Конспект интегрированной занятии “Үткәннәргә сәяхәт” для подготовительной гр.
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә
“Үткәннәргә сәяхәт”
темасына
танып белү һәм математик күзаллау шөгыле
Валиева Милауша Мазхатовна
воспитатель МБДОУ “Д/с №37 “Сказка”
г. Альметьевск РТ
Шөгыльнең максаты
Балаларны корабльләрнең барлыкка килү тарихы белән таныштыру. Әйберләрнең кайбер үзенчәлекле якларын (формасын, өлешен, зурлыгын), нәрсәдән ясалганлыгын (агачтан, тимердән, пластмассадан, пыяладан) ачык-лау.
Таякчыклар ярдәмендә кораб төзергә, билгеле бер үлчәү алымы белән эшләргә өйрәтү. Төсләрнең саннарга бәйлелеген ачыклау. Балаларның үткәннәр белән кызыксынучанлыкларын артттыру, транспорт төрләре турында белемнәрен ныгыту. Сүз байлыкларын, логик фикер йөртүләрен, математик күзалллауларын үстерү, сөләм телләрен камилләштерү.
Җиһазлау:
Кюизенер таякчыклары, сал, төрле зурлыктагы көймә, корабль һәм башка кирәкле рәсемнәр, шырпылар, җепләр, зәңгәр төстәге катыргы битләре, Күпбелергә кирәкле киемнәр, тавышлар һ.б.
Шөгыль барышы
(Аркасына букча аскан Күпбелер керә)
Күпбелер: Исәнмесез, балалар!
Мин буламын — Күпбелер,
Букчам минем буш түгел.
Эче тулы байлык,
Түгел ләкин бер айлык.
Чынлап әйтәм мин сезгә, балалар. Ә сез беләсезме мин кая барырга җыендым.
Балалар: Сәяхәткә, ил гизәргә.
Күпбелер: Ә ничек сәяхәт итәргә була соң?
Балалар: Поезда, корабльдә, очкычта.
Күпбелер: Мин бүгенге сәяхәтем корабльдә. Сезнең минем белән барасыгыз киләме соң?
Балалар: Әйе, килә.
Күпбелер: Ә бүгенге сәяхәткә үзебез белән нәрсәләр алыйк икән?
Балалар: Дуслыкны, яхшы кәефне, бер-береңә ярдәмләшүне.
Күпбелер: Мин корабльнең бару юлын билгеләүче булырмын һәм корабльне кызыклы сәяхәткә алып чыгармын. Без корабльләрнең, пароход-ларның үткәненә юл тотарбыз. Түрдән узыгыз, үзегезгә уңайлы урыннар алыгыз.
(Балалар дүртешәрләп урындыкка кереп утыралар).
Без гади булмаган күргәзмәгә таба юл алдык. (Корабль кычкырткан тавыш бирә һәм яр буена килеп туктый. Балаларны экскурсияне алып баручы Тәрбияче каршы ала).
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Мин сезнең экскурсиягезне алып баручыгыз булырмын. Сез күргәзмәләрдә, музейларда үз-үзеңне тоту кагыйдә-ләре, әдәплелек кагыйдәләре белән танышмы?
Балалар: Әйе. Үзеңне тыныч тотарга. Сөйләүчене тыңларга.
Тәрбияче: Дөрес, балалар. Ә хәзер игътибар белән мине тыңлагыз.
Тәрбияче: ( борынгы кеше рәсемен күрсәтеп) Бервакыт борынгы кеше ауга киткән. Ул анда зур бер аюны очраткан. Алпамыш аю усал итеп кычкырган һәм бу кешенең артыннан калмыйча хәрәкәт иткән. Аучы аңардан качарга теләгән, ләкин аю аны барыбер күздән югалтмаган. Ярый әле аучы тирән елга буена килеп чыккан. Ул озак уйлап тормыйча, шул елгага сикергән.
Аучы бәхетеннән, судан аңа таба бер агач бүрәнә йөзеп килгән. Ул шул бүрәнәгә ябышкан. Бу агач бүрәнә аучыга суга батарга ирек бирмәгән. Ул су өсләп йөзеп киткән. Ә аю суга кереп тормаган, башка юл белән урманга кереп югалган.
Аучы байтак кына араны бүрәнәгә ябышкан килеш йөзеп барган. Тиздән су агымы бүрәнәне яр кырыена чыгарган. Аучы шулай итеп үз гомерен саклап калган. Ә агач бүрәнә беренче су транспорты төре булган.
Бер бүрәнәгә генә ябышып йөзүе авыр булганлыктан, аучы үләннән бау ишеп, берничә бүрәнәне бергә шул бау белән бәйләп куйган. Инде сал барлыкка килгән. (Сал рәсемен күрсәтеп).
Бер агачка ябышып
Йөзүләре бит авыр.
Берничә агач бәйләнсә,
Менә дигән сал булыр.
Тәрбияче: Ә хәзер әйдәгез, өстәлләр янына килик тә, без дә менә шушы шырпылар һәм җепләр ярдәмендә саллар төзик.
Уен: “Сал төзү”.
(Саллар ныклы булырга, таралып китмәскә тиеш.
Тәрбияче балаларның эшенә нәтиҗә ясый).
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Сал һәм агач бүрәнәнең суда хәрәкәт итүе кешеләрне кәнәгатьләндерми. Аларның тизрәк хәрәкәт итәселәре килә. Күзәтүләрдән чыгып, нәтиҗә ясагач, әгәр агач бәрәнәләрнең баш-башлары очлы булса, алар суда тизрәк йөзә алачакларын аңлыйлар. Ә инде бүрәнәнең эчен дә чокысаң, бүрәнә җиңел һәм аңа утырып йөрүе дә уңайлы икәнлегенә төшенәләр. Шулай итеп кечкенә көймәләр барлыкка килә.(Рәсемен күрсәтеп) Аңа бары тик бер генә кеше утырып хәрәкәт итә ала.
Ә халыкка күбрәк кеше утырып хәрәкәт итә торган транспорт кирәк була. Монысы инде берничә кеше утыра алырлык көймә.
Менә чираттагы рәсемне карагыз әле. Көймәләр төрле зурлыкта һәм төрле формада булалар.
Бик күп вакытлардан соң кешеләр җилнең көчен дә куллана башлыйлар. Шулай итеп җилкәнле көймәләр барлыкка килә. Кеше-ләр аларга утырып, җир шары буйлап төрле ачышлар ясыйлар. Ләкин җил һәрвакыт билгеле бер юнәлештә генә исмәгән. Алар җил чыкканлыгын көтеп торганнар. Ә галимнәр пар двигателе уйлап табалар. Аларны корабларга урнаштыралар. Менә шулай итеп пароходлар барлыкка килә.(Рәсемен күрсәтеп).
Уйлап табучылар маторларны яңартып кына торалар: җылылык, электыр, аннары инде атом двигательләре барлыкка килә. Аларны корабларга куялар. Кораблар инде агачтан гына түгел, әтимердән ясала.
Иң ныклы кораблар — бозваткычлар. Калган рәсемнәрдә без сезнең белән теплоход, атом бозваткычын,атом су асты көймәсен күрәбез. Ә хәзер галимнәр бик ныклы пластик көймәләр төзү өстен-дә эшлиләр. Галимнәр әйтүенчә, ул көймәләр җиңел, уңайлы, тиз хәрәкәт итүчәнән булачаклар.
Балалар, ә сез нинди кораблар беләсез?
Балалар: Пассажирлар, сәяхәтчеләр, йөк, хәрби, эзләнүче, уйлап табучылар.
Тәрбияче: Ә хәзер уйнап ял итеп алыйк.
Уен: “Диңгез шаулый”
Тәрбияче: “Диңгез бер шаулый, диңгез ике шаулый, диңгез өч шаулый (балалар хәрәкәтләр ясыйлар) һәм тынып кала” (төрле фигуралар ясап катып калалар). Ә Күпбелер нинди фигуралар ясалганын танырга тиеш була.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер мине тыңлагыз һәм игътибар белән карагыз.
Су өстеннән йөзеп килә
Матур гына бер кораб.
“Кемнәр кая бара”,-диеп,
Аптырап торам карап.
Уеныбыз “Тылсымлы таякчыклар” дип атала.
Сезнең максат, рәсемдә бирелгән корабны Кюнзенер таякчыклары ярдәмендә ясау. Аннары үзлектән рәсемдәге корабка охшамаган икенче төрле кораб төзергә кирәк була. (Балалар төзиләр. Тәрбияче аларга сораулар бирә:
Таякчыклар нинди төстә?
Бу төс нинди санны аңлата?
Кайсы корабның мачтасы биек?Моны сез ничек аерасыз?
Кайсы корабны төзегәндә күбрәк таякчык кирәк булды?
Корабларга карап, аларның кайсы якка йөзгәнен ачыклап буламы? Булса, ничек?
Бу кораб икенчесеннән нәрсә белән аерыла?
Парлап эшләү:
Үзегезнең кораблар арасындагы аерымлыкларны әйтегез.
Сезнең корабтагы мачталар турында нәрсәләр әйтергә була?
Соңыннан бер юнәлештә йөзүче корабларны бер төркемгә, ә икенче юнәлештә йөзүчеләрне икенче төркемгә җыялар.)
Күпбелер: Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер бүгенге экскурсияне алып бару-чыга рәхмәт әйтик тә, үзебезнең юлыбызны дәвам итик. “Юл кешесенең юлда булуы яхшы” бит. Ә сез өйләрегезгә кайткач, бү-генге алган белемнәрегезне әти-әниләрегезгә, абый-апаларыгызга да сөйләгез. Үткәннәрне белү һәркемгә дә кирәк.
(Балалар рәхмәт әйтеп, корабка утыралар.
Корабль кычкырткан тавыш бирә. Балалар куллар болгап китәләр)
На странице приведен фрагмент.
Автор: Валиева Милауша Мазхатовна
→ кактвоидела 30.06.2012 0 3336 391 |
Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.