Классный час на тему: "Александр Невский"


1242 нче ел,

5 апрель –

Чуд күлендәге Боз өсте сугышы

1240 нчы ел,

15 июль –

Нева сугышы


Балтач муниципаль районы

Сосна гомуми урта белем бирү мәктәбе









«Александр Невский – Ватаныбызның бөек улы»

(5 нче сыйныфта үткәрелгән тәрбия сәгате)









Сыйныф җитәкчесе:

Кабирова Алсу Рашит кызы








1 сентябрь, 2009 ел

Тема: «Александр Невский – Ватаныбызның бөек улы».


Максат:

1.Укучыларда рухи -әхлакый сыйфатлар булдыру.

2.Патриотик, гражданлык тәрбиясе бирү.

3.Ватаныбызга хөрмәт тәрбияләү.


Җиһазлау:

1. Александр Невский портреты.

2. Даталар язылган плакат.

3. Документ.

4. «Россия XIII гасырда» картасы.

5. «Александр Невский ордены» рәсеме.


















Тәрбия сәгатенең барышы.


Укытучы. – Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Яхшы билгеләргә 4 нче сыйныфны тәмамлап, таза – сау килеш 5 нче сыйныфка килүегез белән котлыйм! Тәртипле, акыллы булуыгызны телим. Каникуллар артта калды, әйдәгез, бергәләп җәйге хатирәләрне искә төшерик әле. Минем сезгә шундый сорау бирәсем килә: җәй көне кем нинди батырлык эшләде?

Укучылар фикере тыңлана һәм укытучы нәтиҗә ясый.

Укытучы. – Тормышта батырлыкка һәрвакыт урын бар. Кечкенә батырлыкларны күбебез һәрдаим эшли, ә Ватаны өчен үзен аямыйча көрәшкәннәр тарихка кереп кала. Аларны үз чоры кешеләре генә түгел, киләчәк буыннар да онытмый. Без бүген тәрбия сәгатендә шундый шәхесләрнең берсе белән танышырбыз. Ул – князь Александр Ярославич. Россия тарихында күп князьләр, патшалар, императорлар булган. Ни өчен без нәкъ менә князь Александр Ярославичны сайлаганбыз?

Укучылар фикере тыңлана һәм укытучы нәтиҗә ясый.

Укытучы. – «Россия» каналы үткәргән «Имя России» тапшыруында иң күп тамашачы тавышы белән (520 меңнән артык) князь Александр Ярославич җиңеп чыкты. Ул – халык иң ярата торган шәхес дип аталды. Сез аның турында нәрсә беләсез? Чын исеме князь Александр Ярославич, ә без аны Александр Невский дип атыйбыз. Сәбәбе нидә?

Укучылар фикере тыңлана һәм укытучы нәтиҗә ясый.

Укытучы. – Князь Александр Ярославич – полководец, дипломат, XIII гасырда Көнбатыштан бәреп кергән рыцарьлар һөҗүменә каршы тора алган гаскәр туплаган князь. Аның җитәкчелегендәгеләр Нева һәм Чуд күлендәге бәрелешләрдә җиңүгә ирешәләр.

Укытучы кыскача карта янында сугышлар турында сөйли, аңлатма бирә.

Укытучы. – Тәрбия сәгатебезнең эпиграфына игътибар итик әле. «Безгә кылыч белән килгән үзе дә кылычтан һәлак булыр.» Сез бу гыйбарәне ничек аңлыйсыз?

Укучылар фикере тыңлана.

Укытучы. – Укучылар, Александр Ярославич турында тыңлагыз әле.

«Александр бик иртә укырга һәм язарга өйрәнә. Ул аеруча рус елъязмаларын һәм мәшһүр «Александрия» әсәрен укырга ярата. Бу китап Александр Македонскийның походлары турында була. Александр Ярославичны кечкенә вакытыннан ук кенәз булырга әзерли башлыйлар. 16 яшендә ул Новгород кенәзе итеп куела.»

Портретына карап аңа нинди сыйфатлар хас дип әйтә аласыз?

Физкультминутка. Укучылар дүртәрләп түгәрәккә басалар. Һәр төркем Россиядә яшәүче берәр милләт исемен сайлый. Укытучы милләт бердәм дигәч, укучылар бер-берсенә якын киләләр; дөньяның төрле төбәгендә таралып яши дигәч, зур түгәрәк ясыйлар.

Укытучы. - Укучылар, 2 дата язылган плакатка игътибар итик әле. 1242 нче ел, 5 апрель–Чуд күлендәге Боз өсте сугышы.

1240 нчы ел, 15 июль – Нева сугышы. Русь үз территориясен һәм динен швед һәм немец рыцарьларыннан саклап кала. Бу вакыйгаларны истә калдырыйк.

Укытучы. – Рус гаскәрләре Невада гаҗәеп җиңү яулый, халык шуннан соң Александрга Невский дигән исем бирә.

  • 1547 ел, 26 февральдә князь Александр Ярославич Изгеләр рәтенә кертелә.

  • 1724 елда Александр Невсийның җәсәде Санкт-Петербургка алып килеп күмелә.

  • 1725 ел, 21 май көнендә Изге Александр Невский ордены гамәлгә кертелә.

  • 1942 елда Александр Невский ордены гамәлгә кертелә. Бу орден белән Совет армиясенең аз көч белән күп санлы дошман гаскәрләренә каршы оста көрәшә белүче кыю офицерларын бүләклиләр. Өлкән лейтенант Иван Назарович Рубан иң беренче булып Александр Невский орденына лаек булды.

Бөек Ватан сугышының иң авыр чорында Александр Невский ордены гамәлгә кертелә, бу ни өчен шулай эшләнде икән? Сез ничек уйлыйсыз?

Укучылар фикере тыңлана һәм укытучы нәтиҗә ясый.

Укытучы. – Бөек Ватан сугышының иң авыр чорында Александр Невскийның шәхси батырлыгы һәм җитәкчелек итү осталыгы совет сугышчыларын рухландыру, җиңүгә өмет уяту өчен кирәк булгандыр. 1242 нче елда Боз өсте сугышында рус гаскәрләренең җиңүенә 700 ел тулган.

Илебез 65 нче Җиңү язын каршыларга әзерләнә. Нева, Боз өсте, Бөек Ватан сугышы хатирәләре һәм батырлары мәңге хәтерләрдә сакланыр.

Тәрбия сәгате мәктәпнең «Туган якны өйрәнү» музеенда Бөек Ватан сугышы бүлеге белән танышкач тәмамлана.




















































Полный текст материала Классный час на тему: "Александр Невский" смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Кабирова Алсу Рашитовна  ALSU80
31.01.2013 0 2701 474

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК