"Китаплар иленә сәяхәт" (мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларны татар теленә өйрәтү буенча эшчәнлек)
"Китаплар иленә сәяхәт" темасына мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларны татар теленә өйрәтү буенча эшчәнлек.
Максатлар:-балаларны шагыйрьләр белән таныштыруны дәвам итү: аларның тормышы, иҗаты белән таныштыру;-балаларның сөйләмен үстерүне дәвам итү;-балаларны мөстәкыйль рәвештә сәнгатьле итеп шигырьләрне, әдәби текстларның эчтәлеген сөйләргә өйрәтү;-халык текстларын хөрмәтләргә өйрәтү, аларның күпкырлы иҗатына мәхәббәт тәрбияләү;-балаларда китапка карата сакчыл караш, пөхтәлек тәрбияләү.

Балалар залга керәләр, исәнләшәләр.
- Исәнмесез, балалар!
- Исәнмесез!
- Хәерле көн!
- Хәерле көн миңа!
- Хәерле көн сиңа!
- Хәерле көн сезгә! (балалар бер-берсенә һәм олыларга хәерле көн телиләр)
- Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез җавабын табыгыз.
Агач түгел – яфраклы,
Тун түгел – тегелгән,
Кеше түгел – сөйли.
(Китап)
- Дөрес, балалар, бу табышмакның җавабы – китап.
- Балалар, әйтегез әле, китап нәрсә ул?
- Китап – белем чишмәсе.
- Китап – кешенең дусты.
- Дөрес әйтәсез, балалар, китап безнең дустыбыз да, ярдәмчебез дә.
- Балалар, бүген без сезнең белән китаплар дөньясына сәяхәт ясыйбыз.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Зиятдинова Люция Рафкатовна
→ люси5 19.06.2013 0 4436 1023 |
Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.
А вы знали?
Инструкции по ПК