул акланда тавык тәпиле бер өйне күреп калды. Федя Убырлы карчык турындагы әкиятләрне, мондый могҗизалы өй хакында әкиятләрне күп белә. Шуңа да үзенчә команда бирде:

- Өй-өй, миңа алдың белән, урманга артың белән борыл әле!

Тирә-якта гел урман, өй әллә нинди шыксыз тавышлар чыгарып әйләнә башлады. Федя куркуыннан коты очып куырылды. Федяның: "Әллә чынлап та, биредә коточкыч, явыз бөкре Убырлы карчык яши инде?", - дип уйлавы булды, ишек ачылып та китте. Бусагада өстенә матур челтәрле күлмәк кигән, алдына чиста алъяпкыч бәйләгән, ак чәчле, шат елмаюлы сөйкемле әби басып тора иде. Федядан:

 

- Малай, син ник исәнләшмисең? - дип сорады.

Федя берчә куркуыннан һәм берчә шаккатудан үзен кулга алып:

- Исәнмесез, - дип көчкә эндәште.

- Исәнме, малай. Әйдә, бер җитешеп килгәнсең икән, өй түренә үт. Курыкма, мин сине җәберләмәм,- дип өенә чакырды.

Федя өй эченә керде, әбинең өе җыйнак, чиста итеп җыештырылган. Федя шушы хәлне күргәч кыюланып китеп: - Мин монда, Убырлы карчык яши дип уйлаган идем, - диде.

- Ә мин, сөеклем, шул Убырлы карчык булам да инде, - дип җавап бирде әби. - Ә синең исемең ничек?

- Федя, – дип әйтте дә һәм шунда ук:

- Убырлы карчык шундый була мени? - дип соравын да бирде.

- Ә ул нинди була?

Федя каушап калды.

- Ничек дип, гәүдәсе бөкре, киеме сәләмә. Өегезне дә шулкадәр пөхтә җыештырылган итеп түгел, ә эчен йөз еллык тузан каплаган, диварларында агулы гөмбәләр үсә, почмакларында йон тәпиле зур үрмәкечләр утыра дип уйлаган идем. Ә сездә чиста, уңайлы, ап-ак морҗа, бер генә дә кара корымга буялмаган.

- Бәлки, андый Убырлы карчыклар да була торгандыр, әмма мин чисталыкны, бар урында тәртип булганны яратам, - дип җавап бирде әби.

- Әби, әллә синең очыртып йөртә торган тары яргыч савытың да, себеркең дә юк!

- Ник булмасын? Бар. Әйдә, күрсәтәм.

Карчык Федяны чоланга алып керде, анда бар кирәк-ярак: ком чүлмәкләре, каен тузлары, камыштан, талдан үрелгән кәрзиннәр, төрле зурлыктагы мичкәләр һәммәсе тәртип белән киштәләргә тезеп куелган иде. Стенага хуш исле үләннәр бәйләмнәре, киптерелгән гөмбәләр эленгән. Ә почмакта сумалага буялган тары яргыч савытына себерке сөяп куелган.

- Ә болар бар да чынмы? Тылсымлымы? – дип шикләнеп сорады Федя.

- Ә ничек башкача, чын инде! – дип хозурланып җавап бирде Убырлы карчык. – Әйдә башта үзем пешергән коймак белән җиләк кайнатмасыннан авыз ит. Аннары мин сине шуңа утыртып очыртып кына йөртермен.

Убырлы карчык Федяны чигүле ак ашъяулык ябылган имән өстәл янына утыртты, шул мизгелдә табынга пары чыгып, җырлап торган җиз самавыр да килеп урын алды. Аннары тылсымлы табадан, кызарып пешкән коймаклар Убырлы карчык тезеп куйган тәлинкәләргә очып төште. Убырлы карчык ясаган хуш исле үлән чәе, аның тылсымлы коймаклары шулчаклы тәмле иде, Федяның беркайчан да мондый ризыкны татып караганы булмаган диярсең. Убырлы карчык өстәлдәге тәмлекәчләр белән сыйлый-сыйлый, дөньяда нинди яңалыклар барын, халыкның ничек яшәвен сорашты. Чөнки бу урманга менә инде ике йөз елдан артык берәүнең дә кергәне юк ди, барысы да аңардан курка икән.

- Әби, - дип киңәш итте Федя, - ә сез, авылга яшәргә күчегез, барысы да сезнең нинди мәрхәмәтле булуыгызны күрәчәк һәм берсе дә сездән курыкмаячак.

- Юк, Федя, мин алай итә алмыйм, – дип җавап бирде Убырлы карчык. Аңардан авыл халкын куркытуга дучар итеп, урманда берүзе генә яшәвен, Явыз сихерче мәҗбүр итә икән. Урманга әгәр бер генә кеше атлап керсен, аны яшел суалчанга әверелдереп һәм карт каргага җим итеп бирәчәк.

Рәхәтләнеп сыйланып, туйганчы сөйләшкәннән соң, Федя Убырлы карчыкка, өенә әйләнеп кайтырга вакыт икәнен әйтте. Аның әбисе белән бабасы тиздән эштән кайтырга тиеш. Әгәр ул вакытында кайтып җитмәсә, алар бик каты кайгырыр .

- Булдыклы егет икәнсең, – дип мактады Убырлы карчык . – Кара әле, син, әбиең, бабаң өчен кайгырасың. Дөрес, аларга көяләнергә ярамый . Хәзер мин сине тары яргыч савытында җәһәт кенә өеңә илтеп куярмын. Очыртып кына. Әйдә, киттек.

Убырлы карчык Федя белән чолан ягына борылган гына иде, Убырлы карчыкның нурлы йөзен курку алды. Ул агарынып китеп пышылдап кына:

- Ул!

- Кем? - дип пышылдап сорады Федя.

- Явыз ! Урман сихерчесе.

- Кайда? - дип гаҗәпләнде Федя. Чөнки ул беркемне дә күрмәде һәм бернинди тавыш та ишетмәде.

- Мин ишетәм, ул безнең якка очып килә. Күрәсеңме, агачлар аңа табан иелә ?

Чыннан да, Федя барлык агачларның да бер якка гына иелгәнен күреп алды.

- Сине тизрәк яшерергә кирәк, алайса безгә яхшы булмаячак. Явыз сихерче мине суалчанга әверелдерәчәк, һәм сине дә юк итәчәк.

Федя бик нык курыкты һәм куркуыннан мич эченә кереп үк китте.

- Юк, юк! – дип туктатты аны Убырлы карчык. Ул аннан сине бик тиз табып алачак. Туктап тор, мин уйлап таптым!

Убырлы карчык сандык эченә керде дә, аннан тартмачык тартып чыгарды. Тартмачыктан бодай бөртеге алып Федяга сузды.

- Мә, кабып йот тизрәк! Тычканга әверелерсең дә, монавы тишеккә кереп китәрсең. Явыз сихерче киткәч, мин сине янә малайга әверелдерермен.

Федяның бодай бөртеген кабып йотуы булды, бәләкәй генә тычканга әверелде дә куйды. Җитез генә мич артындагы тишеккә кереп тә китте. Тишектән шым гына күзәтеп тора башлады.

Шулвакыт өй селкенеп куйды, бусага шыгырдады, киң итеп ишек ачылып китте дә, бусагада озын плащлы, куркыныч кыяфәтле сихерче пәйда булды. Кып-кызыл ут кебек янып торган күзләренең кайсы якка төбәлгәне дә аңлашылмый иде. Ул Убырлы карчык белән исәнләшеп тә тормыйча, бүлмә уртасына кадәр үтте һәм туктап калды.

Кып-кызыл ут кебек янып торган күзләреннән кинәт кенә зәңгәрсу ут көлтәсе бөркелде. Прожекторга охшаган ут көлтәсе өйнең барлык почмакларын да капшап чыкты.

- Безнең Бөегебез Сез кемне эзлисез? - дип сорады Убырлы карчык. Явыз сорауга

җавап бирмичә бүлмәдән чыгып, чоланны карады, һәм яңадан әйләнеп керде дә:

- Монда кем булды? - дип сорау бирде.

- Кем булсын инде? - диде Убырлы карчык сихерченең ут чәчкән күзләренә төбәлеп. - Монда бит, менә инде ике йөз ел берәүнең дә борын тыкканы юк. Хәтта урманга якын килергә дә куркалар.

Күрәсең, бу җавап сихерчене тынычландырды. Ул:

- Шулай булырга тиеш тә! - дип башын артка ташлап шаркылдап көлде.

Убырлы карчык сихерчене өстәл янына утыртып, аңа ачы сыекча койды һәм сөйләндерә башлады. Сыекчаны авыз иткәч Явыз сихерченең теле ачылды. Үзенең иң көчле, иң зирәк булуы белән мактанып алды. Ул барысын да оста хәйлә корып җиңә икән. Мәсәлән, кешеләр аның үлемен таулардан, урманнардан, имәннәрдән эзли, ә ул аны якынга гына, аларның борын астына яшергән.

- Сез безнең Бөегебез, аны кайда яшереп тордыгыз? - дип сорады Убырлы карчык.

- Мин аны шундый урынга яшердем, беркем дә эзләп табалмаячак.

- Әйе, сез акыллы шул! -дип аны мактавын дәвам итте Убырлы карчык , ә үзе сихерченең үлемен кайда яшерүен белергә тырышты. Ахыр чиктә, Явыз сихерче үлемен авыл читендәге иске ташландык кое эченә яшергәнен әйтеп бирде.

Сихерченең чыгып китүе булды, Федя-тычкан тишектән чыгып чыелдады:

- Әби, мине тизрәк кабат малайга әверелдерегез, мин сезне һәм урманны Явыз сихерчедән коткарырмын!

Убырлы карчык сандыгыннан зур тылсымлы китап алып, тиз-тиз генә аның битләрен актарырга тотынды.

- Әби, сез ник мыштырдыйсыз, - дип ашыктырды аны Федя-тычкан. Әмма Убырлы карчык укына-укына, ике кулы белән башын тотынып:

- Әй, тәмам картайдым бугай! Федя сине ничек яңадан малайга әверелдерүне исемә төшерә алмыйм. Түз , мин хәзер табачакмын. Һәм Убырлы карчык янә китабын актара башлады.

Федя - тычкан түземсезләнеп арлы-бирле бүлмә буйлап йөгереп йөрде. Һәм ул кинәт:

 

- Я, ярый мин киттем! - дип әйтте.

- Кая киттең? – дип әби куркып калды, - син бит кечкенә тычкан! Урман җәнлекләре сиңа тиеп кенә карасын, мин аларга шундый җәза бирермен. Тик менә авыл мәчеләре миңа буйсынмый. Алар сине ботарлап ташлар , Федя! Мин сине янә малайга әверелдергәнче син беркая да китмә инде яме.

Тик Федяның хәзер үк урманны сихерчедән коткарасы килде. Ул моны һичшиксез булдыра алачак кебек тоелды.

Убырлы карчык Федяның түзеп торалмаганын күреп, кулына серле йомгак тоттырды. Ул авылга юлны күрсәтәчәк. Йомгакны ишегалдына куйды да, аңа пышылдады, ә Федяга:

 

  • Йомгак кая тәгәри, артыннан бар, ә урман җәнлекләре сиңа ярдәм итәчәк.

Федя-тычканга үлән һәм чәчәкләр бигрәк биек, ә күләвекләр - зур күлләр булып күренде. Федя-тычкан аларны урап узып, йомгак артыннан йөгерде. Кинәт, каяндыр килеп чыккан Төлке, Федя-тычканны эләктереп тә алды.

  • - Пи, пи, - дип чыелдады Федя-тычкан, - җибәр мине төлке, мин тычкан түгел, Мин бит Федя исемле малай! Мәрхәмәтле Убырлы карчык мине янә малайга әверелдерәчәк !

- Ә, - диде төлке, - син шул кыю малаймени?! Әйдә, минем сыртыма менеп утыр, мин сине авылга кайтарып җиткерермен. Федя төлке сыртында серле йомгак артыннан авылга җилдерде. Федя-тычкан төлке тешләре белән эләктергән урыннан тиресенең ертылып киткәнен дә сизмәде. Төлке авылга килеп җитәрәк туктап:

 

 

  • - Бар хәзер үзең генә, мин бармыйм! Авылда этләр күп, алар мине өзгәләп бетерәчәк.

Федя төлкегә дә, серле йомгакка да олы рәхмәтен белдерде. Йомгак - Убырлы карчык янына, ә төлке урманга кайтып китте. Федя ялгызы гына калды. Ул, коеның якында гына булуын төшенеп алгач, тизрәк кое янына барырга ашыкты. Ташландык коеның суы күптән кипкән. Шулай булгач суга берсе дә килми. Бөтен кеше кое төбендә кып-кызыл зур күзле куркыныч гөберле бака яшәгәнен дә белә. Кое тирәсендә кычыткан, шайтан таягы, әрекмәннәр биек булып үскән. Һәм менә, Федя-тычкан куе үлән арасыннан коега якынлашканда, каяндыр, керпе килеп тә чыкты, аркасыннан теше белән эләктереп тә алды.

Федя чыелдап:

  • - Пи, пи, пи! Җибәр мине, керпе, мин тычкан түгел, мин Егоров Федя исемле малай. Мәрхәмәтле Убырлы карчык мине янә малайга әверелдерәчәк !

Керпе аңа гаҗәпләнеп карап торды да, Федя-тычканны ычкындырып җибәрде. Керпе тешләре эләктергән тиресе тагын да ертыла төште. Федя моны сизмәде дә.

Ул, алга таба ни булачагын да белмичә, ертылган тиреле килеш коега йөгерде. Әгәр ул, малай булса, кое төбенә төшә дә алыр иде, әмма ул бу мизгелдә коега күтәрелеп карарга да, буе җитми торган кечкенә тычкан. Федя-тычкан нишләргә белмичә кое тирәли йөгергәләп йөргәндә, каяндыр бер мәче сикереп килеп чыкты. Ул иртән Федяның балыкларын ашаган Васька исемле мәче иде. Бер укталуда ук ул тычканны эләктереп тә алды, үзенең яраткан уены “Мәче-тычкан” ны уйный да башлады.

Федя чыелдап:

  •  

  • - Пи, пи, пи! Җибәр мине, мәче, мин тычкан түгел, мин Егоров Федя исемле малай. Тиздән мине мәрхәмәтле Убырлы карчык янә малайга әверелдерәчәк !

 

Тик мәче шулкадәр уен белән мавыгып китте, тычканнын нәрсә дип чыелдавын да ишетмәде. Тычканны бер эләктерде, бер җибәрде. Кинәт кенә тычканның тиресе сыпырылып төште дә, мәче тырнагында калды, тычкан малайга әверелде дә куйды. Мәче гаҗәпләнүеннән шаккатты.

Ә Федя, килеп чыккан хәлдән оста файдаланып, вакытны юкка үткәрмәскә булды. Ул шунда ук бау буйлап коега төшеп китте. Кое эче салкын һәм караңгы иде. Диварлары да тайгак, агулы гөмбәләр үскән. Ә кое төбендә утырган кып-кызыл зур күзле гөберле бака Федяга ысылдады. Федяга нык куркыныч булса да, ул баудан кулларын ычкындырмыйча аңа якынлашты.

Бака котырынды, ысылдады, ләкин Федя курыкканын белгертмәде. Бака коедан тышка сикерде. Федя ул утырган урында сандык күреп алды да, аны тиз генә эләктереп өскә үрмәләде.

Бу вакытта кое янына малайлар җыелып өлгерде. Аларның ни өчен Федяның кое төбенә төшкәнен беләселәре килә иде. Алар Федя кулындагы сандыкны чыгарырга ярдәмләште. Федя сандыкта Явыз сихерченең үлеме сакланганлыгын әйтергә өлгерде. Хәзер ничек тә, аны алып, очындагы энәсен сындырырга кирәк. Федя сандыкны ачарга гына җыенган иде:

  • Убырлы карчык очып килә! Сакланыгыз! - дип кычкырдылар.

Малайлар кайсы кая читкә сибелде. Федяның аларны ничек тә туктатасы килде. Убырлы карчыкның яхшы күңелле икәнлеген әйтеп өлгерсә дә, берсе дә ышанмады. Федя янында кыю ике малай гына калды. Алар Убырлы карчыктан курыкса да, Федяга Явыз сихерчедән урманны коткарырга ярдәм итәселәре килде.

  • Сандыкны тизрәк ач, әйдә! - диде өлкәнрәге, - алайса, Убырлы карчык аны тартып алачак.

Федя ашыкмады. Ул әбине шатланып каршылады. Убырлы карчык та аны кочаклап алып:

 

- Федок, син ничек малайга әверелдең? Ә минем бит исемә төште, койрыгыңны гына тартасы булган.

- Ә минекен мәче Васька тартты,- дип җавап бирде Федя, мәче сызырып төшергән тирегә күрсәтеп. – Әбекәй хәзер мин сихерче үлемен сандыктан чыгарам.

- Ашыкма, ипләп кенә ал, - дип кисәтте Убырлы карчык. Федя бу сүзләргә бик игътибар итеп тормады. Сандыкны киң итеп ачып җибәрүе булды, аннан үрдәк очып чыгып, күккә атылды.

Малайлар:

  • Ах, - дип кычкырып калды.

Убырлы карчык югалып калмады. Ул тары төйгеч савытына утырып, себеркесен кизәнеп алды да, үрдәк артыннан очып китте. Үрдәкне эләктереп, Убырлы карчык малайлар янына төште. Үрдәк шул чак йомырка салды. Малайлар йомырканы ватып, энәсен алдылар. Федя энәне сындыргач урман җанланды. Кошлар көй сузды, чишмәләр челтерәп акты, агач афраклары шыбырдашты, кешеләрне шатландырып мәңге аяк басмаган үләннәр арасыннан гөмбәләр, җиләкләр үсеп чыкты. Кинәт кенә кайдандыр кап-кара болыт килеп чыкты да, күкне тоташ каплап алды. Ул зур тизлек белән урман артына таба китте. Болыт артыннан кып-кызыл күзле гөберле бака да китте. Ерактагы сазлык ягында кара болытлардан туктаусыз яңгыр койды. Кое төбендәге гөберле бака шул кара сазлыкта яши башлады.

Ә Убырлы карчык яшәргә авылга күченде. Шул ук көнне авылдашлары озатуында урмандагы тавык тәпиле өен дә алып кайтты. Өй аның артыннан биеп кайтты. Авыл халкы аңа юл бирде. Убырлы карчык өен балалар бакчасына каршы урнаштырды. Өлкәннәр дә, балалар да аны яратты. Ул барсын да тылсымлы тары төйгеч савытында очыртып йөртә, тылсымлы мичендә үзе пешергән коймак, пироглары белән сыйлый, әкиятләрен сөйли. Ул бу әкиятне дә безгә сөйләде.

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор Копейкина Н.Г.

 

Копейкина Нелли Григорьевна –

прозаик, поэт, сценарист. Член МГО Союза писателей России; член Российского Союза писателей; член Интернационального Союза писателей, драматургов и журналистов; член региональной общественной организации «Клуб писателей» ЦДЛ; резидент Национального агентства по печати и СМИ «Русский литературный центр», член Союза писателей XXI века; действительный член Академии российской литературы и Международной академии русской словесности.

 

 

 

 

Сказочные приключения

 

Сказка о том, как Федя спас лес от злого колдуна


 

Приехал летом мальчик Федя Егоров отдыхать в деревню к своим дедушке и бабушке. Деревня эта стояла у самого леса. Решил Федя сходить в лес за ягодами и грибами, но дедушка с бабушкой его не пустили. Они сказали, что в их лесу живёт настоящая Баба-яга, и вот уже двести лет никто не ходит в этот лес. Федя не поверил, что в лесу живёт Баба-яга, но дедушку с бабушкой послушался и в лес не пошёл, а пошёл на речку ловить рыбу.

 

 

 

 

За Федей увязался котик Васька. Рыба клевала хорошо. В банке у Феди плавали уже три ерша, когда котик опрокинул банку и съел рыбу. Увидел это Федя, расстроился и решил рыбалку отложить на завтра.

 

 

 

 

 

Вернулся Федя домой. Бабушки с дедушкой дома не было. Убрал Федя удочку, надел рубашку с длинными рукавами и, взяв корзинку, пошёл к соседским ребятам позвать их в лес. Федя считал, что бабушка с дедушкой сочинили про Бабу-Ягу, что они просто не хотят, чтоб он ходил в лес, ведь в лесу всегда очень легко заблудиться. Но заблудиться в лесу Федя не боялся, так как в лес он хотел идти с друзьями, которые давно живут здесь, а значит, хорошо знают лес. К большому удивлению Феди, все ребята отказались идти с ним и его стали отговаривать.

 

Ты что, не знаешь? В наш лес нельзя ходить. Никто туда не ходит, даже охотники с ружьями не ходят. У нас же в лесу живёт Баба-яга!

 

 

 

Не поверил Федя ребятам и пошёл в лес один. Но, чтобы не заблудиться, он решил ходить по самому краю леса. Лес был щедр на дары: кругом было видимо-невидимо грибов и ягод. Федя так увлёкся, собирая их, что не заметил, как всё-таки заблудился.

 

Долго он плутал и, наконец, вышел на полянку. На той полянке стояла избушка на курьих ножках. Федя знал сказки про Бабу-Ягу и знал о чудесных свойствах такой избушки. Он скомандовал:

 

 

Избушка-избушка, повернись ко мне передом, а к лесу задом!

И, хотя лес, по сути, был со всех сторон, избушка заскрипела, закудахтала, и стала поворачиваться. Федя даже зажмурился от страха. «Неужели здесь живёт настоящая злая, косматая страшная Баба-яга?», – подумал Федя. Но дверь домика открылась, и на порог с весёлой улыбкой вышла симпатичная бабушка в красивом кружевном платье, в чистом передничке, с красиво уложенными комельком седыми волосами.

Что же ты не здороваешься, мальчик? – спросила бабушка Федю.

Здравствуйте, – еле вымолвил Федя, едва пришедший в себя от изумления. А бабушка его уже в дом приглашает.

Здравствуй, мальчик. Ну, заходи, заходи, коли пришёл. Не робей, я тебя не обижу.

 

 

Вошёл Федя в дом и видит, что в доме у бабушки чисто, прибрано, уютно. Осмелел сразу Федя. – Я, бабушка, думал, что здесь живёт Баба-яга.

 

А я, милок, и есть Баба-яга, – ответила бабушка. – А тебя как зовут? – Федя, – вымолвил Федя и сразу задал свой вопрос.

 

Да разве такой бывает Баба-яга?

 

А какой она бывает? Федя смутился.

Ну, косматая такая, в лохмотьях. И дом у вас не такой. Я думал, у Бабы-Яги в доме по стенам поганки растут, кругом пыль столетняя, а по углам сидят пауки с мохнатыми лапами. А у Вас чисто, уютно, печка беленькая, а должна быть сажей вымазана.

 

 

 

Может, и бывают такие Бабы-Яги, но я люблю во всём порядок, чистоту люблю.

 

 

Да у вас же, бабушка, даже нет ни ступы, ни метлы!

 

 

Почему нет? Метла со ступой у меня имеются. Пойдём, покажу.

Старушка вывела Федю в чуланчик, где по полочкам аккуратно были расставлены разные жбаны, кадушечки, туески, бочата. По стенам были развешаны пучки душистых трав, связки грибов. В углу стояла хорошо просмолённая ступа с приставленной к ней метлой.

 

 

 

А они настоящие? Волшебные? – усомнился Федя.

А как же! – весело ответила Баба-яга. – Я потом тебя покатаю, а сначала пойдём, отведай моих блинов с земляничным вареньем.

 

 

 

Усадила Баба-яга Федю за стол дубовый, крытый белой скатертью с вышивкой, и в тот же миг медный самовар сам заплясал на столе, попыхивая парком. А румяные блинчики с волшебной сковородочки сами полетели в тарелочки, расставленные Бабой-Ягой. Травный чай Бабы-Яги и её волшебные блины были так вкусны, что Феде казалось, что он никогда не ел ничего вкуснее этого. А Баба-яга всё угощала Федю и расспрашивала его о том, что в мире нового, чем живут люди. Ведь в этот лес вот уже более двухсот лет никто не заглядывает, все её боятся.

 

 

 

 

 

Бабушка, посоветовал Федя, – а вы переезжайте жить в деревню, все увидят, какая вы добрая, и перестанут вас бояться.

 

 

Нет, Федя, не могу, – ответила Баба-яга и рассказала ему, что жить её в лесу одну и пугать людей заставляет злой колдун Зло. Он пообещал, что если хоть один человек войдёт в лес, он превратит её в зелёного червяка и отдаст на растерзание старой вороне.

 

Наевшись и вдоволь пообщавшись с Бабой-Ягой, Федя сказал, что ему пора возвращаться. Его бабушка с дедушкой, наверное, уже скоро должны вернуться с работы. И, если он не вернётся до их возвращения, они начнут сильно волноваться.

Молодец! – похвалила Баба-яга. – Хорошо, что ты заботишься о своих бабушке и дедушке. Правильно, им не надо волноваться. Да я тебя сейчас мигом домой в своей ступе доставлю. Эх, прокачу! Пойдём.

 

 

Только Баба-яга с Федей направились к чуланчику, вдруг на добром лице Бабы-Яги появился испуг. Бледнея, она почти шёпотом вымолвила:

Это он!

Кто? – тоже почти шёпотом спросил Федя.

Зло! Лесной колдун.

Где? – удивился Федя. Он никого не видел и ничего не слышал.

 

Я слышу, он летит сюда. Видишь, деревья кланяются ему?

И верно, Федя увидел, что все деревья склонились в одну сторону.

Надо скорее спрятать тебя, а то нам несдобровать. Превратит Зло меня в червяка, да и тебя загубит. Федя очень напугался и с перепугу полез за печку.

 

 

 

Нет, нет! – остановила его Баба-яга. Там он сыщет. Подожди, я придумала! Баба-яга полезла в сундучок, достала из него ларчик, из ларчика вынула пшеничное зёрнышко и протянула его Феде.

 

 

На, заглотни скорее! Превратишься в мышку и полезай вон в ту щёлочку. Когда Зло уйдёт, я обращу тебя снова в мальчика. Проглотил Федя зёрнышко и вмиг превратился в маленького мышонка. Он ловко пролез в щёлочку за печкой и стал ждать.

 

 

 

 

Избушка закудахтала, половицы заскрипели, широко распахнулась дверь, и на пороге появился страшный колдун в длинном чёрном плаще. Глаза у колдуна были совсем без зрачков и горели малиновым цветом. Было совершенно непонятно, куда он смотрит. Не поздоровавшись с Бабой-Ягой, он прошёл в середину комнаты и остановился.

Из его малиновых глаз неожиданно пробился пучок синеватого света. Этим пучком, как прожектором, колдун стал прошаривать все углы.

 

 

Кого Вы ищите, Ваше Величество? – спросила Баба-яга. Колдун, не отвечая, вышел из комнаты, заглянул в чулан и снова вернулся. Теперь уже он задал вопрос:

 

 

Кто тут был?

 

Да кому ж тут быть? – недоумённо ответила Баба-яга, заглядывая в снова ставшие малиновыми глаза колдуна. – Вот уже двести лет, как носу сюда никто не суёт. Не только тут, даже близко к лесу все боятся подойти.

Этот ответ, видимо, упокоил колдуна.

Так и должно быть! – заявил он и расхохотался.

Баба-яга усадила колдуна за стол, налила ему наливочки и стала разговоры с ним вести. Разговорился колдун, расхвастался, что он самый сильный, самый мудрый. Всех перехитрил. Люди ищут его смерть в горах, в лесах, на дубах, а он спрятал её под самым их носом.

 

 

 

 

 

 

 

Так, где же вы, Ваше Величество, спрятали то её? – спросила Баба-яга.

Я спрятал её так, что никто никогда не догадается.

 

Да, умны Вы, умны! – нахваливала его Баба-яга, а сама всё выведать старалась, где же спрятана смерть колдуна. На- конец-то колдун Зло проговорился, что смерть его спрятана в старом заброшенном колодце на краю деревни.

Как только колдун ушёл, Федя-мышка вылез из норки и запищал:

Бабушка, превратите меня скорее в мальчика, я спасу вас и лес от злого колдуна!

 

Баба-яга достала из своего сундучка большую волшебную книгу и стала поспешно листать её.

 

Бабушка, ну что же вы мешкаете, скорее, – заторопил её мышонок-Федя.

Но Баба-яга запричитала, хватаясь за голову:

Ой, совсем я старая стала! Запамятовала, совсем запамятовала, не могу вспомнить, Федя, как тебя снова в мальчика превратить. Потерпи, я сейчас найду, сейчас. И Баба-яга снова начала листать свою книгу. Федя-мышонок от нетерпения бегал по комнате взад-вперед. Вдруг он объявил:

Ну, всё, я пошёл!

 

Куда это? – испугалась бабушка, – ты же маленький мышонок! Звери в лесу тебя не тронут! Я накажу им. Но вот деревенские коты мне не подвластны. Они же растерзают тебя, Федя! Не ходи ты никуда, пока я не обращу тебя снова в мальчика.

 

 

Но Феде казалось, что он должен непременно прямо сейчас идти спасать лес от колдуна.

 

Видя, что Федя неугомонен, Баба-яга дала ему с собой волшебный клубок, который укажет ему дорогу в деревню. Положила она его на крылечко и что-то шепнула ему, а Феде наказала:

Куда клубок покатится, туда и путь держи, а звери лесные тебе помогут.

Теперь трава и цветы казались Феде-мышонку великанами, а лужи – целыми озёрами. Феде-мышонку приходилось обегать их, но он мужественно бежал за клубком. Вдруг, откуда ни возьмись, выскочила лиса и цапнула Федю-мышонка.

Пи, пи, пи, – запищал Федя-мышонок, – пусти меня, лиса, я не мышонок, я мальчик Федя! Добрая Баба-яга меня снова обратит в мальчика!

 

А, – сказала лиса, – так это ты и есть тот храбрый мальчик! Что ж, садись мне на спину, я тебя довезу. Взобрался Федя на спину лисе, и она помчалась за волшебным клубком к деревне. Шкурка на спинке Феди-мышонка в том месте, где лиса ухватила его зубами, порвалась. Но Федя этого даже не заметил. Лиса добежала до деревни и остановилась.

Ну, всё, дальше я не пойду! В деревне много собак, они загрызут меня.

Поблагодарил Федя лису, поблагодарил и клубок волшебный. Клубок покатился назад к Бабе-Яге, а лиса побежала в лес. Остался Федя один. Он знал, что колодец находится рядом, и сразу, не мешкая, побежал к нему. Колодец тот был пересохший и давно заброшенный. К нему никто не ходил, все знали, что в колодце этом живёт большая страшная жаба с малиновыми глазами. Вокруг колодца плотно росли крапива, колючки и лопухи. И вот, когда Федя-мышонок стал пробираться сквозь густые заросли, вдруг, откуда ни возьмись, выскочил ёжик и цапнул Федю-мышонка зубами.

 

 

 

 

Пи, пи, пи, – запищал Федя-мышонок, – отпусти меня, ёжик, я же не мышонок, я мальчик Федя Егоров. Добрая Баба-яга скоро превратит меня в мальчика!

Удивился ёж услышанному и отпустил Федю-мышонка, а в том месте, где он уцепился зубами, шкурка на спинке Феди-мышонка порвалась ещё больше. Но Федя не заметил этого. Подбежал Федя-мышонок с ободранной шкуркой к колодцу, а как быть дальше, не знает. Был бы он мальчиком, он спустился бы в колодец, но он маленький мышонок, которому даже и заглянуть то в колодец не удаётся. Федя-мышонок побежал вокруг колодца, размышляя, как ему поступить, как вдруг, откуда ни возьмись, выпрыгнул кот Васька, тот самый кот Васька, который утром съел Федин улов. Кот одним прыжком настиг Федю-мышонка, цапнул его и стал играть с ним в свою любимую игру «Кошки-мышки».

Пи, пи, пи, – запищал Федя-мышонок, – отпусти меня, Васька, я же не мышонок, я мальчик Федя Егоров. Добрая Баба-яга скоро превратит меня в мальчика!

Но кот был страшно увлечён игрой, а потому не слушал, о чём ему пищит мышонок. Он, то отпускал мышонка, то ловил снова. Неожиданно шкурка с мышонка сползла, оставшись в лапах кота, и мышонок превратился в мальчика. Котик от изумления опешил.

 

 

А Федя, обрадованный случившимся, не стал терять время. Он тут же полез в колодец. В колодце было темно и прохладно. Стенки колодца были скользкими и заросшими погаными грибами. На дне колодца сидела большая жаба с малиновыми глазами и зловеще шипела на Федю. Феде было очень страшно, но он спускался по верёвке все ближе и ближе к жабе.

 

Жаба дулась и шипела, но Федя не показывал виду, что боится её, и она выпрыгнула из колодца. Федя увидел на дне колодца сундучок, на котором до этого сидела жаба, спустился к нему, взял его и полез с ним наверх. В это время к колодцу подошли ребята, чтоб узнать, зачем Федя полез в колодец. Они помогли ему достать сундучок. Федя объявил, что в сундучке этом хранится смерть злого колдуна. Сейчас только надо аккуратно достать и переломить ту иголку, на кончике которой она находится. Только Федя собрался открыть сундук, как кто-то крикнул:

 

Баба-яга летит! Спасайтесь!

 

Все ребята побежали врассыпную. Федя пытался остановить их, уверял, что Баба-яга добрая, но ему никто не поверил. Остались с Федей только два отважных мальчика, которые тоже боялись Бабу-Ягу, но очень хотели помочь Феде спасти лес от колдуна.

 

 

 

Открывай скорее сундук! – скомандовал старший из ребят. – А не то Баба-яга отнимет его, и всё.

Но Федя не торопился. Он встретил Бабу-Ягу приветливой улыбкой. Баба-яга кинулась радостно обнимать мальчика:

Федок, так ты сам оборотился мальчиком! А я вспомнила, за хвост тебя надо было дёрнуть.

Да меня наш кот Васька дёрнул, – ответил Федя, указывая на брошенную котом шкурку. – Бабушка, я сейчас достану смерть колдуна!

Не спеши, осторожно доставай, – предупредила Баба-яга. Но Федя не очень-то обратил внимание на эти слова Бабы-Яги. Он широко раскрыл сундук, и вмиг из него выпорхнула утка и взвилась в небо.

Ах! – успели только ахнуть ребята. Баба-яга не растерялась. Она тут же влезла в ступу, махнула метлой и пустилась за уткой. Поймав утку, Баба-яга спустилась к мальчикам, утка тут же снесла яйцо. Ребята разбили яйцо, и из него вынули иголку. Федя переломил эту иголку, и тут же лес оживился. Запели в нём птицы, зазвенели ручейки, зашелестели деревья листвой, из нетоптаных трав повысовывались грибы и ягоды, приглашая людей. И только невесть откуда появившаяся чёрная туча омрачила небо. Она стремглав полетела за лес. Вслед за тучей, в том же направлении, поскакала и жаба с малиновыми глазами. Туча пролилась где-то далеко в болоте чёрным дождём.

Там, в этом чёрном болоте, и поселилась жившая в заброшенном колодце жаба с малиновыми глазами. А

 

Баба-яга поселилась в деревне. В тот же день она, сопровождаемая всей деревней, пошла в лес к своей избушке. Там она скомандовала избушке следовать за собой. Избушка с приплясом пустилась за Бабой-Ягой. Все деревья расступались, освобождая им дорогу. Поставила Баба-яга свой домик напротив детского садика. И дети, и взрослые очень полюбили Бабу-Ягу. Она катает всех желающих в своей ступе, угощает всех блинами и пирогами, испечёнными в волшебной печке, рассказывает всем сказки. Вот и эту сказку она рассказала.

 

 

 

 

 

 


 

 


Полный текст материала Пособие для изучения русского языка татароязычными лицами и для изучения татарского языка русскоязычными лицами смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Копейкина Найля Гумяровна  Публикатор
22.11.2019 0 1128 283

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК