Конспект занятий по ручному труду “Светофорның өч күзе” для старшей группы
Валиева
Милауша Мазхатовна
воспитатель МБДОУ “Д/с №37 “Сказка”
г.Альметьевск РТ
Конспект занятий
по ручному труду “Светофорның өч күзе”
для старшей группы
Шөгыльнең максаты
Балаларны көйләүле һәм көйләүсез юл чатлары белән таныштыру. Аларның ни өчен кирәклеген, бер-берсеннән нәрсә белән аерылуларын балаларга аңлату. Уткүзләр турында белемнәрен ныгыту. Балаларны үзлектән кул эшенең төрен сайлап алырга күнектерү. Табигый материал калдыклары, ташландык материаллар белән эшләүгә, өлкәннәр хезмәтенә карата кызыксыну хисе уяту. Эшнең нәтиҗәлелеген күрергә гадәтләндерү.
Методик алымнар: Сораулар, уеннар, киеренке хәлләрне чишү, рәсемнәр карау, кул эше өчен материаллар хәзерләү, кую, ябыштыру, кисү, очлау, нәтиҗә ясау.
Сүзлек:: “көйләүле”, “көйләүсез” — яңа сүзләр;
табигый, калдык, ташландык, материаллар, юл чаты, уткүз сүзләрен искә төшерү.
Алдагы эш: Юл чатлары рәсемнәрен карау, алар буенча сөйләшүләр уздыру. Юл чатларына экскурсияләргә бару. Айратның әтисенә чакыру кәгазен, шәһәр макетын ясау. “Уткүзне җый” уенын ясау. Шөгыль өчен тыныч музыкалар эзләү.
Җиһазлау: Төрле юл чатлары (көйләүле һәм көйләүсез) рәсеме, кул эше барышының этапларын күрсәткән рәсемнәр, магнотофон, шәһәр макеты Һ.б.
каләм очлаугыч, картон, төсле кәгазьләр, җилем, кайчы, төсле каләмнәр, “Уткүзне җый” уены.
Шөгыль барышы
Тәрбияче (юл чатлары рәсемен күрсәтеп): Балалар, транспорт чаралары һәм җәяүлеләрнең юллары кисешкән урыннарны сезнең күргәнегез бар инде. Аларның юл чаты дип аталуын сез бик яхшы беләсез.
Ә сез менә ничек уйлыйсыз, шушы юллар кисешмәсә, нәрсәләр булыр иде? (Балалар үзләренең фикерләрен әйтәләр. Җаваплар болай булырга мөмкин: машиналар бер-берсенә комачауламаслар иде; бер-берсенә юл биреп, вакытны бушка үткәрмәсләр иде; бәрелешләр, төрле юл һәлакәтләре булмас иде һәм башкалар).
Балалар, исегездә калдырыгыз, (рәсемнәр күрсәтеп) юл чатлары көйләүле һәм көйләүсез булалар. Әгәр юл чатында машина һәм җәяүлеләрнең хәрәкәтен уткүз яки регулировщик (юл хәрәкәтен көйләүче) көйли икән, бу көйләүле юл чаты була. (Балалар “көйләүле” һәм “көйләүсез” сүзләрен кабатлыйлар)
Балалар, безнең бүгенге шөгылебездә Айратның әтисе дә катнашырга тиеш иде. Ул да бит юл хәрәкәтен көйләүче булып эшли. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында безнең янга килә алмады. Беренче сәбәп итеп, үзәк урамдагы уткүзнең төзек булмавын әйтеп китте. Ләкин безгә борчылмаска кушты, ул безнең киләсе шөгылебездә катнашачак.
Ә без бүген сезнең белән әйдәгез, Айратның әтисенә булышыйк әле. Аңа яхшы эшли торган төзек уткүзләр ясап бирик. Балалар, нәрсәдән ясыйк икән? (Балалар җавабы тыңланыла. Алар үзләренең фиерләрен, уй-теләкләрен белдерәләр. Күпчелек бала табигый материал калдыкларын — каләм очлаганнан калган агач чүпләрен куллануын әйтте.)
Шулай итеп, без бүген уткүзләрне ташландык материалдан ясарбыз. Безгә аның өчен төсле каләмнәр, катыргы, каләм очлаугыч, җилем, кайчы кирәк булачак. (Тәрбияче эшләү эзлеклелеген искә төшереп, күрсәтеп китә. Кайчы белән сак эш итәргә кирәклеген исләренә төшерә. )
Тәрбияче: Ә хәзер әйдәгез, уйнап ял итеп алыйк.
Уен: “Уткүзне җый!”
Төркем икегә бүленә, һәр командага каралы-аклы төстәге юл хәрәкәте көйләүченең таягы (жезл) бирелә һәм уенның кагыйдәсе аңлатыла: һәр уен-да катнашучы турыпочмаклардан уткүз җыюда катнашырга тиеш. Ике тартмачыкта 7 көрән, 1 кызыл, 1 сары, 1 яшел турыпочмак салынган. Сигнал буенча, уенчы тартмачык янына килә, бер тиешле турыпочмакны ала һәм жезлны икенче уенчыга илтеп бирә. Чираттагы уенчы, шулай ук тиешле турыпочмакны алып үз урынына куя. Турыпочмакларны тиешле эзлеклелектә куярга кирәк: көрән, көрән, кызыл, көрән, сары, көрән, яшел, көрән, көрән, көрән. Хатасыз, беренче уткүзне кем җыеп бетерә, шул команда җиңүче була.
Тәрбияче: Инде ял итеп алдык, ә хәзер әйдәгез, мөстәкыйль рәвештә уткүзләрне ясыйк. Эшебез чиста, төгәл булсын. Чөнки юл билгеләре төгәллекне ярата. (Тыныч музыка астында балаларның мөстәкыйль эшләре)
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер әйдәгез, үзебезнең шәһәр макетындагы юл чатларына уткүзләребезне урнаштырыйк. (Балалар уткүзләрне куялар. Юл чатларының нинди булуларын искә төшереп китәләр)
Кулланылган әдәбият
Е.А.Короткова “Рисование, аппликация, конструирование в детском саду” Ярославль, Академия развития, 2009г. Стр. 128.
И.Агапов, М.Давыдова «Аппликация» М.:ООО ИКТЦ «Лада» 2009г. Стр.192.
И.В.Новикова “Конструирование из природных материалов в детском саду.” Ярославль, Академия развития, 2009г.Стр.128.
И.В.Новикова “Конструирование из бумаги в детском саду” Ярославль, Академия развития, 2008. Стр.96.
Н.Е. Цейтмин, А.П.Демидова «Справочник по трудовому обучению»
М «Просвещение» 1983г. Стр.191.
П.С. Самородский, В.Д.Симоненко, А.Т. Тищенко «Технология»
М. Вентана – Граф 2007 г. Стр.144.
Т.Н. Проснякова “Уроки мастерства” Самара: Корпорация “Федоров”.
Издательство “Учебная литература”, 2002. Стр.120.
Учебное пособие. Обучение детей дошкольного возраста правилам безопасного поведения на дорогах под редакции Р. Н. Минниханова,
И. А. Халиуллина К.1995г. Стр 167.
Учебный план и программы обучения детей правилам безопасного поведени я на дорогах в дошкольных образовательных учреждениях.
под редакции Р. Н. Минниханова, И. А. Халиуллина К.1995г. Стр.32.
10. Юл фәне әлифбасы. Р.Н.Минниханов, И.А.Хәлиуллин, Ф.Ф.Харисов
Казан:”Элодия”. 1998. 68 бит.
Әзер материал
На странице приведен фрагмент.
Автор: Валиева Милауша Мазхатовна
→ кактвоидела 26.07.2012 0 4520 530 |
Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.