Пособие для изучения русского языка татароязычными лицами. Сказка "Непослушные дети"


 


 


 

Переводчик Ягьфарова А.М.

Ягъфарова Аниса Мансафовна – журналист, публицист, прозаик, поэт, переводчик.

Член Союза журналистов РФ и республики Башкортостан, действительный член Международной академии русской словесности


 

 

 


 


 


 


 


 

 


 

 


 

Әкият маҗаралары

Тыңлаусыз балалар

 

Борын-борын заманда бер Җен яшәгән. Аның койрыгы тылсымлы булган ди. Шул койрыгы ярдәме белән җен кайда, ничек тели, бик тиз генә шунда барып җиткән. Иң мөһиме Җеннең койрыгы, ул нинди боерык кушса, шуны үтәгән. Нинди дә булса бер теләген үтәр өчен Җенгә койрыгын болгавы да җиткән. Җен явыз, усал, һәр әйбергә зыян салучы булган. Койрыгының тылсым көчен юлларда аварияләр ясарга, кешеләрне суга батырырга, балыкчылар утырган бозны ватарга, янгыннар чыгарырга, тагы бик күп зыянлы эшләр башкарыр өчен кулланган.

 

Беркөнне аңа җир асты патшалыгында ялгызы гына яшәргә кыен була башлый. Ул шуңа күрә үзенә җир өстендә дә патшалык төзи. Аны беркем аяк басмаслык итеп калын урманнар, төпсез сазлык белән уратып ала. Кемнәрне патшалыкка кертергә икән дип уйлана башлый. Җен үз патшалыгына ярдәмчеләр итеп, аның боерыгы буенча бары тик зыян салучы, зарар китерүчеләрне генә сайлап алырга дигән фикергә килә. Ярдәмчеләр итеп тыңлаусыз балаларны эзли башлый. Кайчандыр Зирәк -Василисадан урлаган көзгесен сандыгыннан табып ала. Бу көзгедән нәрсә сорыйсың, шуны әйтеп бирә икән. Аның көзгегә төбәлеп соравы була, көзге тыңлаусыз балаларның кайда яшәгәнлеген күрсәтеп үк бирә. Болар биш яшьләрдәге ике малай ди. Алар тәрбиячеләреннән куак арасына качып, учак ягарга маташалар икән. Тәрбияче күпме генә кычкырмасын, ишетмәмешкә салышып, малайлар апаларына җавап бирми. Җенгә бу малайлар ошап китә дә, ул үзенең тылсымлы койрыгын эшкә җигеп, тыңлаусыз малайларны патшалыгына алып кайта.

Баштарак малайлар бик нык куркып калалар, ләкин җен аларны тиздән өегезгә илтермен, тик әлегә монда кунак булыгыз, дип тынычландыра. Җен балаларга бик күп кызыклы әйберләр: төрле аттракционнар, сулы таулар, велосипедлар, машиналар, компьютер уеннары, мең төрле уенчыклар, хәтта башлы роботлар әзерләп куйган була. Боларның барысында да уйнарга була икән. Малайларга Җен шырпы сызарга, тәрәзә пыялаларын ватарга, хәтта люстраларга тотынып атынырга рөхсәт бирә. Һәртөрле ризыклар да мулдан. Өстәл өсләре тулы тәмлекәч, җиләк-җимеш. Ни телисең шуны ашарга була. Җимеш сулары белән коенсаң да, торт белән ыргытышсаң да ярый. Бернинди дә каршылык юк. Җен балаларның ничек кенә хулиганлык кылуын күрсә дә, бер дә ачуланмый, ә киресенчә, сөенә генә. Балаларга җендә кунакта булу ошап китә, янә яңа балалар өстәлә тора. Җен патшалыгына килеп эләгүче бу балалар барсы да тыңлаусызлар икән.

Җен патшалыгында балалар көннән-көн күбәя. Алар бергәләп уйныйлар, ашыйлар, тәртипсезләнәләр.

Нык хулиганлык кылган, зыян күрсәткән балаларның бераздан койрыклары, мөгезләре хасил була башлый, ә борыннары тупиклана. Билгеле, балалар бу хәлгә куркага төшәләр, тәртипсезләнүләр дә туйдыра, күпләренең өйләренә кайтасылары килә башлый. Җен, сез минем иң кирәкле ярдәмчеләрем булачаксыз, ә өйгә кайтырга теләгәннәрнең хәтерен югалтачакмын, ди. Җен шушы хәбәрне әйтеп, койрыгын селтәве була, һәр малайның хәтере соры тычканга әверелеп тә куя.

 

Тычканнар төрле тарафка таралышып бетә, ә шул мизгелдә бөтен балалар да үзләренең бала икәнлекләрен оныта. Әти-әниләрен, әби-бабайларын, апа-энеләрен оныталар. Барысы да үзләрен җен балалары – Җен ярдәмчеләре дип уйлый. Җен барлык ярдәмчеләренә тылсымлы көч бирә. Ә ул аларның койрыкларында икән. Җен баласының кая барасы килә, койрыгына гына бойрык бирә. Алар койрыкларындагы тылсымлы көч белән теләсә кая, теләсә кемне күчереп йөртә ала. Моның өчен койрыгы белән кемгә тели, шуңа тиеп кенә китә икән.

 

 

 

 

 

Җен балалары Баш Җенгә һәртөрле зыян эшләргә, явызлык кылырга булышлык итеп торалар.

Яңа тыңлаусыз балаларны эзләп табарга Җен үзенең ярдәмчеләрен җибәрә торган була. Җен патшалыгында балалар саны тагын да арта. Барлык балалар да җен патшалыгына өченче көнгә кем икәнлекләрен оныта, чөнки җен аларның хәтерен соры тычканга әверелдерә тора. Барлык балаларның да койрыгы, мөгез хасил була, борыннары дуңгызныкына охшап кала.

 

Федя Егоров җәй буе авылда кунакта була. Әби белән бабасына һәрвакыт ярдәмләшеп, сүзләрен тыңлап, үзара тату яшиләр. Ләкин бер иртәдә Федя йокысыннан киреләнеп уяна. Әби белән бабасы аны күпме генә уятса да, ул иртәнге ашны ашарга да тормый. Ә Федя уянып урыныннан торганда, картәтисе өйдә булмый. Вакытында уятмагансың, дип малай картәнисен битәрли. Шуның өчен иртәнге зарядка ясыйсы урынга ихатадагы тавыкларны куып йөри. Әбисе оныгының бу кыланышына бик борчыла. Федяның тәртипсезләнүен туктатыр өчен тышка чыга. Шушы вакытта Җен тыңлаусыз малайларны күрсәт, дип көзгегә караган гына була, көзге шунда ук Федяны күрсәтә дә. “Кирәкле малай”, - ди уйлый Җен һәм Федя артыннан ярдәмчесен җибәрә. Кечкенә җен койрыгы ярдәме белән Федя әби-бабасының аш-су бүлмәсендә пәйда була. Җәһәт кенә плитә өстендә җылынырга куйган ашның утын арттырып куя. Бер минуттан аш кайнап түгелә башлый. Әби ис сизеп, аш-су бүлмәсенә йөгереп керә, ә җен баласы Федя янына тышка чыга.

 

 

Федя, җен баласын күреп, аңлап өлгергәнче, җен баласы койрыгын селкетеп җибәрә, икесе дә, күз ачып йомганчы җен патшалыгына килеп тә җитә. Монда җеннәр белән бергә, әле җенгә әверелеп бетмәгән балалар да була. Барысы да, ни тели, шуны эшли: туп тибә, өстәл уены уйный, кемдер ашый, кемдер йоклый, кемдер су чаңгысыда шуа, кемдер рәсем төшерә, кемдер таган атына. Бу хәл Федяда кызыксындыру уята.Үзе дә балалар һәм җеннәр белән уенга катышып уйный башлый.

 

Азмы, күпме вакыт үткәннән соң, аның янына җен-малай килеп сөйләшә башлый. Җен баласының тавышы Федяга таныш булып китә.

 

  • Исәнме, Федя! Син мине танымыйсыңмыни? Мин-Костя Чижиков.

  • Ничек, Костя? – дип Федя ышанмыйча аңа сорау бирә. Гаҗәпләнү катыш күзләрен челт-челт йомгалый. Менә шунда гына җен тавышы – күршесе дусты Костя Чижиковныкы икәнлеген аңлап ала. Шунда ук җен өстендәге эшлеяле коңгырт төстәге ыштанның Костяныкы икәнлеге аңына барып җитә. Эшлеяның бер төймәсе зәңгәр төстә булуы аның ыштанга игътибарын арттыра да инде. Кайчандыр Костяның бу төймәне үзе тагуы белән горурланганын исенә төшерә. Федя җен куенында Костяның Рыжик исемле мәчесен күреп калып, бөтенләй каушап китте. Чөнки җеннең тавышы, штаны, мәчесе Рыжик та Костяныкы. Җен үзенең монда ничек килеп эләгүен, балалар, җеннәр белән уйнавын, өченче көнгә мөгезе, койрыгы хасил булуын, борыны тупиклануын сөйләп бирде. Хәтта вакыты белән Костя үзенең Костя исемле малай булуын да оныткан, чөнки хәтере соры тычканга әверелгән.

 

 

 

Бәлки Костя Рыжик булмаса, гел шулай уйлар да иде, имеш ул җен булып туган. Рыжик Костяның хәтерен-тычканны эзләп табып, тотып, хуҗасына китереп биргән. Костя тычканны тоткан гына иде, хәтере кире кайтты.

  • Ә Рыжик монда ничек килеп чыкты соң?- дип сорады Федя. Костя мәченә җылы караш ташлап, аркасыннан сыпырды. Костяны алырга килгән Миша исемле җен, койрыгын селтәнгәч, Рыжик уйный дип белеп, койрыгына сикерә дә эләгеп кала. Шулай алар өчәүләшеп җен патшалыгына килеп эләгә. Җен-Костя мондагы барлык җеннәр дә элекке балалар икәнен сөйләп бирде. Җен кыз-малайларның хәтерен соры тычканга әверелдергән. Җеннәрнең койрыклары тылсымлы. Баш Җен алтын сарайда яши икән. Аның койрыгы тылсымлы, барлык теләкләрен дә үти.

 

 

 

 

 

 

 

 

- Ник син моннан качмыйсың? –дип сорады Федя Костядан. – синең дә койрыгың тылсымлы бит, кайда телисең, шунда барасың.

 

- Мин кайда китим?- дип боек кына җавап бирде Костя, күз яшьләре атылып чыкты. - Ничек мин койрыклы, мөгезле килеш мәктәпкә йөрим ди инде? Барысы да миннән көләчәк, куркачак. Мине берсе дә танымаячак. Менә син үзең дә мине танымадың.

- Кайгырма,- дип юатты дустын Федя. – Нәрсәдер уйларга кирәк.

- Монда нәрсә уйлыйсың инде? Мин күп уйладым. Син Федя, моннан котыл. Әйдә, мин сине авылга кайтарып җибәрәм.

- Ә син? - дип сорады Федя. - Башка балалар? Минем сине монда калдырып китәсем килми!

- Син үзең дә монда юкка чыгачаксың, - дип каршы төште Костя. - Федяның җавабын да көтеп тормыйча, койрыгын селтәп җибәрде. Шул минутта ике малай да, Рыжик белән әбиләренә илтә торган юлга килеп чыкты. Өйдә беркем дә юк иде. Федя үзен гаепле тоеп, әбисе аны эзләргә чыккан дип уйлады.

- Ярый, Федя хуш, - дип Костя саубуллашты. – Мин тизрәк кире китим. Әгәр дә Баш Җен сиңа ярдәм иткәнне, минем хәтерем барлыгын белсә, миңа нык җайсыз булачак.

- Тукта!- дип Федя тизрәк дустының кулына барып ябышты. – Китмә! Нидер уйларга кирәк.

  • Мин күп уйладым. Әгәр дә җеннең койрыгын урласак...

  • Дөрес! – дип шатлыгыннан кычкырып җибәрде Федя.

  • Ләкин аны ничек итеп урларга белмим, - дип борчылды Костя.

  • Әйдә, алайса, Бөек Тылсымчыга әйтеп карыйк!

  • Әллә андыйлар була?- дип икеләнде Костя.

  • Ник булмасын? Явыз җеннәр була икән, мәрхәмәтле тылсымчылар да буладыр ул,- дип җаваплады Федя.

  • Мөгаен шулайдыр, - дип җилкәсен җыерды Костя.

  • Син койрыгыңа боерык бир, безне Мәрхәмәтле Тылсымчы янына алып барсын.

  • Булдырып карыйбыз.

Шулай сөйләнә-сөйләнә Костя Рыжикны ипләп кенә тәрәзә төбенә утыртып куйды. Малайлар бергәләп ничек итеп Мәрхәмәтле Тылсымчы янына барып эләгергә икән дип уйлаштылар. Костя койрыгы белән Федяга тидереп кенә алды, шул мизгелдә алар юкка да чыкты. Рыжик сизмәде, чебен тотып калды.

Костя белән Федя туп-туры Мәрхәмәтле Тылсымчы янына барып җиттеләр. Алар үзләре белән ни булганын сөйләп бирделәр. Тылсымчы аларның тыңлашмаганнары өчен башта нык кына шелтәләде һәм аннары тылсым капчыгы алып бирде. Бу капчык күренми торган икән, эчендә нәрсә ятканлыгы да күренми. Тылсымчы малайларга Баш Җеннең койрыгын кисәргә зур кайчы, җеннең койрыгы урынына ябештереп куярга бау бирде, икесенә дә күренмәүче-бүрек кидерде. Юлга чыкканда Тылсымчы:

 

  • Сак булыгыз! Тиз һәм тавышсыз-тынсыз эшләгез. Шуны онытмагыз, сезнең кулда өзелгән җен койрыгы шундый ук тылсым көченә ия. Аның белән сак кына эш итегез!

Мәрхәмәтле Тылсымчыга зур рәхмәт әйтеп, күренмәүче-бүрекләрен киеп, җен патшалыгына килеп җиттеләр. Ә бу вакытта Җен тыңлаусыз балаларны эзләп, көзгесенә карап утыра иде. Малайлар шыпырт кына аның арт ягына килеп басты.

 

Костя сак кына җеннең койрыгын күтәрде, ә Федя кайчысын чыгарды. Тылсымлы кайчыны койрыкка якын китерүе булды, койрык өзелеп тә китте. Малайлар койрыкны күренмәүче капчыкка салып, койрык урынына бау бәйләп куеп, җәһәт кенә алтын сарайдан чыгып та сыздылар. Федя беренче булып тылсымлы койрыкны селтәнеп:

  • - Җенне читлеккә!

  • - Дөрес! – диде Костя шатланып. Федя җен койрыгы белән селтәнүе булды, җен читлектә калды. Нәрсә булганын да аңламыйча, җен котырынды, бау-койрыгы белән сыпырынды, читлек юкка чыкмады. Тылсымлы койрыгы урынында гади генә бау-койрык икәнлеген күреп, җен үзенең тозакка эләккәнен аңлады. Федя белән Костя арытаба китте. Тылсымлы койрык ярдәме белән барлык җен-балаларны чын балаларга әверелдерде. Аларның койрыклары, мөгезләре юкка чыкты, борын төзелеше үзгәрде. Барысының да хәтере кире кайтты, шатланып өйләренә таралышты. Костя белән Федя Мәрхәмәтле Тылсымчыга зур рәхмәт әйтеп, барлык тылсымлы әйберләрен кире илтеп бирде. Шулай ук , яхшылыклар эшләр өчен, Мәрхәмәтле Тылсымчыга җеннең койрыгын да тапшырды.

 

 

 

 

 

 

 

Автор Копейкина Н.Г.

 

Копейкина Нелли Григорьевна –

прозаик, поэт, сценарист. Член МГО Союза писателей России; член Российского Союза писателей; член Интернационального Союза писателей, драматургов и журналистов; член региональной общественной организации «Клуб писателей» ЦДЛ; резидент Национального агентства по печати и СМИ «Русский литературный центр», член Союза писателей XXI века; действительный член Академии российской литературы и Международной академии русской словесности

 

 

 

 

 

 

 

 

Сказочные приключения

 

Непослушные дети

 

Жил-был Чёрт. Был у того Чёрта волшебный хвост. С помощью хвоста Чёрт мог очутиться где угодно, но, главное, хвост Чёрта мог исполнить всё, что Чёрт захочет, для этого стоило только Чёрту задумать желание и взмахнуть своим хвостом. Чёрт этот был очень злой и очень вредный.

 

 

Он волшебную силу своего хвоста использовал для вредных дел: устраивал на дорогах аварии, топил в реках людей, подламывал лёд под рыбаками, устраивал пожары и творил много других злодеяний.

Однажды Чёрту надоело жить одному в своём подземном царстве. Построил он себе царство на земле, обнёс его густым лесом и болотами так, чтоб никто не мог к нему подойти, и стал думать, кем ещё заселить своё царство. Думал-думал Чёрт и придумал заселить своё царство помощниками, которые будут творить вредные злодеяния по его приказу. В помощники себе Чёрт решил взять непослушных детей. Он достал из сундука волшебное зеркало, которое когда-то выкрал у Василисы Премудрой. Это зеркало могло показывать всё, что пожелаешь. По желанию Чёрта зеркало показало ему непослушных детей. Это были два мальчика лет пяти.

 

Они спрятались от воспитательницы за кусты и пытались разжечь костерок.

Воспитательница искала их, кликала, но мальчики хоть и слышали её, не откликались. Чёрту понравились эти мальчики, и он перенёс их с помощью своего волшебного хвоста в своё царство.

 

 

Поначалу мальчики были очень напуганы, но Чёрт успокоил их, сказав, что скоро отпустит их домой, а пока пусть они погостят у него. Для детей у Чёрта было приготовлено много интересного: различные аттракционы, водные горки, велосипеды, машинки, компьютерные игры, разные игрушки, включая даже умных роботов. Всё это можно было брать, всем пользоваться. Разрешалось мальчикам всё: и спички можно было зажигать, и окна бить, и на люстрах висеть. И еды здесь было много разной. Много было сладостей, фруктов. Всё можно было есть сколько угодно. Можно было даже обливаться соками и кидаться тортами. Ничего не запрещалось ребятам. Наблюдая, как ребята хулиганят, Чёрт не злился, не расстраивался, а наоборот, даже радовался. Мальчикам очень понравилось в гостях у Чёрта, тем более, что появлялись новые дети. Это были тоже непослушные дети, которых Чёрт забирал в своё царство.

 

Детей в чёртовом царстве становилось всё больше и больше. Они играли, объедались, дурили. Между тем у некоторых из детей, у самых хулиганистых и вредных, стали появляться хвосты, рожки, а носы их стали превращаться в носики-пятачки. Детей напугало это, да и надоело им дурить, многие захотели вернуться домой. Но Чёрт объявил им, что все они станут его помощниками, а чтобы им не хотелось домой, он отнимет у них память.

 

Объявив это, Чёрт махнул своим хвостом, и вмиг память каждого ребёнка превратилась в серую мышку.

Разбежались мышки в разные стороны, и все дети сразу забыли, что они дети. Забыли, что у них есть родители, бабушки, дедушки, сестры и братья. Все стали считать себя чертенятами – помощниками Чёрта. Всех своих помощников Чёрт одарил волшебной силой, которая была у них в хвостах. Стоило только кому-то из чертенят пожелать очутиться где-нибудь, он мог это сделать с помощью хвоста своего. Более того, любой чертёнок мог переместить с помощью волшебной силы своего хвоста кого угодно куда угодно. Для этого чертёнку надо было только изъявить своё желание и коснуться своим хвостом того, кого он хочет переместить.

Стали чертенята помогать Чёрту совершать различные вредности и злодеяния.

 

За новыми непослушными детьми Чёрт стал посылать своих помощников. Число детей в чёртовом царстве росло. Причём на третий день пребывания в чёртовом царстве все дети, уже независимо от их поведения, теряли память, которая превращалась в серых мышей. И у всех детей вырастали рожки и хвостики, и носы всех детей превращались в поросячьи пятачки.

В то лето Федя Егоров был в гостях у бабушки и дедушки. Жил он с ними дружно, помогал им во всём, был послушен. Но в одно утро Федя заупрямился. Он не встал на завтрак, как это делал обычно, хотя дедушка с бабушкой будили его, а когда он проснулся, деда уже не было дома. Вместо доброго приветствия Федя упрекнул бабушку за то, что не разбудила его во- время, а вместо утренней зарядки стал гонять кур по двору.

 

 

Бабушка была очень огорчена поведением Феди. Она вышла во двор, чтоб остановить его. В это самое время Чёрт просил зеркало показать непослушных детей, и зеркало сразу показало Федю.

«Подходящий мальчик», – подумал Чёрт и послал за Федей своего помощника. Маленький чертёнок с помощью своего хвоста вмиг оказался на кухне в доме Фединых бабушки и дедушки. Он прибавил огонь в конфорке под кастрюлькой, в которой что-то варилось. Через минуту в кастрюле забулькало, зашипело, а бульон из неё стал выбиваться через край. Почувствовав запах, бабушка кинулась на кухню, а чертёнок – к Феде. Не успел Федя даже удивиться, увидев чертёнка, как тот проворно хлестнул его своим хвостом, и оба они – чертёнок и Федя – очутились в чёртовом царстве. Вперемешку с чертенятами здесь были дети, не успевшие ещё превратиться в чертей. Все занимались тем, чем хотели: одни гоняли мяч, другие играли в настольные игры, кто-то спал, кто-то ел, кто-то опробовал водные лыжи, кто-то рисовал, кто-то качался на качелях. Федю заинтересовало всё это. Он даже не заметил, как увлекся играми детей и чертей.

Много ли, мало ли времени прошло, но вдруг к нему подошёл мальчик-чертёнок и заговорил с ним. Голос чертёнка показался Феде знакомым.

Здравствуй, Федя! Ты не узнаёшь меня? Я – Костя Чижиков.

Как, Костя? – не поверил Федя. От удивления он даже протёр глаза. Хотя сейчас Федя вспомнил, что голос чертёнка – это голос Кости Чижикова – его друга-соседа по лестничной площадке. Тут Федя сразу узнал на чертёнке Костины домашние коричневые штанишки на шлейках. Штанишки были примечательны тем, что одна шлейка застёгивалась на синюю пуговицу. Костя сам пришил её когда-то и очень гордился этим. Но когда Федя увидел, что из-за пазухи чертёнка выглядывает Костин котик по кличке Рыжик, он совсем растерялся. Почему это чертёнок с Костиным голосом, в Костиных штанишках и с Костиным Рыжиком за пазухой утверждает, что он Костя. Чертёнок рассказал Феде, как он попал сюда, как играл тут с ребятами и чертенятами, и как на третий день у него появились рожки, вырос хвост и нос превратился в пятачок. Даже на время Костя забыл о том, что он был мальчиком Костей, ведь память его превратилась в серую мышь. Возможно, Костя так всегда бы и думал, что он рождён быть чёртом, если бы не Рыжик. Рыжик выследил мышку – память Кости, поймал её и принёс хозяину. Как только Костя коснулся мышки, память к нему сразу вернулась.

Как же Рыжик тут оказался? – спросил Федя. Костя ласково посмотрел на своего котика, погладил его и рассказал, что когда чертёнок Миша, прибывший за Костей, махнул хвостом, чтобы переместить Костю, Рыжик, думая, что с ним играют, подскочил к хвосту и вцепился в него. Так все втроём они и оказались в чёртовом царстве. Ещё чертёнок-Костя рассказал Феде, что все здешние чертенята – это бывшие дети. Чёрт превратил их память в серых мышей, и чертенята не помнят, что они были мальчиками и девочками. Рассказал, что хвосты у всех чертей волшебные. А ещё рассказал, что правит здесь всем Главный Чёрт, который живёт в золотом дворце. У этого Чёрта волшебный хвост, который может всё исполнять.

Почему же ты не убегаешь отсюда? – спросил Федя Костю. – У тебя же есть волшебный хвост, с помощью которого ты можешь очутиться где угодно.

Куда я убегу? – грустно ответил Костя, и слёзы навернулись на его глазах. – Как я буду такой рогатый и хвостатый в школу ходить? Все будут смеяться надо мной, бояться меня будут. Меня же никто не узнает. Вот ведь и ты не узнал.

 

Не расстраивайся, – стал успокаивать друга Федя. – Надо что-нибудь придумать.

Да что тут придумаешь? Я уж много думал. Главное, ты спасайся, Федя. Давай, я тебя скорее верну в деревню.

 

А как же ты? – спросил Федя. – Как другие дети? Я не могу тебя тут оставить!

 

Но ты же и сам пропадёшь, – возразил Костя и, не дождавшись ответа Феди, хлестнул его своим хвостом. Оба мальчика вместе с Рыжиком очутились на террасе у бабушки. Дома никого не было. Федя виновато подумал, что бабушка, наверное, пошла его искать.

Ну, прощай, Федя, – стал прощаться Костя. – Я вернусь скорее. А то, если Главный Чёрт узнает, что я помог тебе, он сразу поймёт, что ко мне вернулась память, и мне будет несдобровать.

Постой! – Федя быстро ухватился за руку друга. – Не исчезай! Надо что-то придумать.

Я много думал. Вот если бы у Чёрта отнять его волшебный хвост…

Правильно! – обрадовался Федя.

 

Но как это сделать, я не знаю, – огорчённо ответил Костя.

А давай, обратимся к Доброму Волшебнику!

А разве, такие бывают? – засомневался Костя.

А почему бы и нет? Ну, раз уж бывают злые черти, должны быть и добрые волшебники, – предположил Федя.

Наверно, – рассеянно повёл плечом Костя.

Ты скомандуй своему хвосту, пусть он нас к Доброму Волшебнику доставит.

Попробую.

С этими словами Костя бережно ссадил Рыжика на подоконник. Мальчики ещё раз всё продумали, оба загадали желание попасть к Доброму Волшебнику, Костя хлестнул Федю своим хвостом, и вмиг они исчезли. Рыжик же остался на террасе забавляться ловлей мух.

Костя и Федя, впрямь, оказались у Доброго Волшебника. Они рассказали ему всё, что с ними приключилось. Волшебник пожурил ребят за непослушание и дал им волшебный мешок-невидимку. Этот мешок невидим, не видно и то, что в нём находится. Дал Волшебник ребятам ещё большие ножницы, которыми можно будет отрезать Чёрту хвост, верёвку дал, которую ребята должны будут привязать Чёрту вместо хвоста, и дал ещё каждому из ребят по шапке-невидимке. В дорогу Волшебник напутствовал ребят:

Будьте очень осторожны. Действуйте быстро и бесшумно. И помните, отрезанный хвост Чёрта в ваших руках будет по-прежнему обладать волшебной силой. Пользуйтесь им осторожно!

Поблагодарили ребята Волшебника, надели шапки-невидимки и вернулись в чёртово царство. А в это время Чёрт смотрел в волшебное зеркало, выискивая непослушных детей. Мальчики тихонько подкрались к нему сзади. Костя осторожно приподнял чёртов хвост, а Федя поднёс к нему ножницы. Едва он коснулся волшебными ножницами хвоста, тот тут же отпал. Мальчики быстро убрали хвост в мешок-невидимку, а вместо хвоста привязали верёвку и быстро выскользнули из золотого дворца. Первым делом Федя достал волшебный хвост и скомандовал:

 

Чёрта в клетку!

Правильно! – обрадовался Костя. Федя взмахнул чёртовым хвостом, и Чёрт оказался в клетке. Не понимая, что произошло, Чёрт взбесился, стал хлестать хвостом-верёвкой, но клетка не исчезала. Увидев, что вместо волшебного хвоста у него простая верёвка, понял Чёрт, что попал в ловушку. Федя же с Костей действовали дальше. С помощью волшебного хвоста они всех детей-чертей превратили снова в детей. У всех исчезли рожки, хвосты и носы сделались такими, какими были. Всем вернули память и всех-всех вернули по домам. Все волшебные штучки – вещи-невидимки и ножницы ребята с благодарностью вернули Доброму Волшебнику. Передали они Доброму Волшебнику и чёртов хвост с тем, чтоб он творил с его помощью добрые дела.

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 


 


 


Полный текст материала Пособие для изучения русского языка татароязычными лицами. Сказка "Непослушные дети" смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Копейкина Найля Гумяровна  Публикатор
22.11.2019 0 1296 282

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК