Бүгенге экологик проблемалар, 9-11 класс


Вильданова Анися Габдулгазизовна


МБОУ”Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского района Республики Татарстан”


Учитель математики и физики.

1 квалификационная категория



Тема:Бүгенге бөтендөнья экологик проблемалар.

(дәрес-конференция)

Максат:укучыларның белемнәрен ныгыту,дөньяны танып-белү актив-лыгын үстерү,дөньяга карашларын киңәйтү,радиоактивлыкның хәзерге җәм-гыятьтә уңай һәм тискәре якларын бәяләү,укучыларны тирә-юньне актив аңлауга омтылдыру.

Җиһазлар:укучыларның тынычлыкка багышланган рәсем,шигырьләр,пла-катлар,портретлар,Менделеев таблицасы,видеофильм.

Галактика балалары без,

Ә иң дөресе –

Без синең балаларың,

Кадерле җиребез.

(Р.Рождественский)

1.Дәресне оештыру.

2. Актуальләштерү.Укучыларның чыгышлары вакытында видеофильмнан өзекләр күрсәтелә.

Укучылар без алдагы дәресләрдә атом төше физикасын бүлеген өйрәндек. Бүгенге дәрестә без сезнең белән атом төше физикасы бүлеген йомгаклау, радиоактивлыкның уңай һәм тискәре йогынтысын ачыклау,бөтендөнья экологик проблемалары белән танышу,кешелеклелекнең табигатькә ясаган йогынтысына бәя бирү максатыннан “Җир – безнең туган йортыбыз” дигән дәрес-конференция үткәрәбез.Конференция үткәрү өчен барыгызга да алдан план буенча эшләр бүленде.Кайберләрегез доклад әзерләде,кайберләрегез иншалар яздылар,рәсем,плакат ясадылар.

Конференция сүзе оешма вәкилләренең нинди дә булса сорауны ачыклау җыелышын аңлата.Конференциядә докладчылар,сорауларга җавап бирүчеләр – химик,физик,биолог,корреспондентлар, һ.б. катнаша.Безенең конференция-дә катнашучы кунаклар белән таныштырып үтәм.

Врач –

Доктор –

Медик –

Физик –

Океонолог –

Эколог –

Химик –

Галим –

Алар корреспондентларның сорауларына җавап бирерләр.

Җир-безнең йортыбыз.“Безнең җирне космостан карарга кирәк, - ди космонавт Виталий Севастьянов, - чиксез биеклектән аның кечкенә һәм сокландыргыч,ялгыз һәм кадерле икәнен күреп аны яратуыңны сизәсең.Безнең планетабызның төрле почмакларында урман һәм таулар,елга һәм океаннар уч төбендә кебек күренә.Шул вакытта Җирдә булган барлык әйберләрнең бөеклеген тоясың,шуңа күрә аны байлыгы,табигате өчен җаваплылык сизәсең”.Җәмгыять үзенең ачышларын табигать белән үлчәнергә тиеш.Француз галиме Жак Ив Кусто:“Элек табигать кеше өчен куркыныч иде,хәзер кеше табигать өчен куркыныч”, - ди.

Менә 2010 ел җитте.Кеше үткәненә бәя биреп киләчәге турында уйларга тиеш.

Ак каеннар ауган,ауган

Ята кебек алар күзгә карап.

Ниләр генә кылмый кеше кулы,

Ниләр генә күрми урман юлы.

Әй шаулый,шаулый урман,

Нигә шаулый икән ни булган?

Юк шауламый ыңгыраша,

Ыңгыраша ул урман.

Безнең табигатебез матурлыкларга бай.Ләкин кешеләрнең игътибарсызлы-гы,саксызлыгы нәтиҗәсендә табигатькә бик зур зыян килә.

Атмосфераның,сулыкларның пычрануы,агулы матдәләрнең азык-төлеккә эләгүе,хайван,кошларның кимүе,урманнарның күпләп киселүе ,януы нәтиҗәсендә халыкара күләмдәге проблемалар барлыкка килә.

Германия зоопаркларының берсендә керү юлында “Җирдәге иң куркыныч хайван” дигән язу эленгән.Тимер рәшәткә эченә карагач көзгедә кеше үзен күрә.Дөресме мондый язу?Кызганычка каршы әйе!

Иң куркыныч экологик проблемаларны китереп чыгарган сәбәпләрнең берсе – радиоактивлык.

Ягез,әле,радиоактивлыкның нәрсә икәнен,аның уңай һәм тискәре якларын ачыклап үтик әле.

1 нче укучы:Радиоактивлык – бер атом төшләренең үзләреннән-үзләре икенче төшләргә әверелүе ул,һәм бу вакытта төрле кисәкчекләр аерылып чыга.

Беккерль – Париж академиясе члены,Нобель премиясе лауреаты,уран тозлары белән тәҗрибә ясый һәм уранның үзеннән-үзе нурланыш таратуын ачыклый.Ул бу ачышын Пьер белән Мария Кюриларга сөйли.

Менделеев таблицасында тәртип номеры 83тән зур булган барлык элементлар да радиоактив.Хәзерге көндә 110 элемент ачыкланган.Бу эштә Русия галимнәре дә үзләренең өлешләрен керттеләр.

Радиоактивлыкның уңай һәм тискәре якларын ачыклыйк.

Кеше саулыгына начар йогынты ясый:сөяк җелеген заралый,кан ясалу процессы бозыла;шуннан соң ашкайнату юлы күзәнәкләре һ.б. органнар зарарлана.Нурланыш нәселдәнлеккә зур йогынты ясый.Нурланыш дозасы зур булганда барлык тере организмнар һәлак була.Аның хәтәр ягы шул:хәтта үлемгә китерерлек доза булганда да бернинди авырту сизелми.

Беренче нурланышны сынаучылар (Беккерль,ирле-хатынлы Кюрилар) радиоактивлыкның зарарын белмәгәннәр.Мария нур авыруыннан үлә,Пьер да зарарланган була.Шундый факт билгеле:Беккерльгә лекция өчен радиоактив матдә кирәк була.Ул аны пробиркага салып жилет кесәсенә сала.Лекциядән кайткач ул тәнендә кызыл тап күрә,Пьерга шул турыда сөйли.Пьер тикшерү өчен 10 сәгать буе радий элементын кесәсендә йөртә.Аның да тәнендә кызыл тап барлыкка килә һәм шул урында язва авыруы башлана.Дәвалангач 2 айдан соң гына бетә.


2нче укучы:АЭС – бик зур энергия чыганагы,ләкин күп халык яшәгән районнарда аны төзү куркыныч.Шуңа күрә Алабугада төзелүче АЭС туктатылды.Атом бозваткычларында,су асты көймәләрендә атом реакторлары кулланыла.

Төш коралы. Төш коралы идарә ителми торган чылбыр реакциясе атом бомбасында тормышка ашырыла.Атом бомбалары икенче бөтендөнья сугышы бетәр алдыннан АКШ тарафыннан Япониягә каршы кулланылды, 1945 елда Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләренә атом бомбаларын ташладылар.

Бомба шартлаганда температура уннарча млн. Кельвинга җитә,бу куәтле бәрмә дулкын барлыкка китерә.Шул ук вакытта үтә көчле нурланыш хасил була.Сынау өчен ташланган бомбалар үткәннең коточкыч фаҗигасе.Бомба ташлаучы очучы Клод Изерли медаль белән бүләкләнеп майор чины алса да үзен бик сәер тота:авиациядән китә,фильмда роль уйнаудан баш тарта.Янган шәһәр,кешеләр аның төшләренә керә,ахырда психбольницага элегә.

Төш коралларын сынау Семипалатин полигоны безнең күршебез булган Казахстанда урнашкан.Шуның нәтиҗәсендә Алтайда рак белән авыручылар,“сары” балалар тууы бик күп арткан.

3нче укучы:Нур терапиясе һәм диагноз кую.

Рак авырулы күзәнәкләр  -нурланыш белән дәвалангач бүленүен туктаталар.Әгәр рак авыруы башлангыч стадиясендә билгеләнеп дәваланса,бу дәвалау уңышлы була.Ашказанын рентгенга төшергәндә радиоактив барий ашаталар.Бизләрдә йод алмашын билгеләгәндә,бавыр,ми,үпкә һ.б. органнарны тикшергәндә радиоактив изотоплар кулланыла.

Археологиядә борынгы әйберләрнең,египет мумиясенең ,археологик табылдыкларның яшен билгеләү өчен кулланыла.Промышленностьта тузган детальләрне,детальләрнең эшкәртү сыйфатын тикшерү өчен кулланыла.

Авыл хуҗалыгында үсемлекләрнең яңа сортларын барлыкка китерүдә кулланыла.Ләкин хәзер әйләнә-тирә күп зарарлангач бу ысулны куллану куркыныч.

Укытучы:Ә хәзер нәтиҗә ясыйк,радиоактивлык кешеләр өчен файдамы,зыянмы?

Беренчедән ул табигый күренеш,кеше акылына бәйле түгел.Бу күренешне ачу,куллану кешелек өчен файда да,зыян да китерде,шуңа күрә аны кулланучы галимнәр кешелеклелек алдында җаваплылык тоярга тиеш.

Ә хәзер корреспондентларга сүз бирәбез.

Сәламәтлек” журналы корреспонденты:

- Минем медикларга сорау бирәсем килә.Атом төш катастрофасын күргән кешеләрнең язмалары бармы сездә?

-Бу сорауга доктор җавап бирә:

-2 август 1995 ел.Атом трагедиясенең 50 еллыгында Япония гәҗите “Дейли Иомиури” Нагасакида яшәүче гражданин Ямагучиның язмасын бастырып чыгарды.

“Бомба төшкәч мин яшәү белән үлем арасында калдым.Көйдерүче агым мине аяктан екты,җиргә кысты.Куллар белән колакларымны кысып мин җиргә йөзтүбән яттым.Минем сул колагым шешеп чыкты,аннан кан ага башлады.Ничек нык авырту һәм кайнар булуын сүзләр белән генә аңлатып бетерә алмыйм.Мин башымны тоттым – чәч юк – ул көйгән иде.Йөзне факел белән көйдергән кебек.Кием булмаган урындагы тире күпергән,сул колак барабаны ярылган.Бераздан соң бөтен тәнем шешеп тишелде.Инде 50 ел үтсә дә ул фаҗига эзләре,шрамнары аермачык күренеп тора.”

Төнне ул Хиросима үзәгендә медицина ярдәменнән мәхрүм булып ыңгырашучы,үлем белән тартышучы кешеләр арасында уздыра.Радиоактив нурланыш һәм инфекция Ямагучиның саулыгын какшата башлый.

Мин госпитальгә киттем,ләкин ул буш иде,бөтен кеше тауларга качкан.Бары врачлардан окулист кына бар иде.Минем авыр хәлемне күреп,ул күз врачы гына булса да,операция ясарга булды.Ул минем перчаткалар кебек асылынып төшкән тиреләремне алды һәм мазь сөртеп бәйләп куйды.Мин өйгә кайттым.Күз,борын,авыз гына ачык,бөтен тән бинтка төренгән.Әни мине күреп:“Аяк табаныңны күрсәт”, - дип кычкырды(япон дине буенча өрәкләрнең табаны юк).Миндә температура,косу,аппетит югалу,кан агулар,авыртулар башланды.”

Бу куркыныч хикәя атом коралының кешегә нинди коточкыч фаҗига ясавын аңлата.

Ул трагедияне күрүче Хирато Мураок хикәясе бар тагын:“6 август көнне әти,әни,ике абыем һәм сеңлем Какомати урамына чыгып киттеләр.Мин энем һәм сеңлем белән өй җыештырырга калгач,сирена улый башлады.“Самолёт Б – 59”, - дип уйладым мин,һәм өйгә кереп киттем.Шул вакыт һавага карадым һәм анда алтын кебек ялтыраучы әйбернең әйләнә-әйләнә аска төшүен күрдем.Мин ул күренешкә сокланып карап торым.Кинәт яшенгә охшаган бик көчле яктылык күкне яктыртты.“Нинди коточкыч!”, - дигән уй мине сызып үтте.Мин энем һәм сеңлемне убежищега алып төшү өчен өйгә атылдым.Ике яшьлек сеңлемне тиз генә таба алмадым.Мин яңадан өйгә кердем,шул вакыт көчле бәрмә дулкын килеп бәрелде,күкрәкне китереп кысты.Ул авыртуларны оныту мөмкин түгел.Өй стеналары ишелә,тәрәзәләр коела.Ванна эчендә мин сеңлемне таптым.Мәҗбүри генә мин күземне ачтым:гөмбәгә охшаш болыт Хиросима өстендә калкып чыкты.Вакыт иртәнге 10 тирәсе иде,плотинадагы кешеләр киемсез йөгерәләр иде,аларның пешкән тәннәреннән кан ага.Куркудан кешеләр ярдәмгә чакырып кычкыралар.“Я хода!Нинди куркуныч!Әти...әни...абый...энем...Сез исәнме?Мин куркып өйдән чыгып йөгердем.Паркка таба киттем,анда халык җыелган иде.Янгын аша үтү өчен мин өсмә су койдым,ләкин икенче ялкын юлымны кисте.Мин кая барырга белмәдем,шуңа күрә тимер юл буйлап киттем.Шунда бер иптәшемне очраттым,аны танырлык түгел – бөтен тәне бик нык пешкән иде.Оешкан тиреләре асылынып тора.Бу бик коточкыч иде.Иокогава урамы мәңге хәтердә саклана.Ул урамнан барганда үлгән кешеләрне бик күп күрдем.Кайберләре эссегә чыдый алмыйча башларын сулы бакка тыгалар.Мин юлымны дәвам иттем һәм бу дөнья белән ни булганын аңлый алмадым.

Иокогава елгасы аша салынган күпер бөтен кешеләр белән җимереп төшкән.Бөтен якта янган балалар мәетләре.Аналары аларны суга ата.Менә шундый вакыт иде!Кара яңгыр яуды.“Сәер яңгыр”, - дигән уй үтте минем баштан.Мин туганнарымны эзли киттем.Мотоясу елгасы аша салынган күпергә кердем һәм елгадан укучылар мәетләре агуын күрдем.Бары пилотка астындагы чәчләре һәм киемнәре янып бетеп каешлары гына калган.Тегендә дә,монда да ыңгырашулар ишетелә:“Су...су...ярдәм итегез!”

Якындагы суүткәргечтән су акса да,беркемнең дә су барып алырлык хәле юк.Миңа бик кыен булса да кешеләргә су эчердем,ләкин аларны дәваларга булдыра алмадым.Шәһәр буйлап күпме генә йөрсәм дә туганнарымны очрата алмадым,мин өйгә кайттым.

Ул кичтә әти белән әни Футотагава елгасы буйлап лодкада йөргәннәр.Ул көнне минем бер абыем үлде,ә икенчесе шартлау дулкыны белән һавага чөелеп суга ыргытылган.Абыем суга килеп төшкәч,бик нык пешкән булса да,әтием аның артыннан суга чумган:“Мин баламны табарга һәм коткарырга тиеш”.

Әнинең бите бик нык шешкән,каршында кем торганын таный алмый иде.Тавышыннан гына без аны әни икәнен таныдык.Ул беренче ярдәмне ала,ләкин медицина ярдәменә пунктына әйләнгән Хомей башлангыч мәктәбендә үлә.

4 нче укучы:“Бүгенге Русия – дөньякүләм радиация чүплеге”, - дип сөйләде Ульянов университеты профессоры Семён Будьков.Аның белән әңгәмә “Татарстан Яшьләре” (№№5,1997 ел) гәҗитендә басылып чыккан иде.

  • Чернобль авариясе (1986 ел,26 апрель) – куркыныч ялгышу.Чернобль -

глобаль мили афәт ул.Белорусьта,Украина һәм Русиядә 160 мең км² җир цезий белән заралана.Белорусь авыл хуҗалыгы җирләренең 1/5,урманнарының 1/6 өлешен югалтты.Бу зарарлы зонада 27 шәһәр,2700 авыл,2,5 млн кеше калды.Ә Украинада 4,5 млн кеше радиациягә эләкте.Русия күргән афәтне әле дә булса яшерәләр.Тула өлкәсе - 40%,Орлов ягы -37% ка зарарланган.Русиянең халык яши торган 7808 төбәге бәлага тарыды.

Бу гына түгел,инглиз журналы мәгълүматлары буенча радиациянең зыяны көнбатыштан Англиягә,төньяктан – Скандинавиягә җиткән.Ә инде Америка эксперты Гель бәяләмәсе буенча Чернобль фаҗигасе китергән зыян 300 млн доллар тәшкил итә.

-Иң мөһиме,матди зыян түгел,ә кеше югалту...

-Бу яктан алганда бөтенләй караңгылык.Күптән түгел рәсми органнар авария вакында берьюлы нибары 32 кеше,ә вакыт үтү белән 150 кеше үлде дигәннәр иде,әмма...8 мең кеше беренче көндә үк вафат булган,37 меңе гарипләнгән булган икән бит.10 ел эчендә үлүчелүр саны 148 меңгә җиткән.Чернобль 800 мең баланы нурланышка дучар итте.Соңгы 5 ел эчендә сабыйларның рак рак белән авыруы 22 мәртәбә артты.Якындагы 50 елда яман шештән тагын 50 мең кеше якты дөньядан китәргә мөмкин.Зарарланган зонада адәми зат 300 ел буе яшәргә тиеш түгел.

-Чернобльның яңасы кабатланмас дигән ышаныч бармы?

-Юк!Дөньядагы АЭСларда елына 45 мәртәбә янгын чыга,БДБ илләрендәге 46 атом реакторының 15е генә яңа фаҗига булдырмый торган саклану кабыгына төреп эшләнгән.Бүгенге Чернобль хәле дә мөшкел.1991 елда ук инде АЭС начальнигы урынбасары авариягә дучар булган реакторны каплап торучы 1100 тонналы “түбәнең” 16°ка авышуы турында әйткән иде.Яңа афәт көтә Чернобльне.Әмма Украина АЭСны эшләтүдән туктату чаралары күрергә теләми,чөнки ул 4 млн доллар тора!

-Бүген бездә Чернобль авариясенең бер мәртәбә генә булмавын кем белә икән соң?

-1945-49 елларда Чиләбе өлкәсендә “Маяк” берләшмәсе төзелде.1948 елда нәкъ шушында туды бит беренче совет атом бомбасы.1957 елның 29 сентябрендә “Маяк”та беренче шартлау яңгырады.Нәтиҗәләр чыгарылмады.Ә биредәге икенче шартлау 10 елдан соң кабатланды:25 мең км² җир,500 мең кеше нурланды,Карачай күле – бүген дә үле күл,монда 120 млн нур яктырып ята.Бу төбәк Теча,Исеть елгалары белән бергә – чын тәмугъ.Миллионнан артык булган Чиләбе халкының краннарына килә торган суны пычрак Аргази елгасыннан алалар.

Фаҗига турындагы беренче язмалар исә,нибары ...1993 елда дөньяга чыкты.Чынлыкта Кыштым фаҗигасе Чернобльдән бик күп мәртәбәләр куәтлерәк иде.Бөтен дөньясында Чиләбе,Свердловск,Курган,Төмән өлкәләре шикелле радиация нурлары балкып утырган төбәк юк!

Шунысы кызык,“Маяк”та бүген дә үзгәреш юк.Биредә 500 мең тонна м³га каты,400 млн м³га якын сыек хәлдәге радиоактив калдык – барысы млрд кюри нур бар.

-Нишлик соң?Без бүген килеп туган әлеге халәтнең котылгысыз тотаклары – бөтен илебез АЭСлар белә тулган.

-Атом энергетикасы үсеше дөньяны шартлауга әзерли.Идел буе тоташтан атом-төш шартлаткычы булган корылмалар белән тулган.

-Бу төбәкләрдә яшәүчеләр нинди мөнәсәбәттә соң?

- Халык авазы югалып кала – ишетмиләр.Еш кына атом станцияләре елгалар кисешкән тирәдә,җир асты токымнарының актив яргаланган урынында,фәнни-техник һәм экологик экспертизасыз проектлана бит.Татарстан АЭСы төзелеше белән дә исәпләшмәскә иде исәпләре,әмма массакүләм каршылык белән туктатылды бит.

-АЭСларның гомере кыска икәнен беләбез дә соң...

-Иң озак эшләтелгәне 35 ел яшәргә мөмкин.1990 елда дөньядагы 35 АЭС шушы яшькә кадәр яши алды.2000 елга аларның саны 155кә җитте.Төзелгән чакта үз сроклар узган реакторлар язмышы аз кысыксындырды.Вакыты җиткәч,нидер уйлап табарлар кебек иде.Ул табылмады.Шунлыктан,бүген атом калдыкларын кая куярга дигән сорау килеп басты алга.XXI гасыр башына АКШта 50 мең,Европада 25 мең тонна калдык җыйналачак.

-Шул чагында безне искә төшерделәр...

-Нәкъ шулай.Хөкүмәтебез җитәкчеләренең “рәхим-шәфкате” аркасында Русия радиоактив чүплеккә әверелеп бара.Русиягә 95 мәртәбә радиация калдыгы кертү омтылышын тыеп калганнар – барысы 34 млн тонна зарарлы матдә китерелергә тиеш булган.Күпчелек масса – Германиядән.

Әйе,АЭслардан файдаланучы илләр аның калдыгын үзләрендә күмәргә теләмиләр.Ә Русиягә аларның тәкъдиме бик хуш килде.Миллиард доллар файда алабыз,имеш.Пычрак долларлар һәрчак Русиянең керем чыганагы булды да инде.Горбачев заманында ук 40 радиация каберлеге бар иде.Алар халыктан яшерен җирдә төзелде,технология таләпләре үтәлмәде.30 ел буе Баренц,Себер,Япон диңгезләренә калдыклары ташланды.

-Ә нигә гел Русия?Нигә ,мәсәлән,Африкага илтмиләр?

-Калдык саклаган өчен без арзан хак сорыйбыз.Англия,әйтик,бездән 2,5 мәртәбә кыйммәт бәя таләп итә.1995 елда “Красноярск – 26” дип аталган яңа завод төзү турында карар чыкты.Завод төзелә генә башлаган иде,ә монда инде Германиядән,Украинадан,Көньяк Кореядан эшкәртелгән ягулык китерергә рөхсәт бирелде.Ә бит төзелеш 10 ел вакыт һәм 2 млн сум акча таләп итә.

-Атом полигонында хәлләр ничек?

-80 еллар ахырында Павлодар һәм Семипалатинск өлкәләрендә беренче мәртәбә “сары балалар” туу феномены күзәтелә башлаган иде.Төньяк полигонда,Яңа җирдә 132 атом төш шартлавы булды – бу нормадан артып киткән дигән сүз.1992 елда Ельцин указ чыгара.Анда ул Яңа җирдә атом-төш шартлауларының яңа сериясен дәвам итү өчен скважиналар тиштерергә рөхсәт бирә.

Белем – көч” газетасының корреспонденты сорау бирә:

-Чын байлык акча,энергия,долларлар белән түгел,ә кВт/сәг белән билгеләнә,дөресме?Күп кВт/сәг җитештерү табигатькә зыян китерәме?

-Бу сорауга физик җавап бирә.

-Чынлап та дөрес!Әз кВт/сәг – бу таңнан төнгә кадәр авыр кул эше,ачлык,ярлылык.Күп кВт/сәг физик эшне җиңеләйтүче механизм һәм автоматлар,акыл эшчәнлеген җиңеләйтүче җайланмалар,уңышны арттыручы машиналар,ясалма ашламалар.Бу җылыткыч һәм холодильниклар,электр лампалары һәм лифтлар,радио һәм телевидение.Энергиясез тормышны күзаллау мөмкин түгел.

1980 елдан башлап ташкүмер,нефть,электр энергиясе һәм металл җитештерү бик күпкә артты.Энергоресурсларны куллану – цивилизация,тормыш һәм көнкүреш күрсәткече.

Пар гасыры,электр гасыры һәм атом гасыры.Безнең планета буйлап 320 млн артык автомобиль20 мең самолет,200 мең лакоматив,40 мең корабльләр йөриләр,очалар һәм йөзәләр.Ә йөз меңләп фабрикалар,больница һәм мәктәпләр,йөз миллионлап холодильник,төрле радиоаппаратлар һәм телевизорлар!Җирдәге ягулык резервлары бик күп,ләкин ул чиксез түгел:галимнәр исәпләвенчә,у 2-3 гасырга җитәрлек.Шуңа күрә кешеләргә яңа төр ягулык чыганагы уйлап табарга кирәк.

Энергия чыганаклары:атом энергиясе,газ нефть,ташкүмер һәм Кояш,шарлавык һәм җил энергиясе.Бу энергия чыганаклары турында нәрсә әйтергә мөмкин соң?Газ,нефть,күмер запаслары чиксез түгел һәм тагын боларны яндырганда янган продуктлар барлыкка килә,алар атмосфераны пычрата.Иң “чиста”төш ягулыгы,ләкин монда яхшы радиациядән саклагыч һәм радиоактив калдыкларны саклау проблемасы чишелергә тиеш.Аларны океан төбендә,Антарктида бозларында сүнгән вулкан кратерларында сакларгамы?Тәкъдимнәр күп,ләкин соңгы чишелеш сайланмаган әле.

Эффектив экологик “чиста” ягулык булып Кояш энергиясе тора.Ләкин әле аның 0,01%ын гына кулланалар.Галимнәр алдында Кояш энергиясен куллану технологияләрен уйлап табу бырычы тора.

Фән һәм тормыш” журналы корреспонденты сорау бирә:

-Без хәзер төш энергиясе турында күп сөйлибез.Әйтегез әле,экологларны хәзер нинди проблемалар борчый?

-Океонолог-галим җавап бирә:

-Үзенең бик зур булуына карамастан,бүген Бөтендөнья океаны куркыныч хәлдә.Суны химик пычрату иң күп куркыныч тудыра.Бөтендөнья океанына ел саен бик күп пычраткыч матдәләр ташлана.Океан агулы матдәләр тулы чүплеккә әверелгән.Балтик диңгезе суында мышьякның күп булуы БВС вакытында 7000 т булган бу продуктлы контейнерның германия ВМС тарафыннан батырылуы белән аңлатыла.Моның кадәр мышьяк җир шарындагы кешеләрне 3 тапкыр үтерергә җитә дип исәплиләр.Икенче ботендөнья сугышында батырылган агулы матдәле корабльләр турында моңа кадәр әйтмәделәр.Төнья диңгездә генә дә 30 якын шундый транспорт батырылган.Язвалы балыкларны тоткан балыкчылар шул чир йоктырган очраклар күп.Америка ВВСы Атлантикада хәрби химик судно батырганнар.

Иң күп таралган һәм иң куркыныч пычратучы булып углеводород тора,без аны нефть дип атыйбыз.Нефть танкерлар катастрофасы вакытында нефть катламына тишеп кергәндә суга тарала.

Тын,Атлантик,Һинд океаннарын гизгән Норвегия этнографы һәм археологы Тур Хейердал халыкара конференциядә сөйләгән тирә-юньне саклау турындагы докладында түбәндәгеләрне әйтте:“1947 елда 101 көн эчендә 8000 км Тын океанда йөрдек,экипаж үз юлында кеше эшчәнлеге эзләрен күрмәде...Океан чиста һәм үтәкүренмәле иде.1969 елда Атлантик окенда йөзгәндә аның пычрануын күреп без шок хәлендә калдык;пластмасс шешә һәм савытлар,нейлон эшләнмәләр,буш консерва банкалары йөзә иде.Африка яр буйлары зур портларда кебек кара мазут катламы белән капланган.Су составын тикшергәч,суның бик нык пычрануын ачыкладык.

Диңгез һәм океан ярларындагы пляжлар чүплек урынына әверелгән.Туризм табигатьне җимерүче фактор булып тора.

Бөтендөнья океанының пычрануы белән көрәшергә була һәм көрәшергә кирәк!Бүген яки океан өчен көрәш,яки иртәгә ачлыктан үлем!

Кеше һәм табигать” радиотапшыруының редакторы сорау бирә:

-“Кешегә Тынычлык исеме астында ил кирәк” дип язган Бианки.Тавыш кеше организмына зыян ясыймы?

-Бу сорауга галим җавап бирә:

-Кеше һәрвакыт тавыш дөньясында яшәде,сөйләшү һәм музыканы барлыкка китерде.Борынгы заманнардан ук яфраклар шыпылдавы,чишмәләр челтерәве,кошлар сайравы кеше күңелен тынычландырган.Торба,барабан үзара элемтә коралы һәм музыка инструменты булып тора.

Гасырлар үтте.Кеше хезмәт итте,иҗат итте.Тимер гасыр эшкәртелүче металл гөрелтесен,шартлау тавышын алып килде.Кеше хәзер арба тәгәрмәче тәгәрәвен түгел,ә автомобильләр,мотоцикл,вертолет тавышын,реактив самолет гүләвен,станокларның шакылдавын ишетә.Тавышның кеше организмына зыяны ачыкланган.“Каты тавыш – әкрен генә үтерүче”, - дип язган америка галиме Кнутсен.Вибрация һәм тузан булганда тавыш тагын да күбрәк зыян китерә.

Ләкин абсолют тынычлык кешене куркыта һәм начар тәэсир итә.Косманавтларга иң кыены сурдокамерада тикшеренү дип исәплиләр.Анда булганда йөрәк тибеше,пульс,сулыш алу кешене борчый башлый икән;сурдокамераларда озак торганда психик авырулар китереп чыгарырга мөмкин.Диңгез шаулавы,яңгыр,елга тавышы һ.б.табигый тавышлар кеше организмына яхшы тәэсир итүе күптән билгеле.Алар кешеләрне тынычландыралар.Кассетага яздырган мондый тавышларны йокы даруы урынына кулланырга мөмкин.“Музыкаль фикерләр табигатьтә,урманда туа”,- ди Бетховен.Димәк тавыш тәэсире ике яклы,ул зыянлы һәм икенче яктан кешегә кирәк:табигый тавыш файдалы,техника тавышы зыянлы.

Табигать” гәҗитенең корреспонденты сорау бирә:

-Атом төш коралларын саклау һәм тарату турында ни әйтергә мөмкин?

-Бу сорауга эколог җавап бирә:

-Кешелеклелек үзенең яшәеш чорында меңнән артык сугыш кичерде һәм бу сугышларда берничә млрд кеше һәлак булды.Әгәр сугышлар вакытында җимерелгән,юкка чыгарылган средстволар алтынга әйләндерелсә,калынлыгы 10 м,иңе 8 км булган алтын лента белән Җир шарын экватор буйлап әйләндереп алуга җитәр иде.Кешелеклелек бары бер атом төш сугышын күрде – бу 1945 елның августында.Бу ачы язмыш бик күпне аңлата.Ул вакыттагы массалы пожар Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләрендә генә булмады.Гамбург һәм Дрезден шәһәрләре дә бик көчле янды.Бөтенесе янды:агач,пластмасса,металл,тимербетон...Биек корылмалар төтен кебек корым тарата...Бик зур территорияне яулап пожар көчәя бара.Кара төтен болыты Кояш яктылыгын каплады.

Бу куркыныч картинаны күз алдына китерик.

Төньярымшарда меңләгән шәһәр җимерелгән.5 мең мегатонна корым һавада.Һавага күтәрелгән тузан,корым кояш яктылыгын бөтенләй диярлек каплый.Корым тузанга караганда әкрен утыра.Хәтта 1 елдан соң да “сугыш кыры” өстендә тәүлек буена төн тора.Төн Лондон,Париж,Мәскәү,Нью-Йорк өстендә дә.Беренче төнне үк температура Җирдә 15 – 20°С ка кисәк кими.

Табигать” журналы корреспонденты сорау бирә:

-Зур шәһәрләрдә атмосфера составы хәзер ничек?

-Бу сорауга химик җавап бирә:

-Кеше ризыксыз 5 атна,сусыз 5 көн тора ала,ә һава суламыйча бары тик 5 кенә минут торуы билгеле.Чиста һава бик кирәкле элемент.Французлар:“Парижда яшәүчеләрне үлгәч бик тиз аерып була,аларны яргач үпкәләре күмер кебек кпа-кара”, - диләр.Билгеле,бүген атмосфера составы бик начар.Немец журналы “Шпигель” хәзерге шәһәр картинасын бик ачык билгеләде:“Автомобиль промышленносте үзәге булган америка шәһәре Детройте урамында йөргәндә бер көн эчендә кеше сулаган начар зарарлы газлар 25 сигарет тартуга тиң,ә Лондон үзәгендә транспортта эшләүчеләр 100 сигарет “тарта”.

Токио шәһәрендә полиция хезмәткәрләре металл баллоннан кислород сулау өчен ярты сәгатьтән ярты сәгатькә алыштырып тора.Кельне шәһәрендә собор известняклары коела,Венециядә йортлар фасады җимерелә.Мәскәүдә ел саен атмосферага 1,5-2,5 млн кубометр заралы матдә тарала.Төп сәбәпләр – промышленность предприятияләре,транспорт.Бу мәгълүматлар тревога тудыра.



Безнең конференция ахырына якынлашты.Билгеле без барлык экологик проблемаларны кузгата алмадык.Без әйләнә-тирәнең торышы,начар факторларның кеше организмына йогынтысы турында сөйләштек.Ә бит кешедән тыш хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы бар.Аларның да торышы куркыныч астында.Күп кенә үсемлекләр,хайваннар “Кызыл китап”ка кертелгәннәр.Чыгыш ясаучыларга рәхмәтемне белдерәм.

3. Йомгаклау. Дәрестә катнашкан укучыларга билгеләр кую.

4. Өй эше.Иҗади бирем: экологик проблемалар темасына өстәмә материаллар әзерләргә.

12



Полный текст материала Бүгенге экологик проблемалар, 9-11 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Вильданова Анися Габдулгазизовна  anisa-saba
13.02.2012 0 5547 448

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК