Доклад для классных руководитлей Работа с трудными детьми в школе


Автор: Кашапова Фирюза Ильшатовна

МБОУ СОШ №2 пгт Актюбинский Азнакаевского района

Доклад для классных руководителей

Работа с трудными детьми в школе”





Мәктәптә кыен балалар белән эшләү

Җәмгыятьтә “кыен балалар” мәсьәләсе бар, булды һәм һәрвакыт булачак. Аның сәбәпләре нәрсәдә соң? Гомумән, бер кыен укучы икенчесеннән нинди сыйфатлары белән аерыла? Тәрбиягә кыен бирелүне җиңеп чыгу өчен нинди тәэсир итү чараларын һәм методларын кулланырга мөмкин?

Кыен бала” дигәч, күз алдына җинаятьче яшүсмерләр килә. Чөнки җәмгыятьне яшүсмерләр җинаяте проблемасы күптәннән борчый. Ул кичә генә барлыкка килмәгән, әлбәттә. Нәкъ менә укытучылар мәктәптә укучыларның хокук бозуы белән көрәшә. Бу көрәш нәрсәдә чагыла соң?

Без, укытучы-тәрбиячеләр, балигъ булмаганнар арасында җинаятьне ничек кисәтү турында җитди уйланабыз. Мәсәлән, “комендант сәгате” кертелде: балаларга һәм яшүсмерләргә кичке сәгать уннан соң урамда йөрүне тыябыз; сәламәт яшәүне пропагандалыйбыз, бигрәк тә хокук бозуга каршы юнәлтелгән төрле фильмнар, сыйныф сәгатьләре үткәрәбез. Шулай ук наркотикларга каршы төрле чаралар, акцияләр, анкета тутырулар үткәрелде. Безнең мәктәптә, укучыларның сәламәтлеккә игътибарын арттыру максатыннан, математика укытучысы Гыйниятуллина Сәүдә Бари кызы җаваплылыгында сәламәтлек кабинеты оештырыла.

Укытучылар балаларны нинди сыйфатлары буенча “кыен укучылар” исәбенә кертә соң? Алар еш куллана торган билгеләмәләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт: бала начар укый, дәресләрдә игътибарлы түгел, укытучыларны хөрмәт итми, тупас сүзләр әйтә, кыйнаша, яшьтәшләрен кыерсыта, ялкау, битараф, икенче аяк киемен алып килми, пычрак киемнәрдән йөри, кисәтүләрне тыңламый һ.б.

Мәшәкатьле баланы аңлау, аны ничек бар, шул килеш кабул итү һәм аның үсешен алга таба алып бару өчен, барыннан да элек, тәрбиягә кыен бирелүнең сәбәпләрен эзләргә кирәк.

Тәрбиягә кыен бирелүнең өч төп төркемен һәм шуңа бәйле рәвештә балалар белән тәрбия эше алып баруның өч юлын күрсәтергә мөмкин.

Беренче төркемгә кергән укучыларга “күчеш чоры”ның үзенчәлекләре тәэсир итә. Тәҗрибәле мөгаллимнәр күзәтүенчә, тормыш һәм тәрбия шартлары начар булганда кайбер балалар “күчеш чор”ларында кыенлыклар кичерә. Биредә сүз уен эшчәнлегеннән уку хезмәтенә һәм балалыктан яшүсмерлеккә күчү чорлары турында бара. Бу вакытта баланың үсеше интенсив һәм тигезсез булу үзенчәлекләренә ия. Шуңа күрә баланың физик, психик һәм социаль үсешендә тоткарлыклар булырга мөмкин. Бу төркем балаларның тәрбия эшен аларның яшь, шәхси һәм җенси үзенчәлекләрен истә тотып, элек җибәрелгән хаталарны төзәтеп оештыру зарур.

Икенче төркемгә кергән балалр һәм яшүсмерләрнең тәрбиягә кыен бирелү сәбәпләрефизик һәм психик үсештәге тайпылышларга бәйле. Бу балаларда акыл ягыннан артта калу яки иртә һәм интенсив үсү, төрле органнарның үсешендә физик кимчелекләр, физик гариплек, хроник авырулар һ.б. күзәтелә. Болар барысы да баланың агрессивлык, тупаслык, үз-үзенә бикләнүе, битарафлык кебек сыйфатларында чагылыш таба. Һәм бу аңа укуда, тәрбия бирүдә кыенлыклар тудыра. Әлеге балаларны дөрес тәрбияләү өчен эшне дәвалау педагогикасы принциплары нигезендә оештырырга кирәк.

Өченче төркемгә педагогик яктан тиешле игътибар җитешмәгән балалар һәм яшүсмерләр керә. Бу очракта балалар яңача тәрбияләүгә мохтаҗ. Әлеге эш яшүсмерләрнең аңына, тәртибенә һәм ихтыярына дәвамлы педагогик йогынты ясауны таләп итә. Мондый очракта укытучының максаты – баланың “тәрбиягә каршылык күрсәтүен” дөрес методлар кулланып җиңеп чыгу.

Хәтта үрнәк гаиләдә дә тәрбиягә кыен бирелүче бала үсәргә мөмкин. Мондый гаиләдәата-ана баланы үз канаты астында, җылы ояда яшәтергә, авыр сүз әйтмәскә, аңа эш кушмаска, аны һәр очракта якларга тырыша. Әйтик, ата белән ана үзләре бик тә хезмәт сөючән, тырыш, гомер юлларында бик күп кыенлыклар кичереп, мул тормышка ирешкәннәр. “Без күргән авырлыклар балаларыбызны читләтеп үтсен”, - дип, алар баланың һәр теләгенә риза булалар, ни сораса, шуны алып бирергә тырышалар һәм ялгышалар. Чөнки ата-ананың әлеге изге теләкләре киләчәктә ике як өчен дә фаҗигагә әверелергә мөмкин. Баланың эгоист, тир түгеп табылган акчаның кадерен белмәүче, үзенең якыннарын санга сукмаучы бер кеше булып үсүе ихтимал. Ата-аналарның мәктәптә үткәрелгән тәрбия чараларында катнашмавы, педагогик кануннарны белмәве шулай ук “кыен балалар” санын арттыручы сәбәпләр булып тора. Эш тәҗрибәсендә үземә дә мондый мисаллар белән очрашырга туры килде.

Узган елны 3 нче сыйныфта укучы бала белән эшләдем. Ул күңел биреп укымый, үзенә чамадан тыш ышанучан. Ул тормышты барысы да җиңер бирелә дип фикер йөртә, артык көч куймыйча гына укып йөри. Бу бала 8 яшендә үк инде күпне күргән, тормышта әллә нинди хәлләргә тарыган. Гаилә тулы түгел, малайның әнисе тормыш алып барыр өчен һәрвакыт эштә, балага игътибар җитми. Ә бит иң беренче тәрбия чаткыларын бала нәкъ менә гаиләдә ала. Гаиләнең төп бурычы – балалар тәрбияләү. Ул шуның өчен төзелә. Сәләт табигать тарафыннан бирелә. Сәламәтлегең дә яхшы булырга мөмкин. Әмма баланың шәхес булып формалашуы иң беренче чиратта гаилә тәрбиясенә бәйле. Төп тәрбиячеләр – ата-аналар. Кеше гаиләдә нинди тәрбия алса, томышта да шундый булачак. Әгәр әти-әнисе һәм гаиләнең башка әгъзалары бер-берсенә ягымлы, кайгыртучан, ихтирамлы мөнәсәбәттә булсалар, тәртип һәм хезмәт яратсалар, бала да ул сыйфатларны җиңел үзләштерәчәк. Тикмәгә генә “Яхшы үрнәк – иң яхшы үгет”, дип әйтмиләр. Бала, беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнә. Мәктәптә укыганда да аның күп вакыты өйдә үтә. Шуңа күрә гаилә тәрбиясенә нык игътибар итәргә кирәк. Соңгы елларда ата-аналарның үз балалары белән тиешенчә аралашуы кимеде. Әти-әнисе белән бала гадәттә эш көненнән соң, кыска вакытка гына очрашып аралаша, ә инде барлык тәрбияви чаралар мәктәп кулына күчте. Нәтиҗәдә, яшүсмерләрнең күп кимчелеген, тәрбиясезлеген, җитешсезлекләрен мәктәпкә сылтыйлар. Бала мәктәпне тәмамлагач ук тәртипсезлек юлына аяк баса икән, мәктәп намуслылыкка өйрәтмәгән, тәрбия биреп җиткермәгән, диләр. Мондый сүзләрне ишетүе авыр, әлбәттә. Югыйсә, һәр укытучы балалар тәрбияле, намуслы, белемле булсын дип тырыша. Мәктәптә беркайчан да начарлыкка өйрәтмиләр. Укучының кечкенә генә уңышы өчен дә укытучы үз баласы өчен сөенгәндәй шатлана. Ә кайбер очракларда гаилә дә начар гаиләләр исәбендә йөрми, баланың укуы да яхшы сыман. Ә укучы барыбер “кыен бала” исәбенә керә. Бу нигә шулай соң? Чөнки һәрбер бала үзебез яшәгән җәмгыятҗнең әхлагын күреп үсә, аңа яраклаша. Знз, телевизор экраннарыннан әәдәплеккә, намуслыкка өйрәтүче кинолар юкка чыкты. Аларның урынын чит илләрдәге вәхшилекләрне, фатир басуларны, оятсызлыкларны күрсәтүче фильмнар, боевиклар алыштырды. Балалар әдәби китапларны аз укый. Ә бит әдәби зсзрләр кешене һәрьяклап тәрбияли. Без мәктәптә балаларга болай ярамый, тегеләй ярамый дип акыл өйрәтәбез. Укучы мәктәп бусагасын атлап чыгуга башка төрле хакыйкать белән очраша, тормыш икенче төрле икән дип, күргәннәрен күңеленә сеңдереп куя. Югарыда сынап үтелгән сәбәпләр “кыен балалар”ны тудыручы шартлар булып тора да инде.

Минемчә, “кыен балалар” белән эшләгәндә тәрбия эше уңышлы һәм нәтиҗәле булсын өчен мәктәпнең һәм гаиләнең тырышлыкларын берләштерергә кирәк. Гаилә һәм мәктәп – тәрбия эшенең аерылгысыз ике көче. Әлеге очракта түбәндәге тәрбияви чараларны куллану зарур:

  1. гаиләдә аның барлык әгъзалары арасында җылы, игелекле мөнәсәбәт урнашырга тиеш. Әти-әниләрнең үзара килешеп-аңлашып яшәве, өлкәннәр белән кечкенәләр арасында чын туганлык хисләре булу – яшүсмерләргә әхлакый тәрбия бирүдә матур үрнәк булып тора. Ата белән ана арасындагы даими ызгыш-каршылыклар, эчкечелек күренешләре баланың укуына, өлгерешенә, холкына тискәре тәэсир итә. Ата-ана мондый сыйфатлардан, һичшиксез, баш тартырга тиеш;

ә) укуга, дәресләргә битараф булган, уку хезмәтенә җавапсыз караган яшьтәшләренең үрнәге дә баланың өлгерешенә зур зыян китерә. Бу очракта класс җитәкчесе, ата-аналар балага яхшы дус табуда ярдәм итәргә тиешләр. Теге яки бу укучы белән очрашу-аралашуны тыюга караганда, баланы башка иптәшләре белән аралаштыруны, аңа яхшы дуслар табарга булышу күпкә отышлырак;

б) “кыен балалар”ны мәктәптә үткәрелгән чараларга ешрак җәлеп итү дә уңышлы. Мәсәлән, төрле түгәрәк эшләренә тарту. Түгәрәкләргә күбрәк укырга, белергә тырышучы тәртипле укучылар йөри. Ә нигә “кыен балалар”ның түгәрәкләргә йөрүен таләп итмәскә? Монда ул узен укуда артта сөйрәлүче итеп түгел, ә бәлки шушы түгәрәкнең тулы хокуклы бер вәкиле итеп тоячак. Ул биредә дә үзе булдыра алганча эш итә, үзен-үзе сынап карый. Үзең теләгәнчә эшләү, кызыксыну хисе аңарда активлык, яңа омтылышлар тудыра. Аның шушы халәте, дөрес юнәлеш биргән очракта, укуда өлгереп бару, үз мөмкинлекләренә ышану теләге уята;

в) “кыен балалар” арасында җинаятьчелек киң таралган. Хәзер хәтта мәктәп тәрәзәләренә дә тимер рәшәткәләр, ишекләргә кат-кат йозаклар куярга туры килә. Урамда акча, тәмәке сорап кыйнаулар авылга да килеп җитте. Дөрес, җинаятьчеләрне кисәтү юнәлешендә дә күп эшләнә. Мәктәптә хокук саклау хезмәткәрләре әңгәмәләр үткәрелә, җинаять җаваплылыгы турында аңлатыла. Мондый очрашулар балаларга бик уңай йогынты ясый;

г) балаларга хезмәт тәрбиясе бирүне дә дөрес оештырырга кирәк. Аларны төрле иҗади түгәрәкләр зшендә, кызыклы чараларда катнаштыру да уңай нәтиҗәләр бирә;

д) “кыен гаилә”дәге хәлне үзгәртүдә психологик әңгәмәләр, әти-әниләрнең җаваплылык хисләренә мөрәҗәгать итү, табиб киңәшләре, эчкечелектән дәвалау чаралары, коллектив йогынтысы да ярдәм итә.

Баланың көндәлек режимын уңайлы итеп төзү, вакытны дөрес бүлү дә зур әһәмияткә ия. Вакытында тору, дөрес ял итү, түгәрәкләргә йөрү, уеннарда катнашу, йокларга яту көндәлек режимның катгый таләпләре булырга тиеш.


Полный текст материала Доклад для классных руководитлей Работа с трудными детьми в школе смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Кашапова Фирюза Ильшатовна  фирка
06.01.2012 0 11686 2340

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК