Урок "Опора тела и движение"; 3 класс (на татарском языке)


Автор: Самигуллина Зухра Кутдусовна


Название ОУ: МОУ Салаусская СОШ Балтасинского района Республики Татарстан
Должность автора: Учитель

Әйләнә – тирәбездәге дөнья, . 3 нче сыйныф, 28 нче дәрес

Тема : Тәннең терәге һәм хәрәкәт.


.Максат : Дөрес гәүдә торышы формалаштыруның кеше сәламәтлеге өчен әһәмиятен аңлату; гәүдәне төз тоту, зифа буй - сын булдыруга юнәлдерелгән гомуми үсеш бирә торган күнегүләрене үтәүне камилләштерү; игътибарлылык, җитезлек, өлгерлек тәрбияләү .

Дәреснең тибы : Күнекмә барлыкка китерү һәм ныгыту .

Дәрес төре : Эшлекле уеннар .

Методик алымнар : әңгәмә, демонстрация дтрактик эш, күнегүләр,уеннар .

Жиһазлау: проектор, компьютер , боҗралар ,кадак кагылган такта, бау .

Өстәмә әдәбият:1. КасаткинВ.Н. «Педагогика здоровья »

2. Самигуллин Г.Х ., Самигуллина .М.С « Здоровье школьника и методы его определения »

3 . Зайцев Г.А « Уроки Мойдодыра »

4. « Образование и здоровье »

I. Мотивлаштыру- ориентлашу этабы.

1. Белемнәрне тигезләү

-Укучылар ,без бүген дә үз - үзебезне сәламәтләндерү турында сөйләшүне дәвам итәрбез .Безнен бугенге дәрескә кунак булып әкият кызы Гөлчәчәк килгән (киенгән кыз бала керә).Балалар,Гөлчәчәкне «серле урындык»ка -утыртыйк та,аның турында үзе дә белеп бетермәгән, безне үзенә каратып тота торган якларын әйтик әле аның. Ул нинди?

(Шат күңелле, эшчән, куркусыз, батыр, сәламәт, мәхәббәтле,чиста ,пөхтә,хыялый, җырлы-хмоңлы ,зифа буйлы, озын чәчле һ.б.)

2. Уку мәсьәләсен кую.

Гөлчәчәк сезгә рәсемнәр алып килгән. Хәзер ул сезнең белән рәсемдәге серләрне ачарга тели.

Дөя рәсеме(Слайд 1) күрсәтелә.Дөянең аркалары чыгып тора .Аның шундый булуы сезгә ошыймы ?Ни өчен?(җаваплар тыңлана).

Нәтиҗә ясала:дөя сыртындагы кабарынкылар өркәч дип атала.Дөянең өркәчләре-азык запасы. Анда сөякләр юк, Ул таучыклар мускул һәм майдан гына тора .

Шуның хисабына дөя берничә көн буе эссе чүлләрдә йөри, ашамый да түзә ала . Бу ямьсез таучыклар дөянең сәламәтлек билгесе

Малай рәсеме (Слайд 2) күрсәтелә .Бу малай сезгә ошыймы ? Ни өчен ? (фикерләр тыңлана)

Нәтиҗә ясала : Бу малай үзенең гәүдә торышы турында кайгыртмый . Шуңа күрә аның умыртка баганасындагы сөякләре һәм кимерчәкләре дөрес үсмәгән .Фигурасы ямьсез булу гына түгел , аркасы да ,күкрәге дә, башы да ,хәтта аяк табаннары да авырта икән .Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез ? (Тема һәм максат ачыклана )

II. Уку мәсьәләсен чишү .

  1. нче бирем. Бер малай килеп керә . Туйдырды инде бу әби. Ашаганда дөрес утыр, шайтан чакырып утырма!Йөргәндә туры йөр !Язганда гел бөкрәеп утырасың, имеш . Ничек ул арада гәүдә ямьсезләнсен, гел шуны сөйли !

Укытучы ситуациядән чыгып укучыларга мөрәҗәгать итә.

Әйе, барыбыз да шулай уйлыйбыз . Ягез, стена буена тезелеп басыгыз әле.

2 нче бирем. Үз-үзеңə бəя кую Практик эш .

Баш арты, калак сөякләре, үкчәләр стенага терәлеп торырлык итеп басыгыз.Әгәр стена белән бил арасында уч төбе сыярлык ара калса синең гәүдә торышы дөрес була . Ә инде бил дә стенага орынып ук торса яки стена белән бил арасында йодрык сыяпрлык ара калса, гәүдә торышың дөрес формалашмаган була.Слайд 3

( Укучылар үз -үзләрен тикшереп нәтиҗә ясыйлар ).

3 нче бирем Гөлчәчәк ике рәсем күрсәтә (3,4). Балалар рәсемдәге кызларны чагыштырып,
фикер алышалар, нәтиҗә ясыйлар.

Гәүдә торышының дөрес булмавы гәүдә матурлыгын боза, эчтәге әгъзаларны начарлата , күрәкне кыса .Баш алга иелеп йөргәч, гел авырта башлый, күзләр аска төбәлеп йөргәнлектән күз күреме начарлана.

4 нче бирем. Гәүдә төз, матур булсын өчен нишләргә ?

1). Башны дөрес тотарга өйрәнергә, ул аска иелеп йөрергә тиеш түгел(укучылар басып карыйлар . Башның югары күтәрелүе белән җилкәләр турылана, эч җыела , гәүдә үзеннән - үзе турая).

2). Гәүдә торышын дөрес тотуга баш кына түгел, гәүдәнең башка өлешләре дә игътибарда булырга тиеш .

5 нче бирем Төз-матур булуны нинди орган тəэмин итə?

6 нчы бирем Скелетның əһəмияте турында укып чыгарга Аның төп эше нəрсəдə?

(Терəк-хəрəкəт системасын бардыкка китерə, эчке органнарны зарарланудан саклый)


Физкультминутка (Гəүдəне дөрес формалаштыру өчен күнегүлəр)

. Гомуми үсеш бирә торган күнегүләр үтәүгә хәзерлек:

  1. Урыннарда борылышлар - 30 с

  2. Атлап бару - 30 с

  3. Йогерү - 2 мин

  4. Атлап бару -30 с

  5. Балериналар алымы белән йөрү - 30 с

  6. Өч шеренгага тезелү

6. Гомуми үсеш күнегүләре.

1) Чүгәләүләр .

4-5 тапкыр Б.Т. Куллар билдә :

1- куллар билдә,

2 - куллар алда ,

3 - чүгәләү,
4 - туры басу.

2) Ян - якка тайпылулар .

4-5 тапкыр. Б.Т. Куллар янда, аяклар җилкә киңлегендә.

  1. - уң якка авышабыз,

  2. - башлангыч торыш,

  3. - сулга авышабыз,

  4. - баш торыш.

3) Урыннарда сикерүләр .4-5 тапкыр .

Б.Т . Куллар билдә.

1. - куллар билдә.

2 - сикерә башлыйбыз(аяк очларында)

4) Гәүдә белән бөгелүләр .

4-5 тапкыр Б.т. Куллар билдә, аяклар җилкә киңлегендә

1. - алга бөгелү, уң якка куллар белән кагылу

2. - сул якка куллар белән кагылу

  1. - уртага бөгелү

  2. - баш торыш

7. Гәүдә торышын формалаштыру - скалиозны профилактикалау өчен кунегүләр өйрәтү.

1). Аяклар белән «кайчы»
4-6 тапкыр
Б.т. - аркага ятып . Куллар баш астында.

  1. -уң аяк өскә

  2. - сул аяк өстә

  3. - аяклар як - якта

  4. - аяклар кисешә, уң аяк өстә

5. - аяклар киссешә, сул аяк өстә

2) Б.т. - аркага ятып . Куллар өстә , баш очында

1. - уң кулны, сул аякны өскә

  1. - сул кулны, уң аякны өскә

  2. - куллар җилкәдә, аяклар як - якта

  3. - кулларны турыларга, аяклар бергә күтәрелә

  4. - уң кулны , сул аякны төшерергә

  5. - сул аякны , уң кулны төшерергә


  1. Б.т. - аркага ятып велосипед хәрәкәтләре ясау. Терсәкләр идәндә, аяклар туры торган җирдән.

  2. Б.т. - аркага ятып куллар билдә


  1. - җилкәләрне һәм аякларны күтәрергә

  2. - аяклар як- якка

  3. - аяклар бергә

  4. - баш торыш

5) Б.т. - аркага ятып куллар гәүдә буенча

  1. -куллар өскә вдох!

  2. - башлангыч торыш выдох!

5 нче бирем Хәрәкәтле уеннар.өйрəтү ( төркемнəрдə эш)

1) «Кагылма». Старт сызыгыннан 3-5 метр ераклыкка йөгерү юлына аркылы планка яки бау куела. Йөгерүче аның астыннан иелеп үтәргә һәм аңа кагылмаска тиеш.

2) Боҗра элү. Авыш хәлдә урнаштырылган тактага элгечлə кагалар. Шул элгечлəргə 3-5 метр ераклыктан 5-7 сантиметр диаметрлы тимер боҗралар ыргытып эләргә тырышалар.

3) Сызык аркылы тартып чыгару.

Ике команда кара-каршы колонналарга тезелә . Уртада сызык үткәрелә .Колонналарда торучылар бер-берсенең билләренә куллары белән ябыша ,ә алда торучылар кулга- кул тотыналар . Каршы якны уртадагы сызык аркылы тартып чыгару бурычы куела. Колонна өзелсә , шул команда оттыра .

III. Рефлексия

  1. Өйрəнгəннəрдəн чыгып модель төзелə.Скелетның əһəмияте.Слайд 4

2.Гәүдә торышын дөрес формалаштыруга тәэсир итүче факторлар санап үтелә . Скелетны дөрес формалаштыру өчен физик күнегүләрдән тыш үз -үзеңне тоту гигиенасы да кирәк. ( Слайдларда күрсəтелə.5,6,7,8

* һәрвакыт дөрес утырырга күнегер

* Йомшак урын җирдә йокламаска,

* Авыр әйберләр күтәрмәскә,

* Биек үкчәле туфлилар кимәскә.

2. Өй эше бирү.

а) 140-143 нче битлəрне укырга, 143 нче биттəге сорауларга җавап бирергə.

ə) ∆ 142 нче биттəге бирем

б) иҗади эш

3. Билге кую.




Полный текст материала Урок "Опора тела и движение"; 3 класс (на татарском языке) смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Самигуллина Зухра Кутдусовна  сафгуль
17.02.2011 1 5557 658

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК