Жизнь и творчество Мусы Джалиля ("Песни мои посвятил я Родине". Урок чтения во втором классе)
Автор. Галлямова Марьмия Наиловна. (Майая)
Название ОУ. Базарно-Матакская средняя общеобразовательная школа Алькеевского района Республики Татарстан.
Должность автора. Учитель татарского языка и литературы.
Тема. Жизнь и творчество Мусы Джалиля. ( “Песни мои посвятил я Родине”. Урок чтения во второ классе.)
Тема. Бар җырымны илгә багышладым.
Максат. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру. Шагыйрь турында белемнәрне системага китерү, сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру, бәйләнешле сөйләмне үстерү. Туган илне ярату, патриотизм хисләре тәрбияләү.сыйныфта Муса Җәлил иҗатына багышланган сыйныфтан тыш ( 2нче уку дәресе )
Җиһазлау. Муса Җәлил портреты, “Бар җырымны илгә багышладым” стенды һәм альбомы, шагыйрь турында материаллар, китаплар күргәзмәсе, Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация, Муса Җәлил сүзләренә язылган җырлар аудиокассетасы, магнитофон, компьютер.
Дәрес барышы.
I.Оештыру. Исәнләшү.
II. Актуальләштерү. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
1.Укытучы. Укучылар, дәреснең темасын укыйк әле. Бу юллар кайдан алынган?
Укучы. Бу юллар Муса Җәлил шигыреннән алынган.
Укытучы. Әйе, бөек, үлемсез шагыйребез Муса Җәлил шигыреннән бу өзек. Димәк, дәрестә без кем турында, кем иҗаты турында сөйләшербез?
Укучы. Шагыйрь Муса Җәлил турында сөйләшербез.
Укытучы. Быел, 2011 елны, Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 105 яшь тула. Бүген без дә Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәргә дип җыелдык. Бөтен татар халкына, шулай ук башка милләт кешеләренә дә билгеле булган бу олы датаны без онытырга тиеш түгел.
Ш. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
1. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.
1.Укытучы. 1906 нчы елның 15 нче февралендә Мостафа Җәлилов гаиләсендә алтынчы бала булып ир бала дөньяга килә. Аңа Муса дип исем бирәләр. (Портреты слайд белән күрсәтелә.) Ул бик тырыш бала булып үсә. Күп белергә тырыша, гаҗәп
кызыксынучан. Муса алты яшеннән укырга керә, яхшы укый. Бер ел эчендә, уку елының ахырына башлангыч мәктәпнең барлык дүрт сыйныфын да тәмамлап чыга.
Әдәбият белән кызыксына, китаплар күп укый. 1919 нчы елны, 13 яшьлек “егетнең” беренче “Бәхет” исемле шигыре газетада басылып чыга. ( Муса Җәлилнең бу шигырен редакциягә илтү вакыйгасы белән таныштыру. М.Җәлил Булачак шагыйрь укуын Оренбург шәһәрендә дәвам итә. Ул анда “Хөсәения мәдрәсәсендә укый (Мәдрәсә рәсеме слайд белән күрсәтелә). 1925 нче елны “Барабыз” дигән беренче китабы басылып чыга. Ул “Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы” (хәзерге “Ялкын”) журналларында эшли, шигырьләр яза.
“Әсәрләр”, 22-23 битләр.)
2. Муса Җәлил Әлки районында.
Укытучы. Муса Җәлил 1934 нче елны Әлки районының Чуаш Кичүе авылында эш белән 3 ай командировкада була. Аның турында “Әлки хәбәрләре” газетасында да язылды.
Муса Җәлил анда авыл өчен 8 газета әзерләп чыгара. Ул авылда тракторчылар һәм терлекчеләр белән очраша. Шушы 3 ай вакыт эчендә М.Җәлил авылда үз кешегә әйләнә. Ул халык белән аралаша, аларның тормышы белән кызыксына, авыл табигатен бик ярата. Шагыйрь Мәрьям Кәлимуллина, Камалия Нуретдиноваларда фатирда тора. Аларга үзенең шигырьләрен укый. Шагыйрь мәктәп балалары белән дә очраша. Алар турында шигырьләр яза.
Муса Җәлилнең үз кулы белән язылган шигырьләр тупланмасы ТР Дәүләт музеенда саклана (үз кулы белән язылган шигырьләр тупланган дәфтәрнең репринт басмасының күчермәсе слайд белән күрсәтелә).
3. Шагыйрь фронтта.
Укытучы. Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның беренче көннәреннән үк М.Җәлил сугышка китә. Ул кызы Чулпанга хат яза. (Хаттан өзек уку.) “... җиңгәч мин өйгә кайтырмын. Синең туган көнеңне бәйрәм итәрбез. Мин сиңа бик яхшы бүләк бирергә җыенган идем, кайткач бирермен”. (Слайд белән М.Җәлилнең кызы белән төшкән фотосурәтләре күрсәтелә.)
Муса Җәлил һәм аның иптәшләре 1942 елда Волхов фронтында камалышта кала. Ул аңын җуйган хәлдә әсир төшә. М.Җәлил 791 көн гомерен әсирлектә үткәрә. Ул 4 төрмәдә була. М.Җәлил һәм аның иптәшләре яшерен оешма оештыралар. Ул яшерен оешманың җитәкчесе була. Алардан сорау алалар. ( Слайд белән рәссам Харис Якуповның “Хөкем алдыннан" картинасы күрсәтелә.) Шагыйрьнең гомере 1944 нче елның 25 нче августында Берлинда Плетцензее төрмәсендә фашист палачы балтасы астында өзелә. (Слайд белән Плетцензее төрмәсе рәсеме, шагыйрь утырган төрмә бүлмәсенең эчке күренеше күрсәтелә.) Аңа бары 38 яшь кенә була. Аның белән бергә тагын 10 көрәштәше дә җәзалап үтерелә. (Җәлилчеләр белән таныштыру. Аларның фотосурәтләре слайд белән бирелә.) Алар арасында Спасс районында туып үскән безнең якташыбыз, балалар язучысы Абдулла Алиш та бар.(Слайд белән Абдулла Алиш фотосурәте күрсәтелә.) Аларның берсе дә дошман алдында баш имәгән, каушап калмаган. Февраль ае – халкыбызга Җәлилне биргән ай. Шуңа күрә, февраль – Җәлил ае һәм җәлилчеләр ае. “Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын, яшәүнең бөтен максаты да шунда түгелмени”,- дип язган була Муса Җәлил. Аның тормышы бу сүзләргә бик тә туры килә.
4. “Моабит дәфтәрләре” турында кыскача мәгълүмат.
Укытучы. Менә бу китап шагыйрьнең Моабит төрмәсендә булганда язган шигырьләреннән тора. Муса Җәлил шигырьләрен нинди кәгазь кисәге тапса, шуңа язган. Шагыйрьнең үлем сәгатен көткәндә дә җанны иркәләрлек шигырьләр язуы бер батырлык булса, ул шигырьләрне үз илеңә кайтару – икенче батырлык. Бергә тоткынлыкта булган иптәшләре М.Җәлилнең шигырьләрен туган илгә кайтарып җиткерә ала. Аларны бөтен дөнья белә. М.Җәлилнең ике “Моабит дәфтәрләре” туган илгә кайтты (китап күрсәтелә). Анда 93 шигырь бар. Беренче дәфтәрдә 60 шигырь, икенчесендә 33 шигырь. Ул дәфтәрләр хәзерге вакытта Татарстан дәүләт музеена тапшырылган. Беренче дәфтәрне Габбас Шәрипов, икенче дәфтәрне чит ил кешесе Андре Тимерманс төрмәдән алып чыгып безнең илгә тапшыра.
1956 елны М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул “Моабит дәфтәрләре” өчен 1957 елны Ленин премиясе белән бүләкләнә. Муса Җәлил – иң югары дәрәҗәдәге шушы ике дәүләт бүләгенә лаек булган бердәнбер шагыйрь.
Татар халкы Бөек Ватан сугышында үзенең Советлар Союзы Геройларының күплеге белән бөтен ил буенча IY урында тора. Аның 200 дән артык Герое бар. Шуларның икесе безнең район кешеләре, якташларыбыз - Шәхвәлиев Галимҗан Нургаяз улы Татар Төгәлбәе авылыннан һәм Исхаков Зиннәтулла Гыйниятулла улы Яңа Үргәагар авылыннан. (Слайд белән аларның фотосурәтләре күрсәтелә.)
Без киләчәгебез, хәзерге тормышыбыз өчен гомерләрен кызганмаган батырларны онытмыйк!
5. Муса Җәлилнең китаплары күргәзмәсе.
Укытучы. Шагыйрьнең шигырьләре, китаплары бик күп. Менә сезнең каршыгызда Муса Җәлилнең китаплары тора. Аларга аның күпме хезмәте кергән. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”, Муса Җәлил “Әсәрләр” II том, Муса Җәлил “Әсәрләр”, Муса Җәлилнең үз кулы белән язган дәфтәрнең күчермәсе, Муса Җәлил “Батыр Куян” һ.б.
Язучы Рафаэль Мостафин шагыйрь эзләре буйлап йөргән, аның тормышын өйрәнгән. (Слайд белән аның фотосурәте күрсәтелә.) Ул берничә тапкыр Германиягә барган. М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында күп кенә материаллар җыйган, аларның батырлыкларын, чыдамлыкларын, соңгы сулышларына кадәр Ватанга тугры калулары турында мәгълүматлар туплаган.
Рафаэль Мостафинның төрле газета-журнал битләрендә дә Муса Җәлил турында язмалары басылып чыга. (Төрле газета-журнал битләреннән алынган язмалар күрсәтелә.)
Менә аның шагыйрьнең балачагы турында язган китабы. (Китап күрсәтелә.) Ул “Кечкенә Муса турында хикәяләр” дип атала. Бу китапны укып укучы Муса Җәлилнең балачагы, укуы, тормышы, тырышлыгы турында тагын да күбрәк белер.
6. Ял минуты. М.Җәлилнең “Чишмә” җырын тыңлау
IY. Алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү.
1. Муса Җәлилнең шигырьләре белән таныштыру.
Укытучы. Укучылар, сезгә өй эше итеп Муса Җәлил шигырьләрен яттан өйрәнергә әйтелгән иде. Хәзер шуларны тыңлап үтик.
“Маэмай”, “Яз көне” шигырьләрен тыңлау.
Укытучы. Шагыйрьнең кайсы шигырендә бала чыгармаучы кош турында сүз бара?
Укучы.Муса Җәлилнең “Күке” шигырендә бала чыгармаучы кош - күке турында сүз бара.
Бер укучы “Күке” шигырен яттан укый.
Укытучы. Көн йөри, төн йөри, ә урыныннан кузгалмый. Ул нәрсә?
Укучы. Сәгать. М. Җәлилнең “Сәгать” исемле шигыре дә бар әле. М.Җәлилнең “Сәгать” шигырен тыңлау. (Бер укучы шигырьне яттан укый.)
Укытучы. Укучылар, шагыйрьнең тагын нинди шигырьләрен беләсез?
Укучы. Без быел аның “Көз җитте” шигырен укыдык.
2. Шагыйрьнең сайланма әсәрләреннән шигырьләр укыту. Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру.
“Көз җитте”, “Карак песи”, “Кызыма”, “Әтәч” шигырьләрен укыту, эчтәлеген аңлашу. Сорауларга җавап алу.
3. “Шакир белән Гали” шигырен сәхнәләштерү.
4.Укытучы. Сугыш темасына бик дулкынландыргыч “Кызыл ромашка” шигыре белән танышырбыз (шигырьне уку, сүзлек өстендә эш).
Шигырь буенча сорауларга җавап алу (уй-кичерешләр белән уртаклашу).
- Шигырь сездә нинди хисләр уятты?
- Ни өчен бер ромашка кызыл?
- Төнлә нинди хәл була? һ.б.
Укытучы. Сугыш – бернәрсәне дә аямаучы иң зур афәт ул. Без тыныч тормышның кадерен белергә тиешбез. Безнең барыбызның да бурычы – тынычлыкны саклау.
Авторның шигырьләре бик күп. Аларны алга таба, өлкән сыйныфларда да укырсыз, танышырсыз, яттан өйрәнерсез.
Шагыйрьнең бик күп әсәре көйгә салынган. Композиторларыбыз (көйязарларыбыз) көй язган. (“Күке”, “Сәгать”, “Карак песи”, “Чишмә”, “Җырларым”, “Бишек җырлары” һ.б.) Алар – Н.Җиһанов, С.Сәйдәшев, З.Хәбибуллин, Җ.Фәйзи.
5. Кроссворд чишү.
1.Укытучы. Шагыйрь Муса Җәлил тормышы турында күп сөйләштек, иҗаты белән дә танышып үттек. Сез үзегез дә радиолардан ишетеп, телевизор карап, газета-журналлар укып шагыйрь турында күп нәрсәләр беләсез. Үсә-үсә тагын да күбрәк белерсез. Хәзер Муса Җәлил турында алган белемнәребезне тикшереп үтик. Кроссворд чишик. Кемнәрнең хәтерләре яхшы, белемнәре тирән икән?
Бу кроссвордта шагыйрь тормышын, аның белән бергә яшәгән кешеләрне белергә кирәк. (Кроссворд слайд белән бирелә). Хәзер сорауларга җавап бирик.
Кроссворд “ Муса Җәлилгә 105 яшь”
1.Муса Җәлилнең хатынының исеме ничек? (Әминә).
2. Муса Җәлил кызының исеме ничек? (Чулпан).
3. Шагыйрьнең туган авылының исемен беләсеңме? ( Мостафа).
4. Шагыйрьнең абыйсының исемен әйт. (Ибраһим).
5. “Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма...” Бу өзек Муса Җәлилнең кайсы шигыреннән аланган? (“Җырларым” шигыреннән)
6. Шагыйрь әнисенең исемен әйт. (Рәхимә).
7. Шагыйрьнең көрәштәше, безнең якташ язучы кем ул? (Алиш).
8. Шагыйрь сеңелесенең исемен беләсезме? ( Хәдичә).
9. Булачак шагыйрьгә кем әкиятләр сөйли? (Гыйльми – әбисе ).
|
Ә |
м |
и |
н |
ә |
|
|
|
|
|
|
Җ |
ы |
р |
л |
а |
р |
ы |
м |
|||
|
|
Ч |
у |
л |
п |
а |
н |
|
|
|
|
Р |
ә |
х |
и |
м |
ә |
|
||||
|
М |
о |
с |
т |
а |
ф |
а |
|
|
|
|
А |
л |
и |
ш |
|
|
|
||||
И |
б |
р |
а |
һ |
и |
м |
|
|
|
Х |
ә |
д |
и |
ч |
ә |
|
|
|
||||
|
|
|
Г |
ы |
й |
л |
ь |
м |
и |
|
|
Укытучы. Бик әйбәт. Муса Җәлилнең тормышын беләсез икән.
6. Сорауларга җавап алу.
- Муса Җәлил гаиләдә ничәнче бала булып туа? (Алтынчы.)
- Шагыйрьнең балачак дусты кем? (Зариф).
- Зариф белән Муса нинди бәлага очрыйлар? (Мусаның борынына кармак энәсе кадала.)
- Мусаның балачактагы кушаматы ничек була? (Кәтүк.)
- Шагыйрьнең бала вакытта язган шигыре ничек югала? (Бер туганының галош эчендә китә.)
- Муса Җәлилнең беренче шигыре ничек дип атала? (“Бәхет”).
- М. Җәлил - кем ул? ( Шагыйрь).
- Муса Җәлилнең туган көне кайчан? (15 февраль, 1906 ел)
- Муса Җәлил кайчан үлә? ( 25 август, 1944 ел)
Укытучы. Быел М. Җәлилнең ничә еллыгын билгеләп үтәбез?
Укучы. Быел М. Җәлилнең 105 еллыгын билгеләп үтәбез
7.Шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү эшләре.
Укытучы. Әйе, шагыйрьнең исеме үлемсез. Ул туган илен, халкын чын күңелдән сөйгән кеше. Шушы мәхәббәте аны зур батырлыкларга рухландырган да инде. Аның исеме мәңгеләштерелде.
1) М.Җәлил турында төрле милләт шагыйрьләре менә нәрсәләр яза: ( Слайд белән бирел ә.)
- Рус шагыйре Константин Симонов “Минем өчен М.Җәлил сынаулар һәм үлем каршында гражданлык һәм язучылык батырлыгы күрсәткән кешеләрнең бер үрнәге булды һәм шулай булып калачак”
- Рус язучысы Николай Тихонов “Аның “Моабит дәфтәре” – кешенең рухи батырлыгына һәйкәл, бу шигырьләр киләчәк буыннарны дулкынландырыр һәм аларда да аңа охшарга тырышу хисе тудырыр”.
- Башкорт шагыйре Мостай Кәрим “Без шуңа горурбыз: аның ялкынлы шигырьләре, үзен үтерүчеләргә һәм дөньяны яңадан канга батырырга теләүчеләргә гаепләү акты булып, озак еллар буена яңгырап торачак”.
2) Муса Җәлилгә һәйкәлләр куелды (Казанда, Оренбургта, Мостафа авылында. Рәсемнәре слайд белән күрсәтелә.), музейлар ачылды (Казанда, Минзәләдә. Рәсемнәре слайд белән күрсәтелә.).
Укучы.Безнең авылда, Базарлы Матакта, бер урамга Муса Җәлил исеме бирелде. Укучы. Шулай ук Казан шәһәрендә дә Муса Җәлил урамы бар. ( Рәсеме слайд белән күрсәтелә.).
Укытучы. Казанда Муса Җәлил исемендә опера һәм балет театры эшләп тора. (Рәсеме слайд белән күрсәтелә.) - ТР Сарман районында Җәлил бистәсе (поселогы) бар. - Муса Җәлил әсәрләре укыту программасына кертелгән.
- Муса Җәлил исеме пьеса һәм кинофильмнарда, роман һәм поэмаларда, җырларда гәүдәләндерелгән. Шагыйрьнең батырлыгы турында төрле милләт вәкилләре (кешеләре) яза. Муса Җәлил тормышын, иҗатын Муса Җәлил күп кенә галимнәр, язучылар өйрәнде һәм өйрәнә
Y. Нәтиҗә. М.Җәлилнең исеме үлемсез. Үлем аша ул үлемсезлеккә атлады. YI. Өй эше. М.Җәлил шигырьләрен укырга. YII. Йомгаклау. Билгеләр кую. Дәрес М.Җәлилнең “Күке”, “Карак песи” җырларын тыңлау белән тәмамлана.
.
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
На странице приведен фрагмент.
Автор: Галлямова Марьямия Наиловна (майая)
→ майая 07.02.2011 1 9032 565 |
Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.