Разработка занятия "Здоровье – это богатство человека"


Автор. Галлямова Марьмия Наиловна. (Майая)

Название ОУ. Базарно-Матакская средняя общеобразовательная школа Алькеевского района Республики Татарстан.

Должность автора. Учитель татарского языка и литературы.

Тема. Здоровье – это богатство человека. (Классный час.)

Тема. Саулык – зур байлык. (Сыйныф сәгате.)

Максат. Укучыларга саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия бирү, яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, сәламәтлекне саклау чараларын өйрәтү

Җиһазлау. Магнитофон, "И, ходай, исәнлек бир син миңа” җыры (Ризван Хәким көе, Рамил Чурагулов сүзләре) язылган аудиокассета, компьютер, презентация.

Укытучы: Хәерле көн кадерле укучылар! Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга яшәүгә омтылышыбыз, теләгебез артты. Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Яшәү өчен сәламәтлек кирәк.
Укытучы. "Сәламәтлек – иң зур байлык” диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала. Исәнлек булганда гына ул хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.
1 нче укучы.
Саулык – иң зур байлык. Балалар, ата-аналар һәм укытучылар да шушы байлыкка ирешү, аны саклау һәм үстерү - ныгыту юлларын яхшы белергә тиеш. Дуслар, кеше нинди булганда гына яши ала ?

- Сау-сәламәт, таза булганда гына. (Укучы җавабы.)
- Сау булу нәрсәне аңлата?
- Сау булу – чирле түгел, сәламәт, исән, тере булу. (Укучы җавабы.)
- Очрашканда, саубуллашканда ничек дип әйтәбез?
- Саумысез, исәнмесез, сау булыгыз. (Укучы җавабы.)

Укытучы. Димәк, без сезнең белән бүген саулыкның иң зур, иң кирәкле нәрсә икәнлеге, аның байлык булуы турында сөйләшәчәкбез.

Магнитофон язмасыннан "И, ходай, исәнлек бир миңа” җырын тыңлау. Ризван Хәким көе, Рамил Чурагулов сүзләре.
Кешегә гомерләр бирелә
Мең түгел, бары тик бер генә.
Кулымнан төшермәм мин сине,
Җаныем, төшермәм гомергә.
Мин сине ташламам мәңгегә - мәңгегә
Шул ачы язмышлар кулына.
Ташламам беркайчан, беркайда, беркемгә
И ходай, исәнлек бир син безгә.
Укытучы. Әйе. Кеше җир йөзендә бер тапкыр гына яши. Безгә үзебезнең гомеребезнең кадерен белеп, сау-сәламәт булып яшәргә кирәк. Сәламәт кеше тормышны ярата. Әгәр кеше табигать биргән табиблардан – кояш яктысын, саф һаваны, чиста суны, физик күнегүләрне, ялны дөрес файдаланса, ул бер дә авырмас.
2 нче укучы. Без сәламәтлек, чисталык, пөхтәлек турында мәкаль һәм әйтемнәр дә беләбез.(Укучылар чиратлашып сәламәтлек турында мәкаль һәм әйтемнәр әйтәләр. Мәкальләр слайдлар белән экранда языла бара.)
- Байлык бер айлык, саулык гомерлек.
- Байлыкның башы – сәламәтлек.
- Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет - сәламәтлек.
- Таза булсаң таш та ярып була.
- Чисталык - сәламәтлек нигезе.
- Күлмәкне яңа чагында, сәламәтлекне яшьтән сакла!
- Йогышлы авырулардан саклан!
- Бездә шапшакларга урын юк.
- Көндәлек режимны үтәгез!
- Саулыкны сатып алып булмый.
- Баш сау булса, башка бүрек табылыр.

Укытучы. Кеше сау-сәламәт булсын өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?
3 нче укучы. Төрле физик күнегүләр, хәрәкәтле уеннар - сәламәтлекне ныгытучы чаралар. Ә даими шөгыльләнгәндә генә аларның файдасы булыр.

4 нче укучы. Иртәнге гимнастиканың кешегә никадәр файда китергәнен белеп торуга карамастан, бик күпләр аны ясамый. Ялкаулыкларын вакыт юклык белән акларга тырышалар. Ләкин зарядкага киткән вакыт бушка үткән вакыт түгел. Ул кәефне күтәрә, дәрт өсти, эшчәнлекне арттыра.
5 нче укучы. Сәламәт яшәргә теләгән кеше чисталыкны бар урында да сакларга, тешләрне һәр көнне ике тапкыр юарга, атна саен мунча керергә, чәчне тарап, юып йөрергә, тырнакларны кисәргә, салкын су белән юынырга, тәмәке тартмаска, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. (Кагыйдәләр слайдлар белән экранда языла бара.)
6 нчы укучы. Баш дүрт очракта авырта: күп йокласаң, бер дә йокламасаң, артыгын ашасаң яки күп су эчсәң.

7 нче укучы. Чисталык, пөхтәлек, сәламәтлек, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында шигырьләр дә бар.
Аппетит белән аша,
Булырсың таза.
Ә чамадан тыш ашау –
Үзе бер бәла.
8 нче укучы. Иренмим беркайчан да:
Иртән торып басам да,
Физзарядка ясый башлыйм,
Тәрәзәмне ачам да.
Физзарядка ясагач,
Тәмле була ашарга.
Барыгыз да тырышыгыз
Физзарядка ясарга.
9 нчы укучы. Спортны яратсаң – авырмассың,
Сәламәт булырсың.
10 нчы укучы. Кояш, һава, су – безнең дусларыбыз.

Шул вакыт ишек шакыйлар. Ишектә "хат ташучы” күренә. Ул балаларга "Юындыр” җибәргән хатны бирә. Бер укучы хатны кычкырып укый.

"Кадерле балалар! Мин һәм минем ярдәмчеләрем чисталык дуслары оешмасын төзедек. Бу оешмага сабынны, теш щеткасын, теш пастасын, таракны көн саен дөрес файдалана белүче балалар гына керә. Оешмага керергә теләге булган малайлар һәм кызлар "имтихан” бирергә тиешләр. Аңа әзерләнү өчен биремнәр җибәрәм. Сезнең Юындыр”.

Укытучы балаларны түбәндәге биремнәр белән таныштыра (соңыннан биремнәр слайдлар белән бирелә):

- йокыдан һәр көнне бер үк вакытта тор, бүлмәңне җилләт, зарядка яса;
- иртә белән тешеңне чистарт, битеңне, муеныңны, колагыңны ю ;
- нинди дә булса эш эшләгәч, ашар алдыннан кулыңны ю;
- йокларга ятар алдыннан бүлмәңне җилләт;
- кулъяулыктан дөрес файдалан;
- якаң һәрвакыт чиста булсын;
- кул һәм аяк тырнакларыңны кыска итеп кис;
- мәктәпкә кергәндә баш киемен салырга онытма.

Укытучы. Укучылар, сез үзегезне "Юындыр”ның дуслары дип саныйсызмы? Аны кунакка чакырыйкмы?
11 нче укучы. Без "Юындыр”ны чакырып телеграмма җибәрдек инде. ( Бер укучы "Юындыр”ны каршы алырга чыга. Сыйныфка "Юындыр” керә.)

"Юындыр” укучыларга табышмаклар әйтә:
1) Һаман йөгерә, бер дә армый, аннан башка тереклек тә тора алмый.(Су )
2) Үзе шома, хуш исле күбеккә күмә, я кайсыгыз әйтә, аны кем белә? (Сабын.)
3) Кирәк була мунчада, минем исемем ... .(Мунчала.)
4) Битне, кулны корыта, үзе дә чисталыкны ярата.(Сөлге.)
5) Үзе тешле, ләкин тешләми, ул нәрсә? (Тарак.)

"Юындыр”. Кадерле балалар. Сез "имтихан” сорауларына дөрес җаваплар бирдегез. Биремнәрне дә үтисез дип уйлыйм. Сезне үзебезнең оешмага кабул итәргә була икән.

Укытучы. Хәрәкәттә - бәрәкәт!
Тәнгә керә көч һәм дәрт,
Тәнгә сихәт, җанга - рәхәт,
Бергә. Хәрәкәткә мең рәхмәт!
Сәламәт буласың килсә - спортны ярат!


Укытучы. Җәен футбол яратсагыз,
Кышын хоккей уйнагыз.
Хәрәкәтле уеннардан
Беркайчан да туймагыз.
Чаңгыда да шуыгыз сез,
Чабыгыз, узышыгыз.
Таза булгач, якты булыр
Киләчәк тормышыгыз.


Йомгак. Укытучы. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала.


Полный текст материала Разработка занятия "Здоровье – это богатство человека" смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Галлямова Марьямия Наиловна  майая
учитель татарского языка и литературы., Базарно-Матакская средняя общеобразовательная школа Алькеевского района Республики Татарстан.
08.04.2011 2 5671 481

Скачать материал с сайта



Читайте новые статьи
Оставить отзыв к материалу:
avatar
Всего: 2
avatar
2 aktug • 12:49, 01.11.2011
Разработка занятия "Здоровье – это богатство человека" Мероприятие имеет большое воспитательное значение. Тема актуальна. Вы применили разнообразные методы и приемы. Мне Ваша разработка понравилась
avatar
1 shnuro4ek • 15:16, 22.04.2011
1764