Эссе


Эссе

Туган тел-җылы, йомшак, назлы.

Нигә дөньда шулайдыр?

Яңа юллардан барасың, ә сиңа бары да таныш, кайчандыр монда булган кебек тоела!

Бик күптәннән булган бу... Куе урманнар һәм киң кырлар җәелгән урында минем Морки ягым урнашкан. Элек-электән аны сандугачлар ягы дигәннәр. Һәм минем күңелемдә дә әледән-әле җыр сүзләре яңара.

Морки ягым- киңдер сиңа күңел түрем!”

Бу Морки җире-минем дә туган ягым. Һәм менә шушы табигатьнең гүзәл почмагындагы гаиләдә бер чибәр уңган кыз туа. Тал бишектә йоклый, саф һавада үсә. Сандугачлар кызга үзенең җырларын сузган, ә кәккүкләр аларга булышкан.

Кечкенәдән аны кырларның һәм урманнарның әкияти матурлыгы били, татар теленең искиткеч аһәңе, бәйрәмнәрдә җырланган милли көйләре, күз явын алырлык милли киемнәре сокландыра. Балачактан ук әни һәм әбисенең матур милли киемнәр киюен күреп, чулпы чыңнарын ишетеп үсә ул. Алар кыз өчен матурлык, күркәмлек чыганагы булып торалар. Ул әбисе сөйләгән һәр әкиятен, дастаннардагы татар халкының һәр батырын белә. Кая гына барса да, аны әбисенең сүзләре озата бара: “Урманны чүпләргә, агач ботакларын сындырырга ярамый: Урман иясе үпкәли. Елгаларны пычратма: Су иясе үпкәли.”

Кыз ана сөте белән үз туган халкының телен, гореф-гадәтен күңеленә сеңдерә бара. Әбисе аңа:” Менә үсәрсең, үз балаларыңа халык авыз иҗаты үрнәкләрен сөйләрсең”,-дип васыять әйтеп калдырган. Елга буйларында йөрергә яраткан, аның шаулавын тыңлаган, ләкин ул суга карарга ярамаганлыкны онытып җибәргән:-бу чикләүне бозып, су өстенә текәлгән. Һәм менә могҗиза! Кыз анда мең- миллион җемелдәгән йолдызлар күргән!

Бу кызда мин үземне күрәм, ә йолдызлар – ул минем укучыларым, аларның очкын чәчеп торган күзләре. Алар эчкерсез һәм төпсез, һәрдаим кызыксынучанлык белән күзәтүчеләр.

Сүз... Туган телдә яңгыраган дәрестәге сүз... Ул нинди булырга тиеш? Җылы? Йомшак? Назлы? Ул йөрәккә май булып ятарга тиеш. Ә мин- йомшак, эчкерсез йөрәкләрне хаталардан саклаучы. Бу-минем бурычым! Мин аларны уйларга өйрәтүче. Алар миндә күңел җылысы, шатлык, эчкерсезлек, юмартлык ташып торган энергия күрергә телиләр. Аларны кызыксындырырга, кешелек дөньясында еш очрый торган явызлыклардан саклап калырга, яшәргә көч бирердәй ялкын кабызырга кирәк миңа.

Укучыларны матур һәм дөрес камил татар телендә аралашуны, аның гореф-гадәтләрен, йолаларын белүне һәм шулай ук Морки җирлегендә яшәүче халыкларны хөрмәтләү, дустанә мөнәсәбәтләр булдыруны да онытмаска кирәк.

Акыл иясе әбиемнең сүзләре миңа бу эштә якты маяк булып тора. “Һәр балага зур мөмкинлекләр салынган. Сиңа андагы иҗади үсешне уятырга, куелган гомуми максатка ирешү юлларын табарга, һәр яктан камил булган шәхес тәрбияләргә кирәк. Син максатыңа ирешерсең. Мин сиңа ышанам! Исеңдә тот: синең туган телең бар. Һәм син аны, үзең генә белеп калмыйча, киләчәк буынга да җиткерергә тиешсең...”.



Полный текст материала Эссе смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Хатиуллина Гольсара Шарифулловна  Публикатор
10.09.2017 0 1302 61

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.


Смотрите похожие материалы


А вы знали?

Инструкции по ПК