"Белем илендә" (В стране знаний)



1



Файзрахманова Сирина Нурисламовна

Учитель татарского языка и литературы

МБОУ”Гимназия№2”

Россия

Республика Татарстан

Город Чистополь







































2












Белем илендә”


(балалар бакчасының әзерлек төркемен мәктәп белән таныштыру максатыннан үткәрелгән кичә)
















3


-Исәнмесез, кадерле балалар. Без сезнең белән бүген күңелле бәйрәм ясарбыз.


Бәйрәмсез бик күңелсез бит

Күнелсездер сезгә дә

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә.


-Борын-борын заманда үтә алмаслык сазлык, биек камышлар арасында кечкенә генә бер утрау булган, ди. Шул урында бик күп халык яши башлаган. Балаларына сабак укытканнар, уку урыннарын мәдрәсә, мәктәп, гимназия дип атап йөрткәннәр, ди. Укучылар шук та түгел , юк та түгел икән, тик үзләре әкиятләрне бик-бик яраталар, ди. Төшләрендә җиде кат җир астына да төшәләр, җилләр белән күккә дә очалар икән.

Менә шушы гимназиядә укучы балалар сезне әкиятләр иленә сәяхәткә чакыралар .Сез бүген төрле әкиятләр һәм әкият геройлары белән танышырсыз. Менә миңа карагыз әле, сез мине таныйсызмы? Мин кайсы әкияттән?

-Әйе, балалар, дөрес әйттегез, мин Кызыл Калфак.Мин дә сезнең белән әкиятләр иленә сәяхәткә барырмын.

Ә хәзер әйдәгез әкият иленең беренче шәһәредә тукталып, татар халкының “Үги кыз “ әкиятен карап китик. (әкият татар телендә)

Менә балалар без бер әкият белән таныштык та инде. Балалар, миңа монда килгәч, сезнең бу гимназиягә беренче тапкыр килүегезне һәм беренче класска керергә теләвегезне әйттеләр. Сез укырга керергә телисезме?

Гимназиядә сезгә күп укырга, язарга.санарга кирәк булыр. Укырга килергә телисез икән башта минем 3 шартымны үтәгез.

Беренче шартым мондый:

Мин табышмаклар әйтәм

Сездән җаваплар көтәм.

Кем тапкыр, кем зирәк

Әйтеп бирсен тизрәк.


-Агач түгел яфраклы

Тун түгел тегелгән

4

Кеше түгел сөйли. (китап)

- Сумка тотып керәләр

Белем төяп чыгалар (мәктәп)


  • Кул белән чәчәләр

Авыз белән җыялар (язу,уку)


- Җәен соры кышын ак

Аңа шулай яхшырак. (куян)

  • Йомыры йомшак сары йомгак

Йөгереп йөри чирәмдә (чеби)


- Табышмаклар күп беләсез

Зирәк икән үзегез

Акыллы һәм матур булсын

Сезнең һәрбер эшегез.


-Булдырдыгыз, балалар, беренче шартымны үтәдегез.

Балалар, бүген сезнең янга әкият герое Хоттабыч та килгән, ул сезгә үзенең биюен бүләк итә.

Балалар, белгәнегезчә безнең гимназиябез “Татар гимназиясе” дип дтала. Ләкин без монда татарча гына түгел инглиз, рус телләрендә дә сөйләшәбез.

Ә хәзер сезгә гимназия укучылары инглиз телендә “Су анасы” әкиятен уйнап күрсәтерләр.( Инглиз телендә)

Сез “Су анасы” әкиятен беләсезме? Ул әкиятне кем язган? Ә хәзер рәхим итеп карагыз.

Менә балалар әкиятләр иленең икенче шәһәре белән дә таныштык. Бу шәһәрдә барысы да инглиз телендә генә сөйләшәләр икән.

Балалар, хәзер минем икенче шартымны үтәгез. Мин сезгә мәсьәләләр әйтәм, сез тиз генә чишәрсез.



1. Убырлы карчык кечкенә вакытында 1, яшь чагында 1, картайгач 1тапкыр елаган. Убырлы карчык үз гомерендә ничә тапкыр елаган?

5

2. Куян кызының күлмәгендә 5 төймә булган. Аның 2 төймәсе өзелгән. Куян кызының күлмәгендә ничә төймә калган?

3. Таңбатыр ук атырга уйлый. Ул 3 уңга 3 сулга ата. Таңбатыр җәядән барлыгы ничә ук аткан?

4. Тиен балаларының берсе 4 гөмбә, икенчесе 2 гөмбә табалар. Алар барысы ничә гөмбә тапканнар?

5. Камыр батырның сугыша торган 8 таягы булган. Шуларның 3 сынган. Камыр батырның ничә таягы калган?


Күп сораулар, күп җаваплар.

Күп сынаулар үттегез.

Инде бу зур эшләрдән соң

Әйдәгез ял итегез.



-Сәяхәтебезне дәвам итеп, әйдәгез укучыларыбыз башкаруында “Арлекино” биюен карап китик.


Балалар, инде соңгы шартымны да үтәрсез дип уйлыйм. Мин сезгә хәрефләр күрсәтәм, сез шул хәрефкә башланган кеше исемнәре әйтерсез.


Булдырдыгыз, балалар, инде хәрефләр дә беләсез икән. Менә безнең гимназия нәкъ сезнең кебек акыллы, зирәк, тапкыр балалар кирәк тә инде.

Инде әкиятләр иленең тагын бер шәһәренә кереп чыгыйк. Укучылар сезгә рус халкының “Заюшкина избушка” әкиятен куеп күрсәтерләр.(Рус телендә)



Шатланып уйныйк та, көлик без

Күмәкләп җырлыйк та ,биик без

Кадерләп үстергән илкәйгә

Зур рәхмәт, зур рәхмәт диик без


Һавалар гел аяз гүя яз

Гөлбакча шикелле күңелләр

6

Әй, рәхәт биюләр бергәләп

Чыгыгыз биергә, балалар.


-Балалар, әйдәгез бергәләп биеп алыйк.


Менә балалар без сезнең белән әкиятләр иленә сәяхәткә барып кайттык. Әкиятләр илендә сезгә ошадымы? Сез безнең гимназия дә тырышып укырга сүз бирсезме?


Хушлашмыйк без, бары саубуллашыйк

Күрешербез белем көнендә

Сез күрсәгез безгә кул изәгез,

Без дәшербез сезне күргәндә.


























7


Файдаланылган әдәбият:

  1. Зарипова З.М. Балачак бәйрәмнәре. - Яр Чаллы:ӨПББИ, 1994 ел.

  2. Хәмитов И.М. Халкым чишмәсеннән су эчәм. Яр Чаллы: ӨПББИ,1999 ел.

  3. Татар халык табышмаклары. Яр Чаллы: “Идел – йорт” нәшрияты, 2000 ел.

  4. Кәримова Ф.С. Бәйрәмнәр, кичәләр. – Яр Чаллы:ӨПББИ














Полный текст материала "Белем илендә" (В стране знаний) смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Файзрахманова Сирина Нурисламовна  Aisira
03.10.2013 0 2810 491

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК