Сценарий мероприятия к Дню матери (на татарском языке); 5-9 классы


А.Б.Хәерле көн ,кадерле әниләр,әбиләр!Тормышыгыз матур.йөзләрегез көләч,сәламәтлегегез һәрдаим юлдашыгыз булсын.Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык,тәнегезгә сихәтлелек,өегезгә иминлек алып килсен..Яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр!Бүгенге кичәбезне сезнең хөрмәткә багышлыйбыз.
1. Бүген-әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
2.Күмәкләшеп,барыбыз бергә
Җырлап алыйк ,әйдә әле
Котлы булсын !Гөрләп торсын әниләрнең бәйрәме.
Җыр.Ә.Бикчәнтәева сүзләре.В.Агапов көе.”Әниләр бәйрәме”
А.Б Ана!Һәркем өчен иң изге ,иң кадерле зат.Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатьле,нәфис,хисчән итеп яраткан һәм гаиләдәге иң җаваплы вазифаны-бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын-кыз иң элек ана һәм гаилә җылысын саклаучы.
Әниләргә Алла ярдәм бирсен
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әниләргә сүнмәс йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Җыр:Р.Корбан сүзләре.М.Минһаҗев көе.”Әниемә”
3.Иң кадерле кешебез син,
Сөекле әниебез.
Син булганга,без бәхетле,
Тыныч рәхәт яшибез.
4.Син ,әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.

Полный текст материала Сценарий мероприятия к Дню матери (на татарском языке); 5-9 классы смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Минуллина Лейсан Фирдусовна  AlfinurKa
06.11.2013 0 19613 1893

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК